- 18.06.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №24 (19 июнь)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Җәй көне кешеләр күбрәк йорт-җир, бакча тирәсендә кайнаша. Шуңа күрә безгә шалтыратып зарланучылар да азрак була. Бу юлы кизүем бик тыныч узды.
Лениногорск каласыннан Роза апа:
– Әнием Әдибә Вафа кызы Минубаева – инде алтынчы ел урын өстендә ятучы инвалид. Аңа дәүләт памперслар бирергә тиеш, көненә өчәрдән исәпләнә. Әмма бу гына аз, кайчак тәүлегенә дүрт-биш данә кирәк була. Әмма әле быел берне дә алганыбыз юк. Аның бит аптекада берсе 40 сум тирәсе тора, көн саен 160-200 сум акча каян алыйм? Ярдәм итә алмассызмы?
И.С. Мин районыгызның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Фридриховна Рязановага шалтыратып белештем. Әлегә кадәр районга өлкәннәр өчен памперслар китерүче булмаган, узган атнада гына китергәннәр. Хәзер инде барып аласыгыз гына калган.
Зәй районыннан балалар бакчалары тәрбиячеләре:
– Бездә хәзер ике төркем балага өч тәрбияче эшли, ә норма буенча бер төркемгә икәү тиеш. Аңа карап хезмәт хакларыбыз да артмады, эшнең дә рәте-чираты юк…
И.С. Инде бу сорауга узган сандагы «Алло «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсендә җавап бирдек, газета укымыйсыз, ахыры.
Мин Зәй районы белән шөгыльләнүдән туктамыйм, хакимиятегезгә бу сорау да бирелер, Аллаһы боерса. Әле якын араларда тагын килеп чыгасым бар, язуларым шактый нәтиҗәле бугай – хакимәгез Татьяна Воропаева күзгә күренеп яхшыра башлады диләр. Элегрәк татарны сөймәве белән мәгълүм булган, имеш. Әйтик, миңа «Зәй офыклары» газетасын җибәргәннәр иде, анда ул район халкын Габдулла Тукай туган көн белән үк котлаган. Мондый котлауны, хәтта Тукай якташы Арча районы хакиме Алмас Нәзиров та бирми. Ә Воропаева котлый! «Әле быелгы Сабан туенда башына калфак киеп, татарларга мәхәббәтен күрсәтеп йөрде. Тәки тәрбияләдегез, рәхмәт», – дип шалтыраттылар. Шуңа күрә, озакламас, татарларга карата булган «олуг мәхәббәтен» раслап бетерүгә, социаль-икътисади мәсьәләләрне дә хәл итә башлар… Шулай дип өметләнәм дә, әмма хакимәгезнең андый зур эшләргә сәләте җитәме икән соң? Монысы бәхәсле мәсьәлә, ләкин тырышып карыйк әле, бәлки, файдасы тияр…
Буа районы Кайбыч мәктәбе директоры Илдар Җамалетдинов:
– Башта кайсыдыр авылдаш шалтыратып мәктәптә акча җыюдан зарланган иде, аны бастырып чыгардыгыз. Аннан соң редакциягезгә хатлар, ата-аналар белән очрашуларның беркетмәләрен җибәрдек. Гаебебез юклыгын расладык. Безнең авылда бер генә авыр тормышлы кеше дә юк, сыер савучылар да май аенда 28 меңләп акча алганнар. Мәктәбебездән зарлану – нахак бәла…
И.С. Инде бу хакта узган санда да яздык («Ышанабыз, сез хаклы!»). Газетабызны укымаучылар өчен кыскача гына кабатланыйк: әгәр сездә сыер савучылар да 28әр мең сум акча ала икән, бу искиткеч көчле дәлил. Менә шушы «үтә куәтле» аргументыгыз белән тәмам ышандырдыгыз һәм мин, йөрәгемә кулны куеп, әйтергә мәҗбүрмен: Буа районының Кайбыч авылы мәктәбендә ата-аналардан акча җыймыйлар, директорлары Илдар Миңнислам улы шулай диде…
Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылыннан Илсөя Шиһапова:
– 1 май көнне 8 сәгать 30 минутта күршеләрем алтаулашып килеп, 62 яшьлек сеңлем Нуранияне кыйнадылар. Ул алты көн хастаханәдә ятып чыкты. Күршеләрем белән бу ызгыш инде 1996нчы елдан бирле бара, кыйнаулар да, талашулар да булды. Алар минем өемә 52 генә сантиметр калдырып, җиремне үзләштереп койма корып куйдылар. Хәзер ул койманың биеклеген минем өй кыегы белән тигезләп, 5 метритеп куйдылар. Төрмәдәге кебек, кояш нуры күрми яшим. Ярдәм итегез.
И.С. Без сезнең проблемагызны беләбез, «ызан сугышы» хакындагы хатыгыз редакциядә үз чиратын көтеп ята иде. Инде эш кыйнауга кадәр барып җиткән икән, шушы көннәрдә килеп китәрмен, иншалла.
Бу юлы шушы зарлар гына, күпчелек шалтыратучылар газетабызга рәхмәт әйтте, коллективыбызга иминлек теләде, безнең өчен куркуларын белдерделәр.
Барчагызга да шалтыратуыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә дә бергә булыйк. Ә моның өчен сезгә кичекмәстән «Безнең гәҗит»кә язылырга кирәк. Чөнки киләсе яртыеллыкка гәҗит-журналларга язылуның санаулы гына көннәре калып бара. Исегездә тотыгыз, юбилей уңаеннан «Безнең гәҗит» укучыларына бүләк тә әзерләде: быел ул һәр айның икенче сишәмбесендә 16 битле газета урынына, 2 тапкыр калынаеп 32 битле дә булып чыга. Бергә булыйк, хур булмабыз!!!
Искәндәр СИРАҖИ.
P.S. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, 20 июньдә, 10-12 сәгатьләрдә сезнең белән Эльвира ФАТЫЙХОВА аралашыр. Шалтыратыгыз!
Комментарии