«Җәзаның иң катысын сорыйм»

«Җәзаның иң катысын сорыйм»

Көнләшү – яратуның үзе кебек үк күңелгә иң тирән яшеренгән хис бугай. Җир йөзендә никадәрле кеше яшәсә, көнләшүгә хас күренешләр дә шул кадәрле, ди психологлар.

Күңелендә көнләшү хисе йөртмәгәннәр сирәктер. Бары тик кемнәрдер үз-үзләрен тыя, хисләрен йөгәнли ала. Кайбер очракларда көнләшү авыр чиргә әйләнеп, кешенең аңын томаларга да мөмкин. Үз улын үтереп, Татарстан Югары Суды каршына баскан 37 яшьлек ир-атның җинаяте нигезендә дә көнләшү чире ята.

ЯШЬ ЧАГЫНДА УЙНА ДА КӨЛ, ОЛЫГАЙГАЧ СОҢ БУЛА...

Казан шәһәренең Химиклар урамында яшәүче Әмир Нәҗипов әлеге гыйбарәне кайчандыр үз тормышы өчен өлге итеп алган булса кирәк. Әтисе Нәкыйп абый озак еллар «Оргсинтез» берләшмәсендә эшли. Әнисе Нәкыя апаның да гомере намуслы хезмәттә уза. Өч яшьлек кызлары фаҗигале рәвештә үлгәннән соң бик көтеп алган бердәнбер улларын алар әллә ни азындырмый гына тәрбияләргә тырышсалар да, Әмир кечкенәдән үк «сөйкемле сөяк» иде диләр. Әти-әнисенең генә түгел, күп санлы туган-тумачаның, дус-ишләрнең яраткан баласы булып үсә ул.

Мәктәпне шактый авырлыклар белән тәмамласа да, Әмир, күбрәк әти-әнисенең сүзен сүз итеп, югары уку йортына кереп, төпле белем алырга омтылып карый. Аттестатында югары баллар аз булса да, документларын КХТИ, ягъни бүгенге көндә Казан дәүләт технология университеты дип аталучы уку йортына тапшыра. Түләп уку шарты белән кабул да ителә.

Университетка керү бер хәл. Анда бит әле тиешенчә укырга, зачет һәм имтиханнарны да вакытында тапшырырга кирәк. Моның өчен шактый тырышырга, иртә таңнан кичкә кадәр баш күтәрми китаптан аерылмаска. Дөрес, бик теләгәндә анысының да җаен табарга мөмкин. Әти-әнисенең хәләл акчасын кызганмаганда, билгеле. Әмма, лекцияләргә йөрүе торган саен сирәкләнә барган студентны акча гына коткара алмыйдыр. Икенче курс азагында бер «киребеткән» доцент аркасында, Әмирнең дә көймәсе комга терәлә. Янәсе, лекцияләргә йөрмәгән, контроль эшләрен бирмәгән...

Институттан куылуга әллә ни исе китми Әмирнең. Әнә бит «Оргситез»да югары белемсез дә менә дигән һөнәр алып була. Акчаны да уч тутырып түлиләр. Эшлә, ял ит, тормышның рәхәтен татып кал. Сөйкемле, яшь, чибәр егет барысына да өлгерергә тырыша. Бигрәк тә үзе кебек акчалы әти-әниләре булган чибәркәйләр белән «эше пешә» аның. Көтүләре белән артыннан чабалар. Көне-көне белән икешәр, өчәр кызның башын әйләндерергә өлгерә.

Әти-әнисе барын күреп торсалар да, тора-бара үзгәрер әле дип өметләнәләр. Эшендә тел-теш тидерүче юк. Артыгын эчмәгәч, тәртип бозып йөрмәгәч, калганына күз йомарга тырыша идек инде, – дип искә ала бүген сигезенче дистә белән баручы Нәҗип ага белән Нәкыя апа.

КЫЗЛАР КАРГЫШЫ

Яратуның гөнаһы бармы? Күпкә китсә бар бугай шул. Әмирнең гөлдән-гөлгә, чәчәктән-чәчәккә кунып уйнаган күбәләкне хәтерләтүче мондый гадәте күпләргә ошамый. Йөргән кызларының исемнәрен дә хәтерләми бит ул...

Ә ул кызлар арасында умырзая чәчәгедәй саф, тыйнаклары да шактый булгандыр. Чибәр егетнең кабатлана-кабатлана тузып беткән купшы сүзләрен ярату итеп кабул итмәсләр иде. Яшьлек үзенекен итә шул, һәркемнең сөясе, сөеләсе килә. Канатлары көйгән кайберәүләре Әмирнең кем һәм нинди икәнлеген аңлыйлар да бит, ләкин соң була. Артыннан елап йөрүчеләр дә булгалады, дип искә ала аны күптәннән белүчеләр. Әмирнең мондый кыланышларын әти-әнисе дә хупламый.

– Ялга чыккач, яздан көзгә кадәр бакчада булдык. Казанга кайткалап йөри идек. Берсендә шулай бүлмәләрне җыештыра башлагач, очраклы рәвештә Әмирнең блокнотына күз салдым. Кызларның исеме, туган елы, кайда торуы, танышу көннәре язылган иде анда. Кайберләре турысына плюс, кайберләренә минус билгесе куелган исемлек белән блокноты тулы. Санап карасам, күзләрем акайды: исемлектә йөздән артык кыз бала теркәлгән! Мондый хәлләрнең ахыры хәерсезлек белән бетәчәген уйлап, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте, – дип искә ала Нәкыя апа.

Дөрес, әлеге хәлдән соң ата-ана уллары белән ныгытыбрак сөйләшкән. Бу хәлләр аның үзен дә туйдырган булса кирәк. Ахыр чиктә ул әти-әнисенә 30 яшем тулгач, өйләнәм дип вәгъдә дә беркетә.

Күп сайлаган күбрәк ялгыша бугай. Әмирнең чираттагы танышы 22 яшьлек Вера, милләте буенча чуаш кызы, Тәтеш районыннан. Әнисе татар булганга, татарча да яхшы белә.

Медицина көллиятен тәмамлаганнан соң шифаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче Вера белән Әмир очраклы рәвештә таныша. Такси тотарга тырышып, яңгыр астында чыланып басып торучы чибәркәйне күреп, шома егет болай гына үтеп китә аламы соң? Эшенә соңга калмаска тырышучы кызны кич белән каршы алырга да килә. Тасма телле егет кызга да ошаган булса кирәк. Югыйсә, танышканнарына берничә ай да үтми, туй турында сөйләшү өчен Вераның туган авылына бергәләп кайтырлар идемени?

ЧИР КИТӘ, ГАДӘТ КАЛА

Татарстан Югары судында берничә көнгә сузылган хөкем итү вакытында сүз алган шаһитлар да, аннан соң да Әмир Нәҗиповның әти-әнисе, хатыны Вера, күршеләре, дуслары да аптырашта. Аның коточкыч җинаяте сәбәпләрен аңлау да, аңлату да кыен.

Суд-медицинасы экспертлары, психолог һәм психиатрлар ачыклаганча, әлеге ир-атның акылында бернинди тайпылышлар юк. Шулай булгач, бер гөнаһсыз 6 яшьлек улының вәхшиләрчә гомерен өзәргә бу бәндәнең кулы ничек күтәрелгән?

Югары Суд материалларында (1 том,197-200 битләр): «Ә.Нәҗипов җинаять кылган вакытта физиологик аффект хәлендә була» дигән юллар да бар. Ата кешенең күңел халәтен кузгатып җибәрергә «яшел елан»ның катнашы булу да аны акламый. Киресенчә, исерек хәлдә кылган гамәле җинаятьче буларак, аның хәлен катлауландыра гына.

Әмир Нәҗиповны якыннан белгәннәр аның бу вәхшилегенә бүген дә ышанып җитми бугай. Иң элек хатыны Вераны тыңлап карыйк:

– Баштагы елларны гаилә өчен Әмирдән дә яхшы ирне дөнья бетереп эзләсәң дә таба алырлык түгел иде. Бер генә авырлык: Әмир кинәттән генә юкка чыга да куя. Әле дуслары янында, әле балыкка бардык, дип аклана. Күңелем сизенә иде сизенүен. Элек йөргән хатын-кызларыннан арына алмады, яңалары да булгалады бугай инде. Үзе йөри, үзе миннән көнләшеп, җанга тия. Искиткеч хәл. Улыбыз Радик тугач, басылыр дип өметләндек. Юкка...

Түздем-түздем дә әйттем бер көнне: йә чит хатыннар янына йөрүеңнән туктыйсың, йә аерылабыз, дидем. Әйтергә дә оят, бер гөнаһым булмый торып, ике тапкыр әшәке чирдән дәваланырга туры килде...

Ә ул аның саен котырды. Улыбызга 5 яшь тулып узгач, аерылышырга гариза бирдем.

Әмир Нәҗиповның судта сөйләгәннәренә ышансаң, аның хатыны аерылышканга кадәрле үк чит ирләр белән чуалган. «Үз күзләрем белән дә күрдем» дип раслый. Күрәсең, көнләшү чиреннән бүген дә арынып җитмәгән.

ҮЗ КУЛЛАРЫ БЕЛӘН

Ир белән хатын арасында хыянәтләр бер яклы гынамы, әллә Вера ханымның да гаебе бармы – бу кадәресен төгәл генә әйтерлек түгел. Аерышканнан соң да алар бергә яшәгән. Дөрес, фаҗига алдыннан атна-ун көн чамасы аерым да торганнар.

– Бер атна гаражда яшәдем, – дип сөйли Әмир. – Улымны бик сагындым. Ул көнне эштән иртәрәк киттем. Сәгать икеләр булгандыр. Бакчада, балалар йоклый әле, диделәр. Янәшәдәге кафега кереп, бер ярты алдым. Аннан гына исердем дип әйтә алмыйм. Радикның тәрбиячесе сизмәде дә бугай әле.

Улым белән өйгә кайтып барганда, күптәнге танышым Рафаэльны очраттым. Аны улым да таныды. Мин өйдә юк чагында, безгә килеп йөргәләгән. Әйтәм аны, юха елан кебек тизрәк китү ягын карады. Мин әкрен генә Радиктан сораштыра башладым. Менә ни өчен Вера ачуы килгән саен: «Сиңа яраган әллә миңа ярамыймы?» – дип янаган икән...

Өйгә кайткач, йөрәгемә чыдый алмый, суыткычтан бер шешә аракы алып эчтем. Менә бит, дим, әзер фатир, әзер малай, әзер хатын. Мин җүләр салкын гаражда ятам. Ә Рафаэль минем хатын янында. Ничек мәңге онытылмаслык итеп үч аласы?

Кухня ягына чыгып, кулыма пычак алганымны хәтерлим. Түр бүлмәдә Радик уйнап йөри. Канлы пычак күреп, айнып киткәндә, соң иде. Миңа тиешле җәзаның иң катысын бирүегезне сорыйм...

Татарстан Югары Суды, әлеге җинаять эшен карап, гаепләнүче Әмир Нәҗиповны РФ Җинаять кодексының 105нче матдәсе нигезендә каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән унҗиде елга ирегеннән мәхрүм итте.

 Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии