Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Бәйрәмнәр булу сәбәпле 1 атнаны турыдан туры элемтәсез үткәреп җибәргәнгәме, бу юлы шалтыратучылар тагын да күбрәк булды бугай. Әлбәттә, гозерләрнең урынлысы, шулай ук безгә шалтыратмый гына хәл ителә торганнары да җитәрлек. Еш кына янәшәңдәге җирле үзидарәгә генә, хәтта барып та тормыйча, шалтыратып кына ачыклыйсы сорауларны да безгә юллаучылар бар. Без шул үзидарәгә мөрәҗәгать итеп укучыбызның соравына җавап эзлибез. Укучыларыбыз дөрес аңласа иде: редакция юридик, финанс мәсьәләләре буенча консультация бирә алмый. Башта шул урындагы җаваплы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр аерым оешмалар, түрәләр үз эшләренә салкын караса, кемнедер рәнҗетсәләр, редакция бу гозерне тикшереп, шул ук түрәләрне «кайнар мунча» кертергә әзер. Бүген редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Журналистларыбыз өлгерә дә алмый. Турыдан туры элемтәне дә без, редакциягә мөрәҗәгать итү җиңеләйсен өчен махсус оештырдык. Журналистларыбыз гел юлда, редакциядә һәрчак утырмаска да мөмкинбез. Шуңа күрә һәр пәнҗешәмбе көнендә төшкә кадәр аралашсак, сезгә дә ипле, безгә дә уңайлы булыр.

Теге яки бу мәсьәләне газетага язмый гына хәл итеп бирегез дип тә, мөрәҗәгать итүчеләр бар. Журналистларыбыз судларда яклаучы, документлар белән эшләүче вазыйфасын үз өсләренә алмый. Без бары тик газетага яза торган темаларны гына өйрәнәбез.

Инде телефон аша сөйләшүләргә күчик.

ДӘВАМЛЫ ҖӘНҖАЛ

Иң элек Кукмарадан Фидалия Равил кызы АБДУЛЛИНА шалтыратып безгә гозерен җиткерде. Ул балалар бакчасы мөдире. Бу авылдан берничә кешенең газета аша сөйләшүләре гадәткә кереп китте. Лилия Ринат кызы Гыйззәтуллина бакча мөдиреннән зарланып, аны балалар белән дорфалыкта гаепли. Мөдирне яклап Равия Мифтахова да шалтыратты, оныгының әлеге бакчага бик теләп йөрүен җиткерде. Лилия кабат шалтыратып тагын бәхәскә керде. Инде менә бу хәлгә аптырап Фидалия ханым үзе мөрәҗәгать итә.

– Минем педагогик стажыма 34 ел. Мин тәрбияләгән республика күләм билгеле әллә ничә шәхес бар. Алардан сорый аласыз. Мин балаларны тәртипкә генә өндим. Лилия ханымның үзенә улын тәбияләүгә игътибарын арттырырга кирәк. Көн үтсенгә йөрүче түгелмен. Алай намусымны тапламасын. Үз тормышын әхлакый яктан җайласын, – диде ул.

И.Ф. Хөрмәтле тәрбияче педагоглар һәм ата-аналар! Башка шалтыратмагыз инде редакциягә. Әгәр ниндидер проблемагыз бар икән, бу мәсьәләләрне тикшерергә тиешле район бүлеге бар. Бер-берең өстеннән яла ягу күркәм сыйфат түгел. Һәм монда редакцияне куллану – монысы, хәтта гражданлык, хәзер инде җинаять кодекслары аша хөкемгә дә тартырга мөмкинлек бирә. Редакциянең һәр әйткән сүзне тикшереп утырырга вакыты юк. Без бер-берегездән үч алу коралы түгел. Яла ягудан сак булыгыз. Бу очракта без һәркемгә сүз бирдек һәм теманы яптык.

КИЧӘГЕ СУМ БҮГЕН ТИЕН

районы Ядегәр авылыннан 76 яшьлек Әминә апа вафат туганының саклык кассасына салынган 10 мең сум акчасының 12 сумга гына калуына аптырап шалтыратты.

И.Ф. Билгеле булганча, 1998нче елда Русия рубле деноминацияләнде. Ягъни акчаның 3 нуле сызылды: 1 мең сум 1 сумга әйләнде. Димәк, бу көнгә кадәр салынган кассадагы акчалар да үзгәрде. Сезнең акчагыз да – шул деноминация «корбаны». Дөрес, бүген акчаның кайчан салынуына карап, аларга компенсация түләнә. Ләкин сезнең очракта анысы да түләнми. Компенсация 1991нче елның 20 июненә кадәр салынган һәм саклык кассаларында ала алмый «янган» акчаларга гына карый. Тулырак мәгълүматны акча сакланган саклык банкыннан белешегез.

МӨСЕЛМАНЧА ТӘРБИЯ

Биектау авылыннан Әнисә Исламова:

– Биектауда «Гаилә» дип исемләнгән ислам мәдәни иҗтимагый оешмасы балалар бакчасы ачты. Бик әйбәт. Анда балаларга исламча тәрбия кылырга бар шартлар да булдырылган. Әмма балалар көндезге икегә кадәр генә йөри ала. Аннан соң калса, һәр сәгать өчен аерым 100 сум түлисе. Болай да түләү кыйммәт. Айга 2700 сум. Әле дәреслекләр сатып аласы. Кыскасы, әлеге бакчага балаңны йөртү 10 мең сумга төшә. Башка балалар бакчасында бала йоклый, кичкә кадәр тора бит. Эшләгән кеше баласын монда бирә алмый.

И.Ф. Сорауга әлеге үзәкнең Биектаудагы филиалы мөдире Рәис хәзрәт Мөбәрәкшин аңлатма бирде.

– Бу бакча-мәктәпләр махсус оештырылды. Анда мөмкинлекләре булганнар, балаларын әхлаклы, тәбрияле булсын дип гомуми бакча-мәктәпләрдән алып бирә. Кызганычка каршы, бакчаларда балаларны көн буе калдыру мөмкинлеге юк. Чөнки йоклаткан очракта, канун нигезендә анда аерым шартлар булдырып, аерым лицензия алырга кирәк. Ә аның таләпләре кырыс, аны үтәве бик кыен. Ә инде мәктәпләрдә укучы балалар көн озын булалар. Дәресләрдән соң өй эшләрен дә хәзерлиләр, уйныйлар. Балаларга дөньви мәктәпләрдә билгеләнгән программадан тыш инглиз һәм гарәб теле дә укытыла. Әхлак дәресләре керә.

НИНДИ ТЕЛЕПРОГРАММА КИРӘК?

Казаннан Исламия әби:

– «Безнең гәҗит»не бик яратып укыйм. Соңгы вакытта телепрограммада хаталар күбәйде. Ул татарча булса иде. Татарстан радиосы да өзелде. Аны да тыңлый идек.

И.Ф. Телепрограмма әзер килеш алына. Һәм без татарча тапшыруларны татарчага тәрҗемә итеп куябыз. Ә урыс теллеләре шул килеш бирелә. Бу тамашачыларга тапшыруның нинди телдә булуын белү уңайлы булсын өчен шулай ителә. Сүз уңаеннан, хәзер тапшыруларны караучыларга рөхсәт ителгән яше дә күрсәтелә. Димәк, урын тарая. Ә программаны башка битләргә дә җәелдерәсе килми. Шуңа күрә бер очтан сорыйсы килә: нинди ТВканаллар программалары кирәк? Кайсы артык?

Татарстан радиосы турында инде бер тапкыр җавап бирдек (2012, №31, 8 август), кабатланып тормыйбыз. Казан шәһәрендә чыбыклы радио торгызылмаячак. Ул радиопрограмманы бәлкем, газетада бирүне туктатыргадыр? Тыңлаучы бармы?

Бу сорауларга җавапны турыдан-туры элемтә вакытында шалтыртып җиткерсәгез иде. Хат белән юлласагыз да рәхмәтле булырбыз.

КИОСККА ЫШАНМАГЫЗ

Чаллыдан Лилия:

– Газетаны һәр атнада киосктан сатып алам. Җыеп барып авылыма әти-әниемә дә алып кайтам. Газетада «Ии-иң» дигән сәхифә булдырырга тәкъдим итәм. Анда иң матур авыллар, иң булдыклы кешеләр турына сөйләсәгез, укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйм.

И.Ф. Кызыклы тәкъдим. Уйлашырбыз. Дөресен әйткәндә, күп сәхифәләрнең, конкурсларның авторлары – укучыларыбыз. Актив булуыгыз өчен рәхмәт. Тик кисәтеп куярга тиешбез: газетабызны яратып укулары, әмма киосктан сатып алулары турында әйтүчеләр бик күп, тик киләчәктә аны киоскларга җибәрү чикләнәчәк һәм бәясе дә бик нык артачак. Чөнки бу безнең өчен зыянлы эш. Киосклар газетаны тиз сатып бетерә, аны эзләп табу кыен, дип тә зарлана укучыларыбыз. Әмма редакциягә акча түләнми. Сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң яхшысы – газетабызны яздырып алу.

ДӘРЕСЛЕКЛӘР ҖИТМИ

Теләчедән исемен әйтергә кыенсынган ханым: мәктәптә дәреслекләр сатып алырга мәҗбүр итүләреннән һәм ремонт ясатуларыннан зарланды. Ремонт ясарга килә алмаучылар мең сум түләгән.

И.Ф. Мәктәпләрдә ата-аналардан дәреслекләр сатып алырга һәм башка җыемнарга мәҗбүр итү законга каршы килә. Мәгълүматыгызны Казан хокук яклау үзәгенә җиткерегез: (843) 277-03-86 һәм 278-87-10. Мәгариф министрлыгында мәктәпләр дәреслекләр белән кирәгеннән артык дәрәҗәдә тәэмин ителгән дип ышандыралар, югыйсә. Министр Гыйльметдинов әлеге үзәкне ялган таратуда да гаепләгән иде.

ХАКИМ УРАМЫ ШӘБРӘК

Укучыларыбыз арасында юлсызлыкка зарланып шалтыратучылар күп. Нурлат шәһәреннән бер ханым Көнбатыш микрорайонында үз урамнарының тагын асфальтсыз калуына уфтана. Юл салу буенча пландагы 6 урам исемлегенә кертелсә дә, акча юк, дип туктаганнар. Билгеләнгән 45 млн сум җитмәгән. Аның каравы хакимият башлыгы һәм аның туганы яшәгән урамга асфальт җәелгән.

И.Ф. Шулай инде ул, һәркемнең бармагы үзенә кәкре: башта «хозяин» тирәсен җайлыйлар. Алдан билгеләнгән 45 млн сумның нилектән җитмәгәненә дә аптырарга кирәк түгел. Бездә акча күп кирәк һәм һәрчак җитми. Чөнки аны бит урлыйсы да бар…

АВТОРЛАРНЫ «САТМЫЙБЫЗ»

Менә бу кайбер гозерләр булды. Минем соравым җавапсыз калды дип аптырамагыз, кайбер темалар журналист тикшерүенә алынды. Үзегезнең соравыгызның язмышын белешергә теләсәгез редакциягә шалтыратыгыз. Аның белән кем шөгыльләнгәнен белерсез һәм шул журналист белән элемтәдә торырсыз.

Тагын шунысы, редакция исемсез гозерләрне сирәк тыңлый. Безнең өчен үз исемнәрегезне әйтергә курыкмасагыз иде. Без шикаять итүчене, әгәр ул үзе теләмәсә, беркайчан да «сатмыйбыз». Ул редакция сере булып калачак. Бу безгә шикаятьнең дөрес булын аңлау өчен кирәк. Тагын бер кат кисәтәм: безне ялганнар аша, үзеңә файдага үч алу коралы итеп файдаланмагыз.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Чираттагы элемтә 13нче сентябрьдә, пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр булачак. Сезнең белән баш мөхәррир урынбасары Элвира ФАТЫЙХОВА сөйләшәчәк. Казандагы телефон (843) 523-49-15.

Комментарии