Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Газетабызда басылган язмалар буенча фикер уртаклашырга теләүчеләр бик күп. Андый укучыларыбыз бу сәхифәдә үз исем-фамилиясен таба алмыйча аптырамасын иде. Шулай ук кайбер шалтыратуларның төбенә төшеп җитү өчен дә байтак вакыт кирәк.

Кукмара районы, Тырыш авылыннан Равия Мифтахова:

Сезнең бу сәхифәгә безнең районның Сәрдекбаш авылыннан Лилия Гыйззәтуллина шалтыраткан иде. Ул анда балалар бакчасы мөдиренең балаларга кычкыруы, баланы анда төрмәгә илткәндәй алып баруы турында әйткән. Мин дә оныгымны шул бакчага йөртәм. Әгәр андагы тәрбиячеләр шундый булса, 8 чакрым арадан йөрмәс идек. Бу язманы укыгач та оныгымнан: «Улым, сине анда ачуланалармы?» – дип сорадым. «Юк», – диде. Ул бик теләп, яратып йөри. Аларга рәхмәттән башка сүзем, хөрмәттән башка карашым юк. Фидалия апаның тәрбиячелек өлкәсендә 34 еллык тәҗрибәсе бар. Аның намусына тап төшермәсеннәр иде. Тагын бер мәсьәлә: безнең Тырыш авылында бакча яшендәге 19 бала бар. Тагын 4 бала туарга тора. Узган елны ук бакча, мәктәп салабыз дип вәгъдә иткәннәр иде. Һаман юк. Булыр микән?

Э.Ф. Бу сорауга Кукмара районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Роберт Мансуров:

– Вәгъдә үз көчендә кала, тик монда акча дигән әйбер дә бар бит әле. Олыяз мәктәбенә 20 млн сум бүленеп бирелде менә. Кукмарада да 800гә якын бала бакчага барырга чиратта тора. Башта без бакчаларны иң кирәкле урыннарда ачабыз. Кукмарада 260 урынлы бакча кирәк, хәзер шуның артыннан йөрибез. Әле бүген генә планеркада шул хакта сөйләшү булды. Березняк, Мәмәшир авылларында бакчаларны мәктәпләргә күчерәбез, бу оптимизация белән бәйле. Барысына да акча кирәк. Шулай да якын киләчәктә Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Тырыш авылларында бакчалар салырга планлаштырабыз. Әгәр район хакимияте башлыгыннан шундый сүз чыккан икән, ул сүзендә торачак һәм ул авылларда бакча булачак. Бераз гына сабыр итсеннәр инде, – дип җавап бирде.

Буадан Гөлфия:

Менә тиздән тагын уку елы башлана. Безнең Западный бистәсе уртасыннан трасса уза. Шул юлдан зур-зур йөк машиналары чаба. Шул ук юлдан балалар мәктәпкә йөри, шуннан ук мәчеткә юл уза. Тротуар ясамыйлар. Коляска белән ул юл читеннән барып булмый. Нинди коляска ди, хәтта балаңны җитәкләп мәктәпкә илтим дисәң дә, юл читеннән ике кеше барып булмый.

Э.Ф. Буада проблемалы яклар ул гына түгел әле. Күпсанлы зарлар язылган хатлар бар. Киләчәктә ул якларга килеп чыгарга исәплибез. Әлегә исә сезнең сорауга җавап табу өчен Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовка шалтыраттык. Җомга ул урынында булмады, аннары бәйрәмнәр башланды. Сишәмбе район башлыгы кабул итү бүлмәсенә шалтыраткан идек, «Ул семинарга әзерләнәдер әле, хәзер тоташтырып карыйм», – диде сәркатип туташ. Ләкин соңыннан аның сөйләшә алмавын әйтеп гафу үтенде. Буа шәһәре буенча башкарма комитет җитәкчесе Мирсәет Арслановка шалтыратып карарга кушты. Аптырагач, аның белән дә элемтәгә чыктык. Ләкин ул: «Бу сорауга җавап бирү өчен әзерләнергә кирәк», – дип телефонны куйды. Соңыннан ничә тапкыр җыйсам да телефонын алмады. Шулай итеп, Буа чиновниклары газетада эшләүче кыздан, төгәлрәге минем нибары бер сораудан куркып качып беттеләр. Кыскасы, сезнең якларга килеп, «куркак түрәләр» белән шәхсән танышып кайтырга тагын бер сәбәп чыкты.

Нурлат районы, Кизләү авылыннан Рәисә Галиева:

– Мин «»не 2003 елдан бирле алдырам, һәр санын көтеп алам, яратып укыйм. Газетада «Юрист киңәше» дигән сәхифә башлап җибәрсәгез, бик әйбәт булыр иде.

Февраль санында сугышта катнашучыларның Мәскәү үзәк банкында счетлары булуы һәм аны якын туганнары, балалары ала алуы турында язылган иде. Минем дә әтием 1942 елда сугышка китеп, 1947 елда гына кайткан, документлары бар. Мәскәүгә хат яздык, аннан уңай җавап килде, безгә мирастеркәргә диелгән.

Документларны җыеп, нотариуска бардык. Әти 1993 елның августында вафат булды, әни 2008 елда үлде. Без, балалары, исән. Безгә үлгән әни исеменә мирас теркәргә кушалар. Ничек үлгән кеше исеменә мирас теркәп була икән? Бу – беренче авырлык.

Икенчесе: безнең әти – Вәлиев Салих Әхмәтҗанович, хәрби билет, өйләнешү турында таныклык, балалар туу турында таныклык – барысы да Вәлиев Салих исемендә. Ә менә үлү турындагы таныклыкта Вәлиев Мөхәммәтсалих Әхмәтҗанович дип язылган. Минем уйлавымча, исемне төзәтү ул суд эшедер. Мөхәммәтсалих һәм Салих бер үк кеше булуын расларга кирәктер.

Өченчесе – миңа бер бүлмәдә: «Безнең республикада әле ул программа эшләми», – диделәр. Миңа нишләргә, кемнән дөрес һәм төгәл җавап алырга?

Э.Ф. Ул хакта «Безнең гәҗит» кенә түгел, бар матбугат чаралары да язды. Бу программа бездә эшләми дигәннән, дөресен генә әйткәндә, шәхсән үземнең ул акчаны алган бер генә кешене дә күргәнем һәм аның белән сөйләшкәнем дә юк. Ә менә мирас теркәргә дип язылган хатлар килгән кешеләрне бик күп беләм.

Документларда исем чагышмаганда, ул ике исемнең бер үк кешегә каравын дәлилләп, суд аша төзәтәсе булачак. Бу очракта сез хаклы. Үлгән әниегез исеменә мирас теркәтергә кушулары аңлашылмый, чөнки әгәр ул сезнең әтиегез икән, мирасны балаларга да турыдан-туры теркәп була. Бу очракта бер генә кыенлык булырга мөмкин: балалар берничә булып, мирас өчен низаг.

Ә юрист киңәшләре турында: редакция турыдан-туры элемтә вакытында бер көнне юрист белән утырырга вәгъдә итә. Көне алдан игълан ителер, сезнең сорауларыгызга Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә ЯХИНА җавап бирер.

Арчадан үз исемен редакция өчен генә әйтеп калдырган ханым:

– Сеңлемнең бер күзе тулаем сукыр. Аның белән группага чыгаралармы? Арча больницасына барган идек, аның белән инвалидлык алып булмый диделәр.

Э.Ф. Күз ул парлы парлы органнардан санала. Бер күз сукырайса да, аның функцияләрен икенче күз башкара һәм шуның белән аңа өстәмә авырлык килә. Инвалидлык дигәндә, кешенең физик эш башкара алу мөмкинлеге чикләнү күздә тотыла. Ә бер күзе сәламәт булган кеше эшкә сәләтле булып санала. Әгәр инде ул күз дә аз гына да сукырая башласа, шул очракта инвалидлык билгеләнә.

Менделеевск районы Абалач авылыннан Резеда Шәйхетдинова шалтыратты. Тик бер искәрмә ясап, аның нинди йомыш белән шалтыратуын әйтми калыйм әле. Ни өчен дигәндә, аның гозере буенча райондагы җаваплы кешеләр белән элемтәгә кергәч, алар газетага язмый торуыбызны сорап, 25 августтан соң ул мәсьәләне һичшиксез хәл итәчәкләрен әйтте. Шуңа күрә аларның да сүзен тыңлап, бераз гына көтеп карарга булдык. Резеда, сез тагын бер тапкыр сентябрь башында безгә шалтыратып, эш нәтиҗәләре белән таныштырсагыз иде. Алдасалар, ул кешеләрне дә исемләп язарбыз.

Азнакай районы Урсай авылыннан ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова:

– Шагыйрь Роберт Миңнуллинга хат юллармын дигән идем, аның адресын бирә алмассыз микән?

Э.Ф. Депутатлар әлегә җәйге ялда, шуңа күрә Роберт абый белән элемтәгә кереп булмады. Дәүләт Советының рәсми сайтында аның эш телефоны (267-64-23) һәм интернет адресы күрсәтелгән. Хатларны интернет аша minnull@gossov.tatarstan.ru адресына юлларга мөмкин.

Казанның Ленская урамы 2нче йортта яшәүче Фәрит абый Насыйбуллин:

– Мин сугыш ветераны. Шушы йортта 52 ел торам, моңарчы зарланганым да, фатир сорап йөргәнем дә булмады. Тирә-ягыбыз яшеллеккә күмелеп утыра иде, хәзер таш, бетон арасында яшәргә калдык. Зур итеп асфальт юл салып куйдылар. Йорт белән шул юл арасы метр ярым бар микән?! Хәзер тавыш, тузан. КамАЗ узганда фатирда без-беребез белән сөйләшкәнне дә ишетмибез. Трамвайлар узганда җир тетрәгән кебек өстәл өстендәге тәлинкәләр зыңгылдап тора. Каршы яктагы йортны тимер стойкалар белән ныгытып куеп, ремонт ясарга алындылар. Күрәсең, зур машиналар узганда селкенә-селкенә инде ишелә башлаган. Аны сүтеп атып, агачлар утыртсыннар иде ичмасам.

Э.Ф. Казанда җир җиткерә алмый иза чигәләр. Йорт өстенә йорт салына хәзер. Яшеллек, агачлар турында тиздән хыялланырга гына калмагае. Шәһәр көнләп түгел, сәгатьләп үсә, киңәя. Законда каралган бөтен нормалар бозылып, йортлар, сез әйткәнчә, юл читенә үк терәлеп кала. Шәһәр хакимиятен судка биреп, рухи зыян түләтсәгез, башка фатирга күчерүләрен таләп итсәгез генә инде. Хәер, бу теоретик яктан дөрес булса да, практикада мөмкин эш микән соң…

Дөресен генә әйткәндә, сезгә бу яңалык әле генә килеп җиткән икән, шатланыгыз Фәрит абый. Казанда йөзләгән мең кеше инде күптәннән шулай яши. Менә мин яшәгән фатирның да тәрәзә төбендә генә светофор урнашкан. Тәрәзәне япсаң – тончыгып үләсең, ачсаң, светофорга туктаган машиналарда уйнатылучы музыка да ишетелеп, фатир яңгырап тора. Шәһәрдә кайберәүләр төнлә дә музыка акыртып йөри, кемнәргәдер йокларга комачаулыйм дип уйламый. Күршемдә генә яшәгән пенсионер Рафаэль абый, нәкъ менә сез әйткән тавыштан, тузаннан туйганга күрә, күптән түгел генә фатирын сатып, бер авылга күчеп китте.

Каршы йортны сүтеп атып, аның урынына агачлар утыртырга кирәк диюегезне бик аңлап җиткермәдем. Анда кеше яшәгәнче агачлар үстерү сезгә уңайлыдыр да бит, ләкин хөкүмәт һәр искене сипләмичә җимереп атып агачлар утырта башласа, ул кешеләрне кайларга күчереп бетерер иде икән?!

Тынычлык бистәсеннән Әлфия Зәкиева:

– Сез килеп киткәч Крутушка санаториенда бик зур уңай үзгәрешләр булган, шуңа рәхмәтләр әйтергә шалтыратам. Яңа директор, чыннан да, бик булдыклыга, өметлегә охшаган. Менә без дә рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Аннары газетада язылган дин проблемалары өчен бик борчылам. Хөкүмәттә эшләгәндә усаллык белән кешеләрне җиңеп булса да, диндә усаллык белән эш итәргә ярамый бит…

Э.Ф. Без бу хакта турысын да әйттек, өстән-өстән дә әйтеп карадык. Шуның өчен Диния нәзарәтендә «Безнең гәҗит»не сары дип тә атадылар инде. Халык әйткән дә керми ахры мөфти хәзрәтләренә. Ул бу сәясәте белән кая барып җитәр дә кем булыр, алга таба күз күрер. Күпме мөселманнар аңа бүген ләгънәт укып төрмәләрдә утыра. Хатыннарның, балаларның күз яшьләре бер барып җитәр.

Алабугадан Журналистлар берләшмәсе җитәкчесе Рафис Заһидуллин:

– Узган санда «Үпкәләмәгез безгә!» (15 август, 2012 ел)дигән язмагыз басылган иде. Шунда сез укытучыларның әдәби түгәрәкләрдән балалар язмаларын җибәрмәүләрен сорагансыз. Аларның язмалары җитди газета тематикасына туры килми, хезмәтләре әрәм була дигәнсез. Ләкин бит балалар иҗаты зурларныкыннан аерылмый. Ул шул ук иҗат. Сез әйткән балалар газеталарын күп кеше укымый бит.

Э.Ф. Беренчедән, әгәр балалар иҗаты олыларныкыннан аерылмаса, алар өчен аерым газета-журналлар булмас иде. 10-12 яшьлек бала белән «Безнең гәҗит»не укучы олыларның аң-белем дәрәҗәсе, фикер йөртү сәләте аерыла. Иҗат белән иҗатның да аермасы бар! Икенчедән, балаларга юнәлдерелгән матбугат чарасын кеше укымый дип кенә аларның хезмәтен күрә торып әрәм итәргә ярыймыни?! Мин үзем мәктәптә укыганда «Сабантуй» газетасына яза башладым һәм, балаларның язуга күңеле үссен өчен ул газеталарда басылу да җитә. Бәлки, мин ялгышамдыр?! «Безнең гәҗит» газетасы укучылары бу хакта нәрсә уйлый икән? Үз фикерләрегезне безгә дә җиткерсәгез иде.

Казаннан Рәисә апа Имаметдинова:

– Сезнең «Үпкәләмәгез безгә!» дигән язмагызны укыдым да шалтыратырга булдым әле. Мактау хатлары дигәннән, без дә сезнең өчен һәрчак догада торабыз. Әле менә «Төрмәдә безне мыскыл итәләр!» дигән язманы елый-елый укып чыктым. Без мөселманнарны ник шулай җәберлиләр, Рамазан аенда ник шулай мәсхәрәлиләр икән?!

Э.Ф. Ник мәсхәрәләгәннәрен белсәң дә кычкырып әйтергә куркырсың, хәзер эзеңә төшәрләр. Узган санда язылганча, әчегән ботканы алдыңа атып, төрлечә мыскыл итеп, үзең кылмаган гөнаһларны танырга мәҗбүр итәрләр, Алла сакласын!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

P.S. Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә сезнең белән элемтәдә Искәндәр СИРАҖИ булачак. 10-12 сәгатьләрдә 523-49-15 телефон номерына шалтыратыгыз!Алло, “Безнең гәҗит”ме?! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии