Акчага табынган табиблар

Түләүсез медицина хезмәте өчен түләргә күнегеп бетте халык. Әлеге алыш-бирешнең түләү түгел, төртү икәнен дә, аның закон телендә бирү дип аталуын да белә торып, саулык кыйммәтрәк булганга, биргәннән баш тарта белмәгән табибларны хилафлыкка өйрәтә бирә.

Әлбәттә, без ошбу игелекле ияләренең барысы да бер калыпта сугылган дип раслау ниятеннән ерак булганга, сүзне бары тик урлап тотылган, ягъни ак халатларына кара тап төшергәннәр турында гына алып барабыз.

Шулай бервакыт оперативниклары мәгълүмат бирүче “чыганаклар” теле белән әйткәндә, көннән-көн азына баручы бер урологны “җылы килеш” кулыннан эләктереп алырга ниятли. Шул максатны тормышка ашыру йөзеннән, теге уролог янына тамгаланган бер биш йөзлек тоттырып, бер “авыру”ны кертәләр. Ләкин алыш-биреш ясалганнан соң, кабинетта оперлар пәйда булгач, “карак песи” яңа “төртелгән” акчаны җәлт кенә авызына каба да чапылдатып чәйнәп, йотып та җибәрә. Шул рәвешле таушалып-пычранып беткән төп “вещдок” санитария-гигиена таләпләренә җавап бирми торган ысул белән юк ителү сәбәпле, тоткарлау операциясе уңышсызлыкка дучар була. Һәрхәлдә, оператив хезмәткәрләр шулай уйлый.

Ләкин кабинетка бәреп диярлек кергәч, әлеге чараны документлаштырмыйча ташлап китәргә ярамый. Шул сәбәпле беркетмә төзи һәм анда хуҗадан алынган кәгазь акчаларның номерларын берәм-берәм терки башлыйлар. Шул чак көтмәгәндә, бөгәрләнеп беткән йөзлек-меңлекләр арасында үзләре тамга салган һәм күз алларында кабып йоткан акчаны очратып хәйран калалар. Бактың исә, шүрли-каушый калган ришвәтче бүтән пациент биргән “сәмән”не ашаган икән. Ошбу ялгышлык аның килеп кабуын белдерә.

ТӨРТҮ

Уролог, хирург кебек белгечләргә үз кесәсен кайгырту өчен шартлар бар инде ул. Ник дисәң, алар янына юньле кешеләр килеп егыла. Ә менә һәрдаим сәрхуш һәм наркоманнар белән эш итүче наркологларга авырга килми микән? Шөкер, монда да акча “эшләү” ысуллары бихисап күп икән.

Әйтик, озак вакыт эчеп-исереп йөреп “алкогольгә бәйлелек” дигән чирдән дәваланган кешеләр махсус исәпкә алынырга тиеш. Әлбәттә, берәүнең дә мондый кара исемлеккә эләгәсе килми. Димәк ки, дәваханәдәгеләргә гозер белән мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шушы көннәрдә Әлмәттә яшәүче һәм билгесез булып калырга теләгән бер ир-ат та шушы каладагы наркология диспансерында эшләүче табиб Денис Штукинга үтенечен ирештерә. Айнышып, кеше кыяфәтенә кергәч, ул дәваханәдән 20 көннән ким булмаган мәҗбүри дәвалау курсын үтеп тормыйча, 3-4 көннән “азат” итүне, документлар тутырып, ягъни исәпкә куеп тормаска үтенә.

31 яшьлек нарколог кеше хәленә керә торган егет. Нибары 5 мең тәңкәгә, хәмерне башка авызыма да алмыйм дип, сайраучы кешене чыгарып җибәрә. Әлбәттә, теге исемлеккә кертмәскә вәгъдә итә. Әмма соңгысы өчен тагын берникадәр “тамызырга” сорый булса кирәк. Чөнки теге пациент моның янына яңадан килә һәм бер 5 меңлекне өсти.

Менә шушы 5 мең харап итә дә инде аны. Ошбу акчаның номеры да, ксерокстан чыгарылган күчермәсе дә Әлмәт эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативнигы А.Садовников кулында була инде. Шуңа күрә кәгазьләр арасыннан килеп чыккан акчаның ни рәвешле анда барып эләккәнен аңлатуы читен булмый. “Калдырып чыгып киткәнен күрмәдем, акча турында бернинди килешү булмады”, – дип акланулар тиешле нәтиҗә бирми. Шул көнне 10 мең сум төртү факты буенча РФ Җинаять кодексының “Ришвәт алу” дигән маддәсе буенча эш кузгатыла.

БИРДЕМ ИСӘ АЛДЫМ

Сәрхушләрнең “алкашлар исемлеге”нә эләгәсе килмәвенең сәбәбе гади. Чөнки кая гына барсаң да, хәзер муниципаль белешмә сорыйлар һәм андагы “исәптә тора” дигән мөһер маңгайга “алкоголик” дип язып куюга тиң. Бигрәк тә транспорт йөртүче таныклыгы алу турында хыялланып та булмый.

М.Фәсхетдинов (фамилиясе үзгәртелә) Азнакай шәһәр поликлиникасында “алкогольгә бәйлелек синдромы” дигән диагноз белән 1982 елда ук исәпкә куела. Әлеге исемлектән төшеп калу өчен, өч ел буе эчми йөрергә кирәк. Аек вакытлары булса да, ул бу срокны тутыра алмый. Эчә башласа, аны “запой”дан бары тик табиблар гына чыгара ала.

Эчкече “стажы” 25 елдан артып киткәч, Фәсхетдинов срогы чыккан шофер таныклыгын яңартырга була. Димәк наркология кабинетын җиңәргә кирәк. Чөнки аннан белешмә юк икән, ЮХИДИда сөйләшеп тә тормыйлар.

Шулай итеп, хыялны тормышка ашыру планы наркологка килеп төртелә. Әлбәттә ки, төртелгән төртеп җибәрмичә алга бармый. Шул хакта әңгәмә кору өчен, табиб Ф.Рамазанова янына килеп чыга. Ләкин сөйләшү барып чыкмый. Чөнки табиб моның вазифаи җинаять икәнен белә.

Ләкин тиздән Ф.Рамазанова ялга чыга. Баш табиб аның вазифаларын үтәүне психиатр Зөлфия Измайловага йөкли. Фәсхетдинов кабинетта “власть” алмашудан файдаланып калырга була. Узган елның 3 сентябрендә ул Зөлфия ханым янына килә. Психиатр кешегә ялвару-үгетләүләр көчлерәк тәэсир ясый булса кирәк. Табиб “авыру”ны икенче көнне “прием”га дәшә.

4 сентябрьдә Фәсхетдинов сырхауханәгә барышлый, хатыны белән саклык банкына кереп, аның кенәгәсеннән 5 мең сум акча ала. Соңрак ошбу фактның төртү фактын раслаучы дәлилләрнең берсенә әверелер дип уйламыйлар, билгеле. Тиздән әлеге сәмән “доктор”ның өстәл тартмасына шуа. Шәфкать туташы күрмәмешкә салыша, табиб игътибар бирмәгән кыяфәт ясый.

Шулай итеп, стажлы эчкече исәптә тормый дигән белешмәгә ия була.

Ләкин төртү дигән нәрсә ике яклы була. Бу очракта да ул 38 яшьлек ханымны җинаять кодексының ике маддәсе кысаларын төртеп кертә. Аларның берсе ришвәт алу булса, икенчесе вазифаи алдау) служебный подлог) дип атала. Сентябрьдә бу хакта уйлаучы булмый, ә менә быел февраль аенда хәлләр көтелмәгән борылыш ала.

Фәсхетдинов теге ялган белешмә нигезендә алмаштырылган “парва”ның игелеген күрә алмый, чөнки тагын эчәргә сабыша. Гадәттәгечә, аны хатыны сырхауханәгә алып килә. Ләкин урын юк, дигән сәбәп белән стационарга салмыйлар. Шул көнне Ф.Рамазанова теге хатыннан 5 меңлек белешмә турында ишетә, ләкин Фәсхетдиновның исәптән төшерелмәвен әйтә. Һәм әлеге очракка әллә ни игътибар биреп тә тормый. Чөнки ялган документта аның имзасы һәм шәхси мөһере юк бит.

Бәлки, эш шуның белән бетәр дә иде. 20 февральдә Фәсхетдинова мәсьәләне кабыргасы белән куя. Әгәр Измайлова теге 5 меңлекне кире кайтармаса, прокуратурага гариза язачагын белдерә. Аңлашыла ки, Рамазанова чүпне читкә чыгаруны кисәтү максатында, “якларны” очрашып сөйләшүләрен оештырырга омтылыш ясап карый. Ләкин ул көнне Измайлова башка шәһәрдә булу сәбәпле, ошбу максатка ирешеп булмый. Табиб-психиатр ирле-хатынлы Фәсхетдиновларны дүрт көннән кабул итеп сөйләшәчәген белдерә. Ләкин очрашуга хатын үзе генә килә. Чөнки ир кеше кинәт үлеп китә…

Сөйләшү килешү белән төгәлләнми. Табибны акчаны бирүченең исән булмавы рухландыра булса кирәк. Бу аның ялгышы була, әлбәттә. Ләкин алырга күнеккән кеше бирергә яратмый инде ул. Ә нужа Фәсхетдинованы эшне зурга җибәрергә мәҗбүр итә (үзе авыру, күмү, аш уздыру чыгымнары һәм башкалар). Аның гаризасы буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү Азнакай эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Миләүшә Фәрхетдиновага тапшырыла. Эш узгач, Измайлова да акылга утыра: теге 5 меңне кайтарып, Фәрхетдиновадан ышаныч язуы яздыра.

Тикшерү барышында ришвәт алу очрагы дәлилләнә, ә вазифаи алдауны исбатлап торасы да юк. Чөнки ялган белешмә исән бит. Кыскасы, Азнакай шәһәр суды карамагына ике маддә буенча белдерелгән җинаять эше җибәрелә. Дәүләт гаепләүчесе – шәһәр прокуроры ярдәмчесе Марат Гарипов кырыс сораса да, суд, йомшартучы шартларны исәпкә алып, 110 мең күләмендә штраф салу белән чикләнә. Моның өстенә, чынлыкта, аны 3 ел буена белгечлеге буенча эшләүдән мәхрүм итә торган өстәмә җәза да билгеләнә.

Ярый әле, ялган белешмә белән таныклык алган транспорт йөртүчеләр юлда хәвеф-хәтәр китереп чыгармаган. Сәрхушләрне махсус исәптә тоту сәбәпләренең берсе шундый бәла-казаны кисәтү бит. Шуңа күрә наркология кабинетын алыш-биреш ясау урыны итү икеләтә җинаять диясе килә.

Наил ВАХИТОВ.

Азнакай-Әлмәт.

90нчы еллар кайтавазы

Казанда иң эреләрдән исәпләнгән “Һади Такташ” бандасы инде 2000 еллар башында ук тар-мар ителде. 2002 елның гыйнвар аенда оешкан җинаятьчел төркемнең иң явыз әгъзаларына хөкем карары чыгарылды. Башкисәрләр өеренең лидеры Раджа кушаматлы Радик Галиәкбаров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Ул хәзер Оренбург өлкәсендәге “Черный дельфин” дигән атаклы колониядә гомер кичерә. Аның кәсептәшләре озак срокларга каты режимлы колонияләргә озатылды.

Җинаятьчел берләшмә узган гасырның 90нчы елларында гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы күп кенә коммерция оешмаларын, Татарстандагы наркотикларның законсыз әйләнеше һәм базарының зур өлешен контрольдә тота. Оешкан төркемгә берничә бригада, шул исәптән “Волочаевские” дигәне дә кергән. Аның башлыгы Марс Гыйззәтуллин 2000 елда талау һәм кешене законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәне өчен өч елга утыртыла. Азат ителгәннән соң аны үз машинасында атып үтерәләр. “Волочаевские”нең иң усал әгъзаларының берсе булган Олег Быков (Бычий) хокук саклау органнары үкчәсенә басып килүен сизеп, Татарстаннан юкка чыга.

Аны федераль эзләүгә биргәнгә 10 ел дигәндә, шушы көннәрдә Санкт-Петербург каласында тоталар. Быковның авыр җинаятьләр кылуы мәгълүм. Мәсәлән, 1999 елда ул “Волочаевские” төркеменнән чыгарга теләгән егетне урлап алып китүдә катнашкан дип санала. Алар аерылырга теләгән кешенең фатир ишеген ватып бәреп керә, көч кулланып өеннән алып чыгып китеп, 12 сәгать буе тимер контейнерга ябып тота. Егет тегеләр сораган акчаның (“откупные”) бер өлешен түли. Ләкин барысын да биреп бетерә алмый. Шуңа күрә бандитлар тарафыннан гел кыйналып тора. Ахыр чиктә милициягә мөрәҗәгать итә.

Икенче очрак бригаданың абруйлы әгъзаларыннан исәпләнгән О.Федоровны (Большой) урлап китү белән бәйле. Хәзер ул хәбәрсез югалган дип санала. Ләкин аны үтерелгән дип уйлый. Әлеге ике җинаять 1999 елда ачыла. Быковның дүрт “дусты” төрле срокларга колониягә озатыла.

Быков исә соңгы елларда Санкт-Петербургта яшәгән. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, аның никахы рәсмиләштерелмәгән хатыны да үзе белән бер чыбыктан сөрелгән. 2000 елда, инде ире качып йөргәндә, ул наркотиклар белән сәүдә итеп тотыла һәм суд эскәмиясенә утыра. Шунда искитмәле хәл була. Хатын үзенә хөкем карары укылган мәлдә залдан чыгып кача. Оперативниклар быел аның Быков белән төньяк башкалада тыныч кына яшәп ятуын, икесенең бер кибеттә эшләвен ачыклый.

Татарстан оперлары алдан хатынны, аннары Бычийның үзен дә эләктерә. Аларга узган гасыр азагында кылган җинаятьчел гамәлләре өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии