Аек килеш кылынган акылсызлык

Исерекләр кыланмышларына аптырамыйбыз, ә аек кеше акылсызлык эшләп куйса гаҗәпләнергә туры килә. 2020нче ел язында Азнакай районында 19 яшьлек аек егет кылган җинаять тә сәер тоела. Ләкин монда аның рухи яктан кимчелекле булуының йогынтысы сизелә.

2001нче елгы Руслан Хәсәновның язмышы кечкенәдән сикәлтәле. Аңа өч яшь чакта әтисе юл һәлакәтенә эләгеп дөнья куя, малай эчә торган әнисе тәрбиясендә кала. 2010нчы елда сәрхушлеккә чыккан хатын-кыз улына хокукыннан мәхрүм ителә, 9 яшьлек бала Урманайда яшәүче опекун бабасы һәм әбисенә тапшырыла. Күрәсең, эчкече ана «тәрбиясе» йогынты ясый, Руслан гомуми мәктәптә белемнәрне үзләштерә алмый һәм Актүбә бистәсендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә укый, «акыл үсешендә җиңел дәрәҗәдәге кимчелек» дигән диагноз белән табиб-психиатрга исәпкә куела. Мәктәптән соң Азнакайда һөнәри техникумда укып төзүче-маляр белгечлеге ала.

Башкалардан аерылып тормый ул, Урманайда әби-бабай белән яши, «Азнакай сөте» җәмгыятендә йөк төяүче булып эшли, «Лада Гранта» машинасында йөри, хәрби исәптә тора, кыскасы, теге диагноз онытыла, чөнки эш, яшәү урыннарында уңай бәяләнә, әби-бабасы, туганнары, күп санлы дуслары да аның турында начар сөйләми. Соңгылары кызып китә торган гадәте булуын әйтәләр үзе. Ләкин «кайнар егетләр» җитәрлек бит. Шуңа күрә бусына да игътибар итүче юк.

2020нче ел мартында социаль челтәрдә күрше авылда яшәүче Алия (исеме үзгәртелә) белән языша алар. Һәм апрель урталарында очрашырга сөйләшәләр. Руслан үз машинасында килә, аның белән 19-20 яшьләрендәге ике кыз һәм тагын бер егет тә була. Алар янына бала-чага икәне күренеп торган кызчык килә, сөйләшеп утырганда үзенең 7нче класста укуын һәм 14 яшьтә икәнен дә әйтә ул. Әлеге танышудан соң Руслан белән Алия тагын 2-3 мәртәбә күрешеп аралашалар.

2нче май кичендә Урманай яшьләре табигатькә чыгып шашлык кыздырып күңел ачалар. Руслан исә, эшем бар дип, машинасында китеп бара да, алар янында кичке сәгать 10нар тирәсендә генә пәйда була һәм дуслары белән аралашып төннең икенче яртысында гына әби-бабай йортына кайтып йокларга ята.

Бу кадәресе тәртиптә кебек, ләкин ул вакытта күрше авылда туганнары Алияне эзләп мәш килә. Кичке 8ләрдә әбисе һәм 20 яшендәге абыйсына Руслан янына чыгып киттем дип әйтә дә әйләнеп кайтмый ул. Алдан Әмин үзе генә урамнарны урый, тиздән эшеннән соң Азнакайда кунып калган әни кеше кайтып җитә. Җәяүләп кенә түгел, туган тиешле Артем машинасында да йөриләр, авылда да, тирә-юньдә дә күренми кызый, телефоны да җавап бирми. Бары тик сәгать иртәнге 4нче дә Әмин белән Артем Урманай юлында торган УАЗ һәм ашыгыч ярдәм машиналары янына килеп туктыйлар.

Юл читендә тезләнеп торган кызны УАЗ машинасында электр линияләрен тикшереп йөрүче ирләр шәйләп ала. Электрчылар алдан исерек хатын-кыз дип уйласалар да туктамыйча үтеп китмиләр һәм йөзе-бите күгәреп шәмәхә төскә кергән, кабаклары шешеп күзләре томаланган, чәчләренә кадәр канга манчылган кыз баланы күреп хәйран калалар. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче пычрак киемнәрен коры үлән сарган кызның телефонын һәм бер кроссовкасын эзләп якын-тирәне әйләнеп чыгарга һәм, әлбәттә, сорашырга өлгерәләр. Куркудан һәм салкыннан калтыранучы аңкы-миңке хәлдәге кыз үзен бу мәлдә өендә йоклап яткан Руслан Хәсәнов кыйнавын әйтә ала.

Суд-медицина экспертизасы Алиянең борын сөяге ачык рәвештә сыну, яңак сөякләре чәрдәкләнү-кителү һәм баштагы сигез җәрәхәт нәтиҗәсендә сәламәтлегенә уртача һәм җиңел дәрәҗәдәге зыян китерелүен белдерә. Болардан тыш бит, күз, иреннәр, кул, аякларда биниһая күп зарарланган урыннар күрсәтелә. Нәтиҗәдә кыз бала ике атна сырхауханәдә ята, аннан соң да озак вакыт табиблар күзәтүендә тора.

Р.Хәсәнов полициягә алып килгәч, иртә белән үзем дә киләсе идем, оперативниклар алданрак алып китте, дип белдерә һәм тәүбә итүе турында «явка с повинной» дигән беркетмә яза. Шушы кәгазьдә ул әлеге явызлыгын кызны үтерү ниятеннән кылуын таный, аңа этәргән сәбәпләрне дә ачып сала. Ләкин тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдиновка күрсәтмә биргәндә кайбер фикерләрне үзгәртә, иң беренче чиратта үтерү максатым булмады, авырттырырга гына теләдем, дип сөйли. Теге беркетмәне полиция хезмәткәре язып биргәннән күчереп алдым, ди. Ләкин ничек кенә сөйләсә дә аның 2нче май кичендә кылган ерткычлыгын акларлык та, аңларлык та түгел.

Тикшерү эшләре барышында канлы вакыйганың 26нчы апрельдән башлангыч алуы ачыклана. Ул кичтә алар машинаның арт утыргычында җенси якынлык кылганнар икән. Ирекле рәвештә булса да, 16 яше тулмаган зат белән кылынган бу гамәл дә ир кеше өчен җинаять санала бит әле. Шуңа күрә Руслан кыз үзенә 16 яшь дип әйтте, дип аклана. Әмма без Алиянең шаһитлар алдында 14 яшь икәнен әйтүен искәрткән идек инде. Дуслары аңа бу бала белән араны өзәргә киңәш итүләрен дә яшермиләр, чөнки Руслан кызның «ватсап» буенча шәрә төшкән фотосурәтләрен җибәрүен әйтте, диләр.

Русланның туташка 14 яшь кенә икәнен белүе шик уятмый. Искәртеп үтик, машинада кайнашкан вакыттагы сөйләшүләрне егет телефонына яздырып бара, яшь туташ көчләде, дип гариза бирә калса якынлыкның ирекле булуын раслау өчен кирәге чыгар, дип уйлый. Язманың хаҗәте булмый, кызый үз теләге белән бирелүен әйтеп тора. Ләкин икесен дә борчуга салган тагын бер мәсьәлә туа. Руслан сөйләгәннәр хак булса, яратышкан чакта саклану чарасы ертыла һәм балага узу куркынычы туа. Икенче көнне үк баладан котылу турында сөйләшүләр башлана. Алгарак китеп әйтик, тикшеренү кызның гыйффәтлелеген югалтуын, ләкин көмәне булмавын күрсәтә. Әмма ул чакта яшьләр арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә, төгәлрәге, алар ни эшләргә белмичә бәргәләнә.

Биш көннән, ягъни 2нче май кичендә дә егет машинасында сүз шул хакта бара. Бер мәлне чарасызлыктан тәмам кәефе кырылган кызу егет яшь туташның тетмәсен тетәргә керешә, хәрәкәтсез калган кызны машинасы багажнигына салып үләт базыннан ерак булмаган чокырга илтеп сала, өенә кайтып юына, канлы киемнәрен алмаштыра һәм югарыда телгә алынган «пикник»ка бара. Р.Хәсәнов беренче күрсәтмәсендә дүрт-биш тапкыр суккач өнсез калган кызны чәбәкләп аңына китереп карадым, барып чыкмагач бик каты курыктым да аны яшерергә уйладым, чокырга ыргытмадым, ә күтәреп алып саклык белән генә куйдым дип белдерә, ә алга таба анда илтүен кире кага, юл читендә калдырып киттем, дип хәйләләргә керешә.

Алия исә, котырынган егетнең «какая ты живучая» дип тукмауларын, чәченнән эләктереп багажникка салуын, кузгалып киткәч аның капкачын ачарга газаплануларын да хәтерли, бары тик чокыр янында башыма яссы каты әйбер белән суккач кына аңымны җуйдым, ди. Соңрак шул тирәдә табылган ике тактадагы канның Алиянеке икәнен экспертиза тәгаен раслый. Кыскасы, 19 яшьлек егетнең үтердем, яисә үлсен дип чокырга ташлап калдыруы ачык монда. Шуңа күрә аның, үтерү ниятем-теләгем булмады, дип торуының мәгънәсе дә юк. Табиблар да, салкын язгы төндә кыз туңып һәм күп кан югалтудан җан бирергә мөмкин иде, дип күрсәтмә бирәләр. Бәхетенә, аңына килә кыз, көч-хәл белән югарыга үрмәли, томаланган күзләренең берсен кулы белән ачып карагач күренгән Урманай утларына таба мүкәли, юлны аркылы чыккач янында шәфкатьле ирләр утырган машина туктый.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов Р.Хәсәновка карата аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылыш ясау һәм 16 яше тулмаган зат белән җенси якынлык кылу очраклары буенча җинаять эше кузгата, суд аны сак астына ябарга карар бирә. Егетнең бичара әбисе, башка туганнары күрше авылдагы зарар күргән як белән килешергә омтылып, аларга матди ярдәм дә тәкъдим итеп карыйлар, ләкин уртак тел табылмый. Ике айдан җинаять эше суд карамагына бирелә. Хөкем ителүченең гаебен йомшартырга тырышулар уңыш китерми. Ул тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ләкин Азнакай шәһәр судының бу карары гамәлгә кермәгән әле. Чөнки гаепләнүче як мөрәҗәгате буенча эш Татарстан Югары судында кабат каралачак. Ләкин әлеге хөкемгә үзгәреш кертелүенә өмет юк диярлек.

Авыл малаеның аек килеш фаш ителәчәге көн кебек ачык булган явызлыкка баруы аңлашылмый. Бу җәһәттән, аның кимчелекле кеше буларак психиатрик исәптә торуын искә алмый булмый. Дөрес, карап торырга эзлекле сөйләшә, фикерли торган зиһенле егет ул. Моны тикшерү барышында биргән күрсәтмәләре дә раслый. Шул ук вакытта төнге кыланмышлары акылга камил кешенекенә охшамый. Психиатрлар үткәргән экспертиза белешмәсендә дә аның акыл ягыннан җитешсезлеге күрсәтелә, рухи кимчелекләр әлеге җинаятьне кылганда гамәлләренең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен «тулысынча аңлау мөмкинлеген чикләгән» дигән нәтиҗә ясала. Гадиләштереп әйткәндә, рухи тайпылышлар җинаятькә этәргеч биргән, ләкин хәлиткеч роль уйнамаган булып чыга. Законда мондый очракларда гаеплене гомуми тәртиптә хөкем итү каралган.

Наил ВАХИТОВ,

Азнакай районы

Комментарии