Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Телефон шалтыратулары кабул итәсе көнне иртәнге 7 тулганчы ук эштә идем инде. Иртәрәк килеп, бер кочак хатларны укырмын, язасы материалыма да нокта куярга җитешермен дигән идем – кая ул?! Редакция телефоны иртәнге 7дә дә шалтырый икән ул! Сәгать 10 тулганчы ук 8 шалтырату кабул итсәм дә, аларны газетада искә алмыйм, чөнки пунктуаль укучыларыбыз сүзе иң беренче чиратта.

Нурлаттан Рәисә ханым Фәтхетдинова:

Сезнең «Таҗикларга Татарстанда урын бармы?« (№15-16, 17-24 апрель, 2013 ел)дип аталган, ике санга бүленеп чыккан язмаларыгызны бик тетрәнеп укыдым, әле дә йөрәгем авырта. Бик күптән булса да, үзем дә шул авылдан чыгып киткән кеше. Менә безгә дә инде 15-16 еллар дәвамында, һәр ел саен, таҗиклар эшкә дип килә, мин аларны пропискага да кертәм, һәр ел көтеп алам. Беркем дә үз иленнән рәхәттән чыгып китми. Аларга карата авылдашларым да мәрхәмәтлерәк булсын иде, дип әйтергә телим. Ачлык елларында күпме якташларыбыз шунда сыену тапкан. Алар бит безнекеләрне яхшы каршы алган, сыендырган, ә хәзер без аларга шулай җавап бирә алмыйбыз. Читтән килгән кешеләрнең, сезнең язмада язылганча, авылда тәртип урнаштырып йөрүләренә ышанмыйм. Аларның бит яклаучылары да, беркемнәре дә юк, нишләп алар шулай тәртип бозсын ди?!

Э.Ф. Рәисә ханыма, ул авылга баргач күргәннәремне аңлатырга теләсәм дә, ул минем сүзләрне ниндидер контратака дип кабул итте ахры. Ачлык елларында безнең якташларны таҗиклар яхшы кабул иткәннәр, дисезме? Беләсезме, менә монысы инде бөтенләй башка тема. Бата башлаган корабтан качкан билгеле бер «персонажлар» кебек, алар башта моннан качтылар, аннары тегендә кыен төшә башлагач, кире кайттылар. «Без килмешәкләр түгел, туган җиребезгә кайттык», – дип сөйләнделәр. Авыр чакта туган җир тегендә булганмы?! Туфан абый Миңнуллин да андый «туган җир сөючеләрне» бөтенләй авылларга кертмәскә куша иде. Ә хәзер таҗикларның татар авылларына килеп төшеп, маскалар киеп, авыл халкын «стрелкага» чакыруларын, малайларның кызларны, ыштаннарын төшереп күрсәтмичә күлгә су коенырга кертмәвен тәртип бозу гына түгел, татар авылы тарихында булмаган мәхшәр дип кабул итәм.

Теләчедән Мәрьям ханым:

– Рәсим Хәбибулланың «Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте» (№51, 26 декабрь, 2012 ел)язмасына кайтавазлар да бик күп килде, шуңа карата мин дә үз фикеремне җиткерергә булдым. Аңа бу язмасы өчен бик зур рәхмәт! Ул барысын да бик аңлаешлы итеп язган, аның язмаларыннан укып дин турында торган саен күбрәк беләбез, – диде.

Даими укучыбыз һәм авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла:

– Газетада эшләүче һәркемгә зур рәхмәт. «»не рекламалап 10-15 кешегә яздырганмындыр инде. Мине борчый торган мәсьәлә шул: Казан урамнарындагы татарча хаталарны кайчан төзәтерләр икән инде? Инглиз һәм урыс телендәге язмалар бар, татарчасы юк. Бу хакта Шәймиевка да язган идем, менә инде 1 ел да 8 ай булды, җавап бирмиләр, – дип шалтыратты.

Э.Ф. Ел саен Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе барышында татар теленә игътибарлы булган һәм аны санга сукмаган оешмалар билгеләп үтелә. Быел ана телебезгә битарафлык өчен антипремия нәкъ менә Казан шәһәре идарәсенә һәм Татарстан электрон хөкүмәтенә бирелде. Урамнардагы хаталарны төзәтү өчен сез генә җан атмыйсыз, бу нисбәттән газетага да бик күп хатлар килә. Кайбер матбугат чаралары үзләре дә шул хаталарны туплау буенча конкурс игълан итте. Инде менә Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге, 13нче майдан башлап, фотомарафон уздыра. Әлеге марафонда хаталы элмә такталары, татар һәм рус – дәүләт телләренең тигез кулланылмавы барланды. Яшьләр хаталарны туплап Татарстан хөкүмәтенә җибәрәчәк. Бу эшләр барышында барыбер Казан шәһәре хакимияте бер-бер гамәл кылыр дип уйлыйбыз.

Апас районы Коштаулы авылыннан Сәгытдин Идрисов:

– Пенсиягә чыкканда хезмәт стажым исәпкә алынмады. Соңгы ике айдагы эш белән генә чыктым. Май заводында эшләгән идем дә, аларның архивы янды, Хәзер пенсиямне шул май заводында эшләгән стажым белән алырга телим. Нишләргә икән?

Э.Ф. Судка барып гариза язмый хәлегез юк. Бергә эшләгән берничә кешене шаһит итеп алып барырга туры киләчәк.

Арча районыннан, исемен дә әйтергә курыккан бер апа:

– Бу эшне эшләсә дә Илфат белән Искәндәр генә ерып чыга аладыр. Илфат ул, безнең якныкы инде, шуңа да гозеремне аяк астына салмас. Элек Кишет, Кырлай, Шушмабаш, Шурабаш, Кенәр маршрут автобуслары йөри иде, хәзер шуларның берсе дә юк. Поезддан төшеп тукталышка чыгып басасың икән, сине шунда ук таксистлар сырып ала. Такси бәясе безнең районның АТХ хуҗасы Гәрәев өчен арзандыр инде, ә без – пенсионерлар өчен ул бик кыйммәт. Җәйге сезонда булса да шул автобусларны куйсыннар иде.

Э.Ф. Без бу хакта кыш көне үк газетабызда язган идек инде. Анда маршрут автобусларында кеше аз йөрү сәбәпле, чыгымнарның капланмавы турында әйтелде. Әгәр исемегезне әйтергә курыкмасагыз, район башлыгына бу хакта хат язып, имзалар җыеп, мәсьәләгә уңай чишелеш табып буладыр дип уйлыйм. Имзалар җыелса, ул хатның күчерелмәсен безгә җибәрергә онытмагыз.

Мамадыш районының бер авылыннан шалтыраткан абый үзенең дә, хатынының да икенче төркем инвалид булуын әйтеп:

– Без суга түләргә тиешме? – дип сорады.

Э.Ф. Суга түләүләр тарифы җирлектә билгеләнә. Бигрәк тә хәзер һәм, бигрәк тә, Мамадыш районында. Ни өчен хәзер дим, чөнки элек заманда ясалган су белән тәэмин итү челтәре хәзер искергән һәм шунлыктан аны авыл җирлеге генә тәэмин итеп тора алмау сәбәпле, аны хосусыйлаштыру процессы бара. Шул искергәнлекне аңлаганга, аны коймалап алу, теркәү, лицензияләү һәм башка эшләрне башкаруны мәҗбүри итеп куйдылар. Ни өчен бигрәк тә Мамадыш районында дим, чөнки бу районда әлеге нисбәттән гел шау-шу туып тора. Башка районнарда акчаны кварталга бер түләтсәләр һәм ул да бик зур сумма булмаса, безгә шалтыраткан инвалид абый суга ай саен акча түләүләрен, инде бу айда, бакчага су сипкән өчен дип, акчаны тагын да арттыруларын әйтте. Мамадышта җитәкчеләр шундый комсызмы әллә? Район хакимиятендә бу мәсьәләгә төкереп карамасалар, үз халкын бераз хөрмәт итсәләр, гел-гел Мамадыш районының су проблемасы турында язып тормас идек. Тәтешнең Олы Тархан авылында район башлыгы кайчаннан бирле вәгъдә итеп тә кистерә алмый торган тупыллар кебек, сездә дә су проблемасы мәңгелек «сазга» әйләнеп бара ахры.

Казаннан Мөнирә апа:

Сезнең Кама Тамагы районы турында язган мәкаләләрегезне укыдым да, шалтыратырга булдым. Безнең районда Бишалаб авылы бар. Шунда пенсионерлар яши. Караталга барып эшләп йөриләр. Заманында без дә шул авылдан Атабайга барып сыер савып йөрдек. Ул авыл кешеләре бик тырыш булдылар гомер-гомергә. Бу авыл ике яр уртасында утыра. Менә шул ярларны тоташтырырдай күпер юк бит. Инде авыл халкы кайларга гына язып бетермәде, безнең авылга да килеп чыгыгыз әле, – диде.

Э.Ф. Мөнирә апа, Кама Тамагы хакында шалтыратып зарланучылар күп булды һәм моның алдан ук шулай буласын белгәнгә, язманың дәвамы да булачак дип фаразлаган идем. Ул якларга әле барасы булачак, күпер мәсьәләсен дә күтәрербез. Районыгызда акча күп, ләкин ул бер генә кеше мәнфәгатьләрен яклауга сарыф ителә ахры.

Түбән Камадан шалтыраткан укучыбыз да исем-фамилиясен әйтүдән куркып тормады. Шулай да, аның үзенә үк яхшылык теләп, без аның исемен газетада күрсәтмәскә булдык.

– Сезнең газета бөтен Татарстан проблемаларын фаш итеп яза, башкаларга шалтыратудан мәгънә юк, шуңа да сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Мин Түбән Камадагы 1нче мунчада эшлим. Беренчедән, безнең монда бик пычрак. Санэпидстанциягә әйтсәң, мунча җитәкчелеге аларны бушка гына юындырып чыгара да, тегеләр бик канәгать төстә кайтып китә, берни тикшерелми. Кабиналар пычрак, тараканнар чабышып йөри, шуны да күрмиләр. Пычраклыгы безгә комачау итми үзе, юынучылар карасын, ләкин без анда күпме эшләп тә, акчабызны тиешенчә түләмиләр. Салым түләмәс өчен, ике бухгалтерия алып барыла. Килешү буенча, бездә эшләүче хатыннар аена 156 сәгать эшләгәндә 12-13 мең сум акча алырга тиеш. Ә алар шул акчаны аена 220 сәгать эшләп ала. Уйлап кына карагыз, шул 12 мең өчен көн-төн мунчада ятарга кирәк, дигән сүз бит бу. Бухгалтериягә менеп хезмәт хакыңны тикшерә башласаң, ошамаса китегез, диләр. Бер ай эчендә биш кеше эштән китте инде. Күрәсең, аларның китүе директорга файдагадыр, юкса җибәрмәс иде. Әле ул гына түгел, бездә мунча көн-төн эшләп тора һәм кабинкаларга 2 егет белән бер кыз яки берничә егет белән кызлар керү дә – гадәти хәл. Төнлә б….ләр өчен эшли ул мунча! Алар артыннан аракы шешәләре җыярга гына кала. Кибеттә 10нан соң аракы булмаса, мунчага рәхим итегез. Директорыбыз Илшат Галиев газетаны укыйдырмы, юкмы, белмим, ләкин мин хәзер бөтен хокук саклау органнарына сезнең аша мөрәҗәгать итәм: килегез безгә, тикшерегез, күрегез, яклагыз безне.

Түбән Каманың бу мунчасына күпме генә шалтыратып та чыга алмадым. Шулай да бу материал берничә инстанцигә тапшырылачак һәм киләчәктә, тикшерүләр була калган очракта, мунчаның башка хезмәткәрләре дә сүзсез утырмас дип ышанам.

P.S. Бу атнаның пәнжешәмбе иртәсендә, 24нче майда иртәнге сәгать 10нан 12 гә кадәр, сезнең белән тагын мин, Эльвира ФАТЫЙХОВА аралашачак. Телефон: 523-49-15.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии