АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Бу юлы язмамны соңгы элемтәгә керүчедән башлыйм әле. Чөнки ул әби сүзен, «Здрастуй, это редакцияме?» – дип башлап, күңелемнең иң түренә кереп утырды ки, инде бер сәгать шуны оныта алмыйм. Әлбәттә, «здрастуй» дигәч мин дә сөйләшеп тормадым, урыс редакциясе дип ялгышып шалтыраталардыр дип «досвидәнҗә» дә әйтеп тормый гына трубканы куйдым. Әби тагын шалтыратты, әмма бу юлы татарча: «Ник сөйләшмисең?» – дип орышып та атты үземне, ләкин бу юлы татарча сөйләшсә дә, татар мәнфәгатен яклап түгел икән әле. «Ник сез «Яңа гасыр» телевидениесен дә «ТНВ–Планета»ның да программасын бирәсез, «Звезда»ныкы юк», – дип дәгъва белдерде ул.

Җавап бирәм: «Яңа гасыр» һәм «ТНВ–Планета» каналларында аз булса да татар теле бар, шуңа бирәбез. Ә менә «Звезда» каналының программасын бер генә тапкыр бирми калдырган идек. Әмма укучыларыбыз ул программаны кирәксенсә, һичшиксез биреп барырбыз. Чөнки без сезнең ихтыяҗларны беренче чиратка куябыз. Сез дә татар телендә нәшер ителүче «»кә шалтыратканда татарча сөйләшегез инде, «пажалысты»! Алайса бу кизүемдә генә дә өчәү сүзен урысча башлады.

Бераз үзем зарланып алдым, инде сезнең зарларга күчсәм дә була.

Биектаудан Фәрхәт Әхмәдиев:

– «БГ»не безгә пәнҗешәмбе генә китерәләр, югыйсә ул чәршәмбе көнне үк чыга. Аннан соң, ник Балтач районының «Хезмәт» газетасы «БГ» хакында «сары матбугат» дип яза? Сез халкыбызның иң яратып укый торган иң җитди язмасы бит.

И.С. Әйе, районнарда газеталарны чыккан көнендә үк тарата алмыйлар шул. Әмма бер көнгә генә кичектерүгә без риза инде, шул ук Биектауда газетабызның әбүнәчегә барып җитмәү очраклары турында еш шикаятьләр килә. Без почтагызга шалтыратып алҗып беттек инде…

Ә инде кайсыдыр район газетасы безне «сары» дип атый икән, мөгаен, ул бик кыю, сүз иреген алга сөрә, барча карак вә үз эшен җиренә җиткереп башкармаучы түрә-караны утлы табада биетеп тотучы, зур хөрмәткә лаеклы басмадыр дип аңлыйм. Әгәр аның кыюлыгы каланчасыннан караганда «БГ» кебек «шактый усал» газета да «сары» булып күренә икән, без баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов белән бу газета алдында түбәтәебезне салып баш иябез һәм ошбу бәяне биргән үткен каләм иясен үзебезгә эшкә чакырабыз. Әй, уңганнарның уңганы, гүзәлләрнең гүзәле, татар журналистикасы күгендә якты йолдыз булып балкучы «Хезмәт» газетасының кыю журналисты! Кил «Безнең гәҗит»кә, үзеңнең даһи язмаларың белән тартып чыгар безне бу «сарылык» сазлыгыннан! Ә иң яхшысы, килеп гафу үтенеп кит… Бүген район газеталары главаның көндәлеген алып баручы, белдерүләр һәм некрологлар листовкасы, мәҗбүри яздырылучы басма булып калды бугай. Балтач «районка»сы да аерылмый бу сыйфаттан.

Балтачтан Галия әби:

Әле генә безнең район хастахнәсен телевизордан мактап күрсәттеләр. Алай ук шәп түгел бит инде. Кимчелекләре дә җитәрлек…

И.С. Галия әби, менә шул кимчелекләрне безгә язып җибәрегез дә, бергәләп төзәтербез, яме…

Буа районының Кильдураз авылыннан:

Безнең авылның биш урамында су начар ага башлады, басымы азайды. Бары төнлә генә рәткә керә, кер юуу машиналарын кабызырлык була.

И.С. Хуҗалык җитәкчегез Җәүдәт Хөсәенов белән сөйләштем, проблема чыннан да бар икән. Сезнең авылның су керү системасы теге заманда, материаллар юк чакта теләсә кайдан табылган төрле торбалардан корыштырылган булган. Аның кайчан да булса тыгыласын ул белгән һәм яңа торбалар алу өчен проект әзерләтә башлаган. «Ләкин кайбер кешеләр шикаятьләр язган булып, тикшерүләр оештырып йөрү сәбәпле, бу проектны узган җәйне эшләтеп чыгарга вакыт тимәде. Бәлки бу җәйне ерып чыгарбыз, Аллаһы боерса. Авыл кешесен сусыз интектермәбез», – диде ул. Ә әлегә эчәрлек суыгыз бар, «чиста су» колонкалары эшләп тора, сездә су өчен хуҗалык түли дип беләм…

Шул ук Кильдураздан ата-аналар да шалтыратты:

Безнең авылның 30лап баласы мәчеткә имам-хатыйбыбыздан сабак алырга йөри. Авылдашларыбыз Люция һәм Рашат Гыймрановлар аларга гел бүләкләр биреп тора. Әле дә менә намазлыклар һәм азан кычкырып намазга дәшә торган кул сәгатьләре бүләк итеп киттеләр. Аларга зур рәхмәт.

И.С. Игелекле эшләрегез әҗер-саваплар булып үзегезгә меңе белән кайтсын дигән теләктә калам.

Казаннан Расих:

– «Тәре походы» дигән мәкаләгезне укыдым. Ул Биектаудагы Тимофеев дигән прокурор урынбасары әле дә эшлиме, әллә кудылармы? Кумасалар, тизрәк куарга кирәк. Чөнки ул «террорчылык» белән шөгыльләнә, кешеләрне куркыта. Ә бит «террор» сүзе «куркыту»ны аңлата…

Биектаудан Фәритне дә шул ук мәкалә борчыган икән:

– Башта төрек лицейларын яптылар, хәзер мөселман уку йортларына, Ислам гыйлеме алучы балаларга бәйләнәләр. Казанда яһүд мәктәбе эшләп килсә – берәү дә тими, чиркәү тирәләренә елышкан «кадет» мәктәпләренә дә тиюче юк… Түрәләр Мәскәүдән курка инде, депутатларыбыз нәрсә карый? Алар да РФ Дәүләт Думасы чыгарган законнарны гына күчереп, Татарстанда кабул итеп утыралармы?

И.С. Русиядә «дошман» итеп яһүдләр яки христианнар түгел, ә мөселманнарны билгеләделәр кебек. Шуңа күрә безгә бәйләнәләр. Депутатлардан бары Рәзил Вәлиев кына Биектауга барып укытучы – репетиторлар һәм балалар белән очрашып, ярдәм итәргә тырышачагын белдереп китте, рәхмәт. Калган депутатлардан тавыш-тын ишетелми.

Казаннан даими авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла бабайны да мөселманнарга барган һөҗүм тетрәндергән:

– Без прокурорларга ярдәм өмет итеп йөрибез, ә ул акыра-бакыра икән! Биектау районы прокурор урынбасары Тимофеевны хокук саклау органнарында эшләргә хакы юк, дип уйлыйм…

И.С. Мин дә шулай уйлыйм, әмма тикшерми генә алып атмаслар шул. Гомумән, тиярләр микән? Миңа һәм укытучыларга гына бәйләнмәсләр микән дигән шигем бар. Шулай да, мәкаләмне ТР Прокурорына юллап карыйм әле…

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылыннан Илсөя Шиһапова:

Әтидән мирас булып калган җиребез 28 сутый, күршеләрнеке 30 сутый иде. Хәзер минем җирем 27 сутыйга калган, ә күршеләрнеке 31дән артык. Хакимият тә, суд та безгә ярдәм итми, сез булышмассызмы?

И.С. Әтнә районы гел безнең игътибардан читтә калып килә. Сез зарларыгызны хат итеп язып җибәрегез әле, бу хаксызлыкны тикшереп китәрбез, Алла боерса…

Казаннан Фәүзия апа:

Авангард урамында яшим, киоскларда татар газеталарын табып булмый.

И.С. Кайбер укучыларыбыз «Безнең гәҗит»нең бәясе күтәрелгәнгә зарлана. Баксаң, киоскларда бәябез 24 сумга ук җиткән. Әмма без аларга газетабызны хәзер 9 сумнан бирәбез (февральдән күпләп алу бәясен без дә 2 тапкыр арттырдык). Иң яхшысы, һәр айның 25енә кадәр почта бүлекчәсенә барыгыз да, үзегез теләгән срокка язылып кайтыгыз, киләсе айдан газеталы да булырсыз, арзангарак та төшәр (өегезгә үк китерелгән «БГ»ның бәясе нибары 12 сум). Киоскларга газеталар бирү киметелә һәм бәясе күтәрелә, дип инде берничә ай кисәтә килдек. Чөнки киосклар белән хезмәттәшлек зыянлы, чыгымнарны бары тик почта аша яздырып алучылар гына каплый иде. Хәзер моңа чик куела.

Ә сезнең Авангард урамы якларында татарча газеталарны сораучылар аздыр, шуңа күрә сатмыйлардыр, дип фаразлыйм. Гәрчә газета сатучы оешмалар безгә шулай аңлата. Әгәр ешрак сорасагыз, сата да башларлар.

Лениногорск районының Зәй-Каратай авылыннан Рузалия:

– Минем әти-әнинең пай җирләре бар. Аларны өләшкәндә әти инде үлгән иде, судлашып алдык. Хәзер әтигә алган шул җирне ызанлап алырга кирәк икән, югыйсә аңа аренда акчасы түләмиләр. Әнинеке өчен ике капчык шикәр бирәләр. Ызанлау бәясе исә гектарына 1500 сум икән, 6 гектарга 9 мең сум чыга. Ызанлап тору кирәкме соң ул?

И.С. Чынлап та, ике капчык шикәр комын 3 мең сум дип исәпләсәң, 3 ел буе ызанлау акчасын гына кайтарасы. Республика буенча бер гектар җирнең арендасы 500-800 сум гына тора шул. Бу нисбәттән арендаторлар сезне алдамаган үзе… Шулай да мин сезгә җирләрегезне ызанлап алырга киңәш итәр идем. Торсын, ашарга сорамый, әмма киләчәктә кирәк булып куюы бар. Үз җиреңдә печән үстереп мал-туар асрап яшәргә теләрсез бәлки…

Азнакай районының Югары Эстәрле авылыннан Галия апа:

Бөтен нәрсәгә хөкүмәт бәя күтәрә. Ризыкка, фатир түләүләренә арта. Искәндәр Сираҗи, бәлки син Путинга язып, аңлатып карарсың, оста язасың бит…

И.С. Галия апа, Путин бәяләр артуын үзе дә шәп белә ул. Ләкин әле бер генә тапкыр да «арттырмагыз!» дип өстәл сугып кычкырмады. Хөкүмәт аракыга бәяне арттырганда әйтә: «Сез күп эчмәсен дип арттырабыз», – ди. Тәмәкегә арттырганда: «Сез күп тартып чирләмәсен дип арттырабыз», – ди. Ә ризыкка, фатирга арттырганда «Без күп ашамасын, күп яшәмәсен» өчен тырышалардыр инде…

Кукмара районының Кәркәвеч авылында яшәче Золя Хатыйп кызын да бәяләр арту борчый икән:

– Ел саен газга бәя 15 процентка артып тора. Әгәр шулай дәвам итсә, 2022нче елдан без түли алмаячакбыз. Чөнки пенсияләр андый тизлектә үсми…

И.С. Золя Хатыйповна, әле газ керә генә башлаган вакытта Шәймиев утын мичен сүтәргә ашыкмаска киңәш биргән иде бер авыл халкы белән очрашуда. Мөгаен, газ бетүен түгел, ә бәяләр артуын истә тотып әйткәндер. Англиядә, һәр фатирда үз җылыту системасы. Әмма анда халык бездән бик күпкә бай булса да, газ белән өй җылыту кыйммәткә төшү сәбәпле, салкынча фатирларда яшәргә, кайнар сул җылыткыч – «грелкалар» белән җылынырга мәҗбүрләр. Бу безгә дә килеп җитәр инде… Алай дисәң, Англиядә газ чыкмый, ә бездә ул җир асты тулы бугай…

Аңламассың бу Русияне, монда иртәгә нәрсә буласын да белеп булмый. Әйдәгез, алай ерак карап планнар кормыйк әле. Югыйсә яшәве үк куркыныч булып китә…

Кукмара бистәсенең Ворошилов урамындагы 6нчы йортында яшәүче Гөлсирә Төхвәтуллина:

– Без бик иске, моннан 140-150 ел элек салынган, әллә ничә корпуслы йортта яшибез. Кайбер корпусларны элекке бай хуҗаның ат абзарлары булган дип тә сөйлиләр. Бик озак артыннан йөри торгач, ниһаять, бер корпуска 21 фатир бирәләр. Әле анысын да җәен сез язып гауга чыгаргач кына тотындылар, рәхмәт. Әле тагын 25ләп кеше кала, аларга хакимият вәгъдә дә бирми…

И.С. Кайгырмагыз, башлаган эш-беткән эш, диләр. Әнә бит, хакимиятегез җаен тапкан, фатирлар бирә башлаган. Калганнарыгызга да юне чыгар. Без исә сезгә файдалы була алуыбызга шатланабыз. Аллаһы боерса, сезнең өй туен да бәйрәм итәрбез әле. Ә хәзергә менә шушы күңелле нотада бүгенге әңгәмәбезгә чик куеп торыйк.

Кабат очрашулар көтеп, Искәндәр СИРАҖИ.

P.S. Бу пәнҗешәмбе иртәсендә, 14нче февральдә иртәнге сәгать 10нан 12гә чаклы (843) 5234915 телефоннары аша киңәшләрегезне, гозерләрегезне баш мөхәррир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ тыңлый.

Комментарии