АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘЖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘЖИТ»МЕ?

Буадан Сәрия Хисамова:

– Безнең Буа мәдрәсәсендә инде 2008нче елдан бирле мөселман балалары өчен бакча эшләп килде. Хәзер шуны ябып маташалар. Рөстәм хәзрәт заманында бу мәдрәсә гөрләп тора иде. Әмма узган җәйдә мәдрәсәгә директор итеп Рәшит Маликов дигән кешене китереп куйгач, барысы да бетә башлады. Ул килеп керү белән: «Бу бакча ник кирәк инде безгә?» – дип сөйләшә башлады. Аннан мәдрәсәдә укытулар начарайды, шәкертләр китеп бетте. Бүген 9-10 шәкертләре бар, ә бакчабыз ай азагына кадәр генә эшләячәк. Ярдәм итегез зинһар!

И.С. Сезнең мәдрәсә һәм балалар бакчасы мәсьәләсен беләм. Миңа анда мөфти Илдус Фәизнең килеп китүен дә сөйләделәр. Имеш, мөфти килеп кереп, балаларны күргәч: «Нәрсәгә кирәк сезгә бу бакча?» – дигән. Шул бакчаны оештыручы Нәсимә ханым аптырап китә һәм хәләл ризык, дини тәрбия кирәклеген аңлата башлый. «Совет бакчасына йөрдек, аңа карап бер җиребез дә кителеп төшмәде, әле хәләл ризыкка күчкәнебезгә дә күпме генә булды», – дип өзеп куя сөекле хәзрәтебез.

Яңа мәдрәсә директоры да шул сәясәтне дәвам итә ахрысы, сөйләшү өчен шалтыраткач, кемлегемне әйткәч, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде: «Хәзер үзем шалтыратам», – дип трубканы куйды. Бераздан шалтыратты үзе, ләкин җавабын бик аңлап бетерә алмадым. Чөнки, аның сүзләренә караганда, бу бакча бөтенләй булмаган, бары ата-аналар өчен балаларын вакытлыча калдырып тору бүлмәләре генә оештырылган булган… Әмма аны ябарга җыенучы юк икән. Ярар, монысын вакыт күрсәтер. Әгәр алдаса, бу егетнең дин тирәсенә якын да килмәвен үзем тәэмин итәчәкмен, Аллаһы боерса. Бер мөфти дә яклап кала алмас үзен, безгә җимерүчеләр түгел, төзүчеләр кирәк!

Тукай районының Ташкичү авылыннан Сания апа:

– Безнең авыл клубына мөдир итеп Айрат Гыймаевны куйдылар, ә ул бик уңган егет булып чыкты – 2-3 җирдә эшли. Шулай булгач, клуб ачарга вакыты да, көче дә калмый, махсус белеме дә юк… Клубны ачмавын янгын куркынычсызлыгы дип аңлата, ачарга ярамый икән. Ә үзе атнасына бер-ике көн ачып, дус-иш белән җыелышып аракы эчеп яталар – монысына рөхсәт бармы? Авыл башлыгы Илгиз Миңнехуҗин клуб мөдирен яклый. Башка авыллар клубта бәйрәм оештырганда, безнең авыл клубында йозак эленеп торсынмы?

И.С. Сез бу хакта район хакимегезгә шикаять юллап карагыз әле. Инде алай да ярдәме тимәсә, сезнең районнан килгән бөтен шикаятьләрне төяп килеп чыгармын…

Казаннан Фәимә апа:

– Менә сез язасыз, кемнедер сүгәсез инде. Ләкин файдасы бармы соң? Бер чакны телевизордан Белорусия президенты бу уңайдан: «Эт өрер – бүре йөрер», – дигән иде. Монда да шулай түгелме соң?

И.С. Алай ук файдасыз язу димәс идем, Белорусия президенты исе китмәгән булып кылана гына, чынлыкта, тәнкыйть барысына да үтә. Кайчакта безнең тәнкыйть аша никадәр җитешсезлек төзәтелә, вәзгыять үзгәрә, начар кеше куыла… Ә кайчакта кемнеңдер караклыгын, начар кеше булуын фаш итү белән тәмамлана. Тегеләй дә, болай да файдасы бар. Чөнки сез фәлән кешенең начар, ышанычсыз икәнен беләсез һәм саграк карый башлыйсыз… Гомумән, аның хакында язылган яман сүз 100 елдан соң да килеп чыгарга , нәсел-нәсәбенә хурлык тамгасы булып төшәргә мөмкин. Әйе, бүре йөри, әмма этнең өреп торуы аркасында абзарга керә алмый…

Лаеш районының Татар Янтыгы авылы әбиләре:

– Безнең авылда эшләргә кеше юк дип почтаны япканнар иде, кеше таптык – барыбер ачмыйлар. Әле 16нчы гыйнварда гына район хакиме Михаил Афанасьев кешегә күренми генә килеп, авыл советының отчет җыелышында булып киткән иде. Анда ялгышлык белән генә бер-ике әби барып эләккән. Алар почта мәсьәләсен дә, урамнарда ут юклыкны да, авылны басып алган хуҗасыз этләр проблемасын да сөйләгән. Главабыз: «Завтра же все будет!» – дип, вәгъдә биреп китсә дә, бүгенгәчә бернәрсә эшләнмәгән: почта юк, караңгы урамнарга чыгарга этләрдән куркып яшибез. Сез дөрес язасыз, чынлап та булдыксыз бугай ул безнең Афанасьев…

И.С. Мин аны инде кайчаннан бирле тәнкыйтьлим, кайчакта төзәлеп тә куя кебек. Әнә, Сокур авылында тукталышны эшләттерде, спортзаллар төзәтергә тотынды, ярышка йөрергә акчалар бирә башлады… Әмма, тулаем алганда, өметсезрәк бугай шул, биргән вәгъдәләрен дә оныта кебек. Ярар, тагын бераз үзебез генә тәнкыйть белән «дәвалап» карыйк та, булмаса федераль матбугат белән бергәләп тотынырбыз – тиз төзәлер дип уйлыйм. Югыйсә, ул үзен «президент кешесе» дип йөри икән. Тик кайсыныкы – искенекеме, яңаныкымы? «Яңа гасыр» телеканалында да аны тәнкыйтьләгән сюжетларны Кремльдән шалтыратып чыгартмыйлар диләр. Инде Лаеш хакимиятендәгеләр үзләре үк әйтеп тора: «Яңа гасыр» телевидениесе безне начар күрсәтмәс, килешербез», – диләр. Ә НТВ һәм РенТВ белән килешә алырлармы икән? Менә монысын карарбыз. Чөнки «Казан рублевкасы» урнашкан бу район белән алар бик кызыксыналар…

Казаннан Гөлсинә Хуҗина:

– Сезнең «Бәйләнчек кеше язмалары» дигән китабыгыз чыгасы иде, аны табып буламы?

И.С. Әйе, мин элек эшләгән «Акчарлак» нәшрият йортында чыгарга тиеш иде, ләкин мин китү сәбәпле, планнар төшеп калды. Аллаһы борса, бу китап барыбер чыгар һәм бу хакта газетабыз битләрендә хәбәр итәрбез…

Бөгелмәдән Минзилә Мөхәммәтшина:

– Фәрит Мөхәммәтшинның фермерлар алдында ясаган чыгышын укып аптырап утырам әле: «Аңламыйм, мөселманнарга дуңгыз асрарга ярамый дигән сүзне кем уйлап чыгарган? Минемчә, бизнес – бизнес инде ул, диннең монда бер катнашы да юк. Таракан үрчетү отышлы булса, җиң сызганып шул эшкә керешербез», – дигән бит. Бик аптырадым, ачуландым…

И.С. Минзилә әби, ачуланмагыз да. Фәрит Хәйрулла улы «традицион мөселман» бит ул, аңа дуңгыз үрчетү бәлки ярыйдыр. Бәлки, берәр «традицион мөфти» фәтва да биргәндер… Ләкин чын мөселманга дуңгызны үрчетү дә, итен, сөяген, кылын, тиресен куллану да хәрәм. Моны Фәрит әфәнде әйткәнчә, «кемдер уйлап чыгармады», ә Аллаһы Тәгалә үзе әмер итте.

Гомумән, безнең хөкүмәт бик дуңгыз җанлы һәм чучка сөючән ул. Әнә бит, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сөйли, имеш, дуңгыз итенең бер килосының үзкыйммәте – 60 сум, ә ул 100 сумнан сатыла, 40 сум табыш бик файдалы, ди. Әмма хәрәм малны «табыш» дип атап булмый шул.

Яһүдләр Израиль җирен «изге җир» дип саный, ә «изге җир»гә, алар законы буенча, дуңгыз басарга тиеш түгел. Шуңа күрә, алар җир өстенә тактадан сәхнә шикелле итеп урын ясап, чучканы шулай күтәртеп кенә асрыйлар. Чөнки килгән туристларның чучка ите ашыйсы килүе мөмкин. Инде без дә табыш дип иманыбызны сатыйкмы? Болай да совет чорында татар авылына – дуңгыз, урыс авылына сарык фермалары төзеп милләтне шактый мыскылладылар…

Васильево Бистәсеннән Вазыйх:

Ник дин өлкәсен гел бутап торалар ул? Хәзер менә мөфтилеккә билгесез кандидат куеп болгаталар. Илдар Баязитов әйбәтрәк түгелме соң?

Биектау районының Юртыш авылыннан Әлфия апа:

– Ник бер белмәгән кешене мөфтилеккә куясыз? Җәмил, Рамил Юныс кебек халык яраткан билгеле хәзрәтләр бар бит. Рамил хәзрәт нинди ваһһабчы булсын ул?

И.С. Барыгызның да борчылуын аңлыйм. Илдар хәзрәт Баязитовның кандидатурасына мин дә каршы түгел. Аны булдыклы, кешеләр белән уртак тел таба белүче имам дип беләм. Шулай ук Җәмил һәм Рамил хәзрәтләрне дә хөрмәт итәм. Миңа калса, аларга үз кандидатураларын сайлауга тәкъдим итү мөмкинлеге бар иде, никтер куймадылар. Ә инде бүген кемнәрдер Камил хәзрәтне белми икән, бу әле аның ихтирамга лаеклы, белемле имам булмавыннан түгел, бары тик сукыр бер тиен кебек чәчрәп чыкмавы – тыйнаклыгы аркасында гына. Килер бер көн, барыбыз да аны белербез, бәяләрбез. Бәлки, менә шушы яшь имам барыбызны берләштереп Татарстанда иске мөфтидән калган фетнәне туктатыр. Югыйсә бу талаш-тарткалаш тәмам туйдырды. Кем генә мөфти булса да, мин аннан бары тынычлык кына өмет итәм…

Казаннан Мөнирә апа:

– Сталин үлгәнгә 60 ел, ә матбугат әле һаман аның белән көрәшә. әнә, бүгенге тиран хакимнәр белән көрәшегез…

И.С. Үткәннәрен онытканның киләчәге дә булмый. Шуңа күрә, без Сталинның яхшы якларын гына түгел, тиран булуын да истә тотарга тиешбез. Югыйсә, илгә Путин килгәннән бирле «шәхес культы» исе килә башлады…

Казаннан 85 яшьлек Котдус бабай:

– Сез теге вакытта язып чыккан «Мөселман зираты» эшлиме әле ул? Анда җирләнү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?

И.С. 297-28-90 телефоны буенча зират хакимиятенә шалтыратыгыз, барысын да аңлатып бирерләр. Әмма 90 да тулмыйча анда барырга ашыкмагыз әле…

Әгерҗедән Фәния апа:

– Әле сезнең Зәй турындагы язмагыздан укып белдем, элек безнең хакимияттә эшләп киткән Фәнис Нуриев хәзер президент Аппаратында икән. Кәҗәне кечкенә генә бакчадан кәбестә басуына җибәргән кебек булган инде бу. Ул куратор булып, каракларны кулларыннан тотып, үз-үзенә эш ясап йөри торган кеше түгел…

И.С. Миңа да шулайрак тоелды шул. Аллаһы боерса, бу кешенең Әгерҗедәге эшчәнлеген дә, башкасын да энә күзеннән үткәрербез әле…

Казаннан Гәүһәрия апа сүзләре бүгенге очрашу – сөйләшүләребезнең нәтиҗәсе булсын. «Безнең гәҗит»не халкыбызның күңел көзгесе дип саный ул. Җылы сүзләре, зур бәясе өчен аңа да, безне укыган барча укучыларыбызга да рәхмәт.

Кабат очрашулар көтеп, Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии