«Табиблар аркасында 16 яшьлек оныгымны югалта яздым»

«Каравыл! Мин бу ситуациягә башка исем таба алмадым», – дип язды узган атнада үзенең инстаграм сәхифәсендә «Татар радиосы» диджее һәм продюсеры, алып баручы Рамил Шәрәфиев. «Ак халатлы фәрештәләр» әнә шулай каравыл кычкырырга мәҗбүр иткән аны.

Рамил язганнарны китерәбез: «12нче сентябрь (шимбә) көнне сеңлем Илүзәне, бәрәңге алган җирдән эче авыртып, Арчаның үзәк район хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар аппендицитка анализлар ясагач, ул түгел, әйдәгез, «понаблюдаем», дип алып калалар. 14нче сентябрьдә (дүшәмбе) Илүзәне чыгардылар. Кулында выписка: «КОНСУЛЬТАЦИЯ ПЕДИАТРА ПО МЕСТУ ЖИТЕЛЬСТВА И ТАБЛЕТКИ НО-ШПА». Ләкин кыз баланың эче авыртудан туктамаган. Аңа хәтта УЗИ да ясаган кеше булмаган. Аптырагач, әбисе выписка биргән табибына шалтырата һәм Илүзәнең эче бик каты авыртуын, бөгелеп кенә йөрүен әйтә. Айрат Василович: «Алайса, кире алып килегез», – ди. Арчага килгәч, әнием (Илүзәнең әбисе була инде) табиблардан УЗИ ясауларын сорый (үзе сорый!). УЗИ ясаткач, сул як күкәйлектә киста барлыгы ачыклана!!! Шуннан аларны гинекологка җибәрәләр, ә гинеколог «БЕЗДӘ БАЛАЛАР ГИНЕКОЛОГЫ ЮК, КАЗАНГА БАРЫГЫЗ» дип юллама бирә. Кулына юллама тоткан әни белән Илүзә коридорга чыгалар һәм Илүзә аңын югалтып идәнгә егыла!!! Ә нигә егыла? Чөнки кыз баланың кистасы шартлаган!!! Нәтиҗәдә, сеңлемә лапаротомия ясадылар (перекрут кисты яичника). Кызга 16 яшь кенә!».

Рамилнең әнисе Фәния ханым – Илүзәнең әбисе бу хәлне җәмәгатьчелеккә чыгарыргамы-юкмы дип озак уйлаган. Ахырда, чыгарырга булган. «Һаман да шул табиблар кулына барасы бар дип, күп очракта дәшмибез. Ә дәшәргә кирәк икән, чөнки монда үлем белән яшәү көрәшә», – ди ул. Менә аның сүзләре: «Әздән генә фаҗига булмый калды! 16 яшьлек кызымны югалта яздым. Табибларны да яманлыйсым килми, аңлыйм, эшләре бик авыр һәм җаваплы. Тик элементар УЗИ турында сүз бара бит. Әгәр ул вакытында ясалган булса… Балага әле 16 гына яшь, аның гаилә корасы, балалар табасы бар, ә табиблар аны бер күкәйлексез калдырды. Вакытында УЗИ ясамыйча, үзләре шушы хәлгә җиткерде. Табиблар хатасымы бу, әллә битарафлыкмы? Киста Казанга барганда шартлаган булса, нәрсә булган булыр иде – уйларга да куркыныч… Раушания Яхиевнага (Раушания Хәсәнова – Арча үзәк больницасының акушерлык физиология бүлеге мөдире, акушер-гинеколог. – Авт.) Аллаһның рәхмәте яусын, операцияне уңышлы гына башкарып чыкты».

Әзме-күпме танылган кеше булуның бер файдасы бар: сүзеңне тизрәк ишетәләр. Рамил Шәрәфиевнең посты да яшен тизлеге белән таралды. Башта Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Тикшерәчәкбез бу күңелсез хәлне», – дип язды, аннары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы да: «Сигнал биргәнегез өчен рәхмәт, бу очракны тикшерә башладык», – дип хәбәр итте. Тикшерүне бик тиз тоттылар, әгәр аны тикшерү дип атап булса, әлбәттә. Сәламәтлек саклау министрлыгы менә нәрсә дип җавап бирде: «Авыру Арча үзәк район больницасына эче авыртуга зарланып килгән. Кискен аппендицитның клиник билгеләре булгач, хирургия бүлегенә озатылган, анда тиешле тикшерүләр үткәрелгән. Табиблар башта ук УЗИ билгеләмәгән, чөнки бу яшьтәге балаларга гинекологик авырулар хас түгел, клиник билгеләр дә андый проблема булу ихтималлыгын күрсәтмәгән». Болай дип җавап бирүләре ярсытып кына җибәрде. Чөнки бүген бөтен кешенең кул астында интернет бар, ача да укый. Ә анда: «Яшүсмер кызның күкәйлегендә киста төрле сәбәптән барлыкка килергә мөмкин. Гадәттә, ул гормональ үзгәрешләр һәм күрем циклы башлану белән бәйле. Күпчелек очракта патологияне 12-15 яшьтә – җенси җитлегү чорында ачыклыйлар. Ләкин киста хәтта яңа туган балаларда да очрый», – дип язылган. Бер генә чыганакта шулай диелгән булса, шикләнер идең, 15-20 чыганакта шул ук сүзләр язылгач – ышанасың. Ә министрлыкта белемле белгечләр эшләве, киресенчә, шик астына куела.

Хәзер Илүзәнең хәле яхшы. Шулай да Рамил көрәшне ахырына кадәр җиткерергә булган. «Үзем өчен генә түгел, ә бу больницада зыян күргән барлык кешеләр исеменнән дә көрәшәм», – ди ул. Дүшәмбе көнне соңгы хәбәрләр белән уртаклашты: «Сеңлем белән булган хәл кирәкле урыннарга кадәр барып җиткән. Бүгенгә РФ Җинаять Кодексының 238нче маддәсе, 1нче бүлеге («Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү») буенча җинаять эше кузгатылды. Бу – бер. Икенчесе – медицина хезмәтләренең сыйфаты һәм стандартларга туры килү-килмәвен тикшерү өчен, Русия Федерациясенең һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыкларына, «АК БАРС МЕД» иминият компаниясенә шикаятьләр юлланды. Өченчесе – Арча районы үзәк больницасының вазыйфаи затларын җинаять җаваплылыгына тартуны сорап, РФ Тикшерү Комитетына гариза юлланды. Гариза Мәскәү шәһәрендә язып тапшырылды!».

Татарстан прокуратурасы матбугат чаралары аша: «Бу эшне тикшерүне аерым контрольгә алабыз», – дип белдерде инде. «Галочка» өчен генә түгел, чынлап торып уздырылсын иде ул тикшерү. Без дә бу теманы күзәтеп торачакбыз.

Шәрәфиевләр гаиләсе бөтен табибны да яманламый, бу язма да «табибларга ышаныч юк» дигән мәгънә белән әзерләнмәде. Барлык медицина хезмәткәрләрен дә бер калыпка салмыйбыз. Ләкин безнең медицина системасында менә шушындый хәлләр дә бар – тагын бер тапкыр шуны әйтергә теләдек.

«Бер Арчада гына түгел, башка районнарда да шул хәл…»

Рамил Шәрәфиевнең инстаграмдагы язмасы күпләрнең күңеленә тиде, йомыла башлаган яраларны ачып җибәрде. Пост астында 490нан күбрәк комментарий җыелды! Күбесе – табиблардан, больницалардан, бездәге медицинадан зарланып язылган язмалар (табибларга рәхмәт әйтеп язучылар да бар). Әле бу бит үзе белән булган хәлне ачыктан-ачык язарга курыкмаучылар гына! Рамил әйтүенчә, исемен күрсәтергә теләмичә, шәхси смс белән язып җибәрүчеләр дә байтак булган. Бер кая да язмыйча, эчендә калдыручылар күпмедер тагын… «Бер Арчада гына түгел, бар районда, Казанда да шул хәл», – дип язалар. Күп район больницаларына «эләкте» анда. Сәламәтлек саклау министрлыгы, прокуратура, тикшерү комитетларына шул комментарийләр нигезендә тикшерү алып барсалар да була. Чынлап торып тикшерә башласалар, әллә ничә айга, елга җитәрлек эш анда.

Кайбер комментарийләрне газетабызда да бастырабыз.

@ilmira_salahova11:

– Минем бер таныш кызга, шулай эче авыртып баргач, «син авырлы» дигәннәр иде. Теге бала «мин кыз, егетләр белән йокламадым» дигәч, бассейнга йөрисеңме, дип сораганнар. Әйе, дигән. «Вәт шуннан эләккән, син беременный», – дигәннәр. Бу хәл Арчада булды, 6-7 ел үтте инде.

@milyausha2603:

– Бездә дә шул ук хәл. Сеңлем Яшел Үзән больницасына эче авыртып килде, үз аягында. 6нчы көндә колоноскопия ясадылар, 10 көннән УЗИ. 18нче көнендә 26 яшьлек сеңлем, 2 айлык баласын калдырып, мәңгегә китеп барды… Үзем дежур тордым, күрдем, табиблар карамый. Акча төрткән булсак, бәлки, караган да булырлар иде…

@zulf_iyaa:

– Байлар Сабасында да шул ук хәл. Бабай һәм энем табиблар хатасы аркасында гомерлеккә инвалид булып калдылар.

@khasanshina1989:

– Иптәшләр, Арчада гына түгел, Әлки районында да шул ук хәл. 20 ел Әлки район үзәк больницасында эшләгән кайнанамны 3 көндә үтерделәр, карамадылар, дөрес диагноз куймадылар. Казанга җибәрегез үзегез белмәгәч, дигәч, «нет» кына диделәр. Нәтиҗәдә Казанга вертолёт белән алып киттеләр, Казан табиблары «соң инде» диделәр. Кайнанам ярты гомерен эшенә багышлады, «больничный»га чыкмады, 55 яшендә дә бер зарланмады. Ни кызганыч, кемнеңдер гаебе, салкын карашлары аркасында мәрхүмә булды.

@gulnazmarkarian:

– 2018нче елда 4 яшьлек кызым диваннан егылды. Арча больницасына бардык, бернәрсә юк, кичкә узар, диделәр. Баламның 2 җирдән аягы сынганын бер атнадан соң гына ачыкладылар.

@elvira_fedusha:

– БАЛТАЧ!!! ЦРБда шул ук хәл! 2016нчы елда минем апамның баласын эчендә үтерделәр (в утробе). Беренче суын җибәргәннәр, үзе таба дип уйлаганнар. Ә аңа кичекмәстән кесарев кисеме ясарга кирәк булган. Тик табиблар больницада анестезиолог булмавын онытып җибәргән. 6 сәгать операция өстәлендә бернинди ярдәм дә ала алмый ятканнан соң бала үлде. Апам шул минутта аңында була: «Кайда минем балам?» – дип сорый! Табиб: «Елаганын ишетмәгәч, үлгән инде, тагын нәрсә кирәк сиңа», – дип җавап кайтара! Шул стресстан апам комага китә. Эчендәге теккән җөен күрсәгез –моргтагы мәетнекен дә алай текмиләр. Алар инде, үләчәк бу кыз, тормаячак, дип эшләгәннәр. Ләкин апамны Казан табиблары килеп алып китәләр. 14 көн РКБда ятып, аналыгын алгач кына кеше хәленә кайта! 32 яшендә әни була алуына нокта куелды! Адвокатлар ялладык, күпме акча түктек. Минздрав үзенекеләрне яклый. Табибларны хөкем итүләре аларга файдага түгел бит! Балтачта тикшерү комитеты булмагач, эш Арча районы тикшерү комитетында каралды. Дәлилләр әз, дип, прокурор эшне туктатты! Бала кабердә, әнисе бүтән бала алып кайта алмый – тагын нинди дәлилләр кирәк аларга?! Үзем язам, күңелем яна, рәнҗим! Елыйм!

@massage_kazan_alisahan:

– Бөтен районда шулай, нигә икән? Аңлый алмыйм. Арча, Саба, Теләче, Аксубай районы больницаларында булдым. Шул ук хәл. Теләче районында кайбер табиблар юк, Сабага җибәрәләр. Әтием Сабага бармыйча, Казан табибларына йөри. Чөнки Сабада карамыйлар, юньләп сөйләшмиләр, аңлатмыйлар. Аның каравы главврачлар бик яхшы яши. Бөтенесен дә күрдем, белдем, сүзләремне дәлилли алам.

@guliya.g_477:

– Балтачта миңа да сукыр эчәгесенә операция ясадылар, башка нәрсә тапмагач… Бер елдан соң кабат приступ бирде, күкәйлектә киста булган икән, шул приступ биреп торган. Ә беренче тапкыр баргач минем хатын-кыз органнарыннан кала бөтен җиремне тикшергәннәр иде. Сукыр эчәгемне болай гына кисеп алганнар булып чыга! Бер елдан соң авырту кабатлангач, тагын бардым. Тагын аппендицитка бәйләнә башладылар, кистегез бит инде, дидем.

@gaukharia_5966:

– 7 ел вакыт үтеп бара, мин әле һаман да ярсыйм. Әгәр вакытында УЗИ үткәргән булсалар, минем дә ирем исән булыр иде. Авариягә очрагач, бер ай больницада ятып чыкты, анда да УЗИ юк. Ә бер айдан онкологиядән үлеп китте. Больницадан чыкканда, онкология юк, дип белешмә биреп чыгардылар… Тавыш күтәрергә уйладым, әмма карга күзен карга чукымый, диделәр… Узган ел икенче хәл: кызым белән дә больницага барырга туры килде. «Скорый» белән Арча больницасына «приёмный покой»га килдек. Тиз генә селкенүче юк, егыл да үл. Көчкә чыктылар, карадылар, «үз участок табибыгызга чыгыгыз, анализлар бирегез, аннары керерсез» дип куалап чыгарасылар иде, минем башыма китереп суккан кебек булды. Иремне үтердегез, баламны ул хәлгә төшерергә юл куймам, дип кычкырдым. Арча больницасына салдылар. Әмма авыруга карата бернинди игътибар да булмады. Аллам үзе сакласын авырулардан, больница ишеген ачып керергә йөрәгем курка. Һөнәрне сайлагансың икән, эшеңә тугры кал, ошамый икән – кит!!!

@ilnaz_bah_tatarstan:

– Минем әнигә бер ел элек онкологик шеш бар дип кайтарганнар иде. Әни ни уйларга да белмичә кайтып киткән. Тукта әле, тагын барыйм, дөрес түгелдер бу, дип кире килсә, урман бете (клещ) кергән булган. Элекке көнне абыйда басуда бәрәңге алырга булышкан булган икән… Менә сиңа табиблар диген.

Фәнзилә МОСТАФИНА

«Табиблар аркасында 16 яшьлек оныгымны югалта яздым», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии