Яшь караклар

Яшь караклар

Берәү дә җинаятьче булып тумый. Ләкин җинаятьче булып үсүчеләр, ягъни балачактан ук тайгак юлга басучылар күп. 2000нче елда туган Ленар Фәрхуллин шундыйларның берсе. Узган ел караклыкта тотылып, өч тапкыр хөкемгә тартыла ул. Икесендә амнистия белән җәзадан азат ителсә, берсендә 100 сәгатьлек төзәтү эшләре белән котыла. Бу көннәрдә Казанның Идел буе район судында урлау, талаулар белән бәйле тугыз гамәле өчен җавап тота. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә аның өч кәсептәше дә бар.

Узган ел июль аенда башкаланың Горки бистәсендә яшәүче 80 яшьлек П. Абызов авылга алып китәргә тиешле такталарын кичтән үк машинасының түбәсенә урнаштырып куя. Иртә белән «Жигули» кабынмый. Бактың исә, машинаның аккумуляторы юкка чыккан икән. Ул көннәрдә шул якларда яшәүче Е. Могилева, Е. Федоров та шундый ук хәлгә дучар була. Вак караклыклар рәтендәге мондый хәлләр еш очраганга полиция аларга игътибар биреп тә өлгерми. Гадәттә, угрылар икенче җинаять өстендә тотылгач кына ачыла алар. Бу юлы да шулай килеп чыга. Аккумуляторларны төнлә белән Л.Фәрхуллин чәлдереп, Салмачы бистәсе янындагы базарда сәүдә итүче Н.Солтановка тапшыруы, барлыгы 1500 сум акчага тиенүе, соңрак – ул ике дусты белән «Магнит» кибетеннән хәмерле шешәләр урлап эләккәч мәгълүм була.

Эшсезлектән кая барып сугылырга белми йөргән малай-шалайлар Габишев урамындагы сәүдә үзәгенә көпә-көндез барып керә. Берничәсе баскыч төбендә кала, Л. Фәрхуллин, Ә. Сәгыйтов һәм 14 яше дә тулмаган И. Шаһитов эчкә узалар. Ни хикмәт, универсамның хәвефсезлек хезмәте биштәренә «Татарстан» аракысы, «Алушта» шәрабе салган Ә. Сәгыйтовны тоткарлыксыз чыгара. Күңелләре күтәрелгән бурлар, эз суыту ягын карамыйча, сәүдә залына яңадан керәләр. Бу юлы И. Шаһитов аркасындагы биштәргә киштәдәге ике виски һәм бер «Матраса» шәрабе шуа. Малайлар касса яныннан тагын тыныч кына үтеп китәләр.

Әйтергә кирәк, әлеге эчемлекләр эчү өчен урланмый. Л. Фәрхуллин аларны акчага әверелдерү әмәлен таба. Бу җәһәттән, хәзерге заманда урланган малны урнаштыру мөмкинлекләре күп икәнен билгеләп үтмичә булмый. Аккумуляторларның чит машинадан салдырылуын Салмачы базарындагы эшмәкәр дә чамалый югыйсә. Базар гына түгел, ломбардларга эләккән мөлкәтнең дә зур өлешен угрылар китерә. «Магнит»тагылар угрылыкны 1-2 сәгатьтән соң гына сизеп ала. Видеокүзәтү җайланмасындагы язмаларны карап, 2600 сумлык товарның «аяклануын» исәпләп чыгаралар. «Сафиуллин» полиция бүлеге оперативниклары алдан баскыч төбендә калган малайларны эзләп таба. Алары Л. Фәрхуллин исемен атый. Хәер, полициягә болай да мәгълүм зат була ул. Чөнки бу чорда Фәрхуллинның алдагы бурлыклары тикшерелә, суд утырышлары бара. Күргәнебезчә, сабак алып туктау турында уйламый малай.

Аның ошбу җинаятьне үз өстенә алудан башка чарасы булмый. Кәсептәшләре дә гаепләрен таный. Бары тик 13 яшьлек И. Шаһитов кына шаһит булып калдырыла, икесенә карата төркем белән урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Әлеге хилафлыклар авыр җинаятьләр рәтенә керми, билгеле. Аларны бала-чага шуклыгына тиңләргә дә була хәтта. Әмма нәфес дигәнең бәндә баласын яманрак җинаятьләргә дә этәрә бит ул. Бигрәк тә яшүсмерләрне тарта сазлык. Л. Фәрхуллин да ирешкәннәр белән канәгатьләнми. Кача-поса әйбер чәлдерүләрдән кычкыртып кеше талауга күчә.

… 2015нче елның 12нче сентябрендә Азино бистәсендәге 21нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында бер төркем яшүсмерләр туп куа. Соңрак футбол кыры читендә калдырылган сумкаларның берсеннән кәрәзле телефон юкка чыгуы ачыклана. Карап торучылар бу тирәдә сары кроссовкалы малай, ягъни Л. Фәрхуллин чуалуын әйтәләр. Бу хакта әйткәч, үзен башкалардан өстен итеп хис итүче Фәрхуллин һөҗүмгә күчә. Югалган телефон хуҗасына суга, аның дусты Артемга, «яла яккан өчен син 500 тәңкә акча бирергә тиеш», дип акыра, аның муенындагы алтын чылбырын салдырып ала. Бу вакыйга биш көннән соң гына Артемның әти-әнисенә барып җитә, полициягә хәбәр ителә. Ул чакта 15 мең сумлык чылбыр 6 мең тәңкәгә ломбардка тапшырылган була инде.

Ун көн дигәндә Фәрхуллин узган ел ике мәртәбә хөкем ителгән 18 яшьлек Артур Дәминов белән җиңел генә итеп 13 мең сумлык телефонлы булып куя. 11нче сыйныфта укучы яшүсмердән, шалтыратып алырга, дигән сылтау белән телефонын алар да кесәгә салалар, кире кайтаруны таләп иткәч, әлбәттә ки, куркыталар. Фәрхуллин артыннан ияреп килүче яшүсмерне газ баллоны белән дә куркыта. Берничә көннән полициядә зарар күрүчегә А. Дәминовны күрсәтәләр. Малай талаучыларның берсе шушы хөрәсән икәнен әйткәч, теге, тәүбәгә килү дигән документ имзалап, барысын да сөйләп бирә, Л. Фәрхуллинны да «сата». Җинаять эшендә төркем белән талау хакындагы тагын бер «эпизод» барлыкка килә.

Мондый очраклар ишәя башлагач, балигъ булмаган җинаятьчеләр эше полициядән алынып, РФ Тикшерү комитетының Идел буе район бүлегенә тапшырыла. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Әнис Мансуровка югарыда саналган очраклардан тыш тагын өч явызлыкны дәлилләргә туры килә әле. Көннең көнендә хокук саклау органнары бусагасын таптаучы «батыр» егет яңадан-яңа усаллыклар кыла тора.

25нче октябрь кичендә Л. Фәрхуллин Рамис Рәхмәтуллин дигән әшнәсе белән эштән кайтып килүче 17 яшьлек егеткә бәйләнәләр. Тиз арада «текә» егетләрнең иярченнәре дә пәйда була. Шул рәвешле, ялгыз яшүсмергә каршылык күрсәтү, качып китү мөмкинлеге юк икәнлеге төшендерелә. Рәхмәтуллин аны ике тапкыр сугып ега. Кыскасы, 250 сум акчасын, планшет компьютерын алып китәләр. Полициягә барсаң, тагын да начаррак булачак, дип янарга да онытмыйлар. Матди зыян 17 мең сум тәшкил итә. Компьютерны ломбардка тапшырган талаучылар кереме исә 4 мең сум тирәсе була.

14нче ноябрьгә каршы төндә кафеда утырганда Фәрхуллин һәм тикшерү барышында кем икәнлекләре ачыкланмаган ике егетнең кальян тартып, хәмер эчеп кәефләнүче 17-18 яшьләрендәге ике студентка күзе төшә. Төгәлрәге, берсенең бармагындагы кашлы йөзек игътибарларын җәлеп итә. Төн уртасында әлеге кеше йөзек кенә түгел, телефоныннан да колак кага. Өстәвенә, канга батырып дөмбәслиләр үзен. Аны – ашыгыч ярдәм, дустын полиция алып китә. Соңгысына «Сафиуллин» полиция бүлегендә «хәзинә»дәге шикле бәндәләрнең фотосурәтләрен күрсәтергә керешәләр. Монда «үз кешегә» әйләнгән Фәрхуллин рәсеме тиз килеп чыга. Ә ул исә бар гаепне теге егетләргә сылтый, аларның кем икәнен әйтми, әлеге җинаятькә катнашмадым, дип бара. Әмма тикшерү барышында киресе раслана. Алтын йөзекнең бәясе 40 мең, телефон 6 мең сум тора.

Әлеге җинаятьләр дәлилләнеп, тикшерү эшләре төгәлләнде дигәндә Фәрхуллин шул ук Дәминов белән тагын бер явызлык кылып куя. Быел 24нче гыйнварда үзләре белән бер мәктәптә укучы, димәк, таныш яшүсмернең 14800 сумлык алтын чылбырын талап алалар. Малайның әти-әнисе бу хакта белеп алып, полициягә хәбәр иткәндә кыйммәтле әйбердән җилләр искән була инде. Угрыларның әйтүенә караганда, чылбыр Ю. Фучик урамындагы «Победа» дигән ломбардка 7300 сумга тапшырыла.

Шулай итеп җинаять эшендә тугыз урлау-талау гамәле җыела. Аны тикшерү озын-озакка сузылып, май ае азагында гына төгәлләнде һәм калын-калын алты «китап»тан торган эш суд карамагына барып иреште. Анда Ленар Фәрхуллин һәм кәсептәшләренең бар явызлыклары да чагылыш тапты дип раслап булмас. Чөнки ошбу адәм актыклары белән бәйләнешәсе, суд юлында йөрисе килмичә яисә балаларына зыян китерерләр дип, хокук саклау органнарына хәбәр салмаган ата-аналар һәм башка зарар күрүчеләр тагын булырга мөмкин. Яшь караклар үзләре дә, таланган кешеләр куркырлар да тавыш чыгарырга базмаслар, дип өметләнә булса кирәк. Юкса, танышларын талауга кадәр барып җитмәсләр иде.

Алар судта да сер бирмәскә тырыша. Күрегез, янәсе, нинди кыю алар, төрмәдән дә курыкмыйлар, законны да санламыйлар… Әмма моны бары тик эчтән калтыранган малай-шалайның тыштан ялтырап азаплануы дип белергә кирәк. Бер җинаятьченең дә рәшәткә артына омтылганы юк әле. Иң аянычы шунда – җинаять эше белән танышкач, әлеге яшүсмерләрнең, бигрәк тә Л. Фәрхуллинның урлау, талауларны кыюлык һәм тәвәккәллеккә тиңләве, абруйлы җинаятьчеләргә охшарга тырышуы, алар даирәсенә һәм дөньясына омтылуы сизелә. Шуңа күрә әле яши генә башлаган кешеләр шушындый тайгак тормыш юлын гомерлеккә сайлаган инде дигән шомлы фикер дә туа. Кызганычка каршы, гадәттә, шулай килеп чыга да.

Идел буе район судында җәй буе барган утырышлар көзен дә дәвам итә. Хөкемнең нинди булачагын фаразлавы кыен. Әмма хөкем ителүчеләрдән бары тик Р. Дәминов кына 18 яшьтә, калганнары балигъ булмаган, ә Л. Фәрхуллинның бәян ителгән җинаятьләрне кылганда бары тик 15 яшендә генә булуын исәпкә алсак, җәза кырыс булыр кебек түгел.

Мондый мисаллар гаять күп. Республиканың хокук саклау органнарында да җинаятьчелек яшәрә диләр. Быел җәй Идел буе район судында тагын дүрт яшүсмерне 8-10 айга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

Болары фаш ителәчәкләре тәгаен билгеле булган хилафлыкка баралар. Ягъни 21нче февральдә шул ук Горки бистәсендәге «Малинка» кибетен, төгәлрәге үзләрен таный, кем икәнлекләрен белә торган сатучы Н. Намазованы талыйлар. 9нчы сыйныфта укучы Марат Кәрамов, алданрак кереп, Наилә ханымның сәүдә залында үзе генә булуын күреп чыга. Төркем белән килеп кергәч Валентин дигәне: «Бүген эчәбез дә, типтерәбез…» – дип сөрән сала һәм суыткычтан 2,5 литрлы ике шешә сыра эләктерә, ул арада икенчесе киштәдәге тозланган кальмар салынган савытны ала. Сатучы исә шул тирәдә генә яшәүче һәм һәрдаим кереп йөрүче таныш малайларның ошбу галәмәтенә хәйран кала да: «Влад, куй урынына, Марат, нишлисең син!» – дип, исемнәрен атап кычкырырга керешә, урамга ташланган угрылар артыннан йөгереп чыгып чакырып та карый. Туктамыйлар, әлбәттә, тегеләр. Бер подъездга кереп сыйлангач, өйләренә таралышалар.

Кибетче хәвеф төймәсенә басу белән шәхси саклау оешмасының тоткарлау төркеме һәм полиция пәйда була. Әлбәттә, угрыларны эзләп табуның кыенлыгы булмый. Н. Намазова аларның кайдалыгын әйтеп тора чөнки. Аларның 1126 сумлык әйбер чәлдерүләре ачыклана. Итәккә ут капкач, малайларның берсен – әнисе, икенчесен абзые җитәкләп килеп, 700әр сум акча түләп, китерелгән матди зыянны каплыйлар. Әмма соң була инде. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Ленар Мифтахиев урлау гына да түгел, алдан хәзерләнеп, төркем белән талау очрагы буенча җинаять эше кузгата. Суд 15-16 яшьлек малай-шалайга карата мәрхәмәтле хөкем чыгара. Моны аңласалар һәм сабак алсалар ярый инде.

Наил ВАХИТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии