Мин хаким булсам...

Әгәр мин правитель булсам, урындагы җитәкчеләргә ныклап әйтер идем: халкыгыз ни хәлләрдә яши, мохтаҗлыклары юкмы? Халыкка бик тә игътибарлы булыгыз, чөнки безнең ашау-эчүебез, киенүебез, йөрүебез шушы халык өстендә, шуны онытмагыз, дип өстәр идем.

Әгәр мин правитель булсам, халык байлыгы белән сак эш итегез, дияр идем. Ил байлыгының яртысы илдәге халыкның бер процентына туры килүе бер дә дөрес хәл түгел. Аллаһы Тәгалә халыкка дип яралткан байлык ич ул. Халык сабыр. Сабыр канатлары сынса, бер-бер хәл ясарга мөмкин. Чамадан чыкмагыз, дияр идем.

Әгәр мин правитель булсам, үз халкыма таяныр идем. Начар күңелле күршеләргә баш имәс идем. Халкыңның тамагы тук, өсте бөтен, күңеле тыныч булса, халкыңнан яклау табасың. Күршеләрең дә синең эшеңне күреп, ихтирамнары артыр иде.

Әгәр мин правитель булсам, солдатка алынасы егетләрне барлап торыр идем. Тормышлары арумы, ярдәм кирәк түгелме? Хезмәт итеп кайткан егетләрнең эшләре бармы? Алдагы тормышларына да ярдәм итеп җибәрегез, дип, ныгытып кисәтеп куяр идем. Шундый игътибар булганда гына егетләр солдат хезмәтеннән качмаслар, үзләре килеп, хезмәт итеп кайтыйм, диярләр иде. Ил патриотлары булырлар иде.

Аннары килеп, солдат хезмәте ике ел булырга тиеш түгелме икән ул? Бер ел эчендә ияләнергә дә, техниканы өйрәнергә дә өлгереп буламы?

Әгәр мин правитель булсам, илебезнең Аллаһы Тәгалә бүләк иткән бу байлыгына таянып, укуны бушлай, бензинны үз бәясеннән арзанрак, медицинаны түләүсез, салымнарны чама белән салдыртыр идем.

Әгәр мин правитель булсам... Булмас шул инде... Бу яшькә җиткәч, эш түгел, хыялланырга гына кала. Инде-инде киләчәк ил җитәкчеләренә аек акыл, халыкны сарык түгел – халык итеп, үзләренең таянычлары итеп күрүләрен теләр идем.

«Әмирләрегез мәрхәмәтле, байларыгыз юмарт, эшләрегез киңәшле булсын» дигән хәдис бар. Аллаһы Тәгаләнең хәерсез эше юк.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии