- 19.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №50 (19 декабрь)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Редакциябез телефоннары беркайчан да тынып тормый. Тик журналистларыбыз һәрчак юлда, халык арасында булганлыктан, редакциядә безне туры китерә дә алмаска мөмкиннәр. Шуңа да без аерым вакыт билгеләп, укучыларыбыз белән аралашу мөмкинлеген булдырдык. Пәнҗешәмбе көннәрендә укучыларыбыз бер икеләнүсез үз гозерләрен җиткерә ала. Бу юлы мин кизү тордым. Һәм телефон, элемтә вакыты башланганчы ук, «чыжлый» башлады. Кайберәүләр, кыенсынып кына эндәшә, иртәрәк шалтыратуга гафу үтенә. Әгәр редакциядә кешене туры китерә аласыз икән, башка вакытта да шалтыратырга мөмкин. Аңа кыенсынырга кирәкми. Тик сезгә дә, безгә дә ипле – аерым вакытта. Чөнки аерым билгеләнгән кизү торучы сезнең гозерләрне хәл итә. Бер генә гозер дә «сулга» китми.
Бу элемтәбездә дә моң-зарлар да, рәхмәт сүзләре дә, газетабызны кызыклырак итәргә киңәшләр дә шактый ирештерелде.
ТАМЫРСЫЗ БУЫН ҮСТЕРЕЛӘ
Безнең Буа районында яшәп иҗат итүче даими язып торучы авторыбыз, күп кенә кызыклы хикәяләр, шигырь-җырлар иясе Динә Камалетдинова яшь буынның татар телен оныта баруына борчыла. Хәтта авыл мәктәпләрендә дә фәннәр урысча укытыла. Математиканы урысча укыган бала татар була алмый инде ул, ди язучы.
И.Ф. Авторыбыз белән килешми мөмкин түгел. Бүгенге мәгариф милли түгел, ул оныкларыбызны, балаларыбызны телсез, милләтсез, тамырсыз итә.
ТАБИБЛАРГА РӘХМӘТ ТӘ РӘНҖҮ ДӘ
– 12 июльдә Кремль астындагы онкология больницасында 11нче хирургия бүлегендә дәваланып чыктым. Андагы табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтләремне җиткерергә телим, – дип башлады сүзен Казаннан укучыбыз Иштирәкова Мөнирә Шәнгәрәй кызы. – Анда булмаган шартларны бар итеп тырышып эшлиләр. Бинаның искелегенә аптырарлык. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хакта ник уйламый?! Чирнең һәркайсы яман, тик бу больницага эләгергә Ходай язмасын. Шундый авыр мохитта да андагы хезмәткәрләр авыруларга көч бирә ала. Рәхмәт аларга. Аллага шөкер, хәзер хәлем әйбәт.
И.Ф. Безгә табиблардан зарланган моң зарлар еш килә. Шундый игелекле табиблар булуын да белү, шул рәхмәт ирешкән табибларга гына түгел, һәркайсыбызга рәхәтлек бирәдер, дип уйлыйм. Ул яктылыкка, яхшы үзгәрешләргә өмет уята.
Ә менә Кукмарадан шалтыраткан укучыбыз Казандагы укучыбыздан аермалы буларак табиблардан күргән михнәтләрен бәян ите. «Мин 2нче төркем инвалид, – диде ул. Больницада Геннадий Зайцевка күрендем. Ул мине психиатрга җибәрде. Тегесе ник кергәнемә аптырады. Бушлай дарулар тиеш булса да, алуы кыен. Бүләк күтәреп йөрергә кирәк. Дөрес, бик яхшы табиблар да бар. Әмма кайберәүләргә керәсе килми йөдисең», – диде ул.
Нишлисең инде, үз вазыйфасын тиешенчә башкаручы, аңа кәсеп итеп кенә караучылар да җитәрлек шул.
ДӨНЬЯ БЕТМИ, «БГ» ЧЫГА
Казаннан 74 яшьлек Габдрәшит абыйны газетабызда чыккан «21.12.2012! Дөнья бетәчәкме?» (2012, №46 (21 ноябрь) мәкаләсе куркыткан. Без пенсионерлар кибеттән шәмнәр, керосиннар эзләргә мәҗбүр, ник алай куркытасыз, ди ул.
Без куркытырга уйламадык та, киресенчә, бу хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен бәян иткән идек төсле. Укучыларыбыз ялгыш аңлаган икән, гафу үтенәбез. Һәм әле якын мең еллыкларда гына да кыямәт җитмәслеген галимнәребезнең дәлилләвен хәбәр итәбез.
Хәер дөрес аңламау мәсьәләсендә үзебез дә аптырыйбыз. Кайбер укучыларыбыз хәбәрләребезне ахырына кадәр укымыймы шунда?! Инде ничә тапкырлар яздык, тәфсилләп аңлаттык. Редакциябезгә шалтыратып Яңа елдан соң «БГ» айга бер генә тапкыр чыгамыни, дип сорыйлар. Юк, ГАЗЕТАНЫҢ ЧЫГУ ЕШЛЫГЫ ҺӘМ ВАКЫТЫ ҮЗГӘРМИ.УЛ ҺӘР АТНАНЫҢ ЧӘРШӘМБЕ КӨННӘРЕНДӘ ТИПОГРАФИЯДӘН ПОЧТАГА ТАПШЫРЫЛА, китереп җиткерү, аны югалту, тапшырмау өчен тулысынча почта җаваплы. Ә менә АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧӘРШӘМБЕСЕНДӘ ГАЗЕТА 16 БИТЛЕ ТҮГЕЛ, 32 БИТЛЕ, КАЛЫН БУЛЫП ЧЫГА. Мондый калын татарча газета әле юк. Без бәяләрне артык күтәрми, редакция хисабыннан укучыларыбызга шундый бүләк әзерләдек. Бу хакта башкаларга да җиткерегез.
БЕЗНЕ ТВ ТӨШЕРӘ
Мамадыштан Мәрьям Гарифуллина «Яңа Гасыр» телевидениесеннән «Башваткыч» тапшыруын яратып каравын әйтте, һәм бу тапшыруның күбрәк үз гореф гадәтләребезне саклау максатын куеп эшләвен теләде. Катнашучыларны кызгануын да белдерде. «Соңгы уенда отылса, ник анда катнашучының бар бүләкләрен дә алалар икән?!» – ди ул.
И.Ф. Бу тапшыру телевизион уен. Уен булгач ул азартлы да булырга тиеш. Юкса, күңелсез, кызыксыз булыр иде. Мин үзем, 23 ел телевидениедә эшләүче буларак шулай уйлыйм. Киңәшләрегезне дусларыма җиткерермен. Бәлкем, әлеге тапшыруны оештыручылар шартларны үзгәртерләр.
Сүз уңаеннан әйтим: шул ук телевидениедә «Хөршидә-Мөршидә» тапшыруы чыга башлады. Якын көннәрдә мин фәкыйрегез катнашындагы тапшыру да эфирда күренәчәк. Карамый калмагыз.
МӘЧЕТ БЕЗГӘ КИРӘК
– Мин Арча районы Сикертән авылыннан. Мәчетебезнең электр хакын һәм салымнарын «АкбарсАгро» ширкәте түли. Менә законлаштырасы дип, халыктан акча җыялар, бу законлымы, дип зарланды исемен әйтергә теләмәгән ханым.
И.Ф. Мәчет бюджет акчасына яшәми, ул халыкныкы. Ширкәтегезгә, әлеге Аллаһ йортын яшәтергә ярдәм иткәне өчен рәхмәт кенә белдерәсе. Ул да ярдәм итәргә бурычлы түгел. Сездән мәҗбүри акча җыялар, әгәр сез аны кызганасыз икән, Сезне мәҗбүр итә алмыйлар. Ул сәдака. Тик кеше мәңгелек түгел, безне тәмуг кисәве булудан изге гамәлләребез, шул исәптән биргән сәдакәләребез дә йолып кала ала. Мәчет халык акчасына яши. Ул дәүләткә дә, «АкбарсАгро»га да, хәтта Аллаһка да кирәк түгел. Ул безгә, шушы дөньяның гөнаһлы бәндәләренә кирәк. Анда кылынган гыйбадәтләр берничә тапкыр саваплырак. Бу хакыйкатьне дөрес аңласагыз иде. Динсезлек вакытлы күренеш. Без ул чорны, шөкер, үтеп барабыз.
НИНДИ ПРОГРАММА КИРӘК
Укучыларыбыз арасында Татарстан дәүләт радиосы программасын газетабызга кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Без чыбыклы радиоларның өзелүен сәбәп итеп, тыңлаучы аз калгандыр дип, аны урнаштырмый башлаган идек. Яңадан куябыз. Һәм бу уңайдан соравыбыз да бар. Нинди телерадиопрограммалар кирәк, ниндиләргә хаҗәт юк. Күпчелек теләген искә алып, Яңа елдан программа битенә үзгәрешләр кертергә телибез. Әлбәттә программа кирәк түгел диючеләр дә бар. Әмма алар бик аз. Шуңа, программа калачак.
Шулай ук газетабызның узган санында игълан ителгән анкеталарны җибәрү вакыты да чыгып бара. Ул 31нче декабрьгә кадәр генә кабул ителә. Иң эчтәлекле анкеталарны редакциядән бүләкләр көтә.
ИДӘННЕ КЕМ ЮА?
Бөгелмә районыннан «Акбаш» совхозындагы гомуми торакта яшәүче 82 яшьлек әби подъездда идән юарга мәҗбүр итүләре, картларның моңа хәле җитмәү, хәтта йөри алмаучы гарипләрнең дә булуы, әмма алардан 50шәр сум акча таләп итүләреннән зарланды. Шуны гына әйтә алам: гомуми мәйданнарны чиста тоту, фатир түләүләренә кертелә. Әмма кечкенә подъездларда фатирлар аз булу сәбәпле җыештыручылар эшләргә ризалашмый. Коммуналь хезмәтләр квитанциясендә ул төр хезмәт өчен акча алынмый икән, аны анда яшәүчеләр үзләре башкарырга тиеш. Башка чара юк. Әгәр кемдер ярдәмгә мохтаҗ икән, бу эшне Социаль тәэминат бүлекләре белән сөйләшергә кирәк. Мохтаҗлар яшәгән фатирларны җыештырышырга шул хезмәттән килеп булышалар бит.
Казаннан Таһира апа: «Бу түрәләр 170 мең хезмәт хакы алганда без пенсионерларга 3–4 мең дә җитә дип уйлый ахыры…» – дигәч, килешми булдыра алмадым. Аларга 50 сум да зур акча шул.
БЕЗ ДЕМОКРАТИЯ ЯКЛЫ
Алабугадан даими укучыбыз Президент чыршыларына, бүләкле сәяхәтләргә мәктәпләрдә чын лаеклы укучылар бармавына, гаделсезлекне балалар күреп үсүгә ачына.
Бар андый хаксызлык. Тик бу эшне мәктәптә ата-аналар комитетында хәл итәргә мөмкиндер дип уйлыйм. Җыелышларда, кемнең кая һәм ни өчен баруына хисап сорагыз. Бары ачыклык, демократия белән мәктәптәге хәлләрне генә түгел, бар җәмгыятебезне үзгәртеп корып була, дип уйлыйм мин. Шуңа да «Безнең гәҗит» газетасында төрле карашларны, хәтта үзебез килешмәгәннәрен дә урнаштырырга курыкмыйбыз. Ачыклык коррупцияне җиңә. Яшерен урында серләр күп була.
Күп кенә укучыларыбыз газетабызның шеф-редакторы Искәндәр Сираҗины юбилее белән котлады. Сәламнәрегезне тапшырдым. Һәм Сезгә ияреп үткән туган көне белән тагын бер кат котлыйм да. Бу атнада Сез аның үзе белән аралаша аласыз. Пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә хәтле Сезнең гозерләрне Искәндәр Сираҗи кабул итә. Телефон: 5234915.
Алга таба да бергә булыйк. Киләсе елда безнең сафларыбыз артырга тора. Аллага шөкер. Без күп булсак кына батырая алабыз. Аралашып, ярдәмләшеп яшик.
Рәхмәт.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Алло, «Безнең гәҗит»ме?! ,
Комментарии