Алло «Безнең гәҗит»ме?!

Алло «Безнең гәҗит»ме?!

Тукай районы Иске Дөреш авылы китапханәчесе Гөлсинә Чабатова авылда китапханәнең ябылуы, Җирле үзидарә башлыгының башбаштаклыгы турында безгә хат та юллаган иде инде. Шалтыратып та борчылуын җиткерде. Шушы бәйрәм яллары үткәч, бу якка хәбәрчеләребез сәфәр чыгачак. Әлеге гозерне урынга барып тикшерәчәк.

***

Казаннан Мәҗит Гафури урамында яшәүче Гөлбикә әби мин эндәшкәч, елап ук җибәрде.

– Зур борчулы булдым бит әле. Яхшылык эшлим дигәнем, үземә начарлык булып кайтты. Һәр айның 20сендә пенсия кертәләр. Хат ташучы чыгып киткәч, саныйм-саныйм, мең тәңкә артык чыга… Алла сакласын кеше хакыннан. Шуннан тиз генә почтага шалтыраттым. Бераздан почтальон Зөлфия керде дә, шуның өчен мине монда менгездеңме, дип сүгеп атты. Инде кичә «» киләсе иде. 12 тулды, 1, 2 җитте. Шалтыраткан идем, 15-20 минуттан атылып килеп керде. «Моннан соң, почта тартмаңа салам, төшеп алырсың… Малаема әйтәм, сине», – ди. Мин ялгызым. Көндез йортта үзем генә калам. Хәзер куркам.

И.Ф. Гөлбикә әби, ялгыш бирелгән акчаны кире кайтарып, бик дөрес эшләгәнсез. Хәрәмнән барчабызны Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын. Әгәр почтада эшләүче өчен мең сумын югалту әллә ни зур мәшәкать тудырмый икән, мин бу хәлгә бик аптырадым… Өлкәннәр белән уртак тел табу мөмкин һәм кирәк. Биредә сабырлык һәм аңлау мөһим. Бәлкем, өлкән кеше тынгысызрак та буладыр кайчак, тыныч кына аңлашу мөмкин, дип саныйм. Бер рәхмәт, мең бәладән саклый, диләр. Шуны онытмагыз. Һәр ике як та сабыр һәм рәхмәтле булса иде. Почтага шалтыраткач, бу фикеремне аңладылар бугай.

***

Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылыннан шалтыратучы, төрле сәбәпләр белән пай җирләрен теркәмиләр, дип зарланды. «Прокуратурага да мөрәҗәгать иттек. Суд карары да безнең файдага булды. Җирләрне хакимиятнең туганнары ала: 304 гектарны 1 ай эчендә рәсмиләштерделәр. Мин үзем 3 ел йөрим, 7шәр ел йөрүчеләр бар. Килешү төзедек, сроклары үтте. «Вектр» ширкәтенең кадастр инженеры Шәүкәт Сәлахетдинов тарта-суза. Теркәү палатасына мөрәҗәгать итеп караган идек, анда, бу оешма безгә буйсынмый, диләр.

И.Ф. Пай җирләрен рәсмиләштерү проблемаларыннан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр бихисап. Урыннардагы түрәләр, аңлы рәвештә каршылыклар тудыра. Кукмара районыннан бер сез генә зарланмыйсыз. Бу тема буенча журналистыбызны юлга чыгармый булмас. Безнең белән элемтәдә торыгыз, иң яхшысы, кулыгызда булган документлар белән, аларның күчермәләрен алып, безгә килеп чыгыгыз, йә шул күчермәләрне салып хат языгыз. Мөгаен, Кукмарада түрәләр «Хозяин-барин» принцибы белән көн күрәдер.

Әлеге шалтыратучы (без аның исемен күрсәтмәскә булдык) газетабызга тәкъдимнәрен дә җиткерде. «Безнең республикада керәшен татарлары да бик күп. Башка халыклар да яши. Әйтик, марилар, удмуртлар янәшәбездә. Алар тормышы турында да укыйсы килә», – диде ул. Килешәм. Татарстаныбыз – күпмилләтле республика. Анда кемнәр генә юк. Үзара дус, тату яшибез. Тик безнең журналистларыбыз менә сезнең кебек дөреслек эзләүчеләр гозерен тыңлап, төп вакытларын сездәйләргә ярдәм итеп үткәрә. Әгәр бу халыклар вәкилләре үзләре активрак булса, безнең күп санлы булышчы-авторларыбыз сафына бассалар, бик шатланыр идек. Әйтик, керәшен туганнарыбызның, хәтта дини бәйрәмнәрен дә, йолаларын да яктырткан «Арулармысез» сәхифәсе булдырылган иде. Әмма, укучыларыбыз арасында, керәшеннәрнең күп булуын белсәк тә, активлык күренмәде. Әгәр һәр халык, үзендә милли горурлык хисләрен булдырып, үзен танытырга тырышса, андый язмаларга урын түрдән.

***

Түбән Кама шәһәре сәламәтлек комбинатында эшләүче: «Бездә артык эшләгән сәгатьләр өчен түләнми. Ел беткәч түлибез, дигән булалар. Әмма без ышанмыйбыз. Чөнки узган ел да кайберәүләргә генә түләделәр. Быел да шул кабатланыр, дип куркабыз. Гомумән, халык шикаять итәргә дә курка. Кемгәдер пенсиягә чыгарга да 1-2 ел гына калган. Шуннан файдалана җитәкчеләр. Ике тапкыр Хезмәт инспеіциясенә мөрәҗәгать иттек инде. Нәтиҗә әлегә күренми.

И.Ф. Баш икътисадчы Надежда Ильинична Фагеева белән сөйләштем. Ул әлеге мәгълүматка аптырады: «Артык эшләнгән сәгатьләр өчен ел азагында түләнә. Узган ел да шулай булды. Бу коллектив хезмәт килешүендә дә шулай күрсәтелгән», – дип җавап бирде. Әгәр, кемдер шикләнә икән, аерым карап җавап бирергә вәгъдә итте.

Кызганычка каршы, мин сөйләшкәннән соң, оешмада мәхшәр купкан. Редакциягә кем шалтыратканын эзләргә керешкәннәр. Хөрмәтле җитәкчеләр, сез безгә мөрәҗәгать итүчеләрне эзләмәгез, ә куелган сорауны гаделлек белән хәл итү җаен эзләгез. Әлеге темага нокта куелмый, һәм без, әгәр, хезмәт кодексы бозылса, аңа яңадан әйләнеп кайтып, тикшерергә алыначакбыз. Мөрәҗәгатьләр дәвам итсә, журналист җибәрү җаен карарбыз. Хезмәткәрләрегез мәсьәләне суд аша хәл итәргә дә мөмкин. Суд карары сезнең файдага булмас, чөнки түләүләрдә хилафлыклар ярылып ята.

***

Кама Тамагы районының, Каратал авылыннан шалтыратучы исемнәрен күрсәтмәүне үтенде. «Район җитәкчелеге бик үчле, алайса, улыма көн бетәр», – диде ул. «2012нче елның октябре, декабре өчен дә, быел бөтенләй хезмәт хакы түләнмәгән. Сикертеп, узган ноябрьгә генә бирделәр. Безгә ничек яшәргә? Күпләр миңа килә дә: «Син пенсия алгач, акчаң бардыр, ссуда түлисе бар, биреп тор», – диләр. «Үз улыма да акча юк, бит», – дим. Элек Ленин колхозы иде ул. Аның рәисе хәзерге район башлыгы Зөфәр Гарәфиев иде. Хәзер ҖЧҖ ясадылар да, хуҗалык тәмам таралып бетте. Эшләргә трактор да юк. Читтән килеп эшлиләр. Бар да исерек, кем ничек булдыра – урлый…

И.Ф. Хуҗалык рәисен Мидхәт Гимадеев, диделәр. Шалтыратучыга ышансаң, ул бай мирас кабул итеп алган. Хуҗалык белән бүгенге район башлыгы җитәкчелек иткәндә, ул аягында нык басып торган. Аска тәгәрәүнең хикмәте нидә? Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев та кызыксынадыр бу сорау белән. Һәрхәлдә, үзең эшләп киткән хуҗалыктагы хәлләрне шул рәвешле моңлы-зарлы итеп калдыру – җитәкче кешене бизәми.

***

Зәй шәһәреннән исемен шулай ук әйтергә курыккан укучыбыз, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе (нянечка) булып эшли икән. Тәрбиячеләргә хезмәт хакын арттырдылар, ә безнеке шул килеш калды. Кулга 5300 сум алам. Күрше шәһәрләрдә, әйтик, Чаллыда 8-9 мең сум алалар. Безнең хакимә Воропаева, арттырып түләмибез, дигән. Ул акчаны ничек җиткерергә икәнен кем белә?

И.Ф. Түләмибез, дигәч, хакимәгез Татьяна Воропаева белә торгандыр, ничек яшәргә икәнен. Быел чынлап та тәрбиячеләрнең хезмәт хакы арттырылды. Кайбер урыннарда җирле бюджет хисабына тәрбияче ярдәмчеләренә дә хезмәт хакын күтәрделәр. Әмма республика матбугатында яман аты таралган Воропаевагыз республика хакимияте белән очрашу насыйп булган саен, үзләрендәге хәлләрне ал да гөл итеп күрсәтә бит. Аның күзлегеннән караганда, Зәй чәчәк ата. Тик бу кәгазьдә генә шул. Зәйнең упкынга төшеп баруы турында «БГ» да кабат-кабат язды, язып тора. Инде бу районда тәрбиячеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрергә берәр мең сум гына булса да таба алмыйлар икән – район күрсәткечләре, чынлап та мактанырлык түгел, димәк. 5300 сумга Воропаеваның үзен һәм аның туганнарын эшләтеп, яшәтеп карарга иде.

***

Безнең даими укучыбыз, газетабызга язылучыларның күбәюен үз күзләре белән күрүен, барысының да безне яратып укуларын күреп, сөенүен әйтеп шалтыратты. Ул һәркайда безне рекламалап йөри икән. Бик зур рәхмәт, шундый укучыларыбызга. Эшләгән игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Газета өчен түгел, үзара гына калсын, дип сораса да, исемен әйтми генә, аның фикерләрен җиткерергә булдым. Чөнки бик мәгънәле тема күтәрелә. Бүген җәмгыятебездәге битарафлык чиренә борчыла ул. «Моннан берничә еллар элек Казан үзәгендә балчыктан ясалган сәгать янында авылыма автобус көтәм. Шул тукталышта тора торгач йөрәгем тотып алды. Сәгать янына утырдым. Башым әйләнә, йөрәгем кага. Шунда ник бер кеше игътибар итсен дә, апа, ни булды, дип сорасын?! Кич Илфат Фәйзрахмановның «Әйбәт гайбәт»не карыйм. Нәкъ шул тема – битарафлык турында сөйлисез. Соң бүген генә шуның корбаны булдым бит, дип телевизор каршында утырдым.

И.Ф. Дөрестән дә, без, эксперимент үткәреп, хәле начарланганнарга үткән-сүткәннәрнең реакциясен тикшердек. Журналист Илфак Шиһапов йөрәген тотып, чүгәләп тротуарда яртышар сәгать утырды. Урыннарны да алыштырып карадык. Әмма безнең ерактан төшереп торучы камера, ярдәм итәргә тырышкан бер генә кешене дә «эләктерә» алмады. Студиягә килгән табиб, йөрәк өянәге тоткан кешегә 5 минут эчендә тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, аны югалтабыз, дип белдерде. Димәк, безнең экспериментта катнашкан Илфак Шиһапов ярты сәгать эчендә ничә тапкыр «китә» ала иде… Мин үзем егылып яткан кеше яныннан битараф уза алмыйм. Бәлкем, ул исерек түгелдер. Исерек булса да, бәлкем, аңа ярдәм кирәктер. Бүген син ярдәмгә мохтаҗ яныннан шулай битараф үтеп китәсең, иртәгә сине дә шулай калдырып китмәсләрме?

***

Мөслим Исәнсеф авылыннан даими авторыбыз Мөҗәһидан Мортазин: «Сугышта үлгәннәрнең балалары акча ала, дип ишеткән идем. Алганнар бар микән?»

И.Ф. Кызганыч, бу бик катлаулы бюрократик киртәләр аша чыгасы эш, диләр. Әлегә алучыларның барлыгын ишеткән юк. Бәлкем, максатларына ирешкәннәр бардыр, булса, безгә элемтәгә чыгып, башкалаларга үрнәк-дәрес әзерләр идек.

***

Казаннан Назимә Хәниф кызы Сабитова иренең, абыйсының истәлеге өчен борчыла. «Мин Азнакай районының Таллы Бүләк авылында туып үстем. Абыем Мирмагусем Бакиев (сугышта исеме үзгәртелгән) 1930нчы елда финанс институтын тәмамлап эшләгән җиреннән сугышка китеп, һәлак булды. Ул Хәтер китабында бар. Ирем Рәфкать Садыков сугышта яраланып кайтты. 90нчы елда шул яралардан үлде. Бот төбеннән төзәлми торган ярасы бар иде. Ул чакта ярадан үлде дияргә ярамады, йөрәктән үлде, дип яздылар.

Аларны авылымдагы һәйкәлдә дә исемнәрен күрәсем килә. Анда алар юк.

И.Ф. Азнакай районында бүген халык мәнфәгатенә колак сала торган хакимият эшли. Таллы Бүләк авылында да сугыш каһарманнарын яңада бер барлап, һәйкәлгә өстәп кую җаен табарлар, дип өметләнәм. Тиңдәшсез батырлыклар, күп корбаннар хисабына ирешелгән җиңү каһарманнарының гомерләре кыска булса да, исемнәре мәңгелек булырга тиеш.

***

Мари иленең Бәрәңге бистәсендә гомер кичерүче укучыбыз, минем кардәшем Миңзифа апаның да соравы бар икән: «Бездә өлкәннәр гөнаһ дип, мөлкәтләрен иминиятләштерми башладылар. Бу дөрес микән?»

И.Ф. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан атлый, диләр. Бәла килгәндә, бернәрсәсез калмас өчен, страховка кирәк. Шуңа күрә, мин үзем аны гөнаһ гамәл диючеләрне аңламыйм. Ә менә процентка акча биреп тору, алу – гөнаһ. Гәрчә, безнең реаль тормышыбызга китереп караганда, монысы да күп сораулар тудыра. Дин әһелләребез ансат кына фәтва бирә, ә менә тормышыңны ничек хәлләндерергә?! Әйтик, бүген кредитсыз гына фатир ала аласыңмы? Син җыярсың акчаны, аны саклык кассасына да салырга ярамый, гөнаһ, диләр. Ә аны өйдә тотсаң, инфляция йота бара: акчаның сатып алу мөмкинлеге кими. Әле җыеп та, күпме җыя алырсың… Кайчак, дин әһелләре оҗмах турында гына кайгырып, бүген тормыш итәсе барын да онытып җибәрә.

***

Газетаның вакытында килмәве, йә югалуы турында көн саен зар ишетәбез. Инде китәргә җыенганда гына Казанның Юдино бистәсеннән Рузилә Мөхәммәтҗанова шалтыратып, соңгы санның китерелмәве, аны киосктан сатып алырга мәҗбүр булуы турында әйтте. 78нче почтада җавап бирүче табылмаган укучыбызга. Бу инде беренче очрак кына түгел икән. Мин шалтыраткач та, почта начальнигы, почтальоннар җитми, икешәр участокка өләшәләр, тартмага салдык, диләр, ә укучылар юк, иде ди. Нишләргә дә белмим, почта тартмалары да әйбәт инде, юкса, дип җаваплады. Бу очракны да Татарстан почтасы җитәкчелегенә шикаять итәчәкбез.

Тагын бер кат укучыларыбызга мөрәҗәгать итәбез, газета килми калган очракта почта бүлекчәсенә шалтыратырга, алардан таләп итәргә оялмагыз. Җавапсыз калсалар, безгә шалтыратыгыз.

***

Казаннан даими авторыбыз Наҗия апа Вәлиуллина үз тәэсирләре белән бүлеште: «Әле газета укып утырам. Һәр мәкалә чын хаклык турында. Ә менә «Дипломлы белемле дигән сүз түгел…» мәкаләсен укыгач, шалтыратмый түзә алмадым. Оныгым үсеп килә. Мәгариф чынлап та яман хәлдә бүген.

Гөлшат ханым Нургатина үз рәхмәтләрен җиткерә. «Аеруча Искәндәргә рәхмәт. Имин генә була күрегез. Элек 5–6 газета яздыра идем. Хәзер «Безнең гәҗит» белән генә калдым. Анда бар да бар. Югала күрмәгез», – диде ул.

Җылы сүзләрегезгә, киңәшләрегезгә, тәкъдимнәрегезгә рәхмәт. Барыбызга да иминлек насыйп итсә иде.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Киләсе атнада, 13нче июньдә, иртәнге 10нан 12гә чаклы сезнең белән Искәндәр СИРАҖИ аралашачак.

Комментарии