- 26.03.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №12 (27 март)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Бу сәхифәне әзерләгәндә хәл белеп кенә шалтыратучылар да, газетага рәхмәт әйтүчеләр дә бик күп булды. Күп очракта, гел бер үк кешеләр шалтыратканга, бу юлы аларны сәхифәдә искә алмыйм, чөнки урын болай да бик чамалы.
Тукай районы Ташкичү авылыннан кемнәр генә шалтыратып бетермәде. Ахыр чиктә, узган атнадагы «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсенә шалтыратып, үз авылы клубы мөдиреннән зарланучы кеше дә Сания апа түгеллеге ачыкланды. Шалтыратучыларның берсе дә аның бу апа булуына ышанмый икән. Шулай ук аларның барысы да Айратның гадел, кешелекле, ярдәмчел кеше булуы турында сөйләде. Әле бу нисбәттән, авылдагы бердәнбер Сания апаның кызы Миләүшә газетага язма да юллады. Ул тиздән безнең коллегабыз булып җитешәчәк, журфакның 3нче курсында укый икән. Миләүшәнең дә, Сания апаның кызы булганга гына түгел, ә гаделлек яклы кеше буларак, бу хәлгә йөрәге бик әрнегән.
Кешедән көнләшеп яшәмик!
Заманабыз шулкадәр үзгәрә ки, туганлашып беткән авыл кешеләре, бер-берсеннән көнләшеп, бер-берсен чәйнәп ташларга әзер. Үземнең башка төшкәнне әйтәм. Тукай районы газетасына үз авылым Ташкичүнең үрнәк, асылташка тиң гаиләсен язуым булды, китте шуннан тавыш-гауга. Мондый хәлне куркыныч төшләрдә дә күрмәссең! Шушы авылда туып, якташларымны хөрмәт итеп яшәгәнгә, бер авылдашым үземә үк сугыш игълан итте. Редакциягә аноним хатлар язу дисеңме… Инде менә Казанга чаклы барып җиттеләр. «Клубны куркынычсызлык аркасында ачарга ярамый дип алдый, ә үзе, бер-ике көн ачып, дус-иш белән җыелышып, аракы эчеп ята. Илгиз Миңнехуҗин да клуб мөдирен яклый» дип, минем әни исеменнән «Безнең гәҗит» редакциясенә алдап шалтыратканнар. Шулай итеп минем исемне генә түгел, әниемнең исемен дә, авылда үрнәк гаилә булган Айрат Гыймаевлар исемен дә пычраттылар. Шул хәлне укыгач шаккаттым! Шулай итеп кешене хурлыйсы килгәч, ник ул кеше үз исемен әйтми? Ялганы ачылыр дип куркамыни?
Ә халык ул клубны ачарга ярамавын аңламый. Узган елдан бирле клубны мәктәп бинасына күчерергә җыеналар, тик мондый эшне тиз генә эшләп булмый шул. Алла боерса, озакламый күчерерләр. Бу хакта авыл җирлеге башлыгыннан да шалтыратып сорадым, «күчәрбез», – диде.
Бәйрәмнәр юк дигәннән, клубны ачарга ярамаса да, шул хурланган Айрат, рөхсәт алып, Мус-завод клубында эшләүчеләр белән Яңа ел бәйрәмен үткәрделәр.
Дөресен генә әйткәндә, бу шалтырату клуб аркасында түгел, ә көнләшү аркасында. Яшүсмер чагыннан ук бөтен авырлыкны Айрат үз җилкәсендә кичергән, иртә әтисез калган. Авырлыклар булса да, бөтен яшьләр шәһәргә ашкынган заманда, ул авылда калып, үз көче белән кибет ачканга, авыл халкын тәмле йомшак икмәктән, чәйдән, тәм-томыннан, башка кирәк-ярагыннан өзмәгәнгә, менә шулай рәхмәт әйтә кайсыдыр. Нишлисез сез, авылдашлар? Нишләп соң инде хәзер, кеше исеменә тап төшереп, башка кеше исеменнән шалтыратып, матур гаиләнең исеменә тап төшерәбез? Ник соң кешене рәнҗетәбез? Рәнҗеш бит ул без теләмәсәк тә барыбер иясенә барып ирешә. Кешедән көнләшеп яшәмик.
Миләүшә ГАЛИЕВА.
Казаннан пенсионер укытучы Светлана апа:
– Универсиада вакыты җитәргә күп калмады, маршрут автобусларында өч телдә сөйли башладылар инде. Тик менә шундагы татар телен ишетсәң, йөрәк авырта башлый. «Егылуны читләп үтү өчен» тотынып барырга кушалар бит. «Егылмас өчен» дип кенә әйтсәләр ярамыймы? Бездә татар теленә дөрес итеп тәрҗемә ясаучылар беткәнме?
Э.Ф. Дөрес итеп тәрҗемә ясаучылар бетмәгән, ләкин дәүләт оешмалары аларның хезмәтеннән файдаланырга теләми күрәсең. Әбҗәлилов урамы тукталышын әйткәндә дә «Абжалилов урамы тукталышы» дип әйтүләре, Гадел Кутуйның да «Адель Кутуй»га әйләнүе, «сораулар буенча тукталышлар» – бар да бар бездә. Г.Тукай туган көне алдыннан болар хакында ел саен матбугат чаралары да яза, хөкүмәткә хатлар да юллана. Кызганыч, аны төзәтергә теләүче генә юк.
Зәйдән Зәния Закирова:
– Чаллы шәһәрендә, ЗЯБ бистәсендә, ашыгыч медицина ярдәме больницасы бар. Менә шул больницада 14нче мартта аягымдагы кан тамырларыма операция ясаттым. Хирург Артур Хәйретдинов һәм Фәтхуллин (кызганыч, исемен оныттым) шулкадәр мәрхәмәтле, киң күңелле табиблар ки, аларга исем-акылым китеп кайттым. Хәлең ничек дип сорасалар да күңелем тулып, аларга гел эчтән генә рәхмәт әйтеп тордым. Шәфкать туташлары Мәдинә, Алсу гел елмаеп кына торалар. Башкаларның исеме истән чыккан инде. Аларның үзләренә дә сәламәтлек телим, – диде.
Э.Ф. Бу ханым әлеге рәхмәт сүзләрен шулкадәр күңеле тулып, күз яшьләре аша сөйләде ки, аның хис-кичерешләрен җиткерә алмасам да, сүзләрен газетага куймый булдыра алмадым.
Лениногорск районы, Иске Иштирәк авылыннан Сөембикә апа Хәмидуллина:
– Минем Спутник антеннасы бар, ә аның аша «Яңа гасыр» телеканалы инде кайчаннан бирле күрсәтми. Аның өчен акча түләргә кушалар. 70ләп канал карап ятам, арада үзебезнең татар каналы юк, адәм көлкесе. Нишләп мин Татарстанда яшәп, татарча каналлар өчен аерым түләргә тиеш соң?
Э.Ф. Без бу хакта берничә тапкыр язган идек инде. Шулай да Сөембикә апа әлеге эшләр өчен авылда Хәмит Галимов исемле кеше җавап бирә дигәч, шуңа шалтыраттым. Хәмит абый бары тик спутник антенналарын урнаштыручы кеше белән халык арасында арадашчы гына булып торуын, бу эшкә бернинди катнашы юклыгын әйтте.
– «Яңа гасыр» каналы белән «Мәйдан» – әллә кайчаннан бирле аерым түләүле каналлар инде ул. Бер канал өчен аена 15 сум түлисе. Бу Миңнеханов керткән яңалык һәм мин моны инде Сөембикә апага яхшылап аңлаттым. Әгәр дә ул бу каналлар өчен түләгән акча безнең кесәгә керә дип уйлый икән, ул ялгыша. Менә телефон эчендәге сим-картага ничек акча салсак, бу спутник антенналарының да һәрберсенең үз номеры бар, ул акча әнә шул номерларга салына бит. Татар каналларының Мәскәү кулында булуына һәм без Татарстанда яшәп тә татарча тапшырулар карар өчен түләргә мәҗбүр булганга без гаепле түгел. Сөембикә апа акчасын түләсен һәм ул каналларны да рәхәтләнеп карасын, – диде ул.
Ульян өлкәсе, Чынлы районы Кәше авылыннан Роза апа:
– Газетагызда бөтен темалар да бар. Без, читтә яшәүче татарлар, бөтен Татарстан хәлләрен сезнең газета аша гына белеп торабыз. Әле менә Зәй районы башлыгы турында газетагыздан күпме укыдым, тик беркөнне телевизорны ачкан идем дә Президент Рөстәм Миңнеханов шуның белән бергә утыра. Соң хәзер инде бөтен Татарстан гына түгел, бөтен Ульян да бу район башлыгының нинди эшләр башкарып йөрүен белгәнне сезнең президент кына белмиме? Нишләп ул шул ханымны һаман да «глава» итеп тота?
Кол Шәриф мәчете турында укыгач та бик борчылдык.
Без анда автобуслар белән экскурсиягә дә килгән идек, ә хәзер ул ябулы икән.
Әтнә районыннан исемен редакция өчен генә дип әйткән ханым район больницасында нинди хәлләр майтарылуы турында сөйләде.
– Беркемгә дә әйтмичә килеп тикшерегез әле безнең больница хәлләрен. Анда бернинди дәвалау, бернинди кирәкле дару юк. Бәлки, кайберәүләр өчен бардыр да, тик безнең кебек сыер савучылар, тракторчыларга берни юк. Республика клиник хастаханәсенә юллама бирмиләр, район данына тап төшерергә теләмиләр. Имеш, үзләре дә булдыра алалар. Ә баш мие селкенгән кешеләрне, куллары асылынган килеш, бер хәрәкәтсез йөрүче апаларны өйләренә кайтарып җибәрәләр, дәваламыйлар да. Безнең монда 18 кешене бушка ашатып ятар хәлебез юк дип кенә җибәргәннәр әнә бер кешегә, – диде ул.
Э.Ф. Без анда килеп тикшерү уздыруны сез ничек күзалдына китерәсездер, белмим, ләкин без берничек тә анда барып, шымчы сыйфатында больницада тикшеренеп, андагы мөнәсәбәткә бәя биреп йөри алмыйбыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына хат языгыз һәм шул хәлләрне дәлилли алырдай кешеләр ул хатка имза куйсын. Ә инде шул больницадагы битарафлык белән очрашкан кешеләр үзара сөйләшеп җыелсагыз һәм безгә шәхсән сөйләргә теләсәгез, без бу хакта газета битләрендә язып чыгарга да риза. Ә ул материал шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына юлланыр.
Кемнәргәдер бу сәхифәдә урын да җитми калгандыр, борчылмагыз. Киләсе атнада да сезнең белән мин аралашачакмын, димәк, узган атнадагы шалтыратучылар да онытылмаячак.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. Безнең телефон: (843) 523-49-15
Комментарии