«Асрамага алган әти көчләде»

«Асрамага алган әти көчләде»

«10 яшьлек кызлар курчаклы уйный. Ә мин 10 яшемдә хатын-кыз булдым. Үз теләгем белән түгел, әлбәттә. Мине асрамага алган әти көчләде». Күптән түгел 18 яше тулган кыз авызыннан мондый коточкыч сүзләрне ишетеп, югалып каласың. Үз башыннан кичкәннәрне ул авырлык белән сөйли. «Ә миңа моның өчен бернәрсә дә булмасмы? Әти эзләп табып үтермәсме?» – дип куркып сорый кыз. Болай соравына аптырарлык түгел. Ата кеше, «зурлар уены» уйнаган саен, «кешегә сөйләсәң, үтерәм» дип янаган аңа.

Бу язмада геройларның исеме үзгәртелеп бирелә. Закон буенча мәхкәмә нигезендә җинаятьче дип табылмаган ата кешенең дә, җенси кагылгысызлыгы бозылган мәктәп укучысының да исемнәрен күрсәтергә хакыбыз юк. Әмма вакыйга барган районның исеме үзгәрешсез калдырыла.

ЯТИМ КАЛГАННАР

Мамадыш районында яшәүче 18 яшьлек Гөлназ кечкенәдән үк язмыш сынауларына дучар булган. Үзе сөйләвенчә, аның кайчандыр үз әтисе һәм әнисе, бертуган сеңлесе булган. Әмма бервакыт кибеткә барган җиреннән әтисен билгесез затлар кыйнап үтерә.

– …Әтинең мәетен өйгә алып кайттылар. Ак кәфенгә төрделәр. Аның янына килеп: «Әти, тор инде тор», – дип уятканым, бик каты елаганым хәтердә. Бу кайгыны әни дә күтәрә алмады – эчүгә сабышты, – дип сөйли Гөлназ.

1нче сыйныфка укырга кергәнче, балаларны анадан аермыйлар. Әмма ул өйдән китеп югала башлый. Балаларның урамда икмәк теләнеп йөрүен күреп, күршеләр опека органнарына мөрәҗәгать итә. Кызларны балалар йортына алып китәләр, алар берничә ел шунда яши.

– Соңрак сеңлем белән мине Мамадышта яшәүче бер гаилә тәрбиягә алды, аларның балалары үсеп чыгып киткән, тормыш корган һәм үзләре әти-әни булган иде. Бу ир белән хатынга әти белән әни дип кенә тордык. Әти мине ярата иде, ә менә әни белән уртак тел таба алмадык. Нишләп шулай булгандыр инде – ул мине бар дип тә белми иде. Укуым белән кызыксынмый, мәктәпкә җыелышка йөрми, минем белән сөйләшми. Шулай да зарланырлык тормышта яшәмәдек. Һәрхәлдә, бер ел буе бар да тыныч булды, – дип сөйли Гөлназ.

«БАШТА КӨЧЛИ, АННАРЫ МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ»

4нче сыйныфка күчкәч, кызның гәүдәсе сизелерлек үзгәрешләр кичерә башлый – ул җитлегү чорына керә. Бу үзгәрешләр үги атаны да битараф калдырмый, кул уйната башлый.

– Миңа 11 яшь тулмаган иде әле, әти күкрәкләремне, башка җирләремне тота башлады. Башта, бәлки ялгыш тиеп киткәндер дип уйладым. Безнең ишегалдында гараж бар. Бервакыт әти шунда чакырып алды. Шкафтан бер инструмент алып бирергә кушты. Мин шкафка таба бара башлагач, ишекне эчтән бикләп куйды. Шулай да, бернидән шикләнмичә, ул сораган әйберне алып бирдем. Чыгып китмәкче идем, тоткалый башлады. Шаккаттым, әти кеше ничек шулай кызына бәйләнә ала инде?! Әти, кит әле моннан, дип кычкырдым, әмма ул туктамады. «Күпме теләсәң, шуның кадәр кычкыр, безне барыбер беркем ишетми, әгәр дә бу турыда әниеңә әйтсәң, мин сине йә үтерәм, йә балалар йортына илтеп бирәм, диде. Бу – минем үз гаиләмнән соң тәрбиягә алынган беренче гаиләм. Мондагы тормышка ияләшеп җиткән генә идек, шуңа да мин безне кабат балалар йортына илтеп бирерләр дип курыктым. Ул мине машинасына алып кереп көчләде. Аннары берни булмагандай, өйгә кереп китте. Ә минем бөтен җирем авырта, үзем елыйм… Ярты сәгатьләп шулай утыргач, мин дә өйгә кердем. Билгеле, әнигә берни дә әйтмәдем, – ди Гөлназ.

Бу ир Гөлназдан 42 яшькә (!) өлкәнрәк. Ничек мондый эшкә кулы күтәрелгәндер. Хәер, үги ата бу хакта бер мәртәбә генә булса да уйлангандыр дип әйтү авыр. Беренче чирканчыкны алганнан соң, 10 яшьлек кыз белән көн саен, хәтта көнгә берничә мәртәбә рәхәтләнә башлый ул. Гөлназ сүзләренә караганда, баштагы чорда «чүп түгешергә алып барам» дип, шәһәр читенә алып чыга һәм шунда көчли башлый. Әмма чүпне көн саен түгеп булмый бит, шимбә-якшәмбеләрдә кызны әбисенә (үги атаның әнисе) «кунакка алып кайтканда» авыл янындагы урманга алып керә башлый. Әмма бу – башы гына әле.

– Иртән мәктәпкә барырга кирәк. Мин чыгып кына китәм, арттан чыга да башта машинасына алып кереп көчли, аннары мәктәпкә илтә. Шуның аркасында дәресләргә соңга кала идем. Уку дигән әйбер булмады ул вакытта… – ди Гөлназ.

Үги ата кызын төннәрен дә җәфалый. Хатынының башка бүлмәдә йоклавыннан файдаланып, ике катлы йортның берәр буш бүлмәсенә алып кергәли баланы.

– Әниең бу турыда берни дә белмәдеме?

– Үзем сөйләргә курыктым. Сизгәндер дип уйлыйм. Без ел саен медосмотр узарга тиеш, әни мине беркайчан да гинекологка күрсәтмәде. Кызымның барысы да тәртиптә, дип, табиблар белән сөйләшә дә, тегеләре кул куеп чыгара иде, – ди Гөлназ.

Үсә барган саен, кыз башына төшкән афәттән котылу юлларын эзли башлый. Әмма ата кеше, кызын юмалау өчен, эшен эшләгәннән соң акча бирергә тотына.

– 50 сум, 100 сум бирә иде. Башка балалар кебек кибеткә кереп әйбер сатып алачагымны уйлап сөенгән дә идем әле, ләкин бу озак дәвам итмәде. Бервакыт кичтән акча бирде, ә иртән әнигә «кесәдән 100 сум акчамны урлаган» дип әйтте. Әнигә ул акчаларның ни рәвешле үземә килеп эләгүен аңлата алмыйм бит инде! – дип сөйләвен дәвам итә Гөлназ.

Шушы хәлдән соң кыз бу йортта озак яши алмаячагын аңлый – Ольга исемле кыз белән дуслаша, аларда кунып кала башлый.

– Балага узганым булмады, чөнки саклана иде. Аңардан шулкадәр туйдым! Көн саен бер үк хәл бит! Башка балалар урамда уйнап йөри, ә син ниндидер бабай белән йоклап ятасың. Чыгып китеп югаласым, өйгә кайтасым килмәгән вакытлар күп булды. Шуңа мин еш кына өйгә кайтмый кала башладым. Өч ел буе шушы тәмугта яшәгәннән соң, әти белән әни бездән баш тартты, шул көнне үк безне башка гаилә үзенә алды, – дип сөйли Гөлназ. Саубуллашканда ата үз сүзләрен әйтеп калырга ашыга. «Күңелсез булса – шалтырат. Мин сине бәхетле итәрмен, назларга килермен», – дигән ул, имеш.

«КОШМАР БУЛДЫ»

Яңа гаиләдә яши башлагач, кызның көчләнүе ачыклана. Бу хакта кызның хәзерге әнисе Алсу ханым менә ниләр сөйли:

– Бер кичне Гөлназның эче авырта башлады. Җитлегү чорында шулай авырта инде ул, дип куйдым, әллә ни исем китмәде. Икенче, өченче көнне дә эч авырта дип зарлана бу. Әйдә соң, гинекологка барыйк, тикшереп карасыннар, дим. Бу тотынды еларга. Нәрсәгә елыйсың син, дим. Әни, алар сиңа барыбер әйтерләр инде, мин саф түгел бит, ди. Артыма утыра яздым. Гөлназ нәрсәнең ничек булуын сөйләп бирде. Ул елый, аңа кушылып, мин елыйм, кошмар булды! Ул ир бит аның белән ятып йоклаган да китеп барган түгел! Порнофильмнарда гына күрсәтелә торган бозыклыклар эшләргә мәҗбүр иткән. Шуннан соң барып полициягә гариза яздык, гинекологларга күрендек, – ди Алсу ханым.

Табиблар иртәрәк килергә кирәк иде дип җавап биргән. Алар эчтәге яраларның күптән төзәлүе турында әйткән. Әмма Алсу ханым табибларга кызның җенес әгъзасыннан билгесез әйберләр асылынып торуын әйтә. «Бу – кызыгызның бала килеш даими рәвештә җенси мөнәсәбәткә керүе аркасында барлыкка килгән. Аның эчке яктагы тиреләре тышка әйләнеп чыккан» – дип аңлата гинекологлар. Әмма шулай да бер генә табиб та бу хакта белешмә бирергә риза булмый, чөнки алар бу белешмәнең тикшерүчеләргә тапшырылачагын аңлаган була.

ЭШ АЧЫЛМАГАН

Әлеге хәлләрне хокук сагындагыларга сөйләгәннән соң, тикшерүчеләр һәм полиция ир яшәгән йортка юнәлә. Ир кызны күбрәк автомобилендә көчләгән булу сәбәпле, машинаның арткы утыргычындагы җәймәне экспертизага алып китәләр. Шул вакыт Алсу ханымны аптырашта калдырырлык хәл була.

– Полиция җәймәне алуга, йорттан бу ирнең хатыны килеп чыкты. Ул әле сүзнең ни турында баруын белми иде, әмма килә-килешкә үк: «Без ирем белән, табигатькә чыккан саен, бу машинада якынлык кылдык, шулай булгач, бу җәймәдә нәрсә дә булса табылу дәлил булып тормый!» – дип кычкыра башлады. Ә кайдан белгән ул җәймәнең нинди максатларда алынуын? Димәк, Гөлназның көчләнгән булуын ана кеше белгән, әмма беркемгә бер сүз әйтмәгән булып чыга түгелме? – дип сөйли ул.

Алсу ханым да, Гөлназ да җинаять кылучыга тиешле җәзасын бирерләр дип өметләнә, әмма бераздан җинаять эше ачылмаячагы турында карар килеп төшә.

– Бу кәгазьне күргәч, опека органына да йөреп, хәлне аңлатып карадым. Әллә йөрмисез генәме – кызыгызның исеме таралачак бит, диделәр. Райондагы бер судьяга кереп, ярдәм итүен сорадым. «Сезнең дә балагыз бар, бер нәрсә дә эшләп булмыймыни? Ятим бала ул! Әтисез, әнисез! Үзегезнең балагыз шушылай булса, түзеп торыр идегезме?» – дидем. Мин бернәрсә дә эшләтә алмыйм, теләсә нишләгез, диде дә чыгарып җибәрде. Шуннан гаделлекнең юклыгын һәм бернәрсә дә дәлилләп булмаячагын аңладык, – ди Алсу ханым.

КАРАРНЫ КУЛГА АЛГАЧ

Булган хәлләрне хокук сагындагыларга сөйләгәннән соң, Алабуга районара тикшерү комитетыннан А.Вьюков исемле тикшерүчегә бу вакыйганы тикшерергә кушалар. Нәкъ менә аның акыллы нәтиҗәләре һәм «тырышлыгы» белән эш ачылмый кала да инде. Җинаять эшен ачмау турындагы карарны кулга алгач та, тикшерүченең бу эш белән шөгыльләнәсе килмәгән, ахры дигән фикер туа. «Җинаять кылыну очрагы исбатланмады» дигән нәтиҗәне ясар өчен аңа нибары өч кеше белән сөйләшү дә җиткән! Башта ул Гөлназдан күрсәтмәләр алган. Аның сөйләгәннәрен тикшерүче тугыз җөмләгә сыйдырып бетергән. Алга таба ата кешедән күрсәтмә алганнар. Иң күп урын аның аңлатмасына бирелгән. Шуның яртысы – Гөлназны акылга зәгыйфь, карак итеп күрсәтергә омтылу.

Аның ниләр сөйләвен кыскартып китерәбез: «Хатыным кисәк чирләп китте, өшкерүчеләргә баргач, ятимнәр йортыннан тәрбиягә бала алырга куштылар. Без ике кызны үзебезгә алдык. Бездә яшәгәндә, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәделәр. Мин аларга гел бүләкләр алдым. Алга таба Гөлназ урлаша, өйгә кайтмый башлады, шуңа балаларны кире тапшырдык. Гөлназ белән машинада да, өйдә дә җенси мөнәсәбәткә кергәнем булмады. Аның болай гаеп ташлавы – Бөек Ватан сугышында катнашкан әбисенә (әлеге ирнең анасы дип аңлашыла. – А.З.) бирелгән торакны үзенә алырга теләвеннән генә. Ул миннән шантажлап 100 мең сум акча да сорады. Гөлназ тыңлаусыз, акылга зәгыйфь, җитлекмәгән (недоразвитая)», – дип сөйли ул.

Кыз тәрбияләнгән балалар йортында тәрбияче булып эшләүче ханымнан да күрсәтмә алалар. Алар, киресенчә, кызны аралашучан, хәрәкәтчән, артистлык сәләтләре булган бала итеп тасвирлый. Әмма ул ялганчы, карак һәм кечкенәдән үк егетләр ярата торган кыз булган икән.

Хәзерге вакытта кыз гади балалар укый торган мәктәптә югары сыйныфта укый. Акылга зәгыйфь кеше коррекцион мәктәптә укыр, яки 7-8нче сыйныфны да тәмамлый алмый, өйдә ятар иде. Кызның көндәлегендә дә «4»леләр. Шулай булгач, тикшерүче бу күрсәтмәләрнең астына яки кызның акылга зәгыйфь булуы турындагы белешмәне беркетергә, яки мондый белешмәнең булмавын телгә алырга тиеш булгандыр. Әмма А.Вьюков Алсу ханым язган гаризаны һәм Гөлназ сөйләгән сүзләрне ялган мәгълүматка бай дип калдырып эшен тәмамлый. Ни өчен бер үк йортта яшәгән сеңлесеннән, әни кешедән сорау алынмаган? Гөлназ атасы тарафыннан көчләнүе турында читләтеп кенә бер мәртәбә дус кызы Ольгага да сөйләгән була бит – ник аңардан күрсәтмә алмаганнар? Кызганыч, бу сорауга җавап табып булмый, чөнки Вьюков берничә ел элек эшеннән киткән, шуңа күрә аның белән элемтәгә чыгып булмады.

Тикшерүченең тагын бер хатасы күзгә ярылып ята. Кыз көчләнгән автомобильнең арткы утыргычындагы җәймәне суд-биологик тикшерүгә алалар. Бу эш җәймәдә кызның беренче мәртәбә йоклагач аккан каны яки ирнең мәние калмаган микән дип эшләнә. Анализ нәтиҗәләре нинди булган икән дип эзли башлаган идем – бу хакта карарда бер генә сүз дә әйтелмәгән. Димәк, яки аны тикшереп тормаганнар, яки, нәтиҗәсе билгеле булганчы ук, җинаять эше ачмаска дигән карар чыгарганнар. Мондый төгәлсезлекләр дә булгач, җинаять эше ачмау турындагы карарны юристларга күрсәттек.

– Бу карар нигезле түгел. Тикшерүче, атаның сөйләгәннәреннән чыгып, субъектив фикер йөрткән, башка факторларны бөтенләй исәпкә алмаган. Кызны 2006-2009нчы елларда көчләгәннәр. Ул вакытта аңа әле 14 яшь тулмаган булган. Ә 2010нчы елда ясатылган суд-медицина нәтиҗәсе кызның инде күптәннән саф булмавын дәлилли. Димәк, Гөлназ белән җенси якынлык чынлап та бала вакытта кылынган. Әмма тикшерүче бу якынлыкның кем белән кылынуын төгәл ачыклап бетермәгән. Тәрбияченең «Ул кечкенәдән егетләр ярата иде» дигән күрсәтмәсе дәлил булып тормый бит әле. Шулай ук, сез әйткәнчә, автомобиль утыргычыннан алынган җәймәнең анализ нәтиҗәләре дә юк, – дип белдерде алар.

Юристлар фикеренчә, эш яңадан каралырга тиеш. Әмма карар чыкканга 5 ел вакыт узган, нәрсә дә булса дәлилләп булырмы?

Алабугага, районара тикшерү комитетына барып, аның җитәкчесе Константин Ачаевка да шушы сорауны бирдем. Ул кайчандыр тикшерүче Вьюков чыгарган карар һәм «дело» белән танышканнан соң, үзендә бик күп сораулар тууын әйтте. Әлеге уңайдан Гөлназ һәм Алсу ханымнан яңа күрсәтмәләр алырга җыеналар. Ә бу вакытта ата кеше берни булмагандай йөрүен дәвам итә. Аның оныклары да Гөлназ көчләнгән вакыттагы яшьләренә җитеп килә, диләр. Сорау туа – бу кешене балалар янына якын җибәрү тагын куркыныч нәтиҗәләргә китермәсме?

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Мамадыш – Казан.

Комментарии