Алло! «Безнең гәҗит»ме?

Алло! «Безнең гәҗит»ме?

Телефоныбыз элемтә вакытында һәрвакыттагыча «кыза». Кеше өчен хәл итәсе проблеманың вагы, эресе юк әлбәттә. Әмма редакция журналистларының да эше тыгыз. Безгә хәбәр җиткергәнче, аны үзегез хәл итәргә тырышып карасагыз иде. Аннан соң, тагын бер кабатлап әйтәм: бүген редакция хатлар бик күп ала. Без хатларыгызның хәрәкәтенә хисап бирә алмыйбыз. «3 көн элек хат җибәрдем, килдеме», ише сорауларга җавап бирмибез. Юкса, редакциядә мондый җаваплар өчен генә булса да аерым штат булдырырга кирәк булыр иде. Һәм тагын «Минем хатымны ник бастырмыйсыз?» дигән сорау да тыңланмый. Аеруча шигырь авторлары безгә дәгъва белдермәсен иде. Шигырь калыпларына якын китереп була торган шигырьләр, фикерле язмалар үз нәүбәтләре белән басыла. Сабыр булыйк.

БУШЛАЙ БАЛА ЮК

Диләрә Әхмәтҗанова:

– Икенче баламны табарга җыенам. Беренчесе белән Киров өлкәсе Нократ Аланында (Вятские Поляны) хисапта тордым. Анда бар дарулар бушлай бирелде. Хәзер икенчесе белән Кукмарада. Әмма биредә даруларны әйткән дә юк, анализларны да түләүле тапшырталар. Ник шундый аерма икән? Йөкле хатыннар бар да зарлана, әмма тавыш чыгарырга куркалар.

И.Ф. Кызганычка каршы, бүген сәламәтлек саклау өлкәсенә караган ризасызлыклар торган саен арта. Оптимизация, авыллардагы больницаларның ябылуы халык файдасына түгел. Бюджет акчасы җитмәүне сылтау итеп, медицина учреждениеләрен акча эшләргә мәҗбүр итәләр. Кеше түләүсез озын чиратларда алҗыгач, түләүлегә барырга мәҗбүр. Әлбәттә, дәгъваны сезнең ялгызыгыз гына белдерүегез тәртип урнаштырырга булыша алмас. Ә менә барлык яшь аналар да тиешле хезмәтне таләп итә алса, эш башкача булыр иде. Йөклелек катгый күзәтү астында барырга тиешле. Һәм булачак анага, туачак сабыйга медицина ярдәмен түләүле итү законга каршы килә. Хәер, бүген рәсми түләүләрдән тыш та, яшь әти-әниләр табибларга «рәхмәтне» акчалата бирергә тиеш. Шунсыз, ярдәм юк, йә игътибар булмас дип, ата-аналар табибларның артыннан үзләре чаба, үзләре үк тиешле сумма салынган конверт тәкъдим итә. Тарифлары да билгеле. Бу хакта һәркем белә. Медицина тармагы коррупция рәхәтләнеп чәчәк аткан оешмага әйләнде инде. Әгәр сездә тәгаен фактлар бар һәм дөреслекне табарга тырышасыз икән, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кайнар линия эшли. Дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 9дан 18 сәгатькә кадәр 231-79-44 телефонына шалтыратып зарыгызны җиткерә аласыз. Закон бозулар турындагы смс хәбәрләрне 89274188159 телефонына тәүлек әйләнәсендә кабул итәләр.

СУСЫЗ КАЛМАБЫЗНЫ?

Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан исемен белдерергә теләмәгән ханым 2 сорау белән мөрәҗәгать итте:

– Сез бастырган намаз вакытлары кайбер календарьлардагы белән чагышмый.

И.Ф. Без намаз вакытларын Татарстан Диния назарәтенең рәсми сәхифәсеннән алып тәкъдим итәбез һәм алар Казан өчен генә. Казаннан читтәге районнарда Кояш чыгышы һәм баешы берничә минутка үзгәрә. Аларга да игътибар итәргә кирәк. Һәм сез куллана торган календарьларның нәширен дә карагыз. Алар ялгышырга мөмкин. Бүген календарьлар бик күп. Һәм аларның кайберләре акча эшләү өчен генә нәшер ителә. Ә андыйлар өчен мәгълүматларның дөреслеге мөһим түгел.

– Бездә җирле үзидарә су өчен дип кешеләрдән акча җыя. Тик бернинди квитанция дә бирелми. Без су белән тәэмин итү эшенә 1 егетне сайлап куйган идек. Ул әйбәт кенә эшләп китте. Торбаларны карады. Сулы итте. Түләү өчен дә счет-фактура бирелә башлаган иде. Тик Җирле үзидарә хәзер кире элекке тәртипкә кайтармакчы була.

И.Ф. Күрсәтелгән хезмәт өчен, аны күрсәтүче сездән хак алганда, аны тиешенчә рәсмиләштерергә тиеш. Болай дәвам итсә, киләчәктә бөтенләй сусыз калмагаегыз, чөнки үзегезнең түләп барганлыгыгызны да исбатлый алмаячаксыз. Безнең редакциягә шундый мисаллар белән мөрәҗәгать итүчеләр булгалый. Әгәр үзегез теләгән кешене эшләтә алмыйсыз икән (әле моның өчен җитди сәбәбе булырга тиеш), тиешле документлар бирелә башлаганчы, түләмәгез. Юкса, фәлән эш өчен фәләнчә тиеш син, дип акча җыю шикле уйларга этәрә. Проблема хәл ителмәсә, безгә хат язып салыгыз. Дөреслекне бергәләп эзләп карарбыз.

АКЫЛЛЫ ОПТИМИЗАЦИЯ

– Безнең Зәйдә кызыклы темалар күп, – дип башлады сүзен исемен әйтергә теләмәгән икенче әңгәмәдәшебез. – 2 ел элек, 2 группага 3 тәрбияче калдырып, берсен кыскарттылар. 1 группада 24–25 бала. Аңа карап акчасы артса – бер хәл. Эшләве бик авыр. Быел гына арттырдылар акчаны. Техник персоналга да тәрбиячеләрнеке белән бергә 200 сумга арттырганнар иде, бу айда киметеп бирделәр.

И.Ф. Без бу шикле экспериментка аптырадык әле. Әллә Зәйдә «уптымизация»нең яңа ысулын тәкъдим иткәннәрме? Бу кем идеясе икән? Бәлкем, безгә тәфсилләбрәк аңлатып хат язарсыз. Ә без бу экспериментны, һәм аны тәкъдим иткән акыллыбашларны фаш итәрбез.

ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ ШӘФКАТЬЛЕ ТҮГЕЛ

– Сез Югары Ослан районындагы Кызыл Байрак авылы фельдшеры турында мәкалә язган идегез. Аның эшенә салкын каравын фаш иттегез. Әмма эш үзгәрмәде. Ул күршеләре белән җәнҗалга килеп, эш тә кузгатылды.

И.Ф. Кызганыч, газетадагы мәкалә (Куркыныч фельдшер? №26, 4 июль, 2012)игътибарсыз калдырылган. Дөрес, игътибар булмады түгел, булды. Шәфкать туташы үземе, әллә башка берәүме редакциягә шалтыратып хәйран гына янады ул мәкалә чыккач. Авылындагы кешеләрнең үтә дә чирле, кайберәүләрнең психик авырулы булуларын да җиткерде ул. Без, янәсе, шуларның сүзенә ышанабыз. Ул чирле кешеләрнең чирле булулары турында медкарточкада язылганмы, дигәч, аны бөтен кеше сөйли, дип җаваплады кешеләргә «диагноз куючы» ханым телефон аша.

Бу теманың ябылмавы безне гаҗәпләндерде. Якын киләчәктә, авылыгызга редакциядән журналист көтегез.

ТОРМЫШЫБЫЗ БӨКРЕ

Буа районы Кайбыч авылыннан 85 яшьлек Роза әби безнең өчен борчылып шалтырата.

– Улым, мин сине телевизордан да карап утыра идем. Син минем мәрхүм улыма охшагансың. Бу Русиянең бөкресен сез генә төзәтә алмыйсыз. Үзегезне саклагыз. Бик кыю язасыз. Минем ише шалтыратучылар әллә ниләр таләп итәр ул. Минем дә улымның башына җиттеләр. Дөреслекне таба алмадым. Ирем атлар ярата иде. Балалар да шул атлар арасында үсте. Хәзер 1 улым белән 1 кызым гына калды. Ятимә карчык инде мин.

Авылыбыз миллионер колхоз иде. Талап таратып бетерделәр. Улым әнә эшкә дә Буага барып йөри…

И.Ф. Килешәм сезнең белән. Бөтен илне, совет халкының, сезнең кебек авыр тормыш күтәргәннәрнең үлемтеккә дип җыйган акчасын олигархлар кычкыртып талады. Кем ни ала ала, барын да үзләштерделәр. Сезнең авыл гына түгел, завод фабрикалар да бүген ташландык хәлдә. Кытайдан китерелгән чүп-чар сатып алып көн күрәбез.

Инде безнең иминлеккә килгәндә, аңлавыгыз, борчылуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең кебек Ак әбиләр догасы яшәтә, саклый безне. Дөрес, аңламаганнар да җитәрлек. Син тиеш, дип безгә эш кушып, аннан соң каргап ятучылар да бар. Үзегез дә бераз яклагыз үзегезне, дип киңәш итә башласаң, безнең әле яшисе бар бит, дип җаваплый андыйлар. Дөреслекне Казаннан Илфатмы, Сираҗимы, Эльвира Фатыйховамы, башкамы килеп табып бирә алмый, кешенең үзенә дә бераз селкенергә кирәк. Дөрес, без бернигә карамый эшлибез. Без дә булмасак, хаклыкны эзләүче кем булыр, дип яшибез.

ТАТАР ТЕЛЕ КИРӘКМЕ?

Татар теле укытучысы булып эшләгән Тәскирә Сәлимгәрәева безне тәнкыйтьләде. Узган атнада Эльвира Фатыйхованың телефон элемтәсенә чыгучыларга: «Татар газетасына шалтыратасыз бит. Безнең белән генә булса да урысча сөйләшмәгез», – дигән чакыруы ошамаган. «Урысча сөйләшкән кешене орышмагыз. Хәзер урыс сүзләрен кыстырмый аралашып та булмый», – диде Тәскирә ханым.

И.Ф. Бәлкем, җавабым дорфарак чыгар, гафу итегез. Мондый темага һәм мондый яссылыкта сүз күтәрүчеләргә түзеп тора алмыйм. Чынлап та, татар газетасына шалтыратканыңны белә торып, безнең татарча сөйләшүебезгә дә карамастан, вата-җимерә урысча азаплану, белмим, минемчә, әдәпсезлек кенә түгел, ә наданлык. Монда сүз урысча сүзләр кыстыру турында гына бармый. Гәрчә, анысы да, кешене бизәми. Матур, килешле сөйләм ияләре белән аралашу үзе үк йөрәккә ятышлы бит ул. Бүген, урамга этләрен пес итәргә алып чыккан, урысчасы каты-токы булган әбиләр дә, этләре белән урысча сөйләшә. Оныклары белән әйткән дә юк.

Тәскирә ханым, Сез балаларны үстерәсе бар, урыс теле кирәк, дисез дә, минем әле урысча белмәгән баланы күргәнем юк. Хәтта авыл балалары да бүген урысча сиптерә. Ә менә татарча… Татарчабызны мин, Сез якламасак, ул бетәр бит. Шуңа йөрәгегез сызламыймыни?!

Минем бу фикерем, бәлкем, көфер сүзләрдер. Беребез дә мәңгелек түгел. Һәркайсыбызга иман байлыгы телибез. «Тегендә» иманыбызның ныклыгы өчен җавап тотасыбыз бар. Әмма, минемчә, иман ныклыгына, кешенең үз ана теленә хөрмәте дә керә. Без анда элек киткән әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез белән очрашабыздыр. Алар: «Миннән соң, буыныбыз өзелмәдеме, оныкларым телемне, минем динемне беләме?» – дип сорамый калмыйлардыр?! Нишләп әле татарлык минем буынымда миннән соң өзелергә тиеш?! Оныкларымның төп теле татар теле булу, тормышымның дәвамы ул. Оныкларым оныкларына шуны калдырырга тиешләр. Бу катгый табигый закон.

Сез: «Газетада сериаллар басмагыз, анысы кирәкми. Ә менә газетагыз аша мөселманнар тормышын белеп бара алуыбыз яхшы», – дисез. Без мөселманнар тормышын гына түгел, гади халык язмышын, реаль чынбарлыкны тасвирларга тырышучы басма. Ә инде хикәяләргә килгәндә, укучыларыбыз арасында иң элек шул татарча сериал битен укыйбыз диючеләрне күп очратам. Шуңа күрә, никадәр кеше, шулкадәр фикер һәм ихтыяҗ.

Әйдәгез, телебезне, динебезне бергәләшеп куәтлик. Иманыбызны ныгытыйк.

Ихтирамыгыз өчен рәхмәт.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. 7 мартта, пәнҗешәмбе көнне, 10-12 сәгатьләрдә сезнең белән газетабызның баш мөхәррир урынбасары Эльвира ФАТЫЙХОВА аралашачак. Безнең телефон: (843) 523-49-15

Комментарии