АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Бу кизүем хәл-әхвәл сорашудан, сәламәтлек теләүләрдән башланып китте.

Яшел Үзән районының Бузай авылыннан Наҗия һәм Азнакай районының Актүбә бистәсеннән Рәмзия әбиләр тавышымны ишетәселәре килеп, изге теләкләрен җиткерү өчен генә шалтыратып күңелне күтәрде, Аллаһының рәхмәте булсын.

Балык Бистәсеннән Әхәт Хаҗипов мине хастаханәгә салган дустым Азатка да рәхмәт белдерде:

– Мондый дусларың булу әйбәт ул. Син безгә бик кирәк, борчылып тордык, – диде ул.

Шулай ук авыруыма сөенүчеләр дә булмады түгел, хәтта кесә телефоныма СМС та җибәрделәр: «Искәндәр, нихәл инде? Кильдураздан сәлам сиңа. Больницада ятасың икән, укыдык. Җәүдәтнең эче поша монда, син булмагач. Юллар ясаган була. Бәбкидәге Хәлимә апа да сине сагынып ята бит. Тәки йорт салмадылар әле аңа. Апушев тагын кайтам диде әле аның янына. Тикшереп китәм ди. Җәүдәт судка биреп маташа икән әле. Без дә әзерләдек судка исклар, сиңа һәм Җәүдәткә. Очрашулар алда әле. Ярар исән-сау терел инде «ватылган Сираҗи».

И.С. Бу уңайдан Буа районының Кильдураз авылындагы «дусларыма» җавап бирим. Мине суд белән бик куркытып булмый. Чөнки нәрсә язганымны белеп, хаклы булуыма инанып язам, беркемгә дә яла якмыйм, тырнак астыннан кер эзләп маташмыйм. Ә менә сез Бәбки авылында янгыннан соң йортсыз калган Хәлимә әби мәсьәләсендә нык ялгышасыз. Чөнки «Коммуна» хуҗалыгы җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов аңа йорт салды, тик үз авылында түгел, ә Кильдуразда, хастаханә янында. Чөнки Бәбкидә аны карарга кеше юк, ә ул инде бик өлкән яшьтә булуы сәбәпле үзе генә көн күрә алмый. Хакимият аңа хастаханәдә эшләүчеләр арасыннан тәрбия кылучы билгеләргә ниятләгән дип беләм. Шулай итеп Җәүдәт Салих улы биргән сүзендә торды, гәрчә Хәлимә әбинең проблемаларын районның социаль үзәк хезмәткәрләре хәл итәргә тиеш булса да. Ә инде Җәүдәт Хөсәенов сезне судка биргән икән, бу аның шәхси эше. Соңгы елда газета битләрендә аңа карата күп яла ягылды бит, түзмәгәндер. Биш тапкыр тикшерелгән шикаятьне төрле инстанцияләргә юллый-юллый эшенә комачаулап, аяк чалып торгач, түземе төкәнгәндер инде. Бәхетле булыгыз.

Дус вә «дуслар» белән аңлашып алдык, инде сезнең зарларыгызга күчим.

Кукмара районының Сәрдекбаш авылыннан Лилия Гыйззәтуллина:

– Без бакчага балаларыбызны төрмәгә илткәндәй илтәбез. Чөнки балалар бакчасы мөдире балаларга акыра-кычкыра, сүз әйтсәләр ата-аналарны да сүгеп ата: «Мин нишләгәнемне беләм, мин психолог», – дип кенә җибәрә. Инде нишләргә дә белгән юк.

И.С. Сез бу хакта районыгызның мәгариф бүлеге җитәкчесенә, главагызга шикаятьләр язып карагыз. Бу ярдәм итмәсә, үзем килеп чыгармын. Чөнки бу арада Кукмара районына багышлап бик зур мәкалә әзерләп ятам, «гаугалы» бакчаны да әйләнеп узармын, Аллаһы боерса. Бу минем мәкаләмә ямь өстенә ямь өстәр, анда сезнең «кызыклы шәхесләрегез» болай да күп әле…

Минзәлә районының Исәнгол авылыннан Гөлфия Шәйхелисламова:

– Газетагызның 11нче июль санында Чаллыдан Дилбәр Әхәтова сезгә шалтыратып зарланган. Имеш Таҗикстаннан кайткан 85 яшьлек сугыш ветераны Барый бабай сукбай хәлендә. Ул бабайның Уфада – дүрт баласы, Бөгелмәдә – сеңлесе, Казахстанда сеңлесе яши, ә безгә каян, ничек туган икәнен дә белмибез. Әмма кайтып төшеп туганыбыз икәнен әйткәч сыендырган идек, әле 1995нче елда ук. «Атасы йортын ала алмавы» хак түгел, ул безнең әти йорты иде, сүз шул хакта бара булса кирәк. Бабай үзе дә бик үзенчәлекле. Бер заман Казахстандагы сеңлесе янына китте, шунда Русия гражданлыгыннан баш тарткан. Хәзер кире кайтты, әмма инде гражданлык ала алмый йөри, пенсиясе дә юк. Без аны барыбер карыйбыз. Шалтыратучы дөрес мәгълүмат бирмәгән.

И.С. Газетабызда бу хакта сүз булгач, Бабай яшәгән Минзәлә районы Тупач авылына караган җирле үзидарәдән аның рәисе шалтыраткан иде инде. Ул бабайның гражданлык мәсьәләсе тиздән хәл ителәчәк дип вәгъдә итте. Ә Сезнең туганлык мәсьәләсендә сездән аермалы фикер әйтүчеләр дә бар. Ни генә булса да, бабайны авылда теркәп, аны яклауга алган авыл җирлеге дөрес эшләгән, дип уйлыйбыз. Закон гына түгел, намус, әһлак кануннары да бар бит әле. Ә мирас бүлешү уңаеннан газетабызның (11 июль, 2012 ел) санында җавап бирдек. Низагны суд хәл итүен итә, әмма ул туганлык җепләрен ныгытмый, гаиләне бизәми.

Арча районы Каенсар авылыннан Рәисә:

– Безнең авылда ни кесә телефоны тотмый, ни стационар кертеп булмый. Андый телефоннары булган кешеләргә дә интернет кертмиләр, «мөмкинлек юк» дип җавап бирәләр.

И.С. XXI гасырда «мөмкинлек булмавы» сәер тоела. Мин моны бары тик кечкенә авылдан табыш аз килүе, ә чыгымнарның байтак булуы белән генә аңлата алам. 50 йортлык авылга шуңа күрә игътибар юктыр дип фаразлыйм. Акча эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә табыла бит. Әмма үзегезгә дә сигнал көчәйткеч сатып алып, кесә телефоннарының эшләвен җайларга була. Андый приборлар махсус базарларда, кибетләрдә сатыла.

Кукмарадан Тәнзилә:

– Мин базарда сатам, базар янында гына җәмәгать туклануы ашханәсе бар. Анда шеф-повар булып 70 яшьләрендәге әби эшли. Яшьләр эш эзләп йөргәндә ник аны тоталар?

И.С. 70 яшьлек әби эшләмәскә тиеш дигән закон юк. Әгәр ул үз эшен башкара, хуҗалар аннан канәгать, эшләрдәй көче бар икән, эшли инде…

Казаннан Таһирә апа Вәлиуллина:

– Мөфти Илдус Фәиз кичә генә телевизордан сәдака бәяләрен билгеләп утырды. Сәдаканы шулай алалармыни аны?

И.С. Сүз Фитра сәдакасы хакында бара дип аңладым. Аның күләмен Рамазан ае керер алдыннан мөфти билгели. Белүемчә, быел кешеләрнең матди хәленә карап 100 сумнан-300 сумга кадәр. Аннан соң бу сәдака бит мөфтигә дә, мәчетләргә дә түгел, ә мохтаж кешеләргә бирелә. Шуңа күрә бу очракта Илдус Фәиз хаклы булган, бәлки аңлатып кына бетерә алмагандыр…

Казаннан Саимә әби:

– Миңа 80 яшь инде. Шуның 51 елын чирле (акылы зәгыйфь) бала карап, 52 елын көйсез ир көйләп, 31 елын кайнана тәрбия кылып уздырдым. Ләкин беркайчан да, беркемнән дә ярдәм сорап, кул сузып йөргәнем булмады. Хәзер исә баласы чирләсә дә, үзе авырса да халыкка матбугат аша мөрәҗәгать итәләр…

И.С. Саимә әби, бөтен кеше дә сезнең кебек көчле була алмыйдыр, мөгаен. Инде хәле бөтенләй начар икән, сорауның ояты юк, ул бит урлау түгел. Аннан соң кешеләрнең бер-берсенә ярдәмләшеп яшәве дә, моңа сәбәпче булу да бик саваплы гамәл.

Норлаттан Гөлфирә:

– Фатирыбызга шәхси җылыту җайланмасы куясы идек, хакимият рөхсәт итми – бөтен йорт белән куйсагыз гына диләр. Безнең йортта инде 4-5 ел элек үк шәхси җылытуга күчүчеләр бар. Безгә рөхсәт итмәү дөресме?

И.С. Әгәр бу өйдә инде шәхси җылытуга күчкән фатирлар бар икән, «бөтен йорт белән» дип үтенечегезне кире кагу дөрес түгел. Ник ике фатир өчен ике төрле закон эшли? Хакимиятнең каршылыгын мин икътисади мәнфәгатьләр дип аңлыйм. Чөнки өйдә күп кеше шәхси җылытуга күчә икән, үзәк җылыту челтәре табышсыз кала, зыянга эшли башлый. Тик барыбер аны ябып булмый, йортыгызда бит үзәк җылылык челтәренә тоташкан фатирлар да кала, аларны җылыту исә кирәк. Шуңа күрә, бөтен йортыгыз белән күчү отышлырак булыр. Ә инде йортыгызда күчәргә теләмәүчеләр күп икән, суд аша хәл итә аласыз. Монысы сезнең хокукыгыз.

Бөгелмә районының Акбаш авылыннан Миңзифа әби:

– Быел минем пенсиямне 5 меңнән 8 мең сумга күтәрделәр, әмма «Хезмәт ветераны» субсидиясен бетерделәр. Бу дөресме?

И.С. Бу субсидия пенсиясенең күләме аз булучыларга бирелә дип беләм. Мөгаен пенсиягез арту белән бәйледер.

Кукмара районының Янил авылыннан социаль хезмәткәр:

Мин ялгыз карчыклар караучы булып эшлим. Ел саен социаль яклау бүлегендә безне «пенсионерыгыз соцпакет алсын» дип бимазалыйлар. Имеш, пенсиясенә өстәлә торган 450 сумнан баш тартсын. Әгәр соцпакет алса, ул аена 50 сумлык дару ала инде, ә болай сатып алуы файдалырак. Мондый хәл бер районда да юк диләр…

И.С. Пенсионерларга акча яки «соцпакет» сайлау хокукы бирелгән һәм аларга басым ясарга берәүнең дә хокукы юк. Кукмара районы шактый үзенчәлекле инде ул. Бу мәсьәләне дә тикшерербез, иншалла. Әгәр хакимият сезгә бу уңайдан басым ясаса, янаса, хәбәр итәрсез…

Нурлат районының Салдакай авылыннан Алсу:

– Оптимизация дип районда күп мәктәпләрне яптылар. Салдакай балалары хәзер Якушкино дигән чуаш авылына йөреп укырга тиеш була. Быел татар телен, татар классларын бетереп чуаш теле укытырга тиешләр дигән сүз йөри. Мондый хәл була аламы?

И.С. Татарстанда мондый хәл булырга тиеш түгел. Чөнки бездә татар һәм урыс телләре дәүләт теле санала. Шуңа күрә татар телен чуаш мәктәбендә дә укыту мәҗбүри. Әгәр татар класслары бетерелсә, туган телебез укытылмаса, хәбәр салырсыз, районыгыз хакимиятен судка биреп, мәнфәгатьләрегезне үзем яклармын. Минем мондый эшләр белән шөгыльләнгәнем бар инде…

Редакциягә ярдәм сорап шалтыратучылар күп. Арада газетага язылмаучылар да бар. Үпкәләмәгез, җәмәгать, ләкин без иң беренче чиратта үзебезне дус күргән укучыларыбыз зарын тыңлыйбыз һәм аларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз.

Сезнең зарларны Искәндәр СИРАҖИ тыңлады.

P.S. Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр сезнең белән турыдан-туры элемтәдә Эльвира ФАТЫЙХОВА булачак. Казандагы телефон (843) 523-49-15АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии