Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Бүгенге кизүемне Казанның М.Гафури урамындагы 5нче йортта яшәп ятучы Гөлбәдихан әбинең исән-сау икәнен белеп сөенүдән башладым. 90нына якынлашып килүче әби чираттагы кат йортларына ремонт ясамауларыннан зарланды. Әмма ул йортта кешеләр фатирларын хосусыйлаштырган шул инде һәм хакимият аны сипләргә бик атлыгып тормый. Гәрчә, әле приватизациягә кадәр йорт сипләнгән булырга тиеш иде. Бөтен фатир хуҗалары җыелып, җаваплы оешмаларны судка бирсәләр генә инде… Бәлки, файдасы тияр.
Казаннан Клара апа:
– Мин 38 ел эшләп пенсиягә чыктым, шуның 28 елын «Сбербанк»та эшләдем. 1980нче елда миңа «1979нчы елның социалистик ярыш җиңүчесе» медале тапшырганнар иде. Шуны тотып «Хезмәт ветераны» таныклыгы сорап киттем. Ләкин минем бу медалем ни хезмәт кенәгәмдә чагылмаган, ни «Сбербанк» архивында боерык сакланмаган…
И.С. Клара апа, мөгаен, сезгә дә шул медаль һәм аның таныклыгын алып судка мөрәҗәгать итеп карау лаземдер. Сезне бу медальнең кавалеры итеп суд карары белән танысалар – «Хезмәт ветераны» булырсыз.
Азинодан Алсу әби:
– Мин гомерем буе КДУ ашханәсендә эшләп пенсиягә чыктым. 30-40 еллар эшләгән кешеләр әле дә аралашабыз. Менә кабат Өлкәннәр көне узды – безне тагын искә алучы юк. Безнең заманда өлкәннәрне бу көнне ярты капчык бәрәңге бүләк итеп булса да, искә алалар иде. Без онытуларына бик гарьләнәбез, һичьюгы, берәр открытка язып җибәрсәләр, күңелебез булыр иде.
И.С. Алсу әби, мин үзем дә театр училищесында укыганда сез пешергән ризыкны ашап үскән кеше, әле үзегезне хәтерлим дә кебек. Сез КДУ җитәкчелегенә үпкәләмәгез, барыбер файдасыз. Бүген элеккеге университет юк инде, аның урынына КФУ уйлап таптылар бит. Анда исә эшләп чыккан ветераннарына гына түгел, татар халкына да урын калмый бугай: татар теле белгечлеген, журналистларны кыскарттылар, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча татар белгечләре бүтән әзерләнми дип беләм – татарга каләм тотып язып утыручы 5-6 минем ише «искелек калдыгы» булса җитәр дип уйлыйлардыр…
Нефть төбәгеннән шалтыратучы бу апа телефонын да, исемен дә әйтте, әмма әлегә үзен газетабыз битләрендә атамауны үтенде:
– Минем киленем 7 ел ярым яшәгәннән соң, өч бала белән улымнан китеп барды. Әле өченче баласы туып та өлгермәгән, көмәнле иде. Ул шәһәребезнең Башкарма комитеты җитәкчесенә китеп яши башлады, аның белән өйләнештеләр дә. Анысына сүз әйтмәс тә идем – өч баланы да экспертиза минем улымныкы түгел дип тапты. 7 ел ярым хатыны аңа хыянәт иткәнме? Без бит ул балаларны үзебезнеке дип кабул иттек, яраттык, кайсыбызга охшаганын карап бәхәсләштек… Бу экспертиза нәтиҗәләренә ышанмыйбыз, исполком рәисе кушып шулай эшләткән дип уйлыйбыз. Хәзер инде улым үз акчасына суд карары белән тагын бер экспертиза ясатырга булды. Ләкин без исполком рәисенең бу экспертизаны да үз ягына аудармаячагына ышанмыйбыз…
И.С. Монда тулы бер роман язарлык тема икән! Нефть каланчалары астында Санта Барбара! Беркем дә үзенең баласының үзенекеме, кешенекеме икәнен белми һәм тәмам шашына… Сезнең улыгызга бу 7 ел ярымны, ул хыянәт кылган хатынны онытып, яңа тормыш башлап җибәрү хәерлерәк булыр, мөгаен. Әйдә, яшәсен үзенең түрәсе белән, үстерсен балаларын! Хәзер улыгызның кулына яңа экспертиза нәтиҗәләре тоттырсалар да, анда балаларның берсе үзенеке икәне хакында белешмә булса да, берни үзгәрмәячәк. Барыбер бала анасында калачак, ә улыгыз алиментлар түләп яшәячәк. Шул ук вакытта аны гомере буе эчтән шөбһә корты кимерәчәк: минем баламы, экспертиза икесендә ике төрле күрсәтте – кайсы ялгыш? Бу балалар тулы мәгънәсендә инде аныкы була алмаячак. Моны улыгыз эчтән үзе дә аңлый, бары тик 7,5 ел алданып яшәмәгәнен, «чын ир» булуын раслау өчен генә тырыша кебек. Миңа калса, кирәкмәс – үткәннәрне үкенү-ачынуларсыз гына озатып, тормышны яңадан башлау хәерлерәк кебек.
Ә инде алай булдыра алмаса, әйдәгез «Пусть говорят», «Прямой эфир» кебек тапшыруларга чыгабыз, «Репортерские истории» төшереп, түрәне рисвай итәбез. Ләкин мин башта бу түрәнең нинди икәнен белмим әле – начар кеше булса, барча начарлыклары өчен жәзага тартырбыз. Ә моның юлы гади – федераль дәрәҗәдәге «сары матбугат»ка тапшыру. Минем анда таныш-белешем буа буарлык.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән Марат:
– Урамнар җыештырылмый, пычрак, асфальт булган җирләре дә ватылып бетте, булмаган җирендә бөтенләй йөрерлек түгел.
И.С. Сез бит бөтен Русия хакында сөйлисез. Аның бит иле үк «юылмаган». Әгәр җирле бистә башлыгы эшләми икән, район хакимиятенә шикаять языгыз.
Азнакай районының Эстәрле авылыннан Әлфия апа:
– Бездә өлкәннәр көнендә күпләрне мыскыл итү генә бара. Әйтик, 55тән 70кә кадәр категория пенсионерлар әле картка саналмый һәм аларга берни бирелми. 70тән узган, әмма бюджет өлкәсендә эшләп чыккан булсаң, сиңа тагын берни тиеш түгел. Бары тик хуҗалыкта эшләп чыкканнарга гына бераз хөрмәт күрсәтә җитәкчебез Варис Сәгъдәтов. Ул Өлкәннәр көне «колхозчы» һәм «колхозчы түгел»гә бүленеп үткәрелергә тиешмени?
И.С. Юк, өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләү, күңелләрен күрү өчен уйлап чыгарылган бәйрәм ул. Бу көнне бер генә дә өлкән яшьтәге кешенең кәефе кырылырга тиеш түгел. Мөгаен, сезнең район хакимияте моны җирле җитәкчеләргә үтемле итеп әйтә белмидер…
Югары Ослан районының Макул авылыннан Нина Хәсәнова:
– Былтыр җир салымы 900 сум гына килгән иде, быел 1750 сум ук булган. 73 сутый җиребез бар, ник алай арткан икән?
И.С. Бәяләр үсә бит, шул исәптән җир кадастры бәяләре дә. Әле бу салымнар тагын да артачак. Чөнки озакламый салымнарны базар бәясеннән түли башлаячакбыз, ә бу берничә тапкыр күбрәк дигән сүз…
Казанның Киров районындагы Аккош күле бистәсеннән Алсу:
– Элек безнең балаларны «Горводзеленхоз» оешмасы 3нче гимназиягә автобус белән йөртә иде. Хәзер ширкәт җитәкчесе Роза Җаббарова автобус бирми башлады, 15ләп бала хәтәр юллар аша чыгып җәмәгать транспортында шәһәргә йөреп укыйлар. Бу автобусны янә оештырып булмасмы икән?
И.С. Оештырып булыр, ләкин Роза ханым үзе теләсә генә. Чөнки аны мәҗбүр итәрдәй закон юк. Бөтен ата-аналар имзалап хат язып карагыз әле, бәлки, тыңлар. Сез бит аңа мөрәҗәгать тә итмәгәнсез…
Казаннан Рәисә апа:
– Лаеш районының Пәрәү авылы хакында әйтәсем килә. Зиратны чүп баскан: авыл Советы рәисе Миңнурга әйтәм – муллага сылтый, Гомәр муллага әйтәм – Миңнурга сылтый. Югыйсә, зиратка читкә китеп яшәүчеләрне алып кайтып җирләү өчен дә 9 мең сум алалар, иганәче дә бар. Шулай булса да, мәчет тә юньле түгел, зират та чүпкә батып ята…
И.С. Сезнең якларга килеп чыгасым бар әле, үзем күреп китәрмен, иншаллаһ… Тик тагын шунысы: халык үзе өмәләр оештырып җыештырып торган авыллар бихисап. Бәлкем, сезнең якларда да кемнедер көтеп тормыйча, инициативаны үз кулына алып, эш башларлар. Оештырылган өмәләргә читтәгеләр дә бик теләп кайтыр иде. Зират авылның көзгесе. Әгәр ул ташландык икән, димәк, бу авылда булдыксызлар яши.
Казанның Җиңү Проспектыннан Хәтирә:
– Безнең йортларның балконнарына яңа пыялалар куялар, йортларның фасадларын матурлыйлар, подъездлар шул килеш кала. Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, подъездны сипләргә теләүче юк.
И.С. Һәм булмас та! Сезнең подъезд эчен Универсиада кунаклары күрми, кортежлар узмый бит. Безнең ил үзе үк шундый – тыштан ялтыраган җирләре дә эчтән калтыраучан була. Күз буяу илендә яшибез бит!
Тәтеш районының Олы Тархан авылыннан Гөлсирә Баһаветдинова:
– Безнең йорт каршында 200әр яшьлек биш агач үсеп утыра. Аларны өч кеше бергә дә колачлый алмый, бик юаннар. Әмма инде череп эчләре куышлана башлады. Хәзер кайчан аварлар да, якын-тирәдәге йортларны ишәрләр дип куркып йөрибез. Инде берсенең ботагы сынып төшеп, Саимә апаларның йорт түбәсен җимерде, берсенең ботагы Мөдәррисләрнең абзар түбәсен иште. Давыл чыкса, агач басып үтерер дип өйдә торырга куркабыз. Авыл башлыгы Наил Маштиевкә әйтеп карадык: «Кешем юк, кемгә кистерим?» – дип кенә җибәрә. Безгә нишләргә?
И.С. Сезнең авыл бик еш зарлана башлады әле. Ул Наилегез нәрсә генә эшли соң сезнең? Су баса торган юлга таш кайтартып салу кулыннан килми, кешеләргә куркыныч тудыручы агачларны кистерә алмый… Район хакимегезгә, МЧСка авыл халкы җыелып кул куеп хатлар юллагыз әле. Алай да файдасы булмаса, килеп җаен карап китәрбез. Иң мөһиме, мөрәҗәгатьләрегез булсын. Әгәр ул агачлар авып, берәр кешегә зыян салса, суд юлында йөргәндә, компенсация акчасы таләп иткәндә кирәк була алар…
Бу атнада менә шундыйрак зарлар килде телефонга. Илфатка, Эльвирага, мин фәкыйрегезгә теләгән изге теләкләрегез өчен барыгызга да рәхмәт.

Кабат очрашулар көтеп, Искәндәр СИРАҖИ.

P.S. Киләсе пәнҗешәмбедә, 4нче октябрь иртәсендә 10нан 12 сәгатькә кадәр сезнең белән телефон аша Илфат Фәйзрахманов сөйләшәчәк. Шалтыратыгыз! Редакциягә гозерләрегезне шушы вакытта җиткерергә тырышсагыз иде.

Комментарии