Соңарган хисап

Алексей Самсонов 2016нчы елның сентябрь аенда кылган җинаяте өчен суд каршында берничә ел узгач кына хисап тотты һәм быел март аенда, кеше үтерүдә гаепле дип табылып, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Соңарган хөкем капма-каршы фикерләр тудырды. Берәүләр соң булса да, уң булды дисә, гаебен танымаган Самсоновка теләктәшлек белдерүчеләр дә бар.

А.Самсонов Урта Азиядә туган, Таҗикстанда гражданнар сугышы барган чорда әти-әнисе, энесе белән алдан Вологда өлкәсенә, аннан соң Азнакай районындагы Победа бистәсенә кайтып төпләнгәннәр. Татарстанга хуҗабикәнең татар милләтеннән булуы тарта, күрәсең. Алексей 12 яшеннән безнең республикада үсә, мәктәптән соң Бөгелмәдә техникум тәмамлый, Әлмәттә яши, төзелештә әйбәт кенә эшли. Барысы да шома гына бармый, әйтик, 2013нче елда ун ел бергә яшәгән хатыны белән аерылыша, ләкин уртак улларын тәрбияләүдә катнашып тора.

Шул ук елны язмыш 1982нче елгы Регина белән таныштыра аны. Ошбу ханым яшьрәк чагында балалар иҗаты йортында рәссам булып эшләгән, кияүгә чыгып баласы тугач декрет ялында вакытта парикмахер һөнәрен үзләштергән, кызына биш яшь чакта аерылышып, әнисе һәм әбисе фатирында тора башлый, ләкин яшәү шартлары һәм матди хәле яхшырак булган әти кеше баланы үз янына алган. Әлбәттә, аналы-кызлылар аралашып-очрашып торалар. Әнисе Алексей Самсонов белән рәсми рәвештә никахлашып яши башлагач та кунакка килгәләп йөри кыз, ләкин яңа ир заты белән аралашмый, Алексей үзе дә аның бар икәнен дә белми.

Әмма тормыш дәвам итә, тиздән Регина белән Алексейның уртак кызлары аваз сала, ана капиталына ипотекага ике бүлмәле фатир алып яшиләр. Ял көннәрендә Победа бистәсенә кайтып, ата-анага хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Авылда чәч ясатырга теләүчеләр булганда Регина берәр көнгә калып та тора. Гаиләне, башлыча, ир кеше тәэмин итә, билгеле.

Беренче карашка тәртипле күренгән гаиләнең тыштан ялтыраган, эчтән калтыраган икәне раслана тиздән. 2016нчы елның 15нче сентябрендә 34 яшендәге ханым аңсыз хәлдә реанимация бүлегенә салына, табиблар «кома»дан чыгара алмыйлар аны. Әлфия ханым хәрәкәтсез баласын өенә алып кайтып сала. Яшь тә ун айлык сабый атасы тәрбиясендә кала, ялланган чит хатын-кыз карый аны. А.Самсонов алдан хатынын дәвалау чыгымнарына үз өлешен кертә, ләкин соңрак, әлеге йөкне җигелеп тартучы 1957нче елгы ана әйтүенә караганда, ярдәм итми башлый. Урын өстендәге кызын 1 ел да 10 ай карый ул. 2019нчы елның җәендә Регина, аңына килә алмыйча, дөнья куя. Әлфия ханым бу хакта А.Самсоновка әйтеп тә тормый. Җирләү эшләрен аннан башка гына уздыра.

Әлбәттә, табиблар хатын-кызның аңын җую сәбәпләрен 2016нчы елда, ул сырхауханәгә салынгач ук ачыклыйлар. Экспертиза башта кимендә дүрт бәрелгән-сугылган җәрәхәт булуын, баш миенә кан савуын, ягъни кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерелүен белдерә. Гаҗәп, ләкин әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылмый, яшь баланы исәпләмәгәндә, ирле-хатынлыларның фатирда үзләре генә булуы мәгълүм, димәк, хатынның аңын югалтырлык дәрәҗәгә җитүе А.Самсоновның сугу-кыйнавы нәтиҗәсе икәне дә, чынлыкта, аңлашыла, югыйсә.

Моның сәбәбен күреп торган шаһитлар һәм туры дәлилләр булмау, нәтиҗәдә, А.Самсонов сөйләгәннәргә өстенлек бирелүдән күрергә кирәк. Ә ул исә вакыйганы үзенә кулай рәвештә сурәтли, хатынының аяклары авырту, тотмау сәбәпле авырлык белән, хәтта стенага ябышып йөрүен, еш кына егылуын сөйли. Ул көнне исерек килеш унитаздан мәтәлеп төшеп, кер тартмасы кырына башы белән бәрелде, дип бара. Регинаның артрит, артроз кебек диагнозлар белән табибларга мөрәҗәгать итүе мәгълүм үзе. Ләкин берәү дә, шул исәптән табиблар да, аның егылу түгел, аксавын да расламый, һәркем бернинди тоткарлыксыз атлады, хәрәкәтләнде дип бара.

Исереклек мәсьәләсенә килгәндә, туганнары һәм күргән-белгәннәр Регинаның эчү белән артык мавыгуын кире кага. Ләкин ул көнне хәмерсез генә булмагандыр шикелле. Химик экспертиза хатын-кыз организмындагы этил спирты бик аз микъдарда (0,1 промилле) булуын күрсәтә үзе. Ләкин тикшеренүнең шактый вакыт узгач үткәрелүен, ул арада алкогольнең күп өлеше чыгып бетүен исәптән төшереп булмый монда.

Димәк, фаҗигагә хәмернең этәргеч бирүен кире кагарлык түгел. Өстәвенә, бик күпләр Алексейның да бу яктан кимен куймавын әйтеп тора. Әлбәттә, монда сүз эштән соң өйдә эчү турында гына бара, чөнки ир кеше көн саен рульдә йөри, яхшы түләүле эшкә бара, хөкемгә һәм административ җаваплылыкка тартылганы булмаган тәртипле кеше санала. Ләкин болар ул өендә дә үрнәк дигәнне белдерми әле. Бу мәсьәләгә соңрак тукталырбыз.

Хатын-кыз исән чакта гына түгел, гүр иясе булгач та А.Самсонов шактый вакыт иректә йөри әле. Суд-медицина экспертизасы Регинаны бронхопневмония, ягъни үпкә чиреннән җан бирүен күрсәтә. Формаль яктан караганда баш миенә 90 гр. кан савуның һәм башка җәрәхәтләрнең үлемгә катнашы юк кебек килеп чыга. Шуңа күрәдерме, хокук саклау органнарында тынлык хөкем сөрә. Әлбәттә, үлемнең 2016нчы елның сентябрендә булган хәлләр нәтиҗәсе икәне ачык монда. 2019нчы ел башында экспертлар комиссиясе баш җәрәхәтләре үлемгә китергән төп сәбәп дигән нәтиҗә ясагач, тикшерү эшләре башлана, аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. А.Самсонов читтә калмый, ләкин җинаять кылуда шикләнелүче, гаепләнүче түгел, ә шаһит буларак күрсәтмә бирә, исерек хатынның яңагына бер мәртәбә чалтыраттым, бүтән сукмадым дип сөйли. Ни хикмәт, 2019нчы ел җәендә, җинаять вакыйгасы (событие) юк, дигән билгеләмә белән җинаять эше ябыла. Бу инде А.Самсонов фикере тагын өскә чыкты дигән сүз була.

Әлбәттә, әлеге карар белән килешмәүчеләр күп була. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә узган елның февраль аенда Әлмәт шәһәре прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне яңартырга фәрман бирә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Р.Р. Зарипов комга утырган көймәне кузгата. Өч ел элек булган вакыйга акрынлап ачыклана бара, А.Самсоновка гаепләнүче дигән «дәрәҗә» бирелә.

Үзе гаебен танымый ул. Әйтүенә караганда, 2016нчы ел сентябрь уртасында шулай ук Әлмәттә эшләп яшәүче энесе Александр белән Азнакай районындагы әти-әниләре янына кайтып дүрт көн торып киләләр. Ул әйләнеп кайтканда хатын исереп идәндә ята, аны торгызып ваннага юынырга утырта, шул арада бушаган шешәләрне җыя, ике тулысын яшереп куя. Ләкин тиздән сәрхуш хатынның аларның берсен чәлдерүен ачыклый да, бер мәртәбә яңагына чабып җибәрә. Шуннан соң бер диванга өчәүләп, ягъни сабый баланы уртага салып йоклыйлар. Ә иртә белән хатында шешкән-күгәргән урыннарны күрә, аны уята алмагач, «теща»га шалтырата Алексей.

Җинаять эшендә зарар күрүче итеп билгеләнгән Әлфия ханым башкачарак сөйли. Ул көнне кызы Регинага берничә тапкыр шалтыратып карый, ләкин җавап бирүче булмый. Бары тик кичке якта гына Самсонов ала телефонны һәм Регинаның фатир ачкычын югалтуын, үзенең 35 мең сумлык балдагын юкка чыгаруын әйтә, ул юк чакта өйгә көндәш килеп йөрүеннән шикләнүен белдереп сөйләнә, әллә бәреп үтерим микән, дип, әни кешене куркуга сала, мин җәза бирдем аңа, дип, телефонны да кызына тапшырудан баш тарта. Өйдәге вазгыятьнең кискен икәнен сизә ана күңеле, чөнки кияүнең явыз кеше икәнен белә. Ләкин тәүлеклек эшеннән китә алмый, бары тик иртә белән генә кызы янына йөгерә.

Барып кергәч тә коточкыч күренешкә тап була. Йөзе-бите, башы шешенгән, күгәргән кызы ялангач килеш диванда ята, аның аңсыз икәне күренеп тора. Коты алынган ханым: «Нишләттең аны?» – дип кияүгә кычкыра, тыныч кыяфәтле Самсонов Регинага кагылмаска куша, ике сәгать йоклаячак та, үзе торачак, дип сөйләнә, ягъни аның исерек булуына ишарәли, буш шешәләрне күрсәтә. Бичара ана ашыгыч ярдәм машинасында кызын сырхауханәгә озатырга китә, Алексей сабый бала белән өйдә кала. Соңрак килеп җиткән полиция хезмәткәрләренә үзен агартып аңлатмалар бирә.

Чынлыкта, күрсәтмәләрен ахырга кадәр үзгәртми ул. Ләкин узган ел ул сөйләгәннәргә ышаныч бик тиз кими бара. Мәрхүмәнең туганнары гына түгел, күргән-белгән бик күпләр Самсоновның «гаилә тираны» дип йөртелә торганнар рәтеннән икәнен белдерәләр. Аның бөтен йортны яңгыратып котырынуларын сөйләүче күршеләр, Регинага тиктомалдан китереп сугуын күргән танышлар, кыйнап хатынын акылга утыртулары белән уртаклашуын әйтүче дуслар да табыла. Әлбәттә, болар туры дәлил булып хезмәт итә алмый, ләкин Самсонов файдасына да булмый.

2020нче елның июнь аенда Раил Зарипов А.Самсонов белән вакыйга булган урында, ягъни аның фатирында тикшерү чарасы уздыра. Хуҗа, гадәттәгечә, бер тапкыр яңакка сугудан башкасын танымый, Регинаның ни рәвешле тән җәрәхәтләре алуын сөйләп тә, күрсәтеп тә бирә. Аның нәтиҗәләре буенча махсус экспертиза үткәрелә, ягъни эксперт ул күрсәткәннәрне бизмәнгә сала һәм мәрхүмә башындагы җәрәхәтләр ул сөйләгән шартларда, әйтик, егылу аркасында ясалмаган, кыскасы, Самсонов алдаша дигән рәсми нәтиҗә ясый. Бу инде, чынлыкта, аның сугуын раслый. Ул гына түгел, узган елның 27нче июлендә ул, исерек булуына түзә алмыйча, хатынының башына берничә тапкыр сугуын, ләкин аны үтерергә теләмәвен, бары тик «өйрәтергә» генә уйлавын белдерә, ягъни гаебен танып тәүбә итүе хакындагы беркетмә язып куя һәм тикшерүчене дә гаҗәпкә калдыра хәтта. Ләкин озакка түгел, бер-ике көннән үк тагын барысын да кире кагарга керешә. Ләкин аңа кыскача әйткәндә, кеше үтерүдә гаепләү белдерелә, Әлмәт шәһәр суды А.Самсоновны сак астына алырга карар бирә.

Игелек иясе Әлфия ханымның бөтенләй ятим калган 6 яшьлек оныгын үзе янына алырга мөмкинлеге булмый, Язмыш өлкән яшьтәге кешегә кайгы-хәсрәтне мулдан бирә. Кызын җирләгән ананың улы бик нык чирләп китеп аның тәрбиясендә кала. Кечкенә кыз Алексейның энесе Александр һәм аның хатыны белән яши, әнисен хәтерләми, яңа хуҗабикәгә мама Оксана дип эндәшә.

Шулай итеп, нәкъ дүрт ел дигәндә, җинаять эше судка барып җитә. А.Самсонов присяжный утырышчылар суды хөкем итүен сорый, чынлыкта, гади халык вәкилләре мәрхәмәтлелек күрсәтер, дип өметләнә. Ләкин озын-озакка сузылган хөкем утырышларында присяжныйлар аны аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып саксызлык белән кеше үтерүдә гаепле дип табалар. Хөкемдар исә ошбу явызлыкны 9 еллык кырыс режимлы колониягә тиңли. Соңарган хөкем карары үз көченә кермәгән әле.

Наил ВАХИТОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии