Алло,«Безнең гәҗит»ме?!

Алло,«Безнең гәҗит»ме?!

Һәрвакыттагыча, элемтә вакыты укучыларыбызның газетабызга һәм журналистларга булган рәхмәт сүзләреннән башланды. Хәер, тәнкыйть сүзе әйтүче дә булды. Без кемнеңдер соравына тулы җавап бирмәгәнбез икән. Нишлисең бит, без дә роботлар түгел, бөтен мәсьәләне дә хәл итеп бетерә алмыйбыз. Бигрәк тә хокукый өлкәдә. Аның өчен юристлар бар. Әле алар да бер юнәлеш буенча гына эшли. Яки административ хокук бозулар, яки авыр җинаятьләр буенча консультация бирә… Ә без исә, сезнең сорауга азмы-күпме җавап табарга тырышып әллә никадәр оешмаларга шалтыратып утырабыз. Әгәр телефон аша гына сөйләшеп, чишелә торган мәсьәлә түгел икән, командировкаларга барабыз. Шуңа да безгә үпкә сакламасагыз иде.

Кукмарадан шалтыраткан Хәбир Вәлиев та безгә үпкәсен җиткерде. Ул «Вамин» оешмасындагы салым түләү системасы буенча бер шалтыраткан иде инде.

– Сез миңа узган юлы тулы җавап бирмәдегез! Миңа салым түләү буенча квитанция килмәде, мин аны эзләп йөрергә тиешме инде хәзер?

Л.Л. Хәбир әфәнде, сез бит салым инспекциясендә булгансыз. Квитанцияне җибәрүләре турында сезгә әйткәннәр. Җирле Үзидарә советыгызга мөрәҗәгать итегез! Гафу итегез, ләкин без сезнең салым түләү квитанциягезне эзләү өчен редакциядән җыйнаулашып чыгып китә алмыйбыз инде. Әгәр квитанцияне тиз арада эзләп тапмыйсыз икән, салымыгызның пенясе тагын да үсәчәк кенә.

Рәис Шакиров исемле укучыбыз исә дини терминнарны дөрес язмауда гаепләде:

– Мисал өчен, Искәндәр Сираҗиның язмаларында «Лә илләхе илләлла, Мөхәммәдәр-рәсулулла» диелә. Әгәр тәрҗемә итсәк, «Алла бер генә түгел, ә Алладан кала тагын илахи зат бар» килеп чыга.

Л.Л. Рәис әфәнде безнең сөйләшүне әле махсус яздырып та барды. Монысы нәрсә өчен кирәк булгандыр инде, аңламыйм.

Үзем ислам динен хөрмәт итәм, намаз укымасам да, уразалар тотам. Дәү әнием дә кечкенә чакта догалар өйрәткән иде. Рәис әфәнде, миннән аермалы буларак, исламны әйбәтрәк белә булса кирәк. Тик Искәндәр Сираҗи да дини темаларга язмалар язып кына калмый, ә үзе дә динне тота торган, ъьм дини гыйлемле кеше. Шулай да, Рәис әфәнде, сезнең кисәтүне И.Сираҗига җиткердем.

Казан шәһәреннән Гөлзада ханым:

– Мин 32 ел инде балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Хәзер Казанның бер балалар бакчасында татар теле укытам. Замана балаларының шуклыкларын белсәгез икән! Ата-аналар да тәрбиячеләргә ташланырга гына тора. Бакчада балалар күп, тик тәрбиячеләр җитми. Яшь кызлар эшкә дип килә дә, акча аз булгач, эштән китә. Бер бала, бакчада егылып, кулын сындырган иде. Әле эшли генә башлаган тәрбияче кызны суд юлында йөртә-йөртә йөдәтеп бетерделәр. Балакаемны кызгандым да инде. Өч тиенгә эшләп йөр дә, эшеңдә хөрмәт тә күрмә! «»не бик яратып укыйм. Тәрбиячеләрнең авыр хезмәте турында да язып чыксагыз иде.

Л.Л. Дөрестән дә, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең хезмәте җиңел түгел. Русиядә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 8547 сум санала. Интернетта, тәрбиячеләрнең бер форумында, өлкән тәрбияче булып эшләүче Эльмира ханым үзенең хезмәт хакын 6917 сум дип күрсәткән. Чагыштыру өчен, Америкада тәрбиячеләр якынча елына 20-30 мең доллар алып эшли. Безнең акча белән санасак, айга 50 мең сум дигән сүз. Мондый хезмәт хакы, кызганыч, безнең тәрбиячеләрнең төшенә дә керми шул! Әгәр сүздә генә калмаса, Татарстанда тәрбиячеләргә түләүне арттыру турында сүз булды үзе.

Сарапул шәһәреннән Фидания ханым:

«Шифалы гәҗит», «Серләр гәҗите» кебек кечкенә газеталарыгызга языласым килгән иде. Ул газеталарга Русиянең теләсә кайсы почмагында да язылырга мөмкин микән?

Л.Л. Кызганыч, Фидания ханым, кечкенә газеталарга бары Татарстандагы укучыларыбыз гына языла ала.

Фәрдия апа:

Айдар Галимовның «Гомер буйлап барам» җырының сүзләрен бастыра алмассыз микән?

Л.Л. Сезнең үтенечне истә тотып, җыр текстын газетабызның 16нчы битендә урнаштырдык.

Арча районы, Курса Почмак авылыннан исемен әйтергә теләмәгән абый:

– Мин сезгә бөтен авыл халкы исеменнән шалтыратам. Авыл Советларын берләштергәч, безнең авылда клубны яптылар. Яшьләргә кич чыгарга урын юк, авыл халкы да ял итә алмый.

Л.Л. Бәлки, мин шалтыратучыбызны дөрес аңлап җиткермәгәнмендер, бәлки, авыл исемен ялгыш ишеткәнмендер. Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Равил кызы Мифтәхетдиновага шалтыраткач:

– Нишләп клуб ябылсын ди?! Әле яңа гына шул авыл клубында чара үткәреп кайттык! – дип җавап бирде.

Казаннан Мәрзия апа Минсабирова:

Мин Мәүлет урамы, 24нче йортта торам. Безнең йорттагы лифтны инде 3нче сентябрь көнне үк сүндергәннәр иде. Шуңа карамастан, безгә лифт өчен түләргә килә. Ә йортта яшәүчеләрнең кайберләренә исә мондый хезмәт өчен түләргә килмәгән. Нишләп шулай икән?

Л.Л. Идел буе районында торак-коммуналь хезмәте күрсәтә торган компания җитәкчесе Владимир Николай улы Есиповны эш урынында тота алмадым. Шуңа минем соравыма Оксана Балабанова исемле ханым җавап бирде:

– Әгәр күрсәтелмәгән хезмәт өчен акча түлиләр икән, акчаны кире кайтару өчен безнең оешма җитәкчесенә гариза язарга кирәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен, мин сезгә икътисад бүлегенең телефонын бирә алам: 277-90-73.

Берничә укучыбыз шалтыратып, Рамил Юныс хакында сорашты. «Хәзрәт Кол Шәриф мәчетенә кире кайтамы? Кайчан аның вәгазьләрен тыңлый башлыйбыз инде?» – дип сораучылар да булды. Бу мәсьәлә буенча мөфтияттә Аппарат җитәкчесе булып эшләүче Ришат Хәмидуллинның номерын берничә тапкыр җыйдым, тик җавап бирүче булмады. Бәлки, сез аңа чыга алырсыз. Элемтә өчен телефон: 264-64-29.

Лаеш районының Никольское авылыннан исемен әйтергә теләмәгән апа:

– Бездә балалар бакчасындагы Яна ел бүләге өчен акча җыялар. Казандагы танышларым белән сөйләшкән идем, алар өстәмә акча җыймыйлар икән. Башка балалар бакчаларында ул түләүсез булгач, нишләп безнең районда гына шулай икән?

Л.Л. Мәгариф министрлыгыннан:

– Балалар бакчаларын матди яктан тәэмин итү муниципиаль оешмалар өстендә. Балалар бакчаларында Яңа ел бүләкләрен дә алар әзерли. Әгәр оешманың бюджет мөмкинлеге юк икән, димәк, бүләкләрне әти-әниләр әзерли, – дип җавап бирделәр.

Казан шәһәреннән Халилә апа Сафиуллина «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсенә шалтыратмыйча, газетабызны басарга тапшырган минутта элемтәгә чыкса да аның фикерен язарга булдык.

– Мин әле кичә генә Камал театрында «Идел-йорт» театр фестивален ябу тантанасында булдым. Шунда Азнакай халык театрына гран-при бирүләрен күреп бик гарьләндем. Хәтта Кадрия Идрисова янына барып: «Нишләп сез шулай эшләдегез?» – дип тә сорадым әле. Ә ул миңа ачуы килеп кычкыра башлады: «Алар тере оркестр алып килгәннәр», – ди. Үзем ул азнакайлылар куйган спектакльнең икенче өлешенә кермәдем, чиле-пешле спектакльләрен карарлык түгел. Киемнәремне алырга дип гардеробка кергән идем, шундагы апа да: «Ярты кеше китеп бетте инде», – диде. Әле менә сезнең газетадан «ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ ГРАН-ПРИ АЛУ СЕРЛӘРЕ» (№48, 5 декабрь, 2012 ел)укып утырам. Роберт Галиев шулкадәр дөрес сүзләр әйткән. Шул язманы бастырган өчен рәхмәт сезгә. Ичмасам, гаделлек сездә басылып чыкты…

Сезне Лилия ЛОКМАНОВА тыңлады.

P.S. Киләсе пәнҗешәмбедә, ягъни 13 декабрьдә, иртәнге 10нан 12гә чаклы сезнең белән Илфат Фәйзрахманов аралашачак. Телефон: (843) 523-49-15.

Комментарии