Актүбәдә кара эшләр

Актүбәдә кара эшләр

Заманында гөрләп торган әлеге нефтьчеләр бистәсе хәзер эшсезләре вә эшсезлекләре, эчкече һәм әфьюнчылары, тәртипсезлек илә явызлыклары белән яманатлы. Әлбәттә, монда изге эшләр кылмыйлар, яхшы кешеләр калмаган, барысы да кара төстә дигән сүз түгел бу. Әмма ошбу төбәктәге хәвефле хәлләр турындагы мәгълүматлар шундый күңелсез уйларга китерми калмый.

УЛЫ КУЛЫННАН ҮЛҮ

4нче август көнне өлкән яшьтәге Сәмигулла Шәйдуллин ялгызы гомер кичерүче 1942нче елгы абыйсы Илтөзәрнең хәлен белергә уйлап аның телефон номерын җыя. Ләкин җавап бирүче булмый. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана. Туктаусыз шалтырата торгач, әлеге абонемент номерыннан «мин җыелышта» дигән смс хәбәр килә. Бусы да тынычландырмый, чөнки 74 яшьлек агайның мондый хатлар яза белмәве мәгълүм. Илтөзәр картның икенче энесе Гамирга исә ниндидер таныш булмаган исерек ир-ат җавап кайтарып нәрсәдер мыгырдый. Кыскасы, агай-энеләр бабай яшәгән йортка барырга булалар.

Хәләл җефетен ияртеп алданрак килеп җиткән Сәмигулла, ачучы булмагач, тагын теге номерны җыеп, ишек аркылы тыңлап та карый. Эчтә аппарат шалтыраган тавыш ишетелми. Ул арада караңгы төшә башлый һәм тәрәзәдә сүрән генә яктылык сизелә. Урындыкка басып карагач, коридорда гәүдәгә охшаш нидер ятуы шәйләнә. Полиция хезмәткәрләре белән бикләнми калган тәрәзәдән керә алар фатирга. Илтөзәр абзыйның җансыз икәнен идәндәге кан гына түгел, бүлмәләрдәге ис тә белдереп тора.

Эксперт аның 1-2 тәүлек элек башына авыр әйбер белән сугудан җан бирүен белдерә. Күргән-белгәннәр бу вәхшилекнең, тәгаен, абзыйның 1972нче елгы улы Ленар эше икәнен әйтә.

Мондый авыр гаеп ташлау өчен сәбәпләр җитәрлек була. Ленар 17 яшеннән башлап 7 мәртәбә хөкем ителгән кеше. Бергә яши торган хатыны Гүзәл Сафина, аралашып, ягъни салып йөргән шешәдәш дуслары аны, тиктомалдан кызып китүчән бәндә, дип таныталар. Бергә үскән, хәтта аның белән «зона»да утырган төрмәдәш дусты Сергей Фомкин исә Шәйдуллинны мәкерле, хәйләкәр, явыз, үзеннән көчсезрәкләрне җәберләргә хирыслар рәтенә куя.

Илтөзәр ага тел-теш тидерерлек кеше түгел. Карчыгы үлгәннән соң ялгызы яшәсә дә, өен дә тәртиптә тота, үзе дә пөхтә, чиста йөри. Мәетен тапкан көнне дә фатиры җыештырылган, әйберләр үз урынында була. Бу инде аның талау максатында чит кеше тарафыннан үтерелүен кире кага дияргә мөмкин. Хәтта узган көнне хат ташучы Л.Кадыйрова китергән 14 мең сум пенсия акчасы да, гадәттәгечә, суыткыч эчендә булып чыга. Лилия ханым ул чакта әтисе яныннан чыгып баручы Ленарны да очрата. Икенче көнне иртән подъезд баскычларын юучы В.Тюбина, су алыштырырга дип, 2нче фатир ишеген шакый. Аңа да, күршедә яшәүче әбигә дә ачмый бабай ишекне. Әлбәттә, эчтә улы тарафыннан җаны кыелган хуҗа ята дип уйлап та карамый алар.

Ленардан гына түгел, башка малайларыннан да уңмый Илтөзәр. Бер улы инде күптән мәрхүм. Анысы наркоман булган диләр. Хәзер Түбән Камада яшәүче Илдар да биш-алты мәртәбә утырып кайткан зат. Туган-тумача аның турында, Ленардан аермалы буларак, эшли дип сөйли. Ничек кенә булмасыннар, үз балаларын якын итә абзый. Хәтта акчалата ярдәм дә күрсәткәли. Әлбәттә, Ленарны эшкә керергә өндәп, туктаусыз битәрләп тора.

Л.Шәйдуллин төрмәдән кайтуы белән Гүзәл исемле хатын-кыз белән яши башлый. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, бу ханымны да юньле дип булмастыр. Әлеге парның аралашу даирәсендәге кешеләрне дә Актүбәнең сәрхуш бәндәләре дияргә мөмкин.

Илтөзәр ага мәете табылган 5нче августны алыйк. Ул көнне Ленар Гүзәл янында кунмый. Иртә белән фатирда Эльвира атлы сөйгәнен ияртеп Сергей Фомкин пәйда була. Әлбәттә, буш кул белән килми кунаклар. Бераз кәефләнеп алгач әлеге көнне күңеллерәк үткәрү турындагы акыллы фикерләр дә килә башларына. Өчәүләп Мәлбагыш авылындагы танышларына мунча керергә китәләр. Кәеф-сафа кору анда дәвам итә. Шунда Гүзәлгә күршесе Зәйтүнә шалтыратып, фатирыннан төтен ургылуын хәбәр итә. Салмыш хатын Сергейга шалтыратып, әлеге мәгълүматны тикшерергә куша. Бераздан анысы да йорт янында янгынчылар, полиция кайнашуын әйтеп хәбәрнең хаклыгын раслый.

Утка җәелергә ирек куелмый, әмма зур бүлмәдәге бар нәрсә янып эштән чыкса да хуҗабикә китерелгән матди зыянны нибарысы 47 мең сум дип бәяли. Без әлеге очракны төркемнең тормыш рәвешен сурәтләү өчен генә искә алмадык. Г.Сафина аны Л.Шәйдуллин эше дип белдерә. Шулай килеп чыга да. Соңрак, җинаять эшендә ут төртү ысулы белән аңлы рәвештә чит кеше мөлкәтен юк итү хакындагы «эпизод» өстәлә.

Кыскасы, сәрхуш полиция күз уңына әтисенең мәете табылганчы ук эләгә. Хәер ул район хокук саклау органнарында болай да «үз кеше». Әйтик, бер ай элек шул ук сәрхушлек аркасында хатыны белән бик яман әрләшә, аннан соң, Элеонора атлы кунак хатынга чират җитә. Соңгысы өенә кайткач ачкычлары юкка чыгуын белеп ала. Бикләнмәгән ишекне ачып фатирына керсә, газ плитәсе ачык була, ачкычлар һәм телевизор идәндә ята. Бактың исә, эчә-эчә тәмам акылын җуя башлаган Ленар ачкычларны урлаган да «ачуын китергән» хатыннан «үч алырга» уйлаган икән. Элеонора бу хакта полициягә язып бирә.

Моның өстенә, анда Гүзәл Сафинаның да 1нче август көнне ире тарафыннан кыйналуы һәм үтерү белән янавы турындагы гаризасы да ята әле. Ничек кенә булмасын, тиздән, чит кеше торагына рөхсәтсез үтеп керү, кыйнау һәм үтерү белән янау турындагы өч җинаятьчел гамәл дәлилләнә.

Менә шушындый өметсез бәндә 4нче август көнне әтисе янына барып керә. Карт кофе эчертеп чыгара аңа. Әлбәттә, тегесе зәһәррәк эчемлек сорый. Почта ташучы кергәндә аның Актүбә эчкечеләре арасында гаять абруйлы «Градусы» дигән кибет янына барышы була. Шул тирәдә йөреп, «капкалый» торгач, нык кына исерә дә, яңадан атасы фатирында пәйда була ул. Шәһәр мунчасына барырга җыенып йөрүче карт, улының кыяфәтен, дөресрәге, кыяфәтсезлеген күргәч, дәшми калмый. Сәрхуш сөйләнә-сукрана юыну бүлмәсенә кереп бара торган картның башына арттан чүкеч белән тондыра. Ул коридор идәненә йөзтүбән каплана. Эксперт баш сөягендә тугыз җәрәхәт саный.

Әтисен үтергәч, аяклары тагын шул «Градусы» янына китерә аны. Кунарга инде мәрхүм әтисе өенә кайтырга ачкычлары булмый, ә Гүзәл фатирында участок инспекторы А.Кариев тавышы ишетелә. Ул чыгып киткәч тә сөйгәне янына керергә шүрли сәрхуш – бакчачылык ширкәтләрендәге ташландык йортка урнаша.

Икенче көн дә эчүгә багышлана, билгеле. Иртә белән кибет янындагы шешәдәшләр, сыйлап кына калмыйча, күчтәнәч, ягъни ике шешә одеколон биреп җибәрә. Шул «байлык» белән Г.Сафина фатирына барып керә Ленар. Инде әйтелгәнчә, хуҗабикә күрше авылда мунча керә ул чакта. Сәрхуш монда эчелеп бетмәгән бер ярты да таба әле. Бер сәгать эчендә бар булган хәмерне чөмереп бетергәч, тәмәке кабыза һәм, әйтүенә караганда, яна торган шырпыны диванга ташлап чыгып тая.

Үзенең ошбу гамәлен ул беренче мәлдә хатыннан хыянәт иткәне өчен үч алу ниятеннән кылдым дип бара. Ә соңрак, көнләшүен кире кага, әмма шырпы ташлавын таный. Ирекле тормышы озак дәвам итми аның. РФ Җинаять кодексының биш маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Фәрит Насыйбуллин тикшерә. Хатынны кыйнавын, аңа үтерү белән янавын танымый, калганнарын, шул исәптән, әтисен тукмап үтерүен дә раслый. Аек булсам, мондый хәл килеп чыкмас иде, дип, үкенүен, тәүбә итүен белдерә.

Бу көннәрдә әлеге эш Азнакай шәһәр судында карала.

ТЕЛСЕЗ ЕГЕТНЕҢ ҖАНЫ РӘХИМСЕЗ КЫЕЛА

Быел җәй Актүбәдәге шул ук урамда тагын исереклек аркасында икенче фаҗига килеп чыга. 1977нче елгы Владимир Фадеев моңа кадәр хөкем ителгән кеше түгел үзе. Айнымыйча эчеп йөри дип әйтеп тә булмый. Февраль аеннан бирле Гөлнара исемле хатын белән вакытлы фатирда торалар. Ханымның 9 яшьлек кызы алар белән, 18 яшьтәге өлкәнрәге аерым яши.

Июль аенда Гөлнара Актүбә сәрхушләре яхшы белә торган «Большой Пап» дигән чәркәханәгә эшкә урнашып, болай да юк-бардан да кызып китүчән һәм көнче ирнең тәмам тынычлыгын ала. В.Фадеев төнлә белән сөйгәнен ятлардан саклар өчен кафега йөри, эштән соң өенә ияртеп кайта.

12нче июльдә кечкенә кызын әбисе янына илтеп куеп, Гөлнара төш вакытыннан төнге сәгать 2гәчә эштә була. Ул кичтә Владимир бистә янындагы чишмә буенда дусты Тимурның туган көнен бәйрәм итә. Төн уртасында шактый гына салмыш килеш кафега килеп, сакка баса. Хатынына әшәке сүзләр әйтә, бу эштән китәргә куша, каршы әйткәне өчен, берне тамызып та ала.

Инде ошбу хәлнең кәефләнеп утыручы «җирле егетләр» алдында булуын искәртик. Йомшак кына итеп әйткәндә, кисәтә алар Фадеевны. Эш тукмашуга кадәр барып җитми. Аның каравы, берничәсе Владимирга баскыч төбендә акыл өйрәткән арада, ике егет кафены бикләп чыккан хатынны өенә кадәр озата китә. Шул рәвешле, Владимир читкә этәрелгән булып чыга. Бусы инде дөмбәсләп ташлаудан да яманрак бит…

Станислав һәм Илнарда үзләреннән шактый өлкән һәм таныш апага «бәйләнү» нияте булмый, бары тик аны теге сугыш чукмарыннан якларга гына телиләр. Гөлнара подъездына кереп киткәч, урындыкка утырып гәпләшергә керешәләр. Гәпләшү дигән сүз бигүк туры да килеп бетмәс, чөнки Илнар тумыштан саңгырау һәм телсез, үзенә кирәкне ишарәләр белән аңлата.

Бистә малайларына каршы барырга базмаган Фадеев, ялгызы яшәүче Максим дигән дусты фатирына барып керә. Әмма гарьлек дигәнең ятып йокларга ирек бирми аңа. Өстәлдәге пычакны эләктерә дә Гөлнара йортына китә. Подъезд ишеге янында Илнар аркылы төшә дә, китәргә кушып ишарәли башлый аңа. Телсез егет кинәт эчен тотып, бөгелеп төшә, шул арада теге явыз ишектән кереп шыла. Станислав дустының эченә кадауларын аңлап «Актүбә» полиция бүлекчәсенә чаба. Ике полиция хезмәткәре белән ул утырган машина күз ачып йомганчы килеп җитә дияргә мөмкин. Ул чакта Илнар бераз читтәрәк аркасында ята, аңында була. Ашыгыч ярдәм машинасы аны Азнакайга алып китә.

Полициянең шулай тиз эш итүе Гөлнараны да коткара әле. Чөнки канлы пычак тотып пәйда булган бәндә, урамда берсен чәнчедем, сине дә үтерәм дип аңа ташлана, хатынның кул бармакларын кисеп бетерә. Өйдәге тавыш полиция хезмәткәрләренә дә ишетелә.

1988нче елгы Илнар Шәмсетдиновны табиблар коткарып кала алмыйлар. Бөере җәрәхәтләнгән егет икенче көнне иртә белән район үзәк сырхауханәсендә дөнья куя. Тикшерү комитеты тикшерүче-криминалисты Фәрит Насыйбуллин аңа И.Шәмсетдиновны аңлы рәвештә үтерүдә, ә Гөлнараны үтерергә омтылыш ясауда гаепләү белдерә.

Наил ВАХИТОВ,

Азнакай районы

Комментарии