Коронавируслы авыру: «Яшисем килә, миңа табиб бирегез!»

Коронавируслы авыру: «Яшисем килә, миңа табиб бирегез!»

Узган атнада битлек режимы бетерелеп, иреккә чыктык. Урам тулы кеше, рәхәтләнеп йөрибез, әйтерсең коронавирусны җиңдек, хасталар терелде.

Битлек режимы бетерелү – ул әле урамда йөрү куркыныч түгел дигәнне аңлатмый. Бу безнең җитәкчеләрнең мантыйгы кайда дигән сорау гына тудыра.

ИРЕККӘ ЧЫКТЫК, ЛӘКИН…

Бертуган сеңлем хастаханәдә коронавируслы авырулар белән эшли, шуңа күрә кайберәүләр әйткәнчә, моның «сәяси уен, әкият» түгеллеген мин әле март аенда ук белә идем. Бу чирнең куркынычлыгы шунда: урыс әйтмешли, «как повезет». Кемдер җиңелчә генә чирләп котыла, икенчеләр тормыш белән үк хушлаша.

Русиядә бүгенге көндә көн саен 8400 – 8700 арасында хасталар чыгып тора. Хастаханәләрдә урын юклыктан зарлар бөтен ил буенча килә башлады. Татарстанда да шул ук хәл. Табиблар җитешми, алар ялсыз эшли. Күзләрен саклый торган күзлекне көне буе киеп йөри торгач, борыннарының итләре суелып, канап беткән. Аларның көн-төн ничек ялсыз эшләвен язып кына аңлатуы авыр. Күренмәс дошман – таҗ вирусы белән көрәш кайчанга кадәр дәвам итәсен беркем дә белми. 14нче июнь көнне ТНВ каналында чыккан «Семь дней» тапшыруында бу уңайдан табибларның нәрсә диюен гәҗитебездә дә бастырырга телим. Халык вазгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңласын.

Тапшыруда Казандагы 7нче больницаның реанимация бүлеген күрсәттеләр. Монда 30 койка бар, алар барысы да тулы. 13 кеше ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Үзлегеннән сулыш ала алмаучылар комага киткән. Биредә буш урыннар юк һәм беркайчан булмый да, дип аңлаталар.

Реанимация бүлегендә аңсыз, яки авыр сулыш алып ыңгырашкан авырулар күрсәтелгән кадрлар вирусның янәшәбездә булганын онытканнар өчен яхшы дәлил булгандыр. «Җиңү әле еракта. Үләр дәрәҗәгә җитеп арган табиблар тоннель ахырында яктылыкны әлегә күрми», – дип сөйләде журналист

Казанның 7нче больницасының эпидемиология бүлеге җитәкчесе Наталья Шәйхразиева исә, халыкка дикъкатьле булырга киңәш итте:

– Бу бик куркыныч. Реанимация бүлегендәге бөтен койкалар тулы. Хәзер моңа кадәр булмаганча сак булырга кирәк. Нәкъ менә бүген, нәкъ менә хәзер. Дошман күзгә күренми. Беркем дә авыру миңа йокмас дип, ышанып әйтә алмый. Һәр кеше риск астында. Баштарак бу авыру бераз гына булыр да, бетәр кебек иде. Ә юк. Вакыт бөтенләй башкасын күрсәтте. Фаразлар бирергә куркыныч. Коронавирус кибеткә чыккан вакытта да йогарга мөмкин, – диде ул.

Шушы ук больницаның реанимация бүлеге җитәкчесе Виталий Григорьев исә, табиблар өчен эш күләменең көннән-көн артуын сөйләде.

– Авыручылар саны арта. Безнең телефонга көн саен шалтыратулар килеп тора: «Буш урыннарыгыз бармы?» – дип сорыйлар. Бүгенге көндәге вәзгыятьне аңлап бетермиләр, – ди ул.

Больницада гади халык кына түгел, авырулар янында вирустан саклый торган костюмнар киеп эшләсә дә, барыбер ничектер шушы чирне йоктырган медицина хезмәткәрләре дә ята.

Шушы вәзгыятьтә хакимияттәгеләрнең булган тыюларны да алып атуы аңлашылмый миңа. Төркиядә яшәүче төрекләр белән телефоннан аралашып торабыз. Алар бездәге бу кадәр ваемсызлыкка шаккатып туя алмый. «Көн саен ни кадәр хасталарыгыз чыгып тора. Ә бернинди тыюлар да кертмиләр. Бу чирнең үзеннән-үзе бетүен көтәләрме?» – диләр. Бу сорауны бирәләр, чөнки үз илләрендә халык сәламәтлеген беренче көннән үк кайгырта башладылар. Төркиянең сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коҗа көн саен телевидениегә чыгып, чирне йоктырган һәм аннан үлгән кешеләрнең статистикасын игълан итте, сабыр булырга, өйләрдә утырырга кушты, чирнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатты. Безнең сәламәтлек саклау министры кайда соң ул? Исәнме соң ул? Русиядә Марста яшәп кайткан инопланетяннар яшәми бит. Без дә кытайлылар, төрекләр, инглизләр кебек үк кешеләр. Чир безгә дә йога, безне дә үтерә ала. Һәм аны маска режимын бетереп җиңү – икеле.

Әнә, Төркиядә атнасына 2шәр, 4әр көн урамга чыгуны тыеп тордылар. Шулай бер ай тирәсе дәвам итте. Нәтиҗәсе сөендерә: көненә 700ләп кенә хаста чыга башлады. Урамга чыгу тыелмый башлаганга ике атна гына узды – Төркиядә хәзер көненә 1500 авыру табыла. Хәзер анда кабат нинди дә булса тыю кертү турында уйланалар. Ә битлеккә килгәндә, халык аны салмый, киеп йөри.

Менә шушыларны уйлыйм да, бездә бар да әйбәт кебек кылануларына, маска режимын да йомшартуларына карамастан, урамга битлек киеп чыгам. Чөнки кеше үзе турында беренче чиратта үзе кайгыртырга тиештер. Әйе, урамдагылар сәерсенеп карый. Булсын. Миңа куркыныч, чөнки табиблар дөрес әйтә: бу чирнең очы-кырые әле күренми.

АВЫРУЛАР НИЧЕК ДӘВАЛАНА?

Бу минем халык күңеленә шом салуым яки вазгыятьне күпертеп сөйләвем түгел. Фактлар бар. Бүгенге көндә Татарстанда больницаларда урын җитми башлады. Табиблар авыруларны кабул итәргә өлгерми. Ә чирләүчеләр арта да арта. Вконтактедагы «Подслушано Аксубаево» төркеменә 10нчы июньдә Гөлназ Мотыйгуллина исемле ханым зарын язып калдырган иде: «Нишләп безнең Аксубай район больницасында шуның кадәр тәртипсезлек икән ул? Әгәр табиблар үзләре дәвалый алмыйлар икән, авыр хәлдәге авыруларны шундук башка шәһәргә җибәрегез! Минем әнине авыр хәлгә җиткерделәр – башта үпкәсе кабарган булса да, өйдә генә дәваланырга диделәр. Хәзер ул шуның аркасында Чистайда авыр хәлдә больницада ята – кислород җитми аңа. Бүген апам ашыгыч ярдәм чакырткан булган, тик беркем дә килеп карамаган. Шуннан соң апам үзе больницага барырга булган. Тик аны ярты юлда кире борганнар, хәзерге вакытта ул авыр хәлдә өйдә ята. Бер як үпкәң генә ялкынсынган очракта больницага яткырмыйлар, дигәннәр. Чистай табиблары шакката инде безнекеләргә – ничек кешеләрне шул дәрәҗәгә җиткерергә мөмкин соң, диләр…», – дигән.

13нче июньдә, кызганыч, Гөлназ Мотыйгуллинаның әнисе больницада үлеп киткән. Әлеге постны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгындагылар укыган, хәзерге вакытта больницада тикшерү башланган.

Чаллыдагы беренче яшьләрнең хезмәт биржасын оештыручы Оксана Тафеева да үзен коронавирустан дәваламаулары турында сөйләде. Ханым хәзерге вакытта гаиләсе белән Алабуга районының Зур Качка авылында яши. Табиблар аңа башта озак вакыт диагноз куя алмый азапланган, ә соңыннан бөтенләй югалганнар. «Мин бер генә әйбер сорыйм: миңа дәвалау билгеләсеннәр, инде ун көн чирлим, моның ахыры ничек бетәсе дә билгеле түгел. Әле өйдә минем белән бергә балигъ булмаган балаларым да яши. Үземне май ахырында начар хис итә башладым. Башта тамагым һәм башым авыртты, соңыннан 41 градуска кадәр температурам күтәрелде. 3нче июньдә Алабуга поликлиникасына мөрәҗәгать иттем, анда миннән коронавируска тест алдылар, дарулар язып бирделәр һәм тест нәтиҗәләрен көтәргә дип, кайтарып җибәрделәр. Алар кушкан бөтен даруларны да эчтем, тик хәлем начарайганнан-начарайды гына. Шуңа күрә 8нче июньдә кабат поликлиникага киттем. Рентген ясауларын сорадым. Температурам югары булу сәбәпле, моны эшләүдән баш тарттылар. «Температураң төшкәч килерсең», – диделәр. Тик ул төшкән вакытта мин яки инде терелгән, яки үлгән булачакмын. Чөнки температурам инде бер атнадан артык 39 градуста килеш тора. Диагноз да куелмаган килеш уколлар билгеләделәр, аларны фельдшерыбыз кадарга тиеш иде. 10нчы июньнән башлап, уколны ясарга тотынды. 12нче июнь көнне исә Алабуга районы буенча баш санитар табиб шалтыратып, коронавируска тестымның уңай булуын хәбәр итте. Медиклар килеп, гаиләбезнең бөтен әгъзаларына үзизоляциядә утырачачагыбыз турындагы карарны имзаларга кушты. Шул ук көнне фельдшер шалтыратып, санэпидстанциянең уколларны «отменять» итүен җиткерде. 13нче июньдә ашыгыч ярдәм чакырдым, чөнки хәлем бик начар иде. Шунда гына белдем – уколны фельдшер үзе ясамаска дигән карарга килгән. Санэпидстанциянең катнашы гел булмаган монда. Коронавируслы булуымны белгәч, фельдшер минем янга килеп йөрүдән курыккан, шуңа алдашкан икән. Мин моны нәрсә дип тә әйтергә белмим. Бу – кешегә медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту дип аңлашыла. Минем белән коронавируслы авырулар белән шөгыльләнә торган бригада элемтәгә чыгачак, диделәр. Ниһаять, дәвалый башларлар, дип сөенгән идем. Тик хәзерге көнгә кадәр яныма бер генә белгеч тә килеп карамады. Нәрсәдән телисең шуннан, ничек телисең – шулай дәвалан! Менә шулай итеп, мин һәм гаиләм бу авыр чир белән берүзебез генә калдык. Мин поликлиниканы ике мәртәбә балигъ булмаган балаларым белән бергә яшәвем турында кисәттем. Бәлки аларны дәваларлар, дип уйладым. Бу бит бармак кисү генә түгел, бу чирдән кешеләр ҮЛӘ! Полиция маскасыз чыккан кешене тоткарлап ни файда соң, табиблар безне дәваламагач? Шундый авыр хәлдә яткан көннәрем булды – гаиләм белән хушлаша идем хәтта. Минем ЯШИСЕМ КИЛӘ! Миңа дәвалану өчен табиб бирегез!» – ди ул. Бу хәбәр исә кичә (15 июньдә) Татарстан прокуратурасына ирештерелгән, тикшерү бара.

Соңгы ике атнада Чаллы шәһәренең инфекция больницасыннан зарланган видеолар һәм постлар да еш чыга башлады. «28нче май. Сәгать иртәнге 4 тулып 20 минут. Пневмонияле, коронавируслы авырулар 27нче майның 18.00 сәгатеннән бирле үз чиратын көтеп утыра. Шәфкать туташы тупас сүз әйтмичә арт санын күтәреп тә карамый. Ашыгыч ярдәм такси кебек килеп-китеп тора, табиблар пациентларны кабул итәргә җитешми, нәрсә эшләргә дә белмиләр. Икенче Бокста яшь табиб чиратсыз гына керергә теләгән авырлык белән сулыш алучы хастага «Бу минем проблемам түгел», – дип җавап бирде. Бу авыруга исә янәшәдә утырган карчык «Чиратыңны көтми кайтып китмә. Мин менә бу 3 метрга 5 метр булган каморкада 20 авыру белән бергә 8 сәгать буе чират көтәм инде. Керербез әле бер», – дип киңәш бирде», – дип язды Ранис исемле егет инстаграмда.

Бу хәлләр килеп чыкканга кемне гаепләргә? Табиблар гына гаеплеме? Әйттеләр бит безгә – өйдә утырыгыз, маска киегез, диделәр. Ул чакта көлке иде. Табиб белән шәфкать туташлары да – безнең кебек үк кешеләр. Алар да арый, аларны да аңларга була. Аннан соң, шартлар тудырылмаган икән, табиб үз көче белән генә нәрсә эшли алсын? Бездә сәламәтлек саклау системасы тыныч тормышта яшәгән чакта да аксый иде бит инде. Югыйсә, байлар чит илгә чыгып дәваланмас иде. Сукыр эчәгесенә операция ясаганда да үтереп куялар иде кешене… Шулай булгач, коронавирусны ничек дәвалыйсын белеп бетерәләр микән соң барлык табибларыбыз да? Аеруча район хастаханәләрендәгеләр?

«Путин биргән өстәмә акчаларны алып ятасыз бит, эшләгез!» – дигән мөнәсәбәт бар медперсоналларга. Чаллының 2нче больницасында эшләүче Анжела Чирва бу фикер белән килешми. «Безнең больница авырулар белән тулы. Путин биргән ул өстәмә акчалар белән генә беркемне дә кызыксындыра алмыйсың – персоналлар җитми. Араларында коронавирус йоктырып урын өстенә ятканнары да, ул Путин биргән акчаны моның кадәр хезмәткә азсынучылар да бар. Безгә бик күп акча бирделәр дип уйлыйсызмы сез әллә? Мәскәүдә генә яхшы түлиләр ул. Ә татарларга – тоттыралар учлап», – ди ул.

Йомгаклап әйткәндә, дөреслекне, чын вазгыятьне белеп торырга тиешбез. Әле алга таба ниләр көтәдер? Билгесез…

Мондый хәлдә калуыбызга үзебез дә гаепле. Чирне йоктыру җиңел, ә дәвалау… Сайлауларга кадәр статистиканы бозмаслар, дип уйлыйм, шуңа күрә, илебездә бар да ал да гөл дип, алсу күзлекләрдән йөрмәсәк иде. Барыбыз да туйдык коронавирустан. Тик аны җиңү өчен, көрәшне үзебездән башларга кирәк!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии