АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Бүгенге кизүемә 10 минутка соңга калып килдем. Гәрчә эшкә сәгать ярым алдан чыгып китсәм дә, Казанны басып алган бөкеләрдә бу вакытымны мэр Илсур Метшинны һәм аның яраннарын сүгеп уздырдым. Кичен офистан өйгә кадәр араны 15 минутта узам, әгәр шәһәрдәге юл төзү эшләре халыкны кайгыртып оештырылган булса, хәзер дә нибары 30-40 минутлык юл булыр иде. Ник соң бу юлчылар төнлә эшләми? Кичләрен карыйм – эшләмиләр, без эшкә кузгалганда алар да тотына! Ә бит Европа илләрендә юлларны төнлә генә сиплиләр… Эшчеләрнең үзләренә дә, кешеләргә дә уңай. Бездә исә берьюлы бөтен Казанны «томалап куеп», әллә ничә җирдә юл төзиләр. Әгәр башта бөтен көчне бер урынны тиз генә төзүгә юнәлтсәң, соңыннан икенче җиргә күчсәң, бер үк юлда айлар буе казынмаслар, бөкеләр тизрәк бетәр иде кебек…

Шулай сүгенә-сүгенә, шәһәр буйлап әйләнә-тулгана редакциягә дә килеп җиттем. инде минем урынга шалтыратулар кабул итә башлаган иде.

– «Кәеф ничек» газетасында сиңа каршы язылган мәкалә хакында сөйлиләр. Әле Казаннан Рәисә апа шалтыратты: « мөфтидән гафу үтенергә тиеш» дигән мәкаләне укыдым. Юк, мөфти үзе халыктан гафу үтенергә тиеш», – диде ул. Андый шалтыратулар инде икәү булды, – дип каршы алды мине.

Шунда ук үземә дә «Кәеф ничек» газетасындагы мәкалә хакында фикер белдерделәр. Мин аның урысчасын бер интернет сәхифәдән укыган идем инде, әмма авторы белән килешмәдем. Чөнки ул минем мәкаләмнән җөмләләр тартып чыгарган да, шуларга бәйләнгән, ә дәлилләремне «күрми үткән». Мин бу язманы бары тик «кирәк булган өчен генә» язганнар дигән тойгы белән укыдым. Ләкин бер нәрсәне аңламадым – ник ул мәкаләне тәрҗемә иткәч, безгә тәкъдим итмәделәр икән?! Әйе, язмада «тәрҗемә итеп бастыру» хакында сүз бар иде. Тик ниндидер милләтеннән ваз кичкән маңкорт малайның урысча сырлаганын тәрҗемәләп утырырга минем вакытым юк иде. Ә автор үзенең маңкортлыгын яшерми, татарлыгыннан оялуын һәм ваз кичүен мәкаләсендә үк әйтә. Мондыйлар белән авыз чайкарга мин бик яратмыйм, әмма җавап язармын дип торам. Закон буенча бу газета аны үзендә бастырырга тиеш. Шунысын да өстим, «Кәеф ничек» газетасы тиражы кимүгә борчылып, сенсация ясамакчыдыр, укучыларын арттырам дип уйлагандыр… Әллә заказ үтәгәнме? Хәер, анысы безгә мөһим түгел. Гомумән, мәкалә генә түгел, газетасы да минем өчен кызыксыз.

Казаннан Мәрзыя ханымны да «мөфти вакыйгасы» борчый икән:

– Бу «театр уены» турында Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ни уйлый икән?

И.С. Ни үкенеч, бу хакта мин белмим шул, Мәрзыя ханым, бары тик фаразлый гына алам. Элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакыйны эшеннән китәргә мәҗбүр итүдә «Болгар проблемасы» бар дип беләм. Чөнки югары даирәләр аннан Болгарны «изге урын» дип танытырга телиләр, ләкин динебездә андый төшенчә юк, бу ширек була. Шуңа күрә Госман хәзрәт бу урынның бары тик тарихи әһәмиятен генә таный, ә «изгелек» мәсьәләсендә фәтва бирми. Белүемчә, ул чакта аңа: «Ярар, «изге» диючесе синнән башка да табылыр», – диләр. Соңрак, Нурлат районында «атыш уены уйнап» спектакль күрсәткәннән соң, аңа берничә районның мөхтәсибен эшеннән азат итәргә кушалар. Ә алар исә иң белемле, иң укымышлы имамнар. Шуңа да Госман хәзрәт тагын баш тарта һәм үз теләге белән мөфтилектән китеп барырга мәҗбүр була. Ә югары даирәләр Болгарны «изге җир» диючене дә, теге имамнарны куучыны да таптылар булса кирәк… Шуңа күрә Дәүләт киңәшчесенең ни уйлаганын белмим…

Әтнәдән Гөлнуса:

– Безнең районда күп балалы гаиләләргә ташламалар каралмаган диләр. Хакимият шулай ди, ә «Әтнә таңы» газетасы әллә нинди льготалар бар дип яза. Кайсына ышанырга?

Өч балалы гаиләләргә җир бирү дә кызык кына бара. Башка районнардан сораштырып белдек – район үзәге тирәсеннән алырга була. Бездә исә бары үз авылыңнан гына аласы, анысы да начар урыннан булырга мөмкин. Әнә, Күшәр авылында асфальт юл буенда, югары вольтлы чыбык астыннан бирделәр – бар да баш тартты. Чөнки анда йорт төзеп булмый. Хәзер инде уты, газы, суы булмаган басу уртасыннан бирәселәр икән, халык тагын баш тартырга җыена. Аны Әтнәнең үзеннән алып булмыймы соң? Законда ничек каралган ул?

И.С. Беренче сораудан башлыйм. Әгәр район газетасында күп балалы гаиләләргә тиешле льготалар хакында сүз булган икән, барысын да таләп итә аласыз. Хәтта суд аша да. Чөнки газетада язылган сүз – ул инде документ. Әгәр журналист ялгышкан икән, редакция аңлатмалар бирсен. Сез бу газетаны тотып хакимият тирәсен урап кайтыгыз, файдасы булмаса, безгә хат һәм шул газетаны юллагыз – тикшерербез. Әтнә белән безнең «сөйләшер сүзләребез» бар әле…

Җир мәсьәләсе дә кызыклы. Сез, күп балалы гаилә буларак, ул җирне үзегез яшәгән «муниципаль район» территориясеннән алырга хокуклы. Әгәр килешә алсагыз, башка районнан да алырга мөмкин. Шуңа күрә «үзегезнең авыл» дигән сүз бик үк дөрес түгел дип уйлыйм. Миңа калса, моны авыл таралмасын өчен район хакимияте махсус эшли. Әмма, үзегез әйткәнчә, «урамнары ерып чыккысыз сазлыклы авыл»ны ничек тырышсаң да саклап булмый, анда башта кеше өчен уңайлыклар тудыру кирәк. Шулай ук авыл җирендә басу уртасындагы 10 сутый кемгә кирәк? Монысы буенча да коллектив хат языгыз әле…

Тәтеш районының Олы Тархан авылыннан Наил Раимов:

– Мин үзем Чаллыда яшим, авылга кайтып кына йөрим. Әмма шунда да күреп китәм: язгы ташуда кырдан су авыл урамнары буйлап акты, юлны актарды. Аны авыл башлыгы Наил Ма???…евка әйттем: «Чәчү беткәч», – диде. Менә, кайттым, авыл уртасына, минем өй каршына ике «КамАЗ» балчык кайтарып аударган. Хәзер инде яңгырдан соң күл җыела.

И.С. Авыл башлыгы халыкның көнкүреш проблемаларын хәл итеп яшәргә тиеш. Әгәр ул эшен начар башкара икән, район хакимиятенә шикаятьләр языгыз. Анда, авыл советыгыз депутатлары арасында берәр юньлерәк кеше бардыр әле, яңаны сайлап куярлар. Без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз.

Кукмара районының Сәрдекбаш авылыннан Лилия:

– Узган санда Равия Мифтахова безнең авыл балалар бакчасы мөдирен яклап язган иде. Имеш, «намусын пычратмагыз!» Миңа калса, намусын тәрбияче Фидәлия Равилевна үзе балалар алдында сакларга тиеш. Әмма язып чыгуның файдасы булды – хәзер ул итагатьле кылана.

И.С. Сезгә файдабыз тигәнгә без бик шат.

Кукмарадан Ләйсән:

– Мин I дәрәҗә инвалид. Миңа кеше хокукларын яклаучы Сәрия Сабурскаяның адресы кирәк иде.

И.С. Сәрия Сабурская дүшәмбедән пәнҗешәмбегәчә 9дан 18 сәгатькәчә, җомга 9дан 16 сәгатькә кадәр кабул итә. Төшке аш вакыты 12дән 13 сәгатькәчә. Телефоны: 236-41-80, Казан, К.Маркс урамы, 61нче йорт.

Әлмәт районының Тайсуган авылыннан Тәслия:

– Балтачтан берәү сезнең «Бер утыру – бер гомер» әсәрегезне туктатуны сораган. Дошман сүзе ул, туктатмагыз, бик яратып укыйбыз. Әле Идрис хәзрәт Галәветдиннең «Хаҗ маҗаралары»н ник туктаттыгыз дип борчылам.

И.С. Балтачтанмы, каянмы шалтыратуга карап тору юк – әсәрем барачак. Якын көннәрдә аның тулы версиясен «Безнең. ru» сайтына да элеп куячакбыз. Ә Идрис хәзрәт белән хезмәттәшлекне без дәвам итәбез. Ул бит 80нән артык китап авторы һәм алар барысы да кызыклы вә гыйбрәтле, күп белем бирердәй әсәрләр.

Минзәлә районыннан Мәбгусә апа Юнысова газетабызда чыккан мәкалә («Бикбуллыларга ни булган?« №31, 8 август 2012,) белән авыл халкының риза булмавын белдерә.

– Беренчедән, Бикбул түгел, Бикбау авылы, – ди ул. – Мәхәсим Мозаффар улы Вәлиевка тикшерүләр күп килде. Һәр килгән шулай бар да әйбәт булганына ышанып китә, башка газеталардан да килүчеләр, шикаять тикшерәләр дә мактап китәләр. Авыл советында да аның улы, сәркатибе һәм бухгалтеры киленнәре… Шулай булгач, аның эшләрен матур итеп күрсәтү кыен түгел.

Әнә бүген болын беркемгә кирәк түгел. Кеше җитәрлек чапкач, Мөхәсимнән сатып алучы булмый бит. Ул болын исәптә түгел. Су астында калырга тиешле җирләр.

И.С. Хәбәрчебез ике якның да фикерен тыңларга тиешле иде, ул шулай эшләгән дә. Шикаятьләр тикшерелгәндә һәр тарафның сүзе, дәлилләре исәпкә алына. Ә менә авыл исемендәге төгәлсезлек ул – хата. Бу хакта редакциядә сүз булды инде.

Әтнәдән Зөлфия:

– Мин кабельле телевидениедән Башкортстан телеканалын карыйм. Алар үзләренең тарихларын күрсәтергә яраталар, шул хисаптан татар җире аша да әйләнеп узалар. Башкорт галимнәренең фикеренчә, Татарстанда Алабугага кадәр башкорт җирләре, ә андагы халык татар телендә сөйләшүче башкортлар икән. Моңа безнең галимнәребез ничек карый?

И.С. Әгәр башкортның кайбер галимнәренә карасаң, кытай империясен дә башкортлар төзегән, Мисыр пирамидаларын да башкортлар торгызган. Ә инде Бургундиядә Бөръян башкортларының оныклары яши…

Кыскасы, башкорт тарихы – дөнья тарихы килеп чыга. Әмма һәр халыкның үз тарихын үзләре язарга хакы бар һәм башкортлар шулай яза. Ярар, игелеген күрсеннәр!!!

Биектаудан Рәзилә:

– «»кә икенче яртыеллыкка язылган идек, әле бер санның да килгәне юк. Почтага хәбәр иттек – тикшерергә вәгъдә бирделәр, нәтиҗә юк. Квитанциябез кулыбызда.

И.С. Мин хәзер Биектау почтасына мөрәҗәгать итәм:

– Хөрмәтле якташлар? Әгәр бу атна эчендә Биектауның Дальная, 44а адресы буенча «БГ» мәсьәләсе хәл ителмәсә, бик нык үпкәләячәкбез»…

Әлки районы, Чиябаш авылыннан шалтыратучы ханым пай җирләре өчен берни ала алмаулары турында зарланды. Хәзер суд процесслары бара, ди ул. Әлеге мәсьәлә буенча, телефон аша гына киңәш бирү кыен. Шуңа күрә редакциягә бар документларыгыз белән килеп китүегез кирәк.

Бу юлы күп шалтыратулар минем ике атна юкка чыгып торуым хакында булды: «Синең өчен борчылдык, узган сандагы мәкаләләреңне күреп сөендек», – диде 10лап шалтыратучы. Миңа калса, борчылырлык фаллар инде артта калды, хәзер тыныч кына эшләргә мөмкин кебек… Хәер, барысы да Аллаһы Тәгалә ихтыярында.

Барыгызга да бәхет теләп, Искәндәр СИРАҖИ.

P.S. Чираттагы элемтә бәйрәм көннәре уңаеннан тагын 1 атнадан соң гына, 6нчы сентябрьдә, пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр булачак. Сезнең белән баш мөхәррир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ сөйләшәчәк. Казандагы телефон (843) 523-49-15.АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ? , 3.4 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии