Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Атна атнага охшамый: кайчак гел рәхмәт әйтеп шалтыраталар, ә кайчагында гел моң-зар гына тыңлыйсың… Менә узган атна проблемалырак булды.

Чаллы шәһәреннән исемен һәм адресын бары тик редакция өчен генә дип хәбәр иткән ханым:

– Мин сезгә ата-аналар белән киңәшкәннән соң шалтыратам. Безнең балалар Чаллы шәһәренең медицина көллиятендә фельдшерлыкка укый. Укырга кергәнче безгә: «4 ел укыганнан соң диплом һәм сертификат бирәбез», дип әйттеләр. Медицина бит ул шундый өлкә, әгәр сертификатың булмый икән, эшкә дә урнаша алмыйсың. Ә хәзер менә инде 4 ел укыгач: «Сертификат өчен ике ай түләп укырга кирәк», – диләр. Балалар хәзер июнь азагында диплом ала, июль-август аенда укытучылар җәйге ялда була икән, болар шуңа күрә сентябрь-октябрьдә укырга тиеш булып чыга. Уйлап кына карагыз, хәзер безнең балалар ничә ай буе эшсез ятачак. Балаларның һәркайсының эш урыны билгеле, алар инде «распределение» белән билгеләнгән.

Бюджет бүлегендә укыдылар да, хәзер теге ике айны түләп укыйсы диләр. Әле аның ничә сум икәнен дә төгәл әйткән кеше юк. Кемдер 8-10 мең сум дисә, кемнәрдер 30 мең, ди. Соравым шундый: бу каян килгән яңалык? Нишләп бу шулай булган? Укулар ничә сум?

Э.Ф. Медицина көллияте директоры С.Г.Вахитова имзалаган документтан күренгәнчә, ата-аналарга да, студентларга да сертификат алу тәртибен тагын бер кат аңлатачаклар икән. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз. Ә хәзер, директор ханым аңлатканнарны кыскартып кына сезгә дә җиткерәм. Тулырак варианты белән сез редакциягә килеп тә таныша аласыз.

Хәзер, закон нигезендә, медицина өлкәсендә эшләүче һәркем эшкә урнашу өчен сертификатлы булырга тиеш. Бу 01.01.2016 елга кадәр шулай булачак һәм сертификат тапшыру тәртибе дә шушы датага кадәр элеккечә үк эшләнәчәк. Ә аннан соң белгечне аккредитацияли башлаячаклар.

Медицина оешмаларына куелган таләпләр буенча, анда эшләүче хезмәткәрләр урта, югары белемгә һәм сертификатка гына түгел, ә махсус өстәмә белемгә дә ия булырга тиеш. Бу медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүче белем дип аңларга кирәк.

Федераль закон нигезендә, медицина хезмәткәрләре үз квалификациясен күтәрү өчен булган укуларда эш белән тәэмин итүче оешма хисабына укый ала. Ләкин студентларның андый эш урыны юк.

Студентларның укып бетерү белән эшкә урнашасы килә һәм безнең көллият аларга мондый мөмкинлекне тудыра да. Ләкин эш бирүче оешмалар, квалификациясез һәм бары тик дипломы гына булган белгечләрне үзенә эшкә алырга теләми. Ни өчен икәне аңлашыла, чөнки аларга бу белгечләрне үз хисабына укытырга туры киләчәк. Студентларны эшле итү максатыннан, без аларга өстәмә белем алырга тәкъдим итәбез. Бу мәҗбүри түгел, ул бары тик шәхси гариза нигезендә генә башкарыла. Студентларга 144 сәгатьлек өстәмә укулар тәкъдим ителә һәм аның бәясе – 3000 сум. Сертификат алу өчен түләү – 970 сум. Башка оешмалардан килеп, квалификация күтәрергә теләүче медицина хезмәткәрләре шушы ук укуларны 8700 сум түләп укый. Ә сертификат ул бары тик урта медицина белеме булган һәм дипломнан соң өстәмә укуларда катнашкан студентларга гына бирелә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының карары («О положении о квалификационном экзамене на получение сертификата специалиста» от 30.12.1997 года №922) нигезендә бу шулай, – дип язылган көллият директоры юллаган рәсми җавапта.

Лениногорскийдан – Әминә апа:

– 2006 елда Госман хәзрәт безнең бик яхшы эшләп йөргән, ихтирам казанган имамны алып ташлады. Аның урынына Мәлик белән Радикны китерде. Халык кабул итмәгәнгә күрә, алар үзләре китәргә мәҗбүр булды.

Менә хәзер яңа мөфти сайларга җыеналар бит инде. Нишләп Рамил Юныс үз кандидатлыгын тәкъдим итми икән бу урынга? Референдум булса, халык аны 100 процент тавыш белән, яратып кабул итәр, ул әйткәнне тыңлап, аның сүзеннән чыкмый яшәр иде. Ул халыкны үз артыннан ияртә алыр иде. Мөхәммәт Пәйгамбәр нинди сыйфатларга ия булса, Рамил хәзрәт тә шундый ук сыйфатларга ия дип саныйм. Сез аңа шалтыратып әйтегез әле, ул бит безгә бик кирәк. Ичмасам, радиодан аның вәгазьләрен яңартсыннар иде, без бит җомганы бәйрәмне көтеп алган кебек көтә идек…

Э.Ф. Хәтерләсәгез, Рамил хәзрәт чит илдә булудан файдаланып, аны пычраттылар, ялган дипломнар уйлап чыгардылар. Гәрчә, ул үзе әйтүенчә, андый дипломны Рамил хәзрәтнең беркайда да күрсәткәне булмаган. Гаеп тагучылар исә үзләре дә соңрак, бу диплом түгел, күчермә генә икән дип акланып маташты. Әмма нахак сүзләр Рамил хәзрәтнең күңелен яралап, репутациясенә тап төшереп өлгергән иде инде. Шулай ук мөфти Илдус Фәизнең бөтен Русия алдында Рамил хәзрәтне ваһһабчы, ә аны яклаучыларны сәләфит, хизбуттаһрирчы, национал-сепаратист итеп күрсәтеп, үз булдыксызлыгын аклап маташуы да имам файдасына булмады. Шуңа күрә, ул үз кандидатурасын куйса да, Мәскәү Кремле моңа каршы чыгар һәм төрле киртәләр корыр иде. Мөгаен шуңа да, акыллы кеше буларак, Рамил хәзрәт бу уен-муенда катнашмаска уйлагандыр.

Бер абзый, исемен редакция өчен генә дип искәрткәннән соң, болай диде:

– Питрәчтән шалтыратам. Мөфти сайларга җыеналар бит инде. Аны бик әйбәт дип сөйләделәр. Менә ул татарча белә микән? Кухня телен генә беләдер, чөнки әтисе үзбәк, әнисе татар булган кеше Тукай, Такташларны белмидер инде ул.

Э.Ф. Татар телен үзлегеннән генә өйрәнгән кеше булганга, аның андый шәхесләребезне белүе икеле. Шулай да аның дин өлкәсендә бик белемле булуы хакында сөйлиләр һәм соңгы вакытта журналистлар өчен ябык булган мөфтият тә хәзер «дуслашып», үзара ачыктан-ачык эшләргә маташа башлады. Начарга юрамыйк. Бер начар патшадан соң икенчесенә шик белән карау аңлашыла, билгеле, тик бер авторыбыз язгандай, ашыкмыйк әле, сынап карыйк.

Азнакай районыннан бер хатын шалтыратып, авылының исемен дә, үз исемен дә әйтергә куркып кына болай диде:

– Без авыл җирендә яшибез. Җәй көне бездә бакча эшләми, балаларны калдыру өчен кайберәүләрнеке кебек әби-бабайларыбыз да юк. Ә безнең эшкә йөрисе бар. Баланы куярга урыныбыз юк. Районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итсәң, бу бөтен республикада шулай диләр. Тәрбиячеләрне җәйге ялга чыгару мәсьәләсен дә ел дәвамында хәл итеп буладыр, барысын берьюлы озатмасалар да була дип әйтүем…

Э.Ф. Исемен әйтсә, үзенә дә, баласына да начар булырга мөмкин икән… Менә шундый куркаклар белән дөнья тулган. Бугазларыннан ук китереп кыссалар да, бер аваз чыгармый үләргә риза күндәм халык яши безнең республикада. Менталитет шундыймы инде, аңламассың.

Кайсы авыл турында да сүз баруын аңламагач, Мәгариф бүлегенә шалтыратып нәрсәдер сорап та булмый бит әле. Бөтенләй башка бер районга шалтыратып, андагы хәлләр белән кызыксынырга мәҗбүр булдым. Бөтен республикада җәй көне балалар «ял итә» микән, мин әйтәм.

– Элек балалар бакчасын җәй көне яба идек, инде менә берничә ел япкан юк. Хәзер бит республикабызда балалар бакчасы өчен түләү шартлары да үзгәрде, шуңа күрә бер сәбәпсез бакчаны ябуны күзалдына да китереп булмый. Түләү ике өлештән тора: беренчесе – «абонентская плата», икенчесе – ашау өчен. Беренче өлеш бала бакчага йөрсә дә, авырып өйдә ятса да, барыбер түләнә, бу үзенә күрә бер урын өчен түләү кебек була инде. Икенче өлешне хисапчы баланың ничә көн бакчага килүенә карап исәпләп чыгара. Әгәр җәй көне без бакчаны ябып куябыз икән, ата-аналар абонент түләвен барыбер башкарырга тиеш булып чыга. Система шундый. Шуңа күрә без берничек тә бакчаны ябып куя алмыйбыз, җәй көне дә эшлибез, – диде бер бакчаның мөдире.

Ютазы районы Акчишмә авылыннан Рәсим абый Шакиров:

– Балаларны мәктәпкә йөртүче автобус Урыссудан чыга да Кәрәкәшлегә бара. Барганда Салкын Чишмәгә дә керә. Автобус уза торган трассадан безгә кадәр 2 чакрым юл бар. Безнең 1нче сыйныфта укый торган 2 бала, кышкы «төндә» мәктәпкә барам дип чыгып китеп, 2 чакрым җәяү атларга мәҗбүр. Без аларны ни йөрәк белән урамга чыгарып җибәрергә тиеш? Без бу хакта инде кайларга гына язмадык. Инде комиссия килеп тикшереп, «сезнең юл Федераль закон нигезендә каралган куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килми», дип җавап яздылар. Имеш, монда бер юл билгесе куярга кирәк һәм автобус борылсын өчен урын ясарга кирәк икән. Комиссия булганда, ялгыш кына мин дә туры килдем һәм: «Автобуска монда кереп чыгарга1 литрбензин җитә бит инде», дип әйткәч, «Менә алайса1 литрбензин салыгыз да машина белән йөртегез балагызны», дип җавап кайтардылар.

Безнең юл начар түгел. Аны Азнакай юлчылары килеп, менә дигән итеп эшләп китте. Әйе, ул асфальт булмаса да, таш юл, шулай да кайбер асфальт юллардан да яхшырак әле.

Министр исеменә язгач, Мәгариф министры урынбасары Г.Т. Минкина исеменнән бернинди мөһерсез, имзасыз хат та килде, анда шушы ук юл куркынычсызлыгы турындагы сүзләр язылган. Әллә, райондагылар үзләре генә шул хатны әвәләп җибәрдеме дип тә уйлыйм. Шуннан соң «Бердәм Русия» депутаты Василий Логиновка кердем. Анда әлеге ситуацияне аңлатып хат калдырдым. Соңрак, әле узган елның 10нчы декабрендә миңа әлеге хатны район башлыгына һәм Мәгариф министрына юллаулары турында хәбәр килде. Район башлыгыннан да, министрлыктан да җавап алган юк менә…

Э.Ф. Әле узган санда гына яздык: Татарстан Республикасы юллары куркынычсызлык кагыйдәләренә бөтенләй туры килми икән. «Русия юллары куркынычсызлыгы өчен» төбәкара үзәге уздырган тикшерүдә безнең республика 17нче урынны алган һәм иң куркыныч юллы төбәкләр исемлегенә кергән. Авыл арасындагы юллар гына түгел, хәтта олы автомагистральләр дә хәрәкәт итү өчен куркыныч дип бәяләнгән. Шулай булгач, мантыйк белән уйлап карасаң, шул ук сәбәп белән бөтен автобусларны йөртүдән туктатып, ябылып беткән мәктәпләрне ачу кулайрак булыр иде дә бит… тик юк шул.

Сез монда бөтен инстанцияләрне дә йөреп бетергәнсез бит инде. Хәзер район башлыгына һәм Мәгариф министрлыгына шалтыратып, хатны тикшерү нинди стадиядә булуы белән кызыксынасы гына кала. Әле балаларның бары тик 1нче сыйныфта гына булуын күздә тотып, юл салдыру артыннан йөри башлагыз. Үҗәтлек бер бәяләнер, юл да салыныр, автобус та йөрер. Азнакай нефтьле, бай бит ул…

Чаллы шәһәреннән Гөлнур апа:

– Бертуган энемне бер хатын белән таныштырып, аларга никах укыткан идек. Ул хатын нерв авырулары белән исәптә тора икән, ләкин аралашсаң, аны һич тә андый дип уйламассың. Менә шул хатынның әнисе (опекуны) күптән түгел генә үлеп китте һәм хәзер энебезнең хатынын психоневрологик диспансерга урнаштырмакчы булалар. Башкарма комитетта Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Эрик кызы ГЕРНЕР бу эштә башлап йөри. Шулай итеп, бу хатынның әнисеннән калган фатирын тартып алмакчылар, күрәсең. Безнең хатабыз шунда: никах укытуын укыттык, ләкин аларны язылыштырмадык, чөнки хатынның паспорты юк иде, опека һәм попечительлек үзәгеннән бирмәделәр… Закон нигезендә хәзер ул хатынның бөтенләй туганнары юк санала һәм фатиры да дәүләткә кала, ә дәүләткә калган фатирны кемнәрдер үзләштермәкче дип аңлыйбыз…

Э.Ф. Казан хокук яклау үзәге юристлары әйтүенчә, монда кичекмәстән судка барып гариза язарга һәм опекунлыкны үзегезгә рәсмиләштерү артыннан йөри башларга кирәк. Сезнең энегезнең бу хатын белән яшәвен күрүче, белүче шаһитләр бардыр, никах укучы мулла да исән-саудыр… Шахитләр җитәрлек, димәк. Бу мәсьәлә бер урыннан кузгалса (әйтик, судка кадәр барып җитсә), Чаллыга килеп чыгарбыз, гыйбрәт итеп язарбыз әле.

Күреп торасыз, шалтыратучылар бихисап. Кемгә чират тимәде, аларга киләсе кизү чиратымда һичшиксез җавап табарга тырышырмын.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

P.S. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, 4 апрельдә, 10-12 сәгатьләрдә сезнең белән Лилия ЛОКМАНОВА аралашыр. Безнең телефон: (843) 523-49-15

Комментарии