Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Чистайдан Дания апа:

–Эльвира Фатыйхованың «ТАМЫРЫҢНЫ БЕР ЮГАЛТСАҢ…» (№14, 10 апрель, 2013 ел)дигән мәкаләсе чыкты. Анда язылган Сания әби Шаһиева әле һаман урамда йөри. Ничек тә булса ярдәм итеп булмыймы соң шуңа?

И.С. Безгә килгән мәгълүматларга караганда, мәкалә дөнья күргәч, әбине бер яшь гаилә тәрбиягә алырга теләк белдергән. Шулай ук Эльвира Фатыйхова Татарстан прокуроры Кафил Әмировка мөрәҗәгать итте. Иншаллаһ, әбинең язмышына ачыклык керер. Аңарчы исә, изге ниятле кешеләрдә яшәп торса, дөрес булыр дип уйлыйм.

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылыннан Фирая Вәлиева:

– Сезнең «КЕШЕГӘ КҮПМЕ ҖИР ҖИТӘ?» (№15, 17 апрель, 2013 ел)дигән язмагызда бер пай җирен ызанлау бәясен 3 мең сум дип язасыз. Безгә авыл башлыгы Рафис Сөнгатуллин район үзәгеннән бәяләр алып кайтты, анда бик зур бәяләр язылган. Әйтик, 1-2 пай гына ызанлау өчен һәркайсына 9 мең 500 сум түләргә кирәк. 2 пайдан алып 5 пайга кадәр ызанласаң, берсе-берсе 7 мең 400 сумга төшәчәк. 6-9 пай өчен 6 мең 400әрдән түлисе… Күбрәк ызанлаткан саен, бәя кими бара. Ник алай ул?

И.С. Мин сезгә әле моннан 10 еллап элек кабул ителгән бәяне яздым. Ул чакта бер пай ызанлау өчен 3 мең сумнан да артык алмаска күрсәтмә бар иде. Ә менә кимрәк алырга ярады. Ызанлау эшен исә районнарда шәхси ширкәтләр башкара һәм алар бәяне үзләре билгели. Ләкин алар һәр районда берәр генә, ягъни, монополистлар. Бик теләгән очракта бу бәяләрне монополиягә каршы комитетка шикаять язу аша төшертү мөмкинлеге дә бар. Мин сезгә шулай эшләргә киңәш итәм.

Бәя югарылыгының асылында исә хакимиятләрнең комсызлыгы, халыкка тиешле җирен бирергә теләмәү, киләчәктә үзләре үзләштереп алпавытларга әйләнү теләге ята. Шулай ук килгән инвесторга сезнең җирләрегезне арендага бирү дә урындагы хакимиятләр өчен отышлы санала. Ник дисәң, район главасына эш кими – чәчү-уруны инвестор башкара, ә ул берни эшләмичә хуҗа булып корсак киереп йөри… Әгәр җир бирсәләр, халык аны үзе эшкәртеп яшәргә теләк белдерүе бар. Бу исә бәйсезлеккә алып бара. Ничек инде хакимият сезнең бәйсезлегегезгә юл куйсын?!

Шулай да, районыгыз хакиме Илһам Вәлиевка да әйтеп карагыз әле, бәлки ул кисәткәннән соң, ызанлау хезмәтенең чиксез аппетиты кимеп китәр. Әллә соң ул ОООны хакимияткә үтә якын кешеләр гамәлгә куйган һәм аларга район халкын теләгәнчә таларга ирек бирелгәнме? Әгәр шикаятьләр ярдәм итмәсә, безгә тагын мөрәҗәгать итәрсез…

P.S. Бу киңәшләр Базарлы Матактан шалтыратып бер пайны 10 меңгә ызанлыйлар дип зарланучы, ләкин исемен дә әйтергә куркучыларга да кагыла.

Биектау районының Коркачык авылыннан Мәдинә әби:

– Безнең җир пайларын 2008нче елда ук 49 елга дип арендага алдылар, әмма килешү кәгазе бирмәделәр. Безнең гаиләнең өч пае 15 гектарны тәшкил итә, шуның өчен ел саен 6 центнер ашлык биреп киләләр. Хәзер ул пай кәгазьләрен башка төрлегә алыштырырга кирәк диләр, дөресме ул?

И.С. Әйе, сезгә бирелгән яшел кәгазьләрне инде күптән зәңгәргә алыштырырга кирәк иде. Ягъни, җирегезне ызанлап алып, Теркәүләр Палатасы аша рәсмиләштереп зәңгәр төстәге таныклык алырга. Югыйсә җирегезне көннәрнең берендә «невостребованный» итеп дәүләткә алып та куюлары бар. Нинди илдә яшәгәнне үзегез беләсез бит…

Теләче районының Орымширмә авылыннан:

– Безнең авыл зиратында 5 ел элек вафат булган Заһит абыйның каберен казып, кул сөягенә куелган пластинасын алып киттеләр. Башка сөякләре урынында, шул тимерле сөяге генә юк икән…

И.С. Мөгаен, анда титан пластина булгандыр. Иң хәтәре, андый пластина минем сул кулда да бар, үлгәч, минем каберне дә казырлар микән? Ярар, бу көннәрдә анда журналистыбыз Эльвира Фатыйхова кайтып, барысын тикшереп китәр…

Чаллыдан Сәрия әби:

– Әйбәт язасыз, бик гадел гәҗит. Буа хакиме Рафаэль Әбүзәровны да күпме яздыгыз. Нәрсә, Президент тирәсендәгеләр белмиме моны, укымыймы? Әгәр вакытында алып ташласалар, Татарстан бу хурлыкка калмый иде.

И.С. Минем белүемчә, вакытында алып ташламавы өчен республика җитәкчелеге хәзер бик үкенә, имеш. Ярар, киләчәктә сабак булыр, бәлки Зәй хакимәсе Воропаеваны тиз генә алып куярлар. Чөнки мондый зур гауга анда да чыгарга мөмкин. Ул инде районны тәмам күтәрәмгә калдырып бара бугай. Без исә әйтәсе сүзебезне Президентка ирештерүнең яңа әмәлләрен табарбыз. Югыйсә, аңа кирәкле мәгълүматны яраннары бирмәскә тырышалар кебек. Алайса эшләргә, гаделсезлекне һәм законсызлыкны төзәтергә туры килә бит.

Әлки районы Түбән Әлкидән Гүзәлия:

– Авылны чүп басты, бөтен җирдә пакетлар аунап ята, тиресне дә бакча башына гына түгәләр. Иске авыл башлыгы юньләп эшләмәде, яңасы килгәнгә әле ике генә ай.

И.С. Бу сезнең авылда гына түгел шул. Ни кызганыч, күп авылларыбызда үз ишек алларын гына чиста тоталар, ә чүп-чарларын тирә-юньгә түгәләр. Мөгаен, моны сезнең районның экология полициясе карарга тиештер. Аноним гына булса да, шунда шалтыратырга киңәш итәм.

Казаннан Әлфинур апа:

– Себер Тракты урамының 5нче йортында яшим. Безгә өч кеше килеп керделәр дә, балконыгызның пыяласын салдырабыз, яңаны куймыйбыз диләр. Ә бит без балконнарны үзебез пыялаладык.

И.С. Мөгаен, алар Универсиада алдыннан олы юл буйларын «чистартып» йөрүчеләрдер. Кайбер урамнарда моның киресен эшлиләр – балконнарга матур рамнар куялар.

Бу урамга караган торак коммуналь хуҗалыкка шалтыраткан идем, анда бу эшнең чынлап та башкарылуын, шәһәр хакимиятеннән йортларның «архитектур йөзен кире кайтаруны» таләп иткән боерык килүен әйттеләр… Төзегәндә бу йортларның балконнары пыялалану күздә тотылмаган булган ди. Әгәр хакимият алай карый икән, Казан юлларындагы чокырларга, шул ук йортларның ишек алларына да игътибар итсен. Чүп өемнәре, ватык асфальт та шәһәрнең архитектур йөзен дә, безнең тормышны да бизәми. Әгәр бер җир җимерек икән, икенче җирнең җитешсезлегенә генә игътибар итмәсеннәр иде инде шәһәр түрәләре. Югыйсә, безнең балконнардагы үзебез куйган пыяланы күрәләр, ә менә үзләренең булдыксызлыгын кичерәләр.

Бүгенгә менә шушылар, барча шалтыратучыларга да рәхмәт. Киләсе очрашуларны өмет итеп, Искәндәр СИРАҖИ.

P.S. Киләсе турыдан туры элемтә май бәйрәмнәреннән соң булачак. Игълан алдан бирелер. Бәйрәмнәр белән!

Комментарии