Горурлыгың кайда, татар?

Газетада: «Зөләйха күзләрен ача» фильмы төшерелгән урыннар буенча туристик маршрут ачыла, дигән яңалыкны укыгач, күпләрнең күңелендә шундый сорау тугандыр. Ничә еллар буена татарны бетерү өчен нинди генә алымнар кулланылмаган да, күпме генә акчалар тотылмагандыр бу илдә! Ачыктан-ачык, без күреп-тоеп торганнарыннан тыш, яшерен эшләнгәннәре дә бихисап бит әле аның. Горурлыгы булмаган милләтнең башка милләтләр туфрагында тирес ролен генә үтәгәнен әллә белмиләр дип уйлыйсызмы? Ничек кенә беләләр әле, шуның
өчен милли тәрбиягә бернинди дә мөмкинлек калдырылмый да инде. Әнә бит, әзме-күпме татарны уйланырга мәҗбүр итәрлек булган, Г.Сафин җырлаган җыр да яңгырамый хәзер. Баксаң-күрсәң, җырдагы: «Ялкын янар горурлыгың кайтар, татар, Кайда соң сез, туган телен саклар җаннар?» дигән сүзләр үтә дә куркыныч сәясәт булып тоелгандыр инде кайберәүләргә.

Чынлап та, кайда икән ул безнең горурлыгыбыз? Күп гасырлар буена кыйнала торгач, кирәклеге калмау сәбәпле бөтенләй үк юкка чыктымы әллә? Шулай булмаса, горурланырлык тарихыбызны барлап, шуның буенча туристлык маршрутлары ясар идек без. Мәсәлән, Сафагәрәй хан идарә иткән еллар, аның үлеменнән соң Сөембикә ханбикәбезнең дә Мәскәүдән бәйсез дәүләтчелегебезне
саклап калу сәясәтен үткәргәнен сөйләп, дәүләтчелегебезне югалту чорларын да искә алып, нинди искиткеч туристик маршрутлар оештырып булыр иде, югыйсә! Ә чынлыкта башка халыклар безнең ханбикәбезгә һәйкәл куялар, ә без ниндидер бер кино аламасы төшерелүе белән горурланырга да тиешбез икән әле! Әйдәгез, шундый туристик маршрут төзелә икән инде, дөреслеккә хилафлык китермик – Мәчкәрә мәчетен дә кертик ул маршрутка,
килгән һәрбер туристка шул мәчеттә кино төшерүчеләрнең нишләгәнен дә күрсәтеп мактаныйк алайса.

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Мөслим районы, Кырынтау авылы

Горурлыгың кайда, татар?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии