Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Сәхифәбезне күңелле яңалыктан башлыйсым килә. Газетабызның узган санында «Нурзадә: «Биюче буласым калган!» исеме астында язылган интервьюда конкурс игълан иткән идек. Нурзадә нинди бик гади ризыкны пешерә белми, дигән сорауга дөрес җавап биргән укучыбызга «Дуслар белән янәшә» концерт программасына билет бирербез һәм «БГ» газетасына 2013 елга бушлай яздырырбыз дип вәгъдә иткән идек. Шалтыратучылар бик күп булды. Җаваплар арасында кыстыбый, бәлеш, коймак, кабартма, токмач һәм башкалар бар иде. Кем өчендер бәлеш тә бик гади ризыктыр инде, ләкин Нурзадә пешерә белмәгән ризык тагын да гадиерәк: ул йомырка тәбәсе. Кукмарадан Ләйсән исемле шалтыратучыбыз берничә вариант атаганда, монысын да әйткән иде, ләкин арадан берсен генә сайларга кушкач, коймакны сайлап, аздан гына бүләк отмый калды. Ә җиңүчебез Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсеннән Гөлчирә ханым булды. Котлыйбыз аны! Бүләкне редакциягә шалтыратып килеп алырга кирәк булыр.

Казаннан исемен әйтергә теләмәгән бер укучыбыз газетага һәм анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә мактау сүзләрен җиткергәннән соң:

– «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында баручы «Башваткыч» тапшыруына кроссворд ясап җибәрсәң, гонорар түләнә микән? – дип сорады.

Э.Ф. «Башваткыч» тапшыруының мөхәррире Әлфирә Мәгъдиева бу сорауга җавап итеп болай диде:

– Без кроссвордларга бәйге игълан иткән идек, шуңа да алар әлеге бәйге кысаларында кабул ителә һәм гонорар түләнми. Анда катнашу өчен кроссвордларның 28-30 сүздән артмавы кирәк, чөнки тапшыру вакыты чикләнгән – 50 минут кына. Шулай ук кроссворд татарның күренекле шәхесләренә багышланса, бик яхшы булыр иде. Быел 3 декабрьдә «Башваткыч» тапшыруының эфирга чыга башлавына 1 ел тулачак, шунда әлеге конкурста җиңгән кешеләрне барлаячакбыз. Өч кеше җиңүче итеп билгеләнсә, 1-2 кеше актив җанатар буларак бүләкләнәчәк.

Сүз уңаеннан: сканвордларны «БГ» да кабул итә ич. Ә бездә гонорар түләнә.

Казаннан Котдус Мостафин газетабызда басылучы сканвордны мәгънәсез дип атады һәм, мәгънәлерәкләре булмаса, аны бирүне бөтенләй туктатырга кушты. «Чит илдәге актерларны, композиторларны без каян белик инде? Аны бастырганчы, сез хатын-кызларга, ир-атларга, бакчачыларга киңәшләр бастырыгыз», – дип аңлатты ул үз теләген.

Э.Ф. Сканворд авыр булып, аның бер-ике шакмагы тулмый калса, алай ук борчылмагыз әле сез, Котдус абый. Газетаның алдагы саннарында без бит сканворд җавапларын күрсәтеп барабыз. Шулай да, сезнең теләкне искә алырга булдык һәм сканворд ясаучы даими авторларыбызга сезнең теләкне тагын бер кат җиткердек.

Түбән Камадан Мөнирә апа:

– «Яулык япсаң – укудан кит!» дигән язманы укыдым да, бер сорау туды: мәчеттә уздырыла торган дәресләрдә баш киемсез, ягъни яулыксыз гына утырсаң ярыймы? Әллә инде анда яулык ябу мәҗбүриме?

Э.Ф. Һәр диннең үз таләпләре булган кебек, Исламның да үз законнары бар һәм мәчеттә яулыксыз утыру дөрес гамәл түгел. Әгәр син Аллаһ кануннарын өйрәнергә килгәнсең икән, син аның таләпләрен дә хөрмәт итәргә тиеш. Чиркәүләрдә дә хатын-кызга баш киеме белән, ә ирләргә баш киемсез йөрү тиешле бит. Моның ни өчен шулай булуын сорагач, Благовещенск соборы атакае аны бик гади итеп аңлатты. Баксаң, хатын-кызлар Мәрьям ана образында күзаллана (ә ул гел башын каплаган килеш сурәтләнә), ә ирләр Иисусны кабатлый икән (ул баш киемсез). Ә Исламда хатын-кызлар беркем образын да күзалламый, алар, Коръән кушканча, чит-ятлар алдында гаурәтләрен капларга бурычлы.

Югары Ослан районы, Макул авылыннан Нина Хәсәнова күршесенә рәнҗеп шалтыратты:

– Күршебездә генә чыгышы белән Чуашстан республикасы Урмай авылыннан булган, безнең авыл җирлегендә депутат тиешле Шамил Камалетдинов инде ничә тапкыр миңа: «Керәшен, син Татарстанда яшәргә тиеш түгел», – дигән сүзләр әйтте. Элек әйтми идем, хәзер инде мин дә аны мишәр дип атыйм. Милләт бүлеп карауларга бик каршымын. Элек андый хәл юк иде, хәзер менә шундый рәнҗетүле сүзләрне еш ишетәм. Әйтәм ич, Татарстаннан ук куа башладылар. Бу буш урында барлыкка килгән сүз түгел анысы. Без бик матурлап койма ясый башлагач, безнең җиргә керәсез дип, инде утыртып куйган багананы хатыны чыгып, балталар белән төя башлаган иде. Тавыш шуннан китте. Безнең җир межаланган бит инде. Ике араны юл бүлеп тора. Нәрсә җитми икән аларга?! Керәшен дигәннән… Әле беркөнне больницада утырганда да бер әби: «Үлсәң, кая күмәләр инде сине», – дип борчылды. Имеш, татар зираты мине кертми, урыслар да кабул итми икән. Борчылмасыннар, үз ягыма кайтарып күмәрләр. Мин үзем Арча районыннан, аннан куып чыгармаслар. Икенче бер хатын миңа урысча гына сөйләшергә кушты. Исемем урысча булгач, татарча сөйләшү дә ярамый икән. Ә үзен ул «чистокровная татарка» дип атады. Кемдә дә шул бер кандыр инде ул. Муллалар, поплар күбәеп китте хәзер, элек болай кеше мәсхәрәләү юк иде.

Э.Ф. Минем әниемнең исеме дә Нина булгангамы, бу шалтырату күңелгә тиде. Депутат исеме күтәреп йөргән кешенең, мәктәп баласыдай, кеше үртәп, милләт, дин бүлеп, кемнедер үзеннән түбән күреп, «касталар» билгеләве кызык та, кызганыч та. Кибетләр тотып, акча санарга башы җитсә дә, Шамил Камалетдиновның кеше хөрмәт итәргә тәрбиясе җитми, ахры.

Шамил әфәнде, Нина ханым да – сезнең кебек үк кеше. Ахыр чиктә, кемнедер Татарстаннан куу вәкаләте бармы сездә?!Аны кем бирде?!Кешеләргә ярдәм итеп, аларның тормышын җиңеләйтергә тырышу вәкаләтегез барлыгын беләм, ә менә аларның нинди милләт, дин вәкиле булуы сезгә кагылмый. Әллә соң сез Конституциянең ни икәнен белмисезме?! ТР Конституциясенең 28 маддәсен ачып укыгыз, бер дә булмаса. Анда кешенең чыгышына, социаль һәм матди хәленә, расасына һәм милләтенә, җенесенә, диненә, һөнәренә, яшәү урынына һәм башка сыйфатларына карап бүлгәләргә ярамый, республикабызда һәркем тигез хокуклы диелгән. Шул хакта ук РФ Конституциясенең 19 маддәсендә дә әйтелә. Әгәр Конституцияне хөрмәт итәргә өйрәнмисез икән, сүз бирәм: без сезне «хөрмәтләп, олылап» газетага язарбыз. Чуашстанда кешегә төкереп карау ярый мәллә? Шулай икән, бәлки, сезгә анда кайтып яшәү җиңелрәк булыр, ә?!

Кукмарадан Әлфия Пантелеева:

– Сез узган ел ук килеп бездәге капиталь ремонт турында язганнан соң Казаннан тикшерү килде һәм алар барында безгә антеннаны куярга вәгъдә иттеләр. Ул куелмады! Менә хәзер инде 8 ай буе крансыз торам. Слесарь килде дә 5 минут эчендә булганын да бөтенләй ватып чыгып китте. Торак-коммуналь хуҗалыгында бөтенләй сөйләшеп тормыйлар. Капиталь ремонтны юньләп ясамаулары бер хәл, хәзер дә ай саен шул ремонт өчен 150 сумга якын акча түлибез.

Э.Ф. Капиталь ремонт буенча акча җыюлары закон буенча каралган һәм ул дөрес, монда сүз әйтеп булмый. Ә менә ТР торак инспекциясенә бирелгән, ләкин үтәлмәгән вәгъдәләр турында аларның үзләренә хәбәр иттем, тагын бер кат контрольгә алырга сүз бирделәр.

Аксубай районы, Иске Киязле авылыннан ата-аналарның берсе шалтыратып, баласының «Акчарлак» балалар бакчасына йөрүен әйтте һәм бакчага айлык түләүләрне турыдан-туры бакча мөдире кулына бирүләрен, ә аның бернинди квитанция язып бирмәвеннән зарланды.

Э.Ф. Аксубай районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина бу хәлне болай дип аңлатты:

– «Акчарлак»ка бик аз санда, ялгышмасам, 8 бала йөрүен беләм. Ул кечкенә авыл һәм анда түләүләрне банк аша башкару мөмкинлеге юк. Күрәсең, мөдир ата-аналардан акча җыядыр да, барысын бергә үзе банкка алып барып, үзе күчерәдер. Һәр бала өчен район үзәгенә барып түләүләр башкару ата-анага да бик уңайлы булмас иде. Шулай да, мин бу хакта әлеге бакча мөдиренә җиткерермен, – диде ул.

Ютазыдан Зәйтүнә Әбрәрова:

– Язучы Зиннур Хөснияр авылдагы кызыклы хәлләр, маҗаралы вакыйгалар, шәхесләр турындагы язмаларга конкурс игълан иткән иде, аны нинди адрес буенча җибәрәсе икән? – дип сорады.

Э.Ф. Бу язмаларны 1 ноябрьгә кадәр zinnur61@bk.ru интернет адресына юлларга яки 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, «Салават күпере» редакциясе Зиннур Хөсниярга дип билгеләп җибәрергә кирәк.

Арчадан Фердинанд Габдуллаҗанов:

– Пенсионерларга 342 сум юл акчасы бирәләр бит әле, сеңлем?! Менә шул акчамны коммуналь түләүләргә субсидия итеп кертәләр. Ул юл йөрү өчен булсын иде, субсидия итмәсеннәр иде аны…

Э.Ф.Арча районы социаль яклау бүлеге хезмәткәре Лилия Зәләлиева, бу кешенең кемлеген ачыклап, үзендә булган мәгълүматларга таянып, болай дип аңлатма бирде:

– Хат ташучы ай саен, 25еннән соң ул акчаны аңа китереп бирә. Коммуналь түләүләргә субсидия итеп бирәләр дигән сүз дөрес түгел. Әгәр инде юл акчасын кулына алмыйча, транспорт картасы ясатырга тели икән, ул Казан шәһәрендәге теләсә кайсы Социаль яклау бүлегенә барып, шунда ясатып алырга мөмкин. Ә безнең районда ул акчалата гына бирелә.

Биектау районы, Дөбьяз авылыннан Рәшидә апа популяр тележурналист Гөлнара Зиннәтуллинага ярдәм итәргә теләвен, аның язмышы өчен бик борчылуын елап сөйләде.

Казаннан Нурия апа:

– Менә сезнең газетадагы «Яшәсен дуңгыз!» дигән язманы укып утырам. Безнең авылда да 4 амбар дуңгыз бар иде. Шуны колхоз рәисе, бозаулар алам дигән сылтау белән сатып җибәрде. Хәзер ул ферма буш тора. Бозаулар алмады. Аның акчасы кайда микән? Бозаулар алсалар, безнең авыл кешесенә эш булыр иде, алайса, күрше авылга йөреп эшлиләр бит.

Э.Ф. «Алга» ҖЧҖ җитәкчесе Ринат Шәрап улы Гыйсмәтуллин, гозеремне ишеткәч, чын-чынлап шатланды.

– Сеңлем, кайсына эш кирәк, зинһар, әйт, бүген үк эшкә алам, эшче куллар җитми. Ике ай буе бригадир таба алмадым, кладовщик кирәк иде – анысы булмады, – диде ул. – Дуңгызларны өстән торып бетерделәр, Африка чумасы, диделәр. Алар күп тә түгел иде инде югыйсә, нибары 900 баш. Әле югарыдагыларга әйтмичә, «урлап кына» саклап калган 100 баш дуңгызым бар иде, аны да белеп алып төяп киттеләр. Менә хәзер таналар аласым килә, аны карарга кеше юк. Әгәр кем дә булса яныма килеп, шуларны карыйм дисә, иртәгә үк 50 тана җибәрер идем, күптән хыялланып йөрим. Мин аларны барыбер алам инде. Эшче куллар булмаганга, дуңгыз фермасына куеп булмаса, күрше авылга берәр корылма ясап куеп булса да җибәрәчәкмен.

Буадан Гөлсинә Гайнетдинова:

– Узган санда басылган «Капитализм дөрес юл түгел» исемле мәкаләне язган Аксакаллар шурасына әйтер сүзем бар. Алар бик зур темаларны күтәргән. Шулар белән беррәттән 1991 елда банкта янган кертемнәрне индексацияләүне дә таләп итсен иде алар, шушы теманы да күтәрсеннәр иде, – дип шалтыратты.

Казаннан Габделфәт абый Курамшин:

– Мин Германиядә хезмәт иттем. Шул чакта 1968 елда Чехословакиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килде. Андый ветераннарга нинди дә булса ташлама бар микән?

Э.Ф. Белүемчә, СССР бу вакыйгаларда 1968 елның 21 августыннан 20 октябренә кадәр катнашкан. Ул чакта сугыш булмаган, ә нибары берничә объект тирәсендә генә атышлар булган дигән рәсми мәгълүмат бар. Бик аз вакыт эчендә булгангамы, әллә зур рәсми конфликт килеп чыкмагангамы, «Ветераннар турындагы» Федераль закон 1968 елда Чехословакиядә булган вакыйгаларда катнашучыларны сугыш хәрәкәте ветераннарына кертми. Димәк, аларга ташлама каралмаган дияргә мөмкин.

Шалтыратулар бик күп булу сәбәпле, алты-җиде укучыбызның исеме бу санга керми калды. Үпкәләмәгез!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр сезнең белән Лилия ЛОКМАНОВА аралашачак. Телефон: (843) 523-49-15

Комментарии