Алдаркүселәр тозагына капма!

Алдаркүселәр тозагына капма!

Бу хәл 2013нче елда булды. Телевизордан «шалкан бәясенә» бирәбез дип ымсындырып, затлы кием-салым, савыт-саба, дарулар рекламалыйлар. Монысы пычагыма да хаҗәт түгел, бу таблетканы эчкәнче, мәтрүшкәле чәем файдалырак, дип, борын астыннан гына мыгырданып утыра идем. Ризыкны көйдерми торган керамика өслекле таба күрсәттеләр, тутыкмас швед пычаклары күңелемә хуш килде. «Әллә заказ бирергә инде?» дигән уй башымнан йөгереп узды. Беркөнне ишек «пипелдәвегенә» бастылар. Чыксам, үзен Алмаз дип таныштырган бер сөйкемле татар егете: «Апа, сез «Пятерочка»га йөрисезме? Киләсе шимбәдә акция үткәрәбез, килми калмагыз. Күршеләрегезне дә җыеп алып килмәссезме?» – дип, итагатьле генә сүз башлады. Тәмле теле белән киеренкелекне йомшартты. Акциядә катнашырга ризалыгымны алды. Хезмәттәшлеккә риза булуыгыз өчен, «SWISS HOME» фирмасыннан бүләк дип, телевизордан күреп кызыккан керамик эчлекле табаны, «шәп үтә һәм бер дә искерми торган» пычаклар җыелмасын, заманча кырыну приборын елмаеп миңа сузды. Исем- акылым китеп басып торам. Бушлай сырның тәбедә генә булуын беләм бит югыйсә. «Акыллым, бәйрәм ашы – кара-каршы, диләр. Сиңа нинди игелек итим соң?» – дип сорадым. Кармакка кабуыма куануы йөзенә чыккан егет: «Юкка борчылмагыз. Кулыгызда 4 мең сумлык таба, 7,5шәр меңлек пычаклар җыелмасы һәм кырыну приборы. Җәмгысе 19 меңлек товар, миңа шуның 5 меңен түләсәгез, җитә. Калган өлешен фирма күтәрер, акциянең чыгымнарын реклама фонды каплый», – диде. «Сиңа бирергә җитәрлек «наличкам» юк шул, калганнары карточкада», – дидем. «Күпме бирсәгез, шуңа риза, бераз тулып бетмәсә, үземнән өстәрмен», – дип сөендерде егет. Елан авызына атылып кергән аңгыра бака сыман, кәшилүгемдә булган бөтен сәмәнне кырып-себереп Алмазга тоттырдым. «Таба сезнеке. Калган ике әйбернең берсен кире бирсәгез, шул җитә», – диде. Бритваны сумкасына салдым. Алмаз белән җылы хушлаштык. Аны шәп маркетолог-психолог булуы өчен мактадым, ул юмартлыгым өчен рәхмәт әйтте. Иң кызыгы, дөресен әйткәндә – кызганычы 5 минуттан соң булды. Киленем белән телефоннан сөйләшкәч, үземне 3 мең ярымга төп башына утыртуларын аңладым, тик егеттән җилләр искән иде инде. «Бүләк ителгән» таба «Ашан» кибетендә 500 тәңкә, пычаклары нибары 499 сум тора икән. Керәсе мал, тешеңне сындырып керер, чыгасы мал белән түгеләсе канны тотып кала алмассың, диләр. Ачыгавызларны чәчеп үстермиләр, көтмәгәндә шуларның берсенә әверелдем.

Моннан өч ел элек, берсе олырак, икенчесе урта яшьләрдәге, матур итеп киенгән сөйкемле хатыннар, Казанның Гагарин урамында яшәүче 94 яшьлек Хәбир бабай белән, 84 яшьлек Хәтимә әбинең ишеген шакыйлар. Үзләрен социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, дип таныштырып, ниндидер катыргы күрсәтәләр. Кешеләргә ышанучан яхшы күңелле хуҗабикә аны укып мәшәкатьләнми. «Бу арада акча алышынуы турында ишеттегезме? Үлемтеккә дип җыйган акчаларыгыздан коры кала күрмәгез. Яңаларына алыштырып китерер өчен, иске акчаларыгызның номерларын язып алабыз», – дип төче телләнәләр. Кайгыртучанлыкка күңеле булган карчык, урын өстендәге карты белән киңәшләшкәч, йокы бүлмәсеннән 200 мең сум акча алып чыгып өстәлгә сала. Саныйлар, озаклап язалар. Шул чакта хатыннарның олырагы: «Әбекәй, сумка төпләреңдә, халат, куртка кесәләреңдә качып калган акчаларың юкмы соң? Алары да әрәм булмасын», – ди. Беркатлы карчык, икенче бүлмәгә кереп китүгә, алдаркүселәр бөтен акчаны сыпырып алып өйдән чыгып сыза. Полициягә хәбәр итүдән уңай нәтиҗә булмый. Алданган карчыкны инсульт бәрә, шуннан соң карт та озак яшәми. Бер елдан соң каракларның эзенә төшәләр. Алар Чаллыда килеп каба, хөкем ителеп, төрмәгә утыртыла.

2001нче елда, башкала гәҗитендә эшләгән чагымда, авыр хәлгә тарыган бер төркем пенсионер миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ямьле җәйге кичтә Авиатөзелеш районының Копылов урамында яшәүче карт-корылар ишегалдына чыгып, гәп корып утыралар. Яннарына ике егет килеп баса. Үзләрен мединститут студентлары дип таныштырып, үтереп мактый-мактый, «кан басымын төшерә, буыннар сызлавын бетерә, яшәртә, хәл кертә торган» универсаль медицина приборы тәкъдим итәләр. Бәясе берничә мең сум торса да, сызланудан башлары чыкмаган пенсионерлар саранланып тормый, тиз генә акча алып чыгып бирәләр. Җитмәсә, шул көнне бу йортта яшәүчеләргә пенсия китергән булалар. Дистәгә якын товарын җиңел генә сатып җибәргән алдаркүселәрнең башы күккә тия. Яман хәлләр шул көнне үк башлана. Могҗизалы прибор белән дәваланып караган сугыш ветераны Петр бабайны йөрәк өянәге белән больницага төяп китәләр. Төнлә карчыкларның берсенә «ашыгыч ярдәм» чакырырга туры килә. Карт-корының бәхетенә күрәдер, сатылган товарның бер кабында Казандагы сәүдә йортының реквизитлары, сатучы-менеджерларның исемнәре, телефон номерлары язылган була. Әбекәйләрнең чаярагы шул капны күтәреп яныма килгән иде. «Роспотребнадзор»ның Казандагы филиалының «Монополиягә каршы көрәш хезмәтенә» редакция исеменнән мөрәҗәгать итеп, сатучыларның эзенә төштек. Товарларны җыеп тапшырып, акчаларын юллап алуга ирештек.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, алдакчылар 3 меңнән башлап, 10 мең сумга чаклы торучы БАДлар, ялган витаминнар, 20шәр мең торучы медицина җиһазлары тәкъдим итәләр икән. Бер әйберне истән чыгармыйк: социаль яклау бүлеге дару сатмый, акча алыштырмый, хезмәткәрләрнең кулында шәхесен раслаучы документы була, алдан шалтыратып киләләр.

Кырыкалдарларның кайберләре полиция хезмәткәре булып кылана. «Оныгыңны наркотик белән тоттык, йә булмаса, юлда кеше таптатып үтерде. Аны бәладән йолып калу өчен, кичекмәстән шушы номерга 200 мең сум акча күчерергә кирәк», – дип, СМС язып җибәрә. Бу очракта капкынга эләкмәс өчен, ашыгып акча күчермәскә, оныгыңның үзенә шалтыратырга, полиция участогына хәбәр итәргә кирәк.

Бертуган сеңлем вертолет заводында 40 ел эшләп пенсиягә чыкты. Саллы гына «выходное пособие» бирделәр. Ул аны банктагы мастер-карт счетына салды. Озак та үтмәде, кесә телефонына «сөенечле» хәбәр килеп иреште. Имеш аңа лотереяга 1 миллион сумлык отыш чыккан. Акчаны күчерү өчен банк картасының номеры, коды кирәк, имеш. Сеңелнең куанычы эченә сыймый. «Машинамны алыштырам!» – дип куана. «Юләрләнмә, лохотрон бит бу! Банк картасы реквизитларын берәүгә дә бирергә ярамый, исәп-хисап счетыңдагы бөтен акчаң мизгел эчендә чит кеше кесәсенә күчәчәк. Лотерея билетың кайда? Ул кайчан уйнатыла? Отыш таблицасын алып, оту-отмавыңны үзең тикшереп кара!» – дип үгетләгәч кенә аңына килде. Отышның суммасы 15 меңнән артса, бәхеткә тиенүченең документларын тикшереп, шәхесе ачыклана. Отыштан салымны алдан күчерәсе юк, ул тотып калына.

Гәҗитләргә «киләчәк язмышыңны юрыйм», «югалган малыңны табып бирәм», «авыр чирдән савыктырам», «бәладән коткарам», «бозымыңны чыгарам», «тиз арада яхшы кияү табып бирәм», «байлык ишекләрен ачам» дигән игъланнар биреп, бәлагә тарыган кешеләрне күрәләтә «чишендерүче» ялган экстрасенслар буа буарлык. Быелгы җәйдә базарда сату итүче бер карчыкның кулына 5 меңлек «уенчык» купюра тоттырып, сумка тутырып җиләк- җимеш алып, «тере» акчалар белән шактый зур күләмдә сдача алып китү очрагы булды. Коры Елга тукталышында үсенте саткан хатыннан 130 сумлык кәлшә алып, калганына сдача алып, 1 мең сумлык ялган акча тоттырып китүләре исемдә. МЧС хезмәткәре униформасын киеп, фатирларга шакып кереп, янгын турында хәбәр бирә торган 300 тәңкәлек җайланманы, олы яшьтәгеләргә 3-5 меңгә сатып йөрүче имансызлар бар.

Алдаркүселәрнең кайберләре гражданнарга гына түгел, хәтта юридик затларга почта аша «Роспотребнадзорның территориаль органы тарафыннан штрафка тартылу турында» ялган уведомлениеләр, түләү өчен юридик затның счет номерларын җибәреп, талау юлына баскан. Юл кагыйдәләрен бозуыгыз хак булып, «бәхет хаты» килгән очракта да, штраф бары тик Русия Федераль казначылыгының җирле органы счетына түләнүен онытмыйк. Узган көздә Русия Үзәк банкының Сочида булып узган «Инновацияле финанс технологияләре форумы»нда мошенникларның банк карталарыннан акча урлауның үтә дә заманча яңа ысулын куллана башлавы турында хәбәр иттеләр. Алар югары технологияләр кулланып, үз телефон номерларын банкларныкына охшаш номерларга алыштырып, теге яки бу банкның куркынычсызлык хезмәткәре булып сөйләшә икән. Клиентларның счетына куркыныч янавын хәбәр итеп, шуңа блокировка ясарга кирәк дигән булып, шәхси реквизитларын соратып алып, акчаларын урлыйлар. Күбебезнең Интернетта «Шәхси кабинеты» бар. Антивирус куйдырмау, администраторның кисәтүләренә колак салмау, ышанычсыз кушымталар урнаштырып, пәрәвез челтәренә шулар аша керү шәхси логиныбызны, паролебезне, банк картасы турында беренчел мәгълүматны чит кешеләр кулына төшерергә мөмкинлек бирә. «Сбербанк»үзенең биш меңгә якын клиентының алдаркүселәр кармагына кабуын раслый. Клиентлар турында мәгълүматны каракларга саткан намуссыз хезмәткәрләр очрап куя. Аң булыйк, алданмыйк, җәмәгать!

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии