ТАШЛАНДЫК БАКЧАДАГЫ БОЗЫКЛЫК

Кама Тамагы районында 30 яшьлек хатын-кызны көчләүдә гаепле дип табылган Мунисетдин Каландаров үзен гөнаһсыз итеп күрсәтү өчен ахырга кадәр тырышты. Ләкин тикшерү эшләре барышында 46 яшьлек таҗик кешесенең гаебе тулысы белән расланды.

М. Каландаров Таҗикстаннан 20 яшендә үк килә. Әфганстан героины сату белән шөгыльләнгән якташлары төркемендә тотылып, 1998нче елда 9 елга утыртыла, өч елга иртәрәк шартлы рәвештә азат ителә. 2008нче елда Русия гражданлыгы алуга ирешә ул. Бер кышлак кешеләре генә түгел, ерак булса да туган тиешле Исмаиловлар белән еш аралаша. Алары таза тормышлы. Шул райондагы Лабышка авылында ике катлы йортларында яшиләр. Мунис аларның кияве С. Кәримовның күршедәге Тәмте авылындагы йортында төзәтү-агарту эшләре башкара, 38 яшендә генә өйләнешкән хатыны белән шунда яши дә. Исмаиловларга еш килә алар, атна саен шунда мунча керәләр.

Өлкән яшьтәге Исмаиловлар ике кыз, бер уллары белән Татарстанга 2003нче елда күченәләр. Кече кызлары Мәликә Урта Азиядә 7нче сыйныфны тәмамлагач психиатрия сырхауханәсенә исәпкә куела, әти-әнисе әйтүенә караганда, 2нче төркем инвалид кызда эпилепсия өянәге кузгалу очраклары булгалый икән. Әмма акылга зәгыйфьлеге юк. 15 яшеннән биш вакыт намазны калдырмый, 2015нче елда әнисе белән Мәккәгә барып хаҗ кылып кайткан дини кыз.

Узган ел 13нче июльдә 30 яше тулган көнне Мәликә Тәмтегә базарга килә. Шул авылда яшәүче ирле-хатынлы Каландаровлар белән дә очраша. Туганнары хушбуй бүләк итәләр кызга. Ул көнне Мунис аны башка төрле итеп тә «котлый» әле. Хатынын өенә илтеп куйгач, автобус көтеп калган Мәликә янына яңадан килә, авылына озатам, дигән сылтау белән ияртеп китә дә, бу якларда еш очрый торган ташландык алма бакчаларының берсендә көчли. Һәм шушы явыз гамәлен туган көнгә бүләк дип атый, әлбәттә, бу хакта беркемгә дә әйтмәскә кушып кисәтә.

Кыз бу турыда әти-әнисенә ике көннән соң гына ирештерә. Каландарев исә барысын да кире кага, Мәликәне тукталышта калдырганнан соң башка күрмәдем, әлеге хәлне Исмаиловлар хезмәт хакы түләмәс өчен уйлап чыгарды дип бара. Ышандырырлык итеп сөйли, җенси яктан куәте чамалы дип, балалары булмавын, шуңа күрә Казандагы «Нуриевлар клиникасы»на мөрәҗәгать итүен дә, башкасын да әйтә. Шул сәбәпле җинаять эшен кузгатуны да кичектереп киләләр. Ул арада Исмаиловлар аны кияүләре йортыннан куып чыгарып, араны өзәләр.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Андрей Россиев бары тик ай ярымнан соң гына көч кулланып, үтерү белән янап җенси якынлык кылу очрагы буенча аңа карата җинаять эше кузгата. Чөнки ул чакта зарар күрүче як күрсәтмәләре хак, ә Каландаровның акланулары нигезсез икәнен раслаучы дәлилләр туплана. Иң беренче чиратта, ир кешене хатын-кызның эчке киемендәге тапларның аныкы икәнен тәгаен раслаган ДНК-экспертиза нәтиҗәләре фаш итә. Каландарев шуннан соң да үзенең биологик калдыкларының кыз ыштанына эләгүнең башка төрле юлларын сөйләп тузга язмаган акланулар уйлап чыгара әле.

Кама Тамагы район суды җинаять эше кузгатылу белән 1970нче елгы М. Каландаровны сак астына алырга карар кыла. Бу аның иреге белән 7 елга хушлашуын аңлата. Шушы көннәрдә суд көчләүче шул кадәр гомерен кырыс тәртипле колониядә уздырырга тиеш дип тапты.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии