«Репрессиянең беркайчан да тынып торганы юк»

«Репрессиянең беркайчан да тынып торганы юк»

30нчы октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Быел 1937-1938нче еллардагы «Зур террор»га – 85 ел. Бу датага матбугат чаралары игътибар итмәде, югары җитәкчелек ялгышып кына да телгә алмады. Тыелмаса да, кычкырып сөйләшү хупланмый торган тема шул. Бүгенге вазгыятьтә – бигрәк тә...

1937нче елның 30нчы июнендә СССРда «Элекке кулакларны, җинаятьчеләрне һәм башка антисовет элементларын репрессияләү буенча операция турында»гы яшерен боерык нигезендә 1937-1938нче елларда НКВД органнары бөтен ил буенча 1 575 259 кешене кулга алган, шуларның 1 372 382сен (87,1 проценты) – «контрреволюцион җинаятьләр» өчен. 1 344 923 кеше хөкем ителгән, 681 692се югары җәза алган, ягъни атып үтерелгән (СССР Эчке эшләр министрлыгының 1953нче елга булган мәгълүматы, ачык чыганакларда бар – Ф.М.). Рәсми саннарның киметеп күрсәтелгәнен белсәк тә, «яшерен» статусы һаман да гамәлдән чыгарылмаган документларны күрмәсәк тә, монысы да чәчләрне үрә торгызырлык статистика. Бу әле ике ел эчендә, ягъни хәзер Зур террор дип атала торган, ә ул вакытта «Ежовщина» буларак билгеле сәясәт барышында гына! Ә гомумән 1930-1940нчы елларда 8,5 миллионнан күбрәк кеше Сталинның социаль сәясәте корбаны булган, шуларның 760 меңе атып үтерелгән – монысы да рәсми сан. Чагыштыру өчен: Русия империясендә 1875-1912нче елларда, ягъни 37 елга (!) 6 меңләп кеше генә югары җәза алган. Репрессияләрнең 1920нче елларда ук башланып китүен исәпкә алсак, атып үтерелмәсәләр дә, туган ягыннан сөрелгән һәм юлда үлеп калган корбаннарны санасак, сан тагын да зурая. Гомумән, без сөйләшкән тарихчылар теманы Сталин исеме белән генә бәйләп карамый, «репрессияләрнең беркайчан да тынып торганы юк», ди алар. Куелган нокталар өтергә һәм күпноктага әйләнеп тора.

«ДӘҮЛӘТ ГАФУ ҮТЕНМӘДЕ»

Тарих фәннәре кандидаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова – бу теманы җентекләп өйрәнгән сирәк язучыларның берсе. «Дәүләт идеологиясе булган бу террор өчен хәтта еллар үткәч тә, кешеләрне аклагач та, дәүләт үзе гафу үтенмәде, ялгыш эш эшләгәнен танымады. 90нчы елларда Ельцинның иң зур хатасы шул булды: үзгәртеп кору булганнан, илдә башка төрле идеология башланганнан соң да әлеге вакыйгаларга анализ ясалмады, бу беркайчан да кабатланмаячак, дип, кешеләрдән, иленнән гафу үтенмәде, закон кертмәде. Бер закон чыгарды, әлбәттә – репрессиягә эләккәннәрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү турында. 10 мең сум булды инде ул. Мин шул вакытта ук «гафу үтенмәделәр, бу тагын кабатланырга мөмкин» дип яздым. Һәм нәкъ шулай булды да. Шул ук кешеләрнең дәвамчылары, шул ук оешмалар җәберләүләрне, эзәрлекләүләрне яңадан башладылар», – ди ул.

Ирләре атып үтерелгән, үзләре 20шәр ел Магадан төрмәләрендә утырып, туган якларына әйләнеп кайта алган хатын-кызлар язмышын өйрәнеп, тетрәнеп, «Кыңгырау» повестен, шушы темага «Безне онытмагыз!» дигән пьеса, аннары Магнитогорскига сөрелгән дин әһелләре язмышын өйрәнеп, «Кырык сырт» тарихи романын, Һади Атласи турында «Соңгы туранчы» әсәрен язган, репрессиягә эләккәннәрнең балалары, оныкларыннан килгән хатларны туплап, «Гулаг – яралы язмышлар» документаль китабын («Безнең гәҗит» тә бу китаптагы өземтәләрне укучыларына тәкъдим иткән иде. Ред.иск.) чыгарган язучы ул. «Әле дә эзләнүләр дәвам итә, чөнки Себернең кайсы гына почмагына барып чыксаң да, анда сөргенгә җибәрелгән кешеләр нәселен очратасың», – ди Фәүзия Бәйрәмова.

Ул теманың аз өйрәнелүен катлаулы булуы һәм курку белән бәйләп аңлатты. «Тема бик авыр. Әгәр үз язмышыңа кагылмаса, аңа ачкыч та табып булмый. Мин моны үз башымнан кичерәм, шуңа бу нәрсәләр таныш миңа. Аннан соң бик күп өйрәнергә, архивларга керергә кирәк. Элек ФСБ архивларында репрессияләнгәннәр турында документларны алырга була иде, хәзер туганнарына гына бирәләр. Ә күбесенең туганнары үлеп беткән. Һади Атласиның документларын улы Ирек алып калды. Әлбәттә, кешедә курку да бардыр. Язарсың да, ә бит дөньяның кайсы якка үзгәреп куясын белеп тә булмый. Ул вакытта да икегә бүленгән милләт: утыртучылар һәм утыручыларга. Аларның бөтенесенең нәселләре исән. Документларда казына башласаң, наган белән утыртып йөргән бер-ике кеше һәр авылдан килеп чыга. Шуңа күрә дә бу темага бик кагылмыйлар. Аннан соң халык, балга ташланган чебен кебек, мәхәббәт турындагы әйберләргә чат ябыша. Төрмәләрдә газапланып үлгән, милләт булып калу өчен тырышкан татарларның язмышы аларга кагылмый дип уйлыйлар», – дип сөйләде ул.

«ҺӘР АВЫЛНЫҢ ҮЗ СТАЛИНЫ ИДЕ...»

Тарихчылар арасында бу теманы бик күп өйрәнгән кеше – тарих фәннәре кандидаты, язучы Нурулла Гариф. Ул халыктан истәлекләр җыя, репрессияләрне сәясигә, башкасына аермый. 400ләп әби-бабайдан – заманында репрессиягә эләккән кешеләрнең балаларыннан, оныкларыннан – язып алган истәлекләрен туплап, Рәис Шаһи белән берлектә, үз акчаларына «Коммунизм тәмугы аша», «Онытмыйбыз, оныттырмыйбыз, кичермибез!», «Каһәрләнгән еллар авазы» дигән китаплар чыгарды. «Безнең дә ярты нәселне Себердә юкка чыгарганнар», – ди үзе. Туган авылы Балык Бистәсе районы, Яңа Салада бабасының сөргенгә сөрелгән әтисеннән калган йортны – революциягә кадәр төзелгән ике катлы кирпеч бинаны төзекләндереп, бай музей ясаган.

«Репрессия җиле кагылмаган гаилә сирәк. Сугыш вакытында да бара, сугыштан соң да дәвам итә репрессияләр. Бер абыйны, колхозда эшләми дип, 7 ел Татарстанга кайтмый торган итеп куалар. Мулла балаларының бик сирәге укытучы булып күчеп кенә сакланып кала. Муллалар арасында качып котылучылар да була. Кыргызстанның Ош шәһәрендә XI гасырда ук төзелгән Сөләйман мәчете бар. Шуның кечкенә генә зиратына бик зур кешеләр генә җирләнгән, анда шәһәр башлыкларын да күммәгәннәр. Менә шунда безнең төбәктән качып киткән 4 мулла җирләнгән. Аларны анда бик яхшы кабул иткәннәр. Репрессияләр дә, ачлыгы да күбрәк Украинаның хәзерге җирләрендә, Казахстанда һәм безнең Идел-Урал төбәгендә генә булган бит, Грузия, Әрмәнстан, Урта Азиядә булмаган. Аның сәбәбе сәяси. Чөнки ул вакытта урыслардан кала иң күп халык – украиннар, татарлар һәм казахлар. Берәү Грузиягә барган да, бездә шундый хәлләр булды, ачлыктан черек бәрәңгеләр, кычытканнар ашадык, дип сөйләгән. Олы кешеләр дә «булмас, булмас!» дип тыңлап тора, ди. Шуннан берсе торып баскан да әйткән: «Улым, син безнең халыкка ничек карыйсың? Ул вакытта бит җитәкче безнең халыктан чыккан Сталин иде», – дигән. Теге абзый бераз уйланып торган да: «Сезнең Сталинны күргән булмады, безнең һәр авылның үз Сталины бар иде», – дип җавап биргән», – дип сөйләде Нурулла Гариф.

КГБда эшләгән бер кешенең репрессияләнгәннәр турында документларны ничек итеп ягулары, юкка чыгарулары турында сөйләвен бер китабында язып та чыкты ул. «Безне дөрес репрессияләмәделәр, безнең гаебебез юк, дип Югары судка 10 меңгә якын шикаять язылган. Шул «Дело»ларның картотекалары саклана архивта, ә «Дело»лар үзләре юк. 1989нчы елда Татарстанның Чаллы шәһәрендә урнашкан СССРның иң зур кәгазь-катыргы заводына, «КАМАЗ» машиналарына төяп, репрессия чорларының документларын ташыганнар, шулай юк иткәннәр», – ди тарихчы.

«ӘЛӘК – БИК ЯМАН НӘРСӘ»

Язучы Сергей Довлатовның: «Без бертуктамый иптәш Сталинны каһәрлибез һәм моның, әлбәттә, сәбәбе бар. Шулай да сорыйсым килә: дүрт миллион әләкне кем язган соң?» – дигән сүзләре бар. Дүрт миллион әләк чынлап та язылганмы – моның документаль дәлиле юк. Шулай да репрессия сәясәтендә аларның да кулланылганын инкарь итә алмыйбыз.

«Хәсән Туфан бер зур шагыйребез язган әләк буенча утырып кайта. Соңыннан, кайткач аннан: «Син ничек ул шагыйрь белән һаман да аралашасың?» – дип сорыйлар. «Еллар шундый иде, аның бүтән чарасы юк иде, шулай итәргә мәҗбүр булды», – дип җавап бирә Хәсән ага. Күбесе шулай булган. Кави Нәҗми Язучылар берлеге рәисе булганда, башкаларны утыртышырга ярдәм итәргә мәҗбүр булган. Ә 1937нче елда үзе дә «халык дошманы» дип кулга алынган. Пычак ике яклы шул. Тинчуринны утыртышкан бер шагыйрьне килеп әйттеләр, ләкин бу мәгълүматны тикшерәсе бар, ул тәгаен түгел. Әләк – бик яман нәрсә ул. Хәзер дә шундый вакыт: хөкүмәт мөмкинлек бирсә, безнең коллегаларның шундук бер-берсенә әләк язарга тотынулары ихтимал», – дип сөйләде шагыйрь, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон.

Фәүзия Бәйрәмова татар халкында әләкләр бик зур роль уйнамаган дигән фикердә. «Мин өйрәнгән документларда әләк белән бик аз кеше эләккән. Әлбәттә, наган тотып йөрүчеләр үзебезнекеләр булган. Әмма фәрман өстән килгән бит. Дөрес, кайбер язучылар фаш итеп язганнар. Фаш итәбез дә шуның белән шул, дип уйлаганнар. Әмма аларның ул язмалары чекистларның алдына донос булып яткан. Аларны сорау алуга чакырганнар. Шуннан кеше кармакка эләккән, үзен саклап калу өчен башкаларны да саткан. Бу беренче чиратта интеллигенция арасында булган. Ә кайбер кешеләрнең шул хәтле күзе томаланган: хакимияткә үзен исбат итәргә, тугрылыгын күрсәтергә тырышып, нәрсә сорасалар шуны язып биргән», – ди ул.

Нурулла Гариф та, бөтен кеше дә әләк язмаган, ди. «Авыллар буенча репрессияләнүчеләрнең саны бар. Алар бертигез түгел. Саннар авыл түрәләренә бәйле булган. Мәсәлән, безнең Балык Бистәсе районыннан 80 кешене репрессияләргә дигән фәрман килә. Аны авыллар буенча бүләләр. Шомырбаш авыл советы рәисе: «Авылда җибәрерлек кеше калмады, үземне алып китсәгез генә инде», – ди. Моңа 3 кеше җибәрергә кушылган була. Ә Тәберде Чаллысы авыл советы рәисе: «Миңа 5 кеше генә дигәннәр иде, кирәк булса, иртәгә үк 15не җибәрәм!» – дип җавап бирә. Өскә иң ярлы-ябагайны, ялагайларны, тәлинкә ялаучыларны, өстәгеләрнең хаҗәтләрен йөгерә йөгерә үтәүчеләрне куялар. Өстән билгеләнгәч, өскә хезмәт итәләр инде. Хәзер дә шулай ул...», – дип сөйләде тарихчы.

***

Дәүләт Думасында Русиягә каршы эшчәнлекне тикшерү буенча махсус төркем (ГРАД) булдырылды. Ул «иҗади интеллигенцияне «ят агентлар»дан чистарту» белән шөгыльләнәчәк диелде, «дошман тегермәненә су коючыларның исемнәрен җибәрегез» дигән белдерү чыгарылды, исемлекләр булдырылды. «Ят агентлар» исемлеге дә җомга саен тулыланып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ят агентлар»га Тукай премиясен бирмәскә дип карар чыгарды. Пензада бер укытучыны, укучылары язган әләк буенча, Русия армиясенең абруен төшергән дип, биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәскәүдә хатыны иренә «донос» язган: Украинадагы махсус операциягә карашлары төрле икән... Монысы 1937нче ел вакыйгалары түгел, безнең көннәр...

 

Хәтер китабы редакциясе мәгълүматлары буенча, ТАССРда 54 727 кеше сәяси репрессиягә эләккән. Шуларның 4444е – хатын-кызлар. 13 938 татарстанлы тоткынлыкта үлгән, 5922 кешене атып үтерүләре турында мәгълүмат бар. 1937нче ел репрессияләр буенча рекордлы була. ТАССРда бу елны 7375 кешене беренче тапкыр, ә 917 кешене кабаттан кулга алалар. Репрессиягә дучар булганнарның 3056сына югары җәза билгеләнә. Татарларны һәм урыслардан кала башка милләт вәкилләрен милләтчелектә гаепләп тә хөкем итәләр.

1937нче елның июлендә ТАССРга өстән ашыгыч план төшерелә: 500 кешене беренче категориягә (атып үтерү), 1500 кешене икенче категориягә (сөрген) хөкем итәргә. Безнекеләр һәрвакыттагыча планны арттырып үти. Татарстан КГБсы архивыннан алынган документтан күренгәнчә, 1937нче елның 30нчы декабрендә республика НКВД оперштабы секретаре кече лейтенант Горский хисап бирә: «1нче категория (атып үтерү): лимит – 2350 кеше, хөкем ителде – 2196, хөкем ителәсе калды – 154 кеше. 2нче категория (сөрген): лимит – 3000 кеше, хөкем ителде – 2 124, хөкем ителәсе калды – 876 кеше».

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии