АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?!

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?!

Биектау районының Зур Киек авылы халкы:

Безнең авылда февральдән бирле су юк. Ярый әле язын идән асларына төшкән су булды, малларга шуны эчерттек. Бөтен авылга нибары бер кое бар, аны «Чәй суы коесы» дип йөртсәләр дә, суы эчәргә бик начар, савыт-саба юарга гына тотабыз. Безнең авыл Айбаш авыл җирлегенә карый, башлыгыбыз – Равил Сафиуллин. Ул гел вәгъдә генә биреп тора, ә су күренми. Башта 8 мартка дигән иде, аннан 1 Майга күчерде. Хәзер инде су Сабан туена гына булачак ди. Булыр микән?

И.С. Мин авыл башлыгына шалтыраттым: «Бу проблема менә хәзерге мизгелләрдә чишелеп ята. Яңа торбалар китерелде, искеләре казып алынды, Аллаһы боерса, су кичкә үк булачак», – диде ул. Газетабызның бу саны чыкканда авылыгыз колонкаларыннан шаулап су агып торыр дип өметләнәбез…

Азнакай районы Буралы авылыннан Азат Йосыпов:

Мин берара «Елховлес» ширкәте белән хезмәттәшлек иткән идем, шуннан 129 мең сум алачагым калды. Минем крестьян фермер хуҗалыгы башлаган эшкә түләргә дигән акчаны «Татнефть» җәмгыяте инде 2011нче елның декабрендә үк күчергән. Тик «Елховлес»ның директоры Заһид Абдуллин бирми йөртә. Әгәр ярлы оешма булса, аңлар идем, юклыктан бирми йөртмиләр бит. Ярдәм итә алмассызмы?

И.С. Якын араларда Әлмәт якларына барасым бар, Кәләй юл өстендә генә – кереп чыгармын. Әлегә редакциягә кыскача гына хат юллагыз. Килешүнең күчермәсен дә конвертка салырга онытмагыз.

Минзәлә районының Хуҗамәт авылыннан Нуриасмә апа:

Мин 1955-57нче елларда Татарстанның Ворошилов (хәзерге Тукай) районының Мөрәс авылында авыл советы сәркәтибе булып сайланып эшләдем. Инде 2003нче елдан бирле бу елларда авыл советы рәисе булучыларга өстәмә пенсия түләнә, сәркатипләргә – юк. Югыйсә безне дә сайлап куйдылар бит. Киңәш бирә алмассызмы – миңа нинди судларга мөрәҗәгать итеп карарга икән?

И.С. Әгәр законда бары тик авыл советы рәисләре булган кешеләргә генә өстәмә түләү каралган, сәркәтип булып эшләүчеләр хакында сүз юк икән, кайсы судка мөрәҗәгать итсәгез дә, файдасы булмас. Юкка акча сарыф итеп, башыгызга бәла алып йөрүгә генә кайтып калыр…

Балык Бистәсе районы Күки авылыннан Равил бабай:

Тагын Сабан туйлары җитте, тагын урыс матбугаты, түрәләр «праздник плуга» дип җелеккә тиярме икән? Әйтегез әле шуларга, монда «плуг»ның катнашы юк бит!

И.С. Әйтәм: монда «плуг»ның катнашы юк, шуңа күрә Сабан туен «праздник плуга» дип тәрҗемә итү – зур наданлык. Аңладыгызмы, хөрмәтле вә гыйззәтле глава һәм министр әфәнделәр! Бераз гына галимнәрнең хезмәтләренә күз салсалар, түрәләр «праздник плуга»ның «язгы чәчүдән соң» үткәрелүе хакында да сөйләмәсләр иде. Чөнки Сабан туйлары элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм бәйрәм итеп, күңел ачып алган халык икенче көнне язгы кыр эшләренә тотынган. Ә чәчүдән соң уздырылганы Җыен дип атала һәм ул печәнгә төшкәнче атна-ун көн дәвам иткән. Бүгенге «праздник плуга» дигәннәре узган гасырның утызынчы елларында завклублар яңарткан, Сабан туе белән Җыенны берләштереп ясалган мәҗлес кенә. Әмма без әле шунысын милли килеш саклап кала алуыбызга да шатбыз. Югыйсә Мәскәү алдында ялагайланучы Татарстан җитәкчелеге аны инде «интернациональ» дип игълан итеп маташа. Юк, ул татарның милли бәйрәме һәм бары тик татарныкы гына!!!

Арча районының Иске Кенәр авылыннан Кифая апа:

Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләрен сагындык. Кая китте ул?

И.С. Миңа бу сорауны еш бирәләр, чит илгә качкан дип раслаучылар да бар. Рамил хәзрәт Казанда, чит илгә качмады, дошманнары өметләнмәсен. Әле узган җомгада гына күрештек…

Тәтеш районының Бакырчы авылыннан Фәния Ваһапова:

Элек «Алга» хуҗалыгы идек, инвестор килеп «Парадиз» ясап куйды. Минем элекке хуҗалыктан – 51 мең, иремнең 30 меңләп хезмәт хаклары аласыбыз калды. Авылның башка кешеләренең дә алынмаган акчасы күп. Инвестор килгәндә әҗәтләрне түләргә вәгъдә биргән иде, хәзер «Алга» түләсен ди. «Алга»ны бит ул бар мөлкәте белән үзенә алды. Беркөнне район хакиме Валерий Чершинцев янына барган идем: «Нәрсә, сезгә «Парадиз» да начармы?» – дип акырып җибәрде, әйтәсе сүземне дә онытып, йөрәгемә ябышып утырдым. Главадан ярдәм булмаячак, нишлик икән?

И.С. Мин сезнең хакимегез Валерий Чершинцевны Алабуга районында хаким урынбасары булган чагыннан беләм. Ни үкенеч, аның хакында бер юньле сүз дә әйтә алмыйм, булышыр дип тә өметләндермим. Әле зыян салмаса, рәхмәт әйтеп яшисе бугай… Гәрчә, Алабуга буенча шулайрак дип беләм һәм бу хакимгә каршы көрәшергә, тиешле акчагызны алышырга әзермен. Соцпроф профсоюзлары җитәкчесе Сергей Ромадановский да ярдәм итәчәген белдерде. Хат итеп редакциягә язып җибәрегез, телефоннарыгызны күрсәтегез, киләбез…

Биектаудан Алик Әлсабуров:

Бездә Арча юлы буендагы күпкатлы йортлардан антенналарны, тәлинкәләрне алырга кушалар. Участок инспекторы, идарә итүче компания хезмәткәрләре, җирле үзидарә кешеләре фатирдан фатирга йөриләр, алмасак үзләре кисеп китү белән яныйлар. Бу дөресме?

И.С. Йортның тышкы ягы архитектор сызымнарындагы кебек сакланырга тиеш дигән дәлил дә китерәләрдер әле. Гадәттә, Казанда шулай итәләр. Янәсе, йортның тышкы кыяфәтен боза. Мөгаен, Универсиада кунаклары бу юлдан да узасыдыр. Шуңа күрә, телисезме-юкмы, барыбер антенналарны салдырачаклар дип уйлыйм, балкон эченә кертеп куюыгыз хәерлерәк булыр…

Кайбыч районының Кече Кайбыч авылыннан Мәдинә әби:

Миңа 72 яшь, малайны 38 яшьлеге белән «Яңа гасыр» телеканалының «Миннән сиңа сәлам» тапшыруы аша котлаткан идем, 1770 сум түләү җибәрткәннәр. Ник алай күп ул?

И.С. Ник күп икәнен белмим, әмма телевидениедән котлау өчен кешенең кесәдә акчасы булу шарт. Әгәр бик арзан булса, аның тәме дә булмас иде. Сезне көчләп котлаттылармы? Юкмы? Алайса, түлисез инде.

Кайбыч районының Чәчкап авылыннан Флера әби Гобәйдуллина:

Миңа – 73, картыма – 75 яшь. Йортыбыз каршындагы бакчабызга утын өеп куябыз. Шуның өчен хакимияттән килеп 2 мең сум штраф салып киттеләр. Ә бит ул җиргә без утынны 46 ел буе өябез, бер сүз әйтүче булмады. Район хакименә дә бардым, ярдәм итәргә вәгъдә итеп алдап кына чыгарды – түләргә кәгазь китерделәр.

И.С. Хакимиятнең ялганчы булуы бик начар инде ул. Ә бер кисәтү дә ясамый штраф салу – мәнсезлек. Әмма сезнең хакимиятегез шул штрафлар аша Сабан туйлары уздыруга акча эшли ахры. Чөнки бәйрәмнәр алдыннан бик актив штрафлый алар. Бу бер сездә генә түгел, бөтен республикадан шалтыратып зарланалар. Шуңа да, һәр очрак артыннан чабып йөрү мөмкинлегебез юк. Әмма район хакимегезне «кыздырасы» булса, монысын да искә төшерербез, иншалла.

Сезнең зарларны Искәндәр СИРАҖИ тыңлады.

P.S.Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, 6 июньдә, 10-12 сәгатьләрдә сезнең белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ аралашыр. Безнең телефон: (843) 523-49-15

Комментарии