Күрәчәк аттан этә

Күрәчәк аттан этә

Каршы тора алмасаң, чоңгылга да төртеп төшерергә мөмкин ул. Гомер бакый кыңгыр эшләре сизелмәгән Гафурҗан агай Саклык банкы картасы тапкач та нәфесен тыя алмау сәбәпле олы мәшәкать чыгара үзенә.

Электрон акчалы табылдыкка 14нче гыйнварда Балтачтагы «Пятерочка» кибетендәге касса янында юлыга ул. Хак булса, шул тирәдәгеләргә «Кемнеке?» дигән сорауны да ирештерә, хуҗасы табылмагач, иясенең исем-фамилиясе язылган картаны кесәсенә шудыра. Менә шуннан соң күрәчәк арттан төртә башлый да инде. Барлы-юклы пенсиясе хисабына яшәүче 71 яшьлек карт каршы тора алмый моңа. 1000 сумга кадәр товарны пин-кодсыз да алып булуын белә бит. Карилегә кайткач та «Светофор» кибетендә 52 сум 60 тиенлек көнбагыш алып, сынау чарасы үткәрә. Ошбу алым уңышлы төгәлләнгәч, кире кереп, 375 сумлык виски ала, ләкин кассир кыз, картадагы акча җитми, дип белдерә. «Светофор»дан буш кул белән чыккач та тынычлана алмый бабай. «Раил» дигән шәхси кибеттән 125 сумлык азык-төлек алмакчы була, әмма тагын шул ук хәл кабатлана.

Район үзәгендә табылган картаның хуҗасы да Кариледә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз була. Аның телефонына 52 сум 60 тиеннең чигерелүе, тагын 375 сумлык әйбер алырга омтылыш ясалуы турындагы ике СМС хәбәр килгәч тә, шәфкать туташы булып эшләүче кыз 280 сумлык калган байлыкны телефонындагы кушымта ярдәмендә икенче картасына күчереп куя. Матди зыян күп булмаса да, картаны кайтару ниятеннән участок инспекторы А. Сафиуллинга мөрәҗәгать итә ул. Анысы исә «Светофор»дагы видеокүзәтү җайланмасы язмасында үрнәк тәртипле Гафурҗан абзыйны күреп, гаҗәпләнеп кала.

Фаш ителгән өлкән кешегә гаебен танып тәүбә итәргә һәм 52 сум 60 тиенне хуҗасына кайтарып бирергә генә кала. Эш моның белән генә бетсә икән! Район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Ирек Галимуллин җәмгысе 500 тәңкәне чәлдерергә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгата. Мондый угрылыкның бик хәтәр ягы бар: банк счетындагы электрон акчаны урлаучы яисә урларга маташучылар зарар күрүче белән килешеп җинаять җәзасыннан котылып кала алмый. Гади караклыкка караганда начаррак җинаять санала бу. Шуңа күрә зарар күрүче, карт кешегә дәгъвам юк дип белдерсә дә, Гафурҗан агайга чагыштырмача кырыс хөкем бирелә, ягъни ул 500 тәңкәне чәлдерергә омтылыш ясаган өчен бер елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шартлы рәвештә, билгеле.

***

42 яшендәге Ринатны күрәчәк хурлык автобуста сагалый. Быелгы елның беренче көнендә Казаннан Киров өлкәсенең Малмыж районындагы туган авылына кайтып барганда янәшә утыргычтагы затлы телефонны күргәч, комсызлыгын йөгәнли алмыйча, бәлале була ул.

«Мерседес – Бенц» компрессорлар заводы яныннан кичке сәгать 4тә кузгала. Ринат хәләл җефете белән арттагы утыргычта бара. Алар янәшәсендә тагын ике яшь кыз утыра. Алар Балтач районындагы Янгул авылында төшеп кала. Ерак сәфәрләр өчен бигүк уңайлы булмаган кысан микроавтобуста Малмыжда яшәүче кызы янына 71 яшендәге Мәдинә (кайбер исемнәр үзгәртелә) апа да бара. Янгулны узгач, күрәсең, аяк-билләрен язу ниятеннән, яңа бушаган иркенрәк урынга күчеп утыра ул. Әйтүенчә, бер-ике минутка сумкасын янәшә утыргычка, ягъни Ринат янына куеп тора, аннан соң алдына ала, бераздан тагын башка урынга күченә.

Кузгалып киткәч тә кызына юлга чыгуы турында хәбәр иткән була ул. Малмыжга якынлашканда, аның белән кабат хәбәрләшергә уйлап, сумкасындагы телефонны алмакчы була. Таба алмагач, аны автобуста эзләргә керешә. Кайбер юлдашлар да ярдәм итә, шофер салондагы утны яндырып тота, ләкин ошбу ыгы-зыгының файдасы тими, башка телефоннан шалтыраткач «не доступен» дигән хәбәр алына. Әлбәттә, аппаратның автобуста юкка чыгуы аңлашыла монда, бигрәк тә, арт утыргычтагы ирле-хатынлыларга шик төшми калмый. Шофер Илдар әйтүенчә, Малмыжда автобустан чыккач та Мәдинә апа аларга әйтеп карый, әмма тегеләр кире кага.

Шул рәвешле, ел ярым элек 19600 сумга сатып алган «Redmi 9А» телефоныннан колак каккан өлкән кеше кәефе кырылган килеш килә кунакка. Ләкин Яңа ел бәйрәме көннәре булса да, күрше өлкә полициясе йокымсырап утырмый. Телефонның кай тарафта икәнен, башка сим-картаның кемнеке икәнен ачыклау өчен берничә көн җитә аларга. Кыскасы, 10нчы гыйнварда Ринатны Малмыж эчке эшләр бүлегенә алып киләләр һәм шаһитлар алдында зәңгәр телефонны алалар.

Экспертиза аның калган бәясе 13439 сум дип белдерә. Димәк ки, шулкадәр торучы чит мөлкәтне урлау буенча җинаять эше кузгатыла. Аны Балтач эчке эшләр бүлегеннән Ирек Галимуллин тикшерә, чөнки караклык әлеге район җирлегендә кылынган була бит. Итәгенә ут капкан Ринат Хәйруллинга гаебен танып тәүбә итәргә генә кала.

Утыргычта яткан телефонны алып курткамның куен кесәсенә салдым. Аннан чыгармый гына, пароле юклыгын ачыклап, сүндереп куйдым, соңрак үземнең сим-картаны куеп файдаландым, аның кемнеке икәнен белдем, кайтарып бирергә мөмкинлегем булмады, дип сөйли ул. Әлбәттә, телефонның сумкадан шуып чыгуына һәм Мәдинә апаның моны күрмәвенә ышанасы килми. Ләкин бурның чит мөлкәтне сумкадан алуын дәлилләрлек мөмкинлек булмый. Шулай ук хәләл җефетенең даими эш урыны булмаган ирендә кыйммәтле телефон барлыкка килүен белмәве дә шик уята. Хәер, бу кадәресенең әллә ни әһәмияте булмый. Әлбәттә,

аларга зарар күрүчене җайларга кирәк була. Өлкән яшьтәге апа мәрхәмәтлелек күрсәтмичә булдыра алмый: судта, хөкем ителүчегә дәгъвам юк, дип белдерә. Балтач район суды, якларның килешүе сәбәпле дигән билгеләмә белән, җинаять эзәрлекләвен туктатырга карар кыла. Ләкин Р. Хәйбуллинның тәрҗемәи хәленә «хөкем ителгән» дигән мөһер сугыла.

***

Шул ук райондагы Борнак авылында яшәүче Н. Әхмәтгалиевны күрәчәк алты тапкыр судка этеп керткән инде. Урлаган, талаган, саксызлык белән кеше үтергән, чит мөлкәтне юк иткән һәм административ күзәтчелек кагыйдәләрен бозган өчен күбрәк шартлы хөкем алган, әмма өч ел ярым колониядә утырып чыкканы да булган. 2нче гыйнварда тагын бер исерек ахмаклык кылып башына бәла ала ул.

Акыл ягыннан җиңелчә кимчелеге булган кеше буларак психиатрда исәптә торса да, башкалардан аерылмый ул. Малмыжда туып-үскән, балалар бакчасына йөргән, гадәти мәктәптә укып чыккан, шофер һөнәре алып ун ел шул каладагы автотранспорт хуҗалыгында эшләгән, әлеге оешма ябылгач, Борнактагы әбисе янына кайтып яши башлаган. Хәзер 53 яшендәге ир-атның әйтүенчә, 2017нче елда әбисе дөнья куйгач, бер туганы да калмаган, гаиләсе, балалары булмаган аның. Соңгысын хәмергә хирыслыктан күрергә кирәк, артыгын эчүен ул үзе дә әйтеп тора.

Әлбәттә, дус-ишләре бар аның. Бигрәк тә, 65 яшьлек Фәрит абзый белән еш аралаша. Узган ел октябрь аенда үзенең иске «Xiaomi» телефонын бүләк итә аңа, ә 1нче гыйнварда үзенә кирәкмәгән «HYNDAI» телевизорын биреп чыгара. Икенче көнне, ошбу әйберләрне Фәрит дигән авылдашым урлап киткән, дип, полициягә шалтырата. Зиһен чуалу нәтиҗәсе түгел бу. Шул рәвешле дустын акылга утыртырга уйлаган.

2нче гыйнварга каршы төннең икенче яртысында очрашып, Әхмәтгалиев өендә эчеп утыра алар. Иртә белән икәүләп кар көрәргә дә килешәләр, ләкин Фәрит, әйтүенчә, махмырдан башы чатнап авырту сәбәпле вәгъдәсен үти алмый һәм дустының ачуын чыгара. Аның кушуы буенча кичтән күтәреп кайткан телевизорны да илтеп бирә ул. Бераздан полиция хезмәткәрләре килеп шешәдәшнең аны угрылыкта гаепләп гариза язуын җиткерәләр.

Кыскача гына әйткәндә, төнлә белән икәүләп салып утыруларын, ул йокыга киткәч, кунакның телевизор һәм телефонны эләктереп шылуын белдерә һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Аптырап калган Фәрит әлеге әйберләргә ни рәвешле ия булуын сөйләп бирә, телевизорны өеннән күтәреп чыгарга булышуын, аның өчен бер ярты куярга тиеш булуын да әйтә.

Берничә көннән гариза язучы үзе дә айныша төшкәч башкача гәпләшә башлый, төгәлрәге, телевизор белән телефонны үзе бүләк итүен әйтеп күрсәтмә бирә. Бу исә аның РФ Җинаять кодексындагы ялган хәбәр (донос) бирү турында 306нчы маддәсе кысаларына эләгүен белдерә. Эш узгач әлеге җинаятен таный ул, психиатрлар экспертизасы да аны үз акылында дип таба. Шул рәвешле, Н. Әхмәтгалиев җиденче хөкемен ала. Район суды эшләмичә йөрүче хөрәсәнне 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә җибәрергә дигән карар чыгара.

***

Түбән Ушма дигән удмурт авылында яшәүче Н. Бегеев олыгайган көнендә авыр җинаять кылып куя. 59 яшьлек Николайны бу явызлыкка гомер иткән хатынының вакытында өйгә кайтмавы этәрә.

24нче апрельдә үзе бер авылдашына хуҗалык эшләрендә ярдәм итә ул. Ә хәләл җефете Светлана шул тирәдә яшәүче дус хатынына бәрәңге утыртыша. Кичкә таба абзый эшен бетереп һәм хезмәт хакын шешәләтә алып өенә кайта. Тамак чылатканнан соң, күптән өйдә булырга тиешле хатынын эзләп теге йортка барып керә.

Хуҗабикәнең 15 яшьлек оныгы белән бергәләп бәрәңгене күмеп бетергәч тә өлкән хатын-кызлар тамак туйдырып һәм, әлбәттә, бераз салып алалар. Светлана кызмача килеш кеше күзенә күренеп йөрисе килмичә, мунча алачыгындагы ятакта черем итеп алырга ята. Йокысын бүлдерә аның Николай, килеп керү белән чәченнән эләктереп өстерәп торгызмакчы була, әмма каршылыкка очрый. Бу инде алачыктагы вәзгыятьнең тагын да кискенләшүенә китерә, чыгырдан чыккан ир-ат кул-аякларын эшкә җигә, бигрәк тә галуш кигән аяклары белән сәндерәдә яткан хатынның эч, касык тирәсенә тибә. Шау-шуны ишетеп йөгереп кергән хуҗабикә белән онык та туктата алмыйлар котырынган бәндәне. Бары тик аларның берсе полициягә шалтырата башлагач кына урамга шыла ул. Әлбәттә, эзләп таба аны полиция.

Ул чакта хатын-кызга сырхауханәдә ярдәм күрсәтелә, җәрәхәтләрнең ире кыйнау нәтиҗәсе икәнен әйтә ул анда, ләкин эшне зурга җибәрәсе килмичә, барысын да сөйләп бетерми, авыртулар үтәр дип уйлап стационардан баш тарта. Акылга утырган, юашланып калган ир-ат каршылый аны авылда, Николай җитәкләп фатирларына кертә, урын җәеп яткыра хәтта. Яхшыга өметләнүләр акланмый, икенче көнне эче тагын да ныграк авырта башлаган кешене сырхауханәгә озатырга туры килә. Шөкер, табиблар коткара аны. Юкса, эчке әгъзалары зарарланган, иң хәтәре: бәвел капчыгы шартлап, корсакка биологик калдыклар, кан тула башлаган була. Бу инде 1969нчы елгы ханымның саулыгына авыр зыян китерелүен белдерә. Өлкән тикшерүче И. Галиуллин җинаять эше кузгата.

Гомер бакый суд бусагасына басканы булмаган авыл агае 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаять кылып куя. Хатын-кыз гомер иткән ире өстеннән гариза язудан шактый вакыт баш тартып килә, ләкин соңрак аны җавапка тартуны сорап мөрәҗәгать итә.

Җинаять эше буенча хөкем чыгарылмаган әле. Аның нинди буласын фаразлап та булмый. Ләкин шунысы ачык: әгәр хатын-кыз судта кырыс җәза таләп итсә, күрәчәк Бегеевны өч-дүрт елга төртеп егачак. Әлбәттә, авыл апасы ул кадәр үк рәхимсез кыланмас шикелле. Ә бу инде шартлы хөкемгә өметләнергә дә мөмкинлек бирә.

Наил ВАХИТОВ,

Балтач районы

Комментарии