- 28.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №38 (28 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
(Язылганнарга кире кайтып)
Эшмәкәрләр бандасы дигән исем буенча мәгълүм «Севастопольские» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларын хөкем итү, чынлап та, сериалны хәтерләтә. 14 кешегә карата чыгарылган хөкемне прокуратура шикаяте буенча Русия Югары суды 2010 елның августында юкка чыгарды («БГ»,«Аяусызны яклау файдасыз» 2011, №12 (30 март) һәм быел 18 апрельдә Татарстанның иң югары хөкем органы әлеге эшне яңадан карый башлады. («Кирәкләрен биргәннәр», «БГ» 2010, №24 (23 июнь). Шул ук вакытта моңарчы качып йөргән лидерларның берсе Зөфәр Үтәгәновны Черногориядә тотып, Русиягә экстрадицияләделәр. 2011 елның 19 июлендә Үтүк кушаматлы бу кеше 9,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Польшада полиция кулга алып Русия хокук саклау органнарына тапшырылган икенче лидер Владимир Моисеев та быел сентябрь аенда Татарстан Югары суды каршына басты.
Ниһаять, үткән пәнҗешәмбе (22 сентябрь), дүрт көн буе хөкем карарын игълан иткәннән соң, банданың күпчелек әгъзаларына карата булган икенче утырыш төгәлләнде. Ошбу вакыйга гаммәви мәгълүмат чаралары өчен көнүзәк яңалык булды дияргә мөмкин. Шәхсән үзем суд залында җиде камера санадым. Шаукым күтәрердәй сәбәпләре күп аның. Ләкин, иң беренче чиратта, Мәскәү гамәлдән чыгарган хөкем карары ни дәрәҗәдә үзгәрер, дигән сорау кызыксындырды. Чөнки эшмәкәрләргә узган ел бирелгән җәза артык йомшак булуы белән хәйран калдырып, бәхәсләр тудырган иде.
Әйтик, банда җитәкчеләренең берсе – «Рубин» футбол командасының спорт директоры Р. Сайманов 6 еллык колония алды. Дракон кушаматлы Р. Йосыпов бөтенләй азат ителде. Калганнарына да 5-9,5 еллык сроклар бирелде. Бандаларны хөкем иткәндә, 20-25 еллык, гомерлек колонияләр игълан ителә иде бит.
20 кешене үтерү һәм башка авыр җинаятьләр кылуда гаепләнгән эшмәкәрләрне мондый гуманлы җәзага тартырга мөмкинлек биргән шартлардан, иң алдан аларның 1992-96 еллардагы явызлыклары өчен шул чорда гамәлдә булган РСФСР Җинаять Кодексы буенча җавап тотуын әйтеп үтәргә кирәк. Икенчедән, озак вакыт узу сәбәпле, күп кенә җинаятьләр өчен җавапка тарту срогы чыкты. Шул рәвешле, алар, башлыча, срогы чыкмый торган кеше үтерү очраклары өчен генә хөкем ителде, хәтта бандитлык өчен дә җәза алмадылар.
Соңгысы, әлбәттә, гаепләү ягының кискен каршылыгына очрады. Прокуратура хөкемдарның, банда 1995 елда таркалган, шуңа күрә, 2010 елда әлеге җинаять өчен җавапка тартырга мөмкинлек бирүче 15 еллык срок чыкты дигән нәтиҗә ясавы белән килешмәде. Чөнки әле 1996 елның августында севастопольнекеләрнең Санкт-Петербургта Казанның атаклы «Жилка» бандасы атаманы Х. Закировны юк итүләре мәгълүм. Димәк, бизнесменнарның тотрыклы кораллы төркеме дә булган дигән нәтиҗә ясала, Башкисәр Хайдерны үтергәнгә узган ел 14 кенә ел иде.
Ошбу «арифметик бәхәс» быел исә эшмәкәр җинаятьчеләр файдасына тыныч кына хәл ителеп куйды. Чөнки, тарта-суза торгач, 26 августта Закировны үтергәнгә дә 15 ел вакыт узып китте һәм, җәза биргәндә, Совет чорындагы Җинаять кодексындагы «Бандитлык» дигән 77нче маддә тагын кулланылмады һәм моның белән, ни өчендер, гаепләү ягы да килеште. Аның каравы, суд, ике һәм аннан да күбрәк кешене үтергән өчен, узган ел бирелгән хөкемне бермә-бер кырысландырды.
Мәсәлән, узган ел суд залында азат ителгән Радик Йосыпов 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде, үткән судта иректә калдырылган Ф.Хәбипов һәм Д.Мироновка 6,5 еллык колония бирелү турында игълан ителде һәм алар шунда ук сак астына алынды (рәсемдә). Р.Саймановның 6 елына тагын 2,5 ел өстәлде һәм башкалар. Дөрес, бу кешегә шартлы срок бирелде, шулай ук вакыт узу аркасында ике ир-атка карата җинаять эзәрлекләве туктатылды.
Әлбәттә, эшмәкәрләргә карата барыбер чагыштырмача йомшак җәза бирелде. Һәм моны югарыда телгә алынган срок чыгу һәм иске җинаять кодексы кулланылудан гына күреп булмый. Әйтик, судта рәсми рәвештә әлеге банданың халыкны, эшмәкәрләрне, предприятиеләрне талау өчен түгел, ә, бәлки, «Жилка» һәм башка шундый башкисәрләр өерләренә каршы тору өчен төзелүе турында белдерделәр. Бу инде гаепләнүчеләрнең бизнесларын, гаиләләрен, үзләрен сакларга мәҗбүр булуларын тану булып яңгырады. Әмма бу аларның явызлыкларын аклау түгел, шулай да ташлама ясау өчен бер сәбәп булгандыр кебек.
Төптәнрәк уйлап карасак, севастопольнекеләр явыз Хайдерны үтергәч, «Жилка» төркеме таркалуга таба китә, ә, иң мөһиме, ул елларда Казанда барган канкоешлы криминаль сугыш туктый башлый. Шунысын да әйтеп үтмичә булмый, дошманны юк иткәч, бизнесменнарның законсыз кораллы төркеме явызлыклар кылудан туктый, алар легаль эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Әйтергә кирәк, җәмгыятьтә абруйлы кешеләр алар. Хөкемдар Илфир Салихов бизнесменнарның ятим, инвалид балалар, картлар йортларына матди ярдәм күрсәтүләре, балалар спортын үстерүгә керткән өлешләре һәм башка хәйрия акцияләре, игелекле гамәлләрен озаклап санады.
Кыскасы, криминаль йогынты даирәләрен киңәйтү өчен вәхшилекләргә барган, бары тик талау, урлау кебек максатларны күз алдында тоткан бандитлардан аерыла алар. Ни гаҗәп, моны суд эскәмиясендәгеләр аркасында якыннарын югалтканнарның да күпчелеге таный. Судтан аларны ирекләреннән мәхрүм итмәүне үтенүчеләр дә булды, чөнки 15-20 ел элек зарар күрүчеләрне дә ярдәмнәреннән ташламаучы кешеләрне төрмәгә утырту дөрес түгел дип саныйлар. Шуңа күрә, җәзаны кырысландырган хөкемнең алар арасында хуплау тапмавын да аңлап була. Мәсәлән, Хәбипов һәм Мироновны ирекләреннән мәхрүм ителүләре турындагы карарны ишетеп елаучылар арасында зарар күргән апаларны да күрү сәер түгел. Алар РФ Югары судына мөрәҗәгать итәргә теләүләре турында да белдерде. Җинаять өчен җәза бирелергә тиешлеген аңласаң да, ирексездән, картаймыш көннәрендә соңгы таянычларыннан мәхрүм калган апаларга теләктәшлек туа.
Эшмәкәрләр эшен карау буенча утырыш төгәлләнде. Ләкин аны күп «серияле» судның соңгысы дип ышанып булмастыр. Чөнки РФ Югары судына мөрәҗәгать итүчеләр булырга мөмкин. Дөрес, гаепләү ягы кабат кассация шикаяте белдерергә охшамаган. Ләкин хөкем ителүчеләр, зарар күрүчеләр дә бар бит әле. Ул гына да түгел, «Севастопольские» бандасында зур роль уйнаган Владимир Моисеев үз җәзасын алмаган. Кыскасы, нокта куярга иртәрәк әле.
Комментарии