Төзәлергә түгел, җәзаны үтәргә китте

Югары Ослан районының Ключищи авылы кешесе Валентин Сидоров – төрмә-колонияләрне даими яшәү урынына әверелдергән өметсез затларның берседер, чөнки 31 яшьлек бу буйдакның эшләп кешечә яши башлавына ышаныч юк. Беренче тапкыр 1999нчы елда 14 яшендә урлап тотылып хөкем ителгәннән соң, ул иректә яшәмәгән дияргә мөмкин. Урлау, талау, һөҗүм итеп талау, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү кебек җинаятьләр өчен барлыгы җиде тапкыр утыртыла ул. Бездә генә түгел, Чиләбедәге колониядә чакта мошенниклык кылып, анда да суд каршында җавап тота хәтта. Бары тик узган ел август аенда гына иреккә чыгып, Идел буйларына кайтып төшә. Дүрт-биш ай дәвамында хокук саклау органнары күз уңаена эләкми. Ләкин урламый дигән сүз түгел бу. Эшләмәгән, бил бөгәргә күнекмәгән кеше чәлдермичә яши алмый бит. Шуңа күрә моны тотылмаган дип кенә аңларга кирәк. Аның каравы, быел гыйнвар аенда бер-бер артлы ике усаллык кылып эләгә дә яңадан сак астына алына.

6нчы гыйнвар көнне шулай ук төрмә сәндерәләрендә күп аунаган дусты Иван Ярцев һәм аның язылышмаган хатыны Светлана Щеголева белән Түбән Ослан авылында торучы бер танышы өендә кәеф-сафа корып утыралар. Шешәләр бушагач, хуҗа кибеткә аракыга йөгерә, ә Сидоров дуслары белән, тәмәке сорау ниятеннән, күршедәге өлкән яшьтәге Зайцевлар капкасын дөбердәтергә тотына. Ачучы булмагач, койма аша ишегалдына сикереп төшә дә шешәдәшләрен кертә. Бу галәмәтне күргәч, хуҗа, тавышланып, чакырылмаган кунакларны куарга керешә. «Батыр» егет гади авыл картын санга сугып тормый, билгеле. Өйгә дә кереп болганып йөри, хуҗабикәне дә тыңламый. Соңрак мәгълүм булганча, Ю.Зайцевның алты кап «Прима» тәмәкесен кесәсенә шудырырга өлгерә әле.

Аның артыннан бусагадан узган Иван белән Света да бәлале була. Бу гамәлләрен исерек Валентинның хуҗа абзыйны кыйнап ташлавын кисәтү теләге белән аклап маташсалар да, чит кеше торагына рөхсәтсез үтеп керү дигән җинаять бу. Хуҗа кеше эшне зурга җибәрергә теләмәсә дә, Прасковья түти полициягә хәбәр сала, РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан бүлеге өлкән тикшерүчесе Айдар Яруллин әлеге өч сәрхушнең барысына карата җинаять эше кузгата. Валентин Сидоров исә үзен җинаять кылдым дип санамый, гаебен дә танымый һәм РФ Конституциясенең 51нче маддәсе нигезендә күрсәтмә бирүдән бөтенләй баш тарта.

Моның белән генә бетсә, мөгаен, эш Валентин Сидоровны утыртып куюга кадәр барып та җитмәс иде, чөнки хуҗаларга зарар салмый ул. Ике атнадан әлеге адәм чын мәгънәсендә кыргыйлык, хәтта мәхбүсләр дә хупламый торган этлек эшли.

…Казандагы дусты фатирында торучы төрмәдәше янында атна буе кунак була ул. 19нчы гыйнварга каршы төндә биш ир-егет, шул исәптән Игорь атлы бер танышлары катнашында аяк терәп эчә алар. Иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә, Валентиннан кала, дүртесе егылып йокыга тала. Ә ул исә акча эшләп алырга дигән фикергә килә. Янәшә йортның беренче катында яшәүче Игорьның паралич суккан әнисенең хәрәкәтләнә алмавын да, аның фатирда ялгызы икәнен дә яхшы белә ул. Өстәвенә, тәрәзәнең бер өлгесенә пыяла урынына фанера кагылган була. Аны каерып эчкә үтүнең бернинди кыенлыгы булмый. Керү белән, кулына уклау алып бичара хатын-кызны тукмарга керешә, ул акча юк дигәч, канга баткан авыруны ятагыннан идәнгә өстерәп төшерә, урын-җирне актара, өйнең астын-өскә китереп эзләнә. Ләкин, үзе әйтүенчә, акча тапмый, карчыкның телефонын кесәсенә шудыра, бер сумка табып телевизорны шунда сала һәм күтәренеп, кергән тишегеннән урамга чыга. Хәлсез карчык ватык тәрәзәдән ачы гыйнвар җилләре өргән фатир идәнендә ятып кала. Телевизорны күтәреп, кайсы кайда йоклап яткан шешәдәшләре янына барып керә Сидоров. Күрәсең, эчә-эчә тәмам миңгерәгән булган, сатып акча эшләргә дигән телевизорны шунда онытып калдырган хәтта.

Янәшәдәге «Промышленный» полиция бүлеге хезмәткәренә Сидоровны эзләп табу кыенлык тудырмый. Беренчедән, телевизорның бу фатирга күчүе иртә таңнан табан ялтыраткан «дус» белән бәйле икәне шик уятмый. Икенчедән, бу адәмне урын өстендә ятучы хатын-кызның да моңа кадәр күргәне була. Аннан соң, талап алынган телефон буенча да җинаятьченең кайда икәнен ачыкларга мөмкин. Бу аппаратны Түбән Осландагы Светлана белән алмаша ул. Икенче көнне үк Казаннан полиция килеп җитеп, С.Щеголевага барысын да аңлатып, телефонны алып китә.

Тоткарлану белән, Сидоров гаебен тануын белдерә, «тәүбә итеп килү» дигән документ имзалый. Казан тикшерүчесе белән хезмәттәшлек итә, чөнки аз булса да җәзаны йомшартырга тырыша. Хафаланыр сәбәпләр җитәрлек була монда. Хәрәкәтләнә алмый торган зарар күргән апага терсәк сөяге сыну, баш мие селкенү һәм уртача, җиңел дәрәҗәдәге башка җәрәхәтләр ясаган була. Өстәвенә, Валентин Сидоров, телевизор белән телефоннан кала, 7 мең сум акча урлауда гаепләнә. Зайцевлар йортына бәреп керү дә эзсез калмый. Нәтиҗәдә, 1984нче елда туган Валентин Сидоров алты елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм сигезенче мәртәбә төзәтү колониясенә озатылды, төзәлергә түгел, бары тик бирелгән җәзаны үтәргә китте…

Шушы өметсез бәндәгә ияреп олы мәшәкать чыгарган Игорь Ярцев белән Светлана Щеголеваны 300әр сәгатьлек мәҗбүри эшләргә җибәрергә дигән карар кабул ителде.

Наил ВАХИТОВ,

Казан – Лаеш районы – Югары Ослан

Комментарии