- 28.11.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Бүгенге кизүем Рафаэль Сальмушев шалтыратуыннан башланды. «Үз кеше» булудан файдаланып, ул бер сәгать алдан ук мөрәҗәгать итте:
– Мин подъездларда янган ут өчен 7 киловаттка түләгән идем, тагын 60 киловаттка җибәргәннәр. Без яшәгән Чуйков урамындагы 93нче йортның Идарә итүче компаниягә 350 мең сумлап бурычы бар диләр, түләмәүчеләр күп икән. Ләкин мин бит айныкын-айга түләп барам, әмма аларныкын безгә өстәп барырга тырышалар, ахры. Бераз тавыш чыгарып ал әле ул мәсьәләдә, – диде ул.
И.С. Рафаэль абый, үзегез дә журналист бит, «Уютный дом» идарә итүче компаниясенә барып берәр кат тузгытып кайтсагыз, сорауларыгызга җаваплар таләп итсәгез дә булыр иде. Без исә бу журналистик эзләнүләрегезгә газетабыз битләрендә урын бирергә, кирәк булса ярдәм кулы сузарга әзер.
Мамадыш районы, Җөри авылыннан Римма Сергеева:
– 2008нче елда «2012нче елга кадәр авыл җирен үстерү» программасы буенча йорт салдык. Ул чакта әле бер генә балабыз бар, икенчесенә көмәнле идем. Хакимияттә безгә квадрат метрларны дүрт кешегә җитәрлек итеп төзергә куштылар, яңа туган балага да субсидия булачагын әйттеләр. Ул чакта хәзерге главабыз Анатолий Петрович хаким урынбасары иде, аңа йөрдек. Йортны төзеп бетердек, бала туды, урынбасар үзе хакимият башлыгы булды, ләкин без субсидияне бер балага гына алдык, икенчесенә 280 мең сумга якын акчаны бирмиләр. Башта: «Авыл хуҗалыгы министрлыгы бирмәде сезгә», – дип алдадылар. Анда барып тикшереп кайттым: «Сезгә тиеш, хәл итәбез», – диделәр. Ләкин районга кайттым – субсидия юк. Инде өченче балам белән декретта утырам, һаман алдап йөртәләр…
И.С. 280 мең сум аз акча түгел, моның өчен район хакимиятен судка бирегез. Матбугат аша гаугасын чыгарып, без дә ярдәм итәрбез, телевидениедәге дусларыбызны да булышырга чакырырбыз. Әгәр Мамадыш районының яманаты бөтен республикага таралса, главагыз таптыра ул акчаны, тавышланырга үзегез генә курыкмагыз.
Питрәч районы, Күн авылыннан Илсөя әби:
– Узган ел 48 ел бергә яшәгән картым мәрхүм булды, әле генә елын уздырдык. Барча ярдәм итүчеләргә сезнең газетагыз аша рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһының рәхмәте булсын сезгә!
Чаллыдан Фәрдия апа:
– Сезгә бик зур рәхмәт, бик әйбәт газета чыгарасыз. Әле Рәмис Латыйповның мәкаләсен дә укып сөендем. Әллә ул да сезнең янга киләме?
И.С. Рәмис Латыйпов белән хезмәттәшлек итәчәкбез, ул безнең редакциябезнең дусты. Киләчәктә аның мәкаләләрен «БГ» битләреннән ешрак укырсыз, иншалла…
Биектау районының Юртыш авылыннан Әлфия апа:
– Бу район хакимебез Рөстәм Кәлимуллиннан бик уңдык. Аллага шөкер, диндар кеше булып чыкты. Ураза, Корбан гаетләрен, бөтен дини бәйрәмнәрне үткәрә. Әле менә һәр авылдан өчәр өлкән кешене чакырып, Корбан ашы уздырды, бик күп кеше җыелды. Казаннан килгән имамнар вәгазьләр сөйләде. Әле район үзәгендә мәчет салдырып ята… Аллаһының ярдәме белән районыбызны күтәрә…
И.С. Рөстәм әфәндене күптән яхшы яктан беләм һәм райондашларымның аннан канәгать булуына бик шатмын.
Биектау якларыннан шатланып шалтыраттылар гына, шунда ук бал мичкәсенә бер тамчы дегет тә тамызып алдылар. Өнсә мәктәбенең элеккеге директоры Айрат Шәрипов шалтыратып зарланды:
– Мин РКБда чирләп ятам, узган ел бергәләп мәктәпне саклап йөрүдән нервылар какшап алды бугай. Мин инде сентябрьдән бирле хезмәт биржасында торам, ләкин әле дә тулысынча акчам алынмаган. Ике айлык хезмәт хакы, ял акчалары, больничныйларым алынмаган. Шулай ук җыештыручының, ягучының, ике укытучының да хезмәт хаклары алынмаган. Бөтен халык инде ноябрь акчасын ала, ә безнең июнь, июль алынмаган. Район мәгариф бүлегенә биш бардым – хәл итәргә вәгъдә итеп чыгардылар, ә без һаман акчасыз утырабыз…
И.С. Минемчә, район мәгариф бүлеге мөдире газетабызның бу саны дөнья күрү белән, акчасын табар, барыгызның да хезмәт хакларын бирер, районыбызның яманаты чыгуга юл куймас, Аллаһы боерса…
Балык Бистәсе районының Күки авылыннан Равил бабай:
– Сентябрьдә Болгарга барган идем, дөньядагы иң зур Коръәнне күреп кайттым. Минемчә, изге китаптан музей экспонаты ясау дөрес түгел, ул гел укылып торырга тиеш. Аны Кол Шәриф мәчетенә кире кайтарып кую мәслихәт түгелме икән?
И.С. Фикерегез дөрес, Коръән укылырга тиеш. Ләкин бу очракта ул махсус музей экспонаты буларак ясалды. «Иң зур Коръән кайда?» – дисәләр, «Болгарда!» – диярлек булсын өчен. Ягъни туристлар чакыру ниятеннән, мактану өчен. Белмим, Аллаһының китабы белән мактану ни дәрәҗәдә мантыйкка сыядыр, әмма дөньяның иң зур Коръәне Татарстанда булуы горурландыра бит!
Теләче районының Шәдке авылыннан Фәйзрахман Ситдыйков:
– Минем өч пай җирем бар, шулар өчен мең сумга якын салым килгән. Җир инвесторда, үзем чәчмим. Миңа һәр пай өчен икешәр центнер бодай, берәр рулон печән бирделәр. Салымны түлимме?
И.С. Әгәр инвестор белән килешү төзегәндә салымны кем түләве каралмаган икән, закон буенча үз җирегез өчен сез түләргә тиеш. Ләкин сезнең инвестор пай башыннан бик аз түли түгелме соң? Бу очракта салымны да үз өстенә алса ярар иде. Яңа килешү төзегез сез аның белән.
Бүгенгә шулар, күпчелек шалтыратулар редакция коллективына рәхмәт әйтүдән гыйбарәт иде. Рәхмәтегезгә рәхмәт, «Безнең гәҗит» сезнең өчен чыга. Әгәр ул укучыбызга ошый икән, димәк, максатыбызга ирешкәнбез. Киләсе елга да бергә булыйк, безгә язылырга онытмагыз.
Киләсе очрашуларны көтеп,Искәндәр СИРАҖИ.
P.S. Киләсе пәнҗешәмбедә сезнең белән Эльвира ФАТЫЙХОВА аралашачак. Телефон: (843) 523-49-15
Комментарии