Исән килеш – кабергә, яки Бөкрене кабер төзәтерме?

Исән килеш – кабергә, яки Бөкрене кабер төзәтерме?

Зират янында кабер казырга. Төннең бер сәгатен шунда ятып үткәрергә... Нәтиҗәдә, кабердән өр-яңа, тормышны яратучы кеше чыгачак. Инстаграм социаль челтәрендә барган «Ут белән уйнама» проектының төп шарты шундый. Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Исән килеш кабергә ятып та, күп кенә начар гадәтләрдән арынырга була ди бит әле, янәсе.

МОНЫҢ ӨЧЕН АКЧА ДА ТҮЛӘГӘННӘР

Чистайда яшәүче Инстаграм-блогер Гүзәл Хөснетдинованың әлеге проекты соңгы атнада зур шау-шу куптарды. Авылда капка төбе сакларга дип чыгып утырган әби-бабайлар да бу турыда сөйләшә хәзер. Юк, аның нәрсә һәм нәрсәгә оештырылуын анализламый алар, бу вакыйганы «ахырзаман җитә» дип кенә сыйфатлыйлар. Яулык бөркәнгән һәм үзен мөслимә дип атаган хатын-кыз исән кешене кабергә яткырсын әле!

Дөрес, бу бирем бушка үткәрелми. Эчке куркуларны җиңү белән беррәттән, Гүзәл Хөснетдинова проектта җиңүчегә – кыйммәтле телефон Айфон һәм чит илгә ял итәргә бару мөмкинлеге бүләк итәчәк. Бу юлы җиңүчене Мальдивалар көтә.

 Үзен «ут хатын» дип атап йөртүче әлеге блогер ханым бу елның февраль аенда «Ут белән уйнама» дип исемләнгән проектын башлап җибәргән иде. Анда катнашыр өчен 50-70 мең сум акча түләргә һәм бер ай дәвамында Гүзәл әйткән биремнәрне үтәргә кирәк. Сынаулар төрле: исемлектә баш түбәсендәге чәчне кыру да, җәмәгать урыннарында бию дә, битне «зеленкага» буяп урамда йөрү дә, өлкәннәргә, ятим балаларга ярдәм итү дә бар.

– Биремнәрне адекват дип саныйбыз. Аларның һәркайсын үтәргә мөмкин. Өстәвенә, проектта биремнән баш тарту мөмкинлеге каралган. Берәү дә биремне көчләп үтәргә мәҗбүр итми, – дип уртаклаша проектта катнашучылар.

Соңгы биремнәрнең берсе җәнҗал уятты да инде. Катнашучылар зират янында кабер казып, төнге сәгать 12дән 01.00гә кадәр шунда ятарга тиеш булды. Өстәвенә, алар кабердәге шул бер сәгатьләрен телефонга төшереп торырга тиешләр. Гүзәл сүзләренчә, борынгы ата-бабаларыбыз да кабергә ята торган булганнар.

– Тормышның бер мизгел булуы турында уйланырга кирәк. Барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән килдек һәм аңа кире кайтачакбыз. Тормышның кыйммәтен аңлау, үпкәләр белән яшәүдән туктарга кирәк. Бу бирем моны эшләргә ярдәм итәчәк тә, – дип фикер йөртә блогер.

Шунысы кызык: проектта катнашучылар әлеге биремне тыныч кабул итте. Кайберләре икенче көнне үк көрәк тотып, зират янында кабер казырга ашыкты. Бирем турында ишетүгә гаҗәпләнсәләр дә, аны үтәүдән баш тартучылар табылмаган. Хәер, нәрсәгә баш тартырга? Монда катнашу өчен үзләренең хәләл акчаларын түләгәннәр бит.

ҮЗЛӘРЕ НӘРСӘ ДИ?

Социаль челтәрдә бирем турында бәхәсләшкәндә, проектта катнашучылар кабер казу белән мәшгуль булды. Блогер булам дисәң, кая барганыңны, нәрсә ашаганыңны – барысын да телефонга төшереп тору шарт бит. Бу очракта да катнашучылар үзләренең Инстаграм челтәрендә һәр адымнары белән уртаклашты. Кабер казу дисеңме, анда яту дисеңме – бер момент та интернет киңлегеннән читтә калмады. Без дә аларны күзәттек. Айфон һәм чит илгә ял итәргә бару өчен кеше барысын эшләргә дә, хәтта кабергә төшеп ятарга да риза икән. Чаллыда яшәүче Равил Закиров моны беренче булып раслады да. Равил – проектның иң яшь катнашучысы. Үзенә 22 генә яшь булса да, бу биремне үтәргә көч тапкан егет ул. Өстәвенә, кабердән чыккач, тормыш кадерен дә белә башладым ди.

– Бирем турында ишеткәч, куркып калмадым, әмма уйландым. Кабер казыганда физик яктан түгел, ә нәкъ менә әхлакый яктан авыр иде. Әтием белән казыдым һәм үземә кабер казу тынгы бирмәде. Кабергә яткач, күңелгә тынычлык урнашты. Нәрсәдәндер курку хисе булмады, әмма башка төрле уйлар килде һәм иң мөһиме – мин бит әле яшь, бу дөньяда күп нәрсәләр эшләргә өлгермәдем, дигәне булды. Гаиләмне булдырмадым, нәсел калдырмадым. Ә бу минем өчен бик мөһим, чөнки нәселемдә мин соңгы Закиров. Үлемнән курыкмыйм, әмма аңа әзер түгеллегемне аңладым.

Бирем шартлары буенча катнашучы кабердә ятканда берәү өстән аны видеога төшереп торырга тиеш. Равил бу вазыйфаны әтисенә йөкләгән. «Әти башта каршы килгән иде. Авыл халкы ни дип әйтер, халык нәрсә уйлар, дип карышты. Әмма ризалашты», – ди ул. Үз балаңны исән килеш кабергә яткыр да, бер сәгать буе аңа карап ят әле син. Балаң өчен нәрсә эшләмәссең шул.

Казанда яшәүче Гөлфирә Вәлеева да биремне үтәгән. Кабердә үлем турында түгел, яшәгән тормышы хакында уйланган хатын.

– Бу атнаның биремен ял итәргә бару яки кыйммәтле телефон өчен генә башкарып булмый. Психик яктан сәламәт кеше аларга гына сылтанып чын кабергә төшеп ятмаячак. Күпләр: «Куркыныч күренеш», – дип атады. Куркыныч, чөнки сез үлемгә, өстән – аска карадыгыз, ә мин кабердән өскә, ягъни тормышка карадым. Шуңа күрә мин үлем турында түгел, ә тормышым турында уйландым. Мин кабердән яшәргә һәм иҗат итәргә әзер булган, бөтен дөньяны матур итеп кабул иткән яңа кеше булып чыктым. Монда 124 яшьлек карчык булып кереп ятарга әзермен, – ди ул көлеп.

«КАБЕРГӘ ЯТУ – УЕН ЭШ ТҮГЕЛ»

Тере килеш кабергә ятып караучылар булган һәм бар. Гыйлемле психологлар андый тренинглар да үткәрә. Кабергә ятып кына калмыйча күмелеп, 12шәр сәгать җир астында үткәрүчеләр дә бар. Ислам динендә дә андый очраклар булган, әмма берсе дә бу адымга ниндидер блогер кушканга бармаган. Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин да шундый фикердә.

– Тарихта болай эшләгән кешеләр бар. Ләкин алар моны тәкъвалыктан яки шәехларның әйтүе буенча эшләгәннәр. Блогерлар шәех түгел, кабергә яту уен түгел (әле моны камерага төшереп тору шарт). Кабер тормыш мәгънәсен табарга ярдәм итмәскә, ә үлемнән куркытырга мөмкин, яки киресенчә, кабердә калу теләге уянырга, иманы зәгыйфь кеше белән шайтан уйнарга мөмкин. Элементар рәвештә бу хәтәр эш – кабер ишелә ала. Аннары, элек кабергә түгел, ә тирән чокырга ятканнар. Һәм моның барысы да ислам галимнәре күзәтүе астында башкарылган. Аларның ниятләре дә телефон алу түгел, ә Аллаһка якынаю, үлем турында уйлану булган.

Гүзәл Хөснетдинова бу биремне ислам дине кануннарына каршы бармый дип белдерә. Сәхәбәләр дә кабергә ятканнар һәм тормышның төп мәгънәсенә төшенгәннәр, дип саный ул. Ни кызганыч, аның бу фикере Татарстан Диния нәзарәтендә яклау тапмады. Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков фикеренчә кабергә ятып, куркуларны җиңү мөмкинлеге булу шәригать тарафыннан расланмаган. «Хәзер күпләр акча, байлык һәм башка нәрсәләр өчен дип, әллә нинди адымнарга барырга мөмкиннәр, әмма бу дөрес гамәл дигән сүз түгел», – дип саный дин белгече.

Блогерның социаль челтәренә язылучылар арасында аны яклаучылар һәм бу биремне чыннан да бик кызыклы һәм зур мәгънәгә ия булган дип атаучылар шактый булса да, аңа теш кайраучылар күбрәк. Араларында «Монда бер Гүзәл генә түгел, бу галәмәттә катнашучылар да психик яктан сәламәт түгел, ахры», «Менә шундыйлар яшүсмерләргә начар фикер сеңдереп, мәктәптә атыш оештырырга җибәрә дә инде», «Бу – секта, күрәсең. Хокук саклау органнары нәрсә карый икән?» дигән эчтәлектәге шәрехләмәләр дә бар. Соңгы язучының теләге чынга ашкан да, чөнки проект белән Татарстан прокуратурасы кызыксынган. Блогер кабер казыткан дигән мәгълүмат Казан шәһәре прокурорына тапшырылган. Тикшерү уздырылачак һәм карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

– Бу илдә тәртип бөтенләй калмаган ахрысы. Манипуляция технологияләре буенча курс эшләре, башка төрле хезмәтләр язган һәм дәресләр биргән кеше буларак, шуны ассызыклыйсым килә: әлеге гамәлләрдә ни өчендер эзлекле фикер йөртү чалымнары күренми. Нәрсәгә дөньяны тагын да болгатырга кирәк? Шигем юк, андый «шок терапиясе» дигән алымнар бардыр. Кеше чәчен кырып, йоннарын йолкып, күмелеп, ут төртеп караулар да юк түгелдер. Нинди психка нәрсә килешкәнен белеп булмый хәзерге заманда, төрлечә кылана торганнардыр. Шушы галәмәттә акча түләп катнашып йөрүчеләргә аптырыйм. Дөрес, төрле вакытларда кабергә кереп ятып, күмелеп караучылар да булмады түгел. Бу очракта кереп яту гына, ә Русиянең төрле почмагында бөтенләй тере килеш күмелеп ятучылар да бар. Яңалык түгел, әмма шунысын онытмасак иде: яулык кигән, биш вакыт намазын укыган, ураза тоткан, хәтта хаҗ кылган кеше турында да мөэмин, мөэминә дип уйларга ашыкмагыз. Хәзер, кызганычка каршы, төрле бәндәләр очрый. Мөселманнарча чын, дөрес тормыш алып барулары турында үзләре дә тәгаен әйтә алмый, без дә бәя бирә алмыйбыз. Бу гамәлләргә карата бәя бирү кайчан булачагын беләсезме? Менә шул кабер эченә барыбыз да кереп ятканнан соң, Мөнкир белән Нәнкир килеп сорау алганнан соң, без аларга тырыша-тырыша җавап биргәннән соң, бер тавыш ишетелер. «Менә бу дөрес әйтте, аның каберен киңәйтегез», – диелер. «Бу ялганлады, аның каберен тарайтыгыз да, тәмугъ ишеген ачыгыз», – диярләр, – дип саный журналист, продюсер Альберт Шакиров.

«МОНДЫЙ АДЫМГА БАРУЧЫЛАР – НАРКОМАНГА ТИҢ»

Интернетта акча эшләүнең күп юллары бар. Кем ничек булдыра ала – шулай тырыша. Проект уйлап табамы, кеше алдалыймы – һәркемнең үз иреге. Әмма җәмәгатьчелек алдында мөслимә булып чыгыш ясаучы һәм үзен шәригать кануннары буенча яшәүче итеп тәкъдим иткән кешедән үлем турында уйлану, чәч кырдыру һәм башка сыймаслык бүтән биремнәр кабул итү табигый әйбер түгел. Яулык бөркәнгән мөслимәләр мәчеттә намаз дәресләренә өйрәтергә, йә булмаса яулык бәйләү буенча мастер-класслар уздырырга тиештер дә. Һичьюгы социаль челтәрләрдә ислам дине турында сөйләү, дин әһелләре белән аралашу... Кем белә, бүген кабергә ятарга кушылган әлеге бирем, иртәгә – 12нче каттан сикерүгә әйләнмәсме? Эчке куркуны җиңү, биеклектән курыкмаска өйрәнү өчен менә дигән чара бит. Хәер, «Ут белән уйнама» проектының икенче сезонында катнашучыларга парашюттан сикерү биреме бирелгән иде инде. Һәм сикерделәр дә, берәү дә баш тартмады.

– Парашюттан сикерү, кабердә яту, 12нче каттан сикерү һәм башка шундый чаралар кешене селкетеп җибәрү өчен кирәк. Курку – тормышны туктата торган әйбер. Шул куркуы турында уйлап, кайберәүләр алга таба атлый алмый. Ә аларны селкетү кирәк, әмма моның ахырын уйлау хәерле, – дип саный психолог Диана Йосыпова (@yusupova_psy). – Кабергә яту биременә дә казы һәм ятып тор дигән мәгънә салынмый, аның икенче ягы бар. Курку һәм аннан азат булу эшчәнлеген алып барганда бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга. Бик эмоциональ кеше үзенең куркуын җиңәр өчен бу адымга бара. Кабергә ята һәм аннан тизрәк чыгу теләге туа. Вакыт җиткәч, кабердән чыга һәм бу куркуын җиңдем, үлемнән курыкмыйм дип уйлый. Эндорфин бу очракта наркотик ролен үти. Кеше кабердән чыгышка мин ләззәт алдым, дип уйларга мөмкин. Бу халәт аңа ошый һәм ул шул эмоцияләрне тагын күрү һәм тою теләге белән яши башлый. Кыскасы, эчке наркотикларга ияләнә, аның активлыгы арта. Әйе, ике атна яки ике ай дәвамында бу эмоцияләр сакланырга мөмкин, әмма шул вакыттан соң кешегә янә парашюттан сикерү, кабергә кереп яту кирәк булачак. Курку белән дөрес идарә итәргә өйрәнеп була, әмма аннан котылып булмый. Куркудан котылам дип, киресенчә, аңа якынаячаксың гына. Әгәр үлемнән куркасың икән, кабергә кереп ятарга түгел, бу куркуның кайчан һәм нинди шартларда тууын ачыкларга кирәк. Кызганыч, бүгенге яшьләр тормышларын куркыныч астына куюдан курыкмый. Сәламәт психикалы кеше 12нче каттан да сикермәс, кабергә дә кереп ятмас. Ә кайчандыр күңел җәрәхәте алган кеше моны бернинди икеләнүсез эшләячәк. Кызганыч, яшьләр эшли дә...

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии