Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Укучылар белән аралашу сагындырган. Бәйрәмнәр дә күпкә китте. Сезнең дә безнең белән аралашуга сусавыгыз сизелә. Шуңадырмы шалтыратучылар башка вакытларга караганда күбрәк булды. Иртәм, гадәттәгечә, рәхмәт сүзләреннән башланды.

Казаннан Сәгъдулла Шәйдулла-Әнәле:

Узган санда Искәндәр Сираҗиның «АКСУБАЙ ҮКСЕЗЛӘРЕ» (№3, 23 гыйнвар, 2013 ел) язмасын кат-кат укыдым. Автор бик дөрес язган. Сугыш ветераннарының проблемаларын яктыртканы, алар турында да язганы өчен рәхмәт. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы район җитәкчеләренә дә, министрларга да: «Сугыш һәм тыл ветераннарын фатир белән тәэмин итегез!» – дип ничә тапкыр әйтте. Бәлки, сезнең гәҗит аша бу сүзләр җитәкчеләргә барып җитәр? Бу язма башка район башлыклары өчен дә сабак булсын иде.

ПЕНСИЯЛӘР НИЧЕК АРТА?

Әминә исемле укучыбыз:

– Яңа елдан соң пенсияләр арта, дип ишеткән идем. Күпмегә арта икән?

Л.Л. 2013 ел дәвамында пенсияләр ике тапкыр артачак. Беренчесе – 1 февральдә. Хезмәт пенсиясе – 6,6 %ка ( якынча 350-370 сум, ә инвалидлык пенсиясе 350 сум) артачак. 1 апрельдән исә пенсияләр 3, 4%ка артачак, дип хәбәр итә Русиянең Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының матбугат үзәге. Шулай ук 1 апрельдән социаль пенсияләрнең 5,1 % ка артуы көтелә. Калган артымнар икенче яртыеллыкта көтелә.

АВТОБУСЛАР КАЯ КИТКӘН?

Казанның «Тынычлык» бистәсеннән Вакыйф абый:

– Элек «Тынычлык» бистәсенә 3 автобус йөри иде. Аның берсе – Җиңү проспектына бара, икенчесе Горький паркына кадәр һәм тагын 23нче маршрут автобусы да йөреп торды. Хәзер исә 23нче маршрутны гына калдырдылар. Кешегә иртән эшкә барырга да кыен, безнең кебек карт кешеләргә хастаханәгә барасы булса да, әллә ничә автобуска күчеп утырырга туры килә. Нишләп шәһәр хакимияте бу мәсьәләне хәл итми? Кешеләр турында бездә кайчан уйлый башларлар икән?

Л.Л. Вакыйф абый, сезнең сорау буенча Казан шәһәре мэриясенә шалтыраттым. Алар исә рәсми рәвештә хат юлларга куштылар һәм бу мәсьәләне тиз арада карарга вәгъдә бирделәр.

АРХИВЛАР КҮПМЕ САКЛАНА?

Балтач районыннан Равилә ханым Мөхәммәтҗанова:

– Каенатам Сафа Мөхәммәтҗанов – сугыш ветераны. Ул 1999 елда вафат булды. Каенатам икенче төркем инвалид та иде. Аның пенсиясен каенанама күчерергә уйладык, әмма каенатамның документлары сакланмаган булып чыкты. Балтач пенсия фондында исә безгә, архив инде юк ителгән, диделәр. Закон буенча архивлар күпме сакланырга тиеш икән?

Л.Л. Балтач районының пенсия фонды идарә урынбасары Алсу САФИНА бу сорауга болай дип җавап бирде:

– Беренчедән, бабайның нинди пенсия алуын ачыкларга кирәк. Аңа нинди пенсия түләнүгә карап, аның хатынына ул пенсиянең ничек күчүен әйтеп була. Архивлар белән дә шул ук хәл. Аларның саклану вакыты төрле.

Сорауларга җавап биреп бетергәч, Алсу ханым Равилә ханымның мөрәҗәгате турында үзе белән эшләүче кызлардан сорады. Баксаң, Равилә ханымга электрон варианттагы архив турында гына мәгълүмат биргәннәр, ә журналлардагы архивны карарга һәм Сафа Мөхәммәтҗановны эзләргә вәгъдә биргәннәр икән.

Балтачның пенсия фонды белән сөйләшеп бетергәч үк, Равилә ханым шалтыратып, үзен кире фондка чакыруларын әйтте һәм бу хакта гәҗиткә язмавымны үтенде. Бу башка укучыларыбыз өчен дә сабак булсын иде. Аңлыйм, гәҗит аша теләсә нинди сорауга да җавап табарга мөмкин, әлбәттә, чөнки берәү дә үзенең яманаты гәҗит битләрендә чыгуын теләми, шуңа да соравыбызга җавап бирергә ашыгалар.

Хөрмәтле укучыларыбыз, безне дә аңларга тырышыгыз, зинһар. Әгәр дә сезнең мәсьәләне үзегездә үк чишәргә вәгъдә биргәннәр икән, сабыр гына көтә белегез, шунда ук шикаять белдерергә ашыкмагыз. Халык белән эшләүнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен үзе эшләп караган кеше генә аңлый. Кәгазь эше аеруча да күп вакыт сорый. Моны исегездән чыгармасагыз иде.

НАМАЗНЫ КАЙЧАН УКЫРГА?

Балык Бистәсе районыннан Равил абый:

– Тәһәҗүт намазын кайчан укырга икән? Кемдер өйдә укып барырга ди, икенчеләр исә, мәчеткә барып укысаң да ярый, ди. Кайсы сүз дөрес була? – дип кызыксынды.

Л.Л. «Иман нуры» мәчетенә шалтыратып, сезнең сорауны биргәч, миңа: «Тәһәҗүт намазы – төнлә укыла торган намаз, шулай булгач, аны мәчеттә укырга мөмкинме дигән сорау бөтенләй урынсыз, дип саныйм. Сәгать ничәдә укылуы кешенең үзеннән тора. Гадәттә төнге 12ләр тирәсендә укыйлар», – дип җавап бирделәр.

АКЧАМНЫ АЛА АЛАММЫ?

Тукай районыннан Дания Идрисова:

– Узган санда 1990 елларда банкта акчалары янган кешеләргә 1945 елга кадәр туганнарга кадәр компенсация бирүләре турында язган идегез. Башка елда туучылар ул компенсациягә өметләнә аламы икән?

Л.Л.: 2013 елда компенсация түбәндәгеләргә түләнәчәк:

1) 1945 елга кадәр һәм шул елда туучыларга;

2) 1946-1991 елда туучыларга.

Шуны да истән чыгармаска кирәк, кертемнәр 1991 елның 20нче июненә кадәр ясалган булырга тиеш. 20.06.1991-31.12.1991 елдагы кертемнәргә компенсация түләнми.

КИТАПЛАР БЕТКӘН

Минзәлә районы Урыс авылыннан Габделәдәл Бәдертдинов үз соравын хат аша юлласа да, бу сәхифәгә куярга булдык.

– Фәнзаман Батталның «Көлмә кешедән» дигән китабын кайдан алырга була? – дип сораган ул бездән.

Л.Л. Бу сорау белән без Фәнзаман абыйның үзенә мөрәҗәгать иттек.

– Җаныкаем, ул китап инде 2011 елның июлендә үк 2000 данә чыгып, 3-4 ай эчендә сатылып бетте. Үземә дә ике генә данә алып калдым. Баумандагы китап кибетендә дә бетте дигәннәр иде. Сүз уңаеннан, ул китабым өчен Гамил Афзал премиясен алган идем бит мин, сеңлем… – диде ул.

Сезнең белән Лилия ЛОКМАНОВА аралашты.

P.S. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә дә аралашуыбызны дәвам итәрбез. 31 гыйнварда 10-12 сәгатьләрдә шалтыратуларыгызны көтәм.

Комментарии