Шулай итеп акча эшлибез…

Шулай итеп акча эшлибез…

Җиңел юл белән акча эшләргә омтылучылар саны бүген артканнан-арта бара шикелле. Урамда, подъезд яннарында, кибет ишек төпләрендә хәер сорашып утыручыларга күнегеп беттек инде. Шул хәергә дип җыелган акчага барып сыра, тәмәке алучылар турында да газета битләрендә, интернетта шактый гына язылды. Аларына ияреп, бала күтәреп йөрүчеләре артты әле бервакыт. Кешенең психологиясендә «жәлләү» дигән төшенчә бар. Беренче карашка әллә нинди кырыс, таш бәгырьле булып күренгән кешеләрдә дә «жәлләү» инстинкты уянып, уйламаганда-нитмәгәндә әллә нинди изгелекләр эшләргә мөмкин. Шушы принципка таянып, урамда бала күтәреп, «баланың тамагы ач, 1 телем ипи алырлык акча бирсәгезче», – дип йөрүчеләрне үттек инде. Төрлечә кыландылар, шәһәрдәге җәмәгать транспортларында балага гармун, скрипка кебек уен кораллары тоттырып, үзе аның артыннан акча салырга дип әзерләп куйган зур пакет тотып йөрүчеләр аз булмады. Ике куянны бер юлы ату кебегрәк килеп чыга. Ягъни, кеше, беренчедән, баланы кызгана, икенчедән, аның талантына мөкиббән китеп, үзе дә сизмәстән, акчаны чыгарып, шул пакетка сала.

Замана урында тормый дигән кебек, мошенникларның да яңалары барлыкка килә тора, акча эшләү ысуллары да яңара һәм арта бара. Әйтик, күптән түгел генә, «Вконтакте» кебек социаль челтәрләрдә хакерлар кешеләрнең шәхси битләреннән парольләрен үзләренә генә билгеле булган юллар белән табалар да шул кеше исеменнән хат язалар. Дусларда булган 500 кешенең 500енә дә язалар, кем белә бит, берсе булса да кармакка кабачак, шәт. Шәхсән минем үземнең дә берничә «дустымнан» шундый хатлар алган булды. Язуларын да килештерәләр. Әйтик, 40 яшьлек кешегә алар: «Хэй, сәлам, ничек хәлләр?» – дигән хатлар җибәрми, яшьләренә карап, текстларын туры китерәләр. Җавап хаты язгач, әңгәмәдәш төп проблемага күчә. Яисә: «Мин бик авыр ситуациягә эләктем, миңа кичекмәстән 1000 сум акча кирәк, зинһар өчен биреп тор әле», – ди. Әйе, күпләр инде алданып туйды, акчаларын бер Аллаһ гына белгән тарафка җибәрүчеләр саны аз булмады. Ләкин фикерләү сәләте мошенникларга гына түгел, ә алданучыларга да бирелгән. Социаль челтәрләрдә алданучылардан бер олау зарлану хатлары күренә башлады, соңгы арада бигрәк тә. Мескеннәрнең барысында да бер үк сүз: «Мошенникларга алдандык, акча җибәрдек, ничек кайтарырга? «Вконтакте» социаль челтәрендә махсус төркемнәр бар. «Без ялган юл белән акча эшләүчеләргә каршы» дип атала ул. Анда кешеләр үзләре юлыккан төрле ситуацияләр турында яза, алданган кешеләрнең исемнәрен, шәхси битләрен, ничек һәм нинди юллар белән алданганнарын күрсәтәләр. Кирәкле сайт, миңа калса. Мошенниклар турындагы информациядән тыш, әлеге группага теркәлгән кешеләр, комментарийлар калдыралар, ягъни киңәшләр бирәләр. Әйтик, шул әлеге дә баягы: «Бәлага тарыдым, 1000 сум акча биреп тор әле», – дигән хат синең якын дустыңнан килгән очракта, әлбәттә, ышансаң. Ләкин, шул группадан алынган киңәшләргә караганда, беренче эш итеп, ул кешегә шалтыратырга кирәк. Әгәр дә бу нинди дә булса сәбәпләр аркасында мөмкин булмаса, хат аша гына дөреслеккә чыгара торган сораулар язарга була. Әйтик: «Без кичә барган кафеның исеме ничек әле? Минем телефон моделе нинди? Укытучыбызның исеме ничек? һ.б.» Укытучыбыз дигәннән, күптән түгел генә таныш кызым шалтыратып зарланды. «Ышанасыңмы, минем «Вконтакте»дагы шәхси битемне җимереп, таныш-белешләремә акча сорап хат язып бетергәннәр. Белсәң, нинди уңайсыз хәлдә калдым, күргән һәр кешедән оялып кына гафу сорыйм», – ди бу миңа. «Беренчедән, синең гаебең юк, икенчедән, мондый хәлгә соңгы арада һәр икенче кеше эләгә, шуңа күрә артык игътибарга алма», – дип, үземчә тынычландырырга тырышам. Имәндә икән чикләвек, группадаш кызының 3 мең тәңкәсе җилләргә очкан икән инде. Югыйсә, адым саен мондый ситуацияләр булып тора, килгән һәрбер хатка ник ышана икән дип аптырап калдым. Баксаң, ситуация башка төрлерәк икән. Алданган кыз хат язучыдан: «Безнең төркем старостасының исеме ничек?» – дип сорау биргән һәм дөрес җавап алган. Җавап алган да, ышанып, 3000 сум акчаны шундук җибәргән, бичара. Хикмәт нәрсәдә икәне дә аңлашылмый, белгән кешенең эшеме, әллә инде кыек атып туры тидерү генәме бу? Шуңа күрә, ничек кенә, кем генә булмасын, җитәрлек мәгълүмат алмыйча, ышанырга ярамый.

Шәхсән үзем сынап караган тагын бер ысул бар. Шулай бер көнне күптәнге танышымнан уйламаганда-көтмәгәндә хат килә: «Привет. Как поживаешь?» Алга таба язышу дәверендә шул бер балык башына әйләнеп кайттык. 2000 сум акча сорый бу миннән: «Авырыйм, кичекмәстән дару алырга кирәк», – ди. Соңгы арада бик аралашкан булмагач, телефон номеры юк иде, шуңа күрә, башка юлдан китәргә булдым. «Ярый, биреп торам», – минәйтәм. Шулай диюгә, канатлары үсеп чыккан «танышым» миңа шунда ук банк картасының номерын җибәрә. «Карта кем исемендә?» дигән сорауга: «Бу карта минем үземнеке түгел, үземнеке югалды, бер танышымныкы», – ди. «Эхе, – минәйтәм, – аңлашылды». Тик шулай да сер бирмим бит һаман. «Син өйдәме соң?» – дим. «Әйе», – ди бу миңа. «Минем хәзер эштә әбәд вакыты, әйдә, килеп китәм», – дим. Кылануларын күрсәгез… «Вакытыңны сарыф итеп йөрмә, картага гына җибәр», – ди. Вакытыңны сарыф итмә, имеш. «Сарыф итмим, хәлеңне дә белермен, күптән күрешкән юк, мин машина белән, хәзер киләм», – дигән булам. Һаман үзенекен тукый бу. Шунда татар телем ярдәм итте. Әлегә кадәр язышкан хатлар барысы да рус телендә. «Туктале, – дим. – Татарча язып карыйм әле». Татар кызы үзе, һәрвакыт татар телендә генә аралашам мин аның белән. «Нинди чир белән авырыйсың соң? Бик катымыни? 2000 сум гына җитәме, күбрәк кирәкмиме?» – дигән булам. Шуннан соң җавап булмады…

Дөресен генә әйткәндә, андый кешеләр инде алдан ук төрле ысуллар уйлап куя. Шуңа күрә, ни генә булмасын, 7 кат үлчәгәч кенә кисәргә кирәк.

Әйткәнемчә, мошенникларның саны арткан саен, акча алу ысуллары да арта. Күптән түгел генә яңа ысул барлыкка килгән. Исегездә булса, элегрәк: «Мама, я попал в трудную ситуацию, потом объясню. Положи мне на счет 200 рублей», – дигән смслар адым саен килеп тора иде. Алданучылар да шактый булды дип беләм. Ярый, мәсәлән миңа килде ди ул хат, мин әлегә беркем өчен дә «мама» түгел, мин аңа артык игътибар бирмичә, кәрәзле телефонымны кире кесәмә тыгып куячакмын. Ә менә минем әнигә, мәсәлән, шушындый хат килсә, ул куркуга калып, ике дә уйламыйча, 200 түгел, 400 сум итеп тә җибәрәчәк бит.
Менә шундыйрак типтагы хәбәрләрне хәзер хәйләкәррәк итеп җибәрә башлаганнар икән. Дустыма бер көнне шундыйрак типта хат килде: «Сәлам, әниеңнең телефон номерын җибәр әле, зинһар өчен. Мин яңа телефон алдым, номерлар сакланмады». Чыннан да, беренче карашка дөреслеккә туры килә торган хатка охшап тора. Дустым да, ышанып, әнисенең номерын җибәрде, шулай да кем икәнен сорарга булды. «Бу Марина апаң, син Олямы соң, мин дөрес эләкмәдемме әллә?» – дип язды бу. «Юк, мин Алсинә», – дип язып кына җибәрүе булды, шунда ук, дустымның әнисенә хат килә. «Әни, сәлам! Ничек хәлләрең? Минем теге номерга бүтән язма да, шалтыратма да. Мин зур проблемага юлыктым. Телефонга 300 сум акча сал әле, зинһар. Кызың, Алсинә». Шуннан соң, тагын бер-бер артлы хатлар: «Әни, миңа шалтыратма, яз гына. Хәзер телефонны ала алмыйм. Соңрак барысын да аңлатырмын». Алсинәнең әнисе янында булуы яхшы булган. Уйлап кына карагыз, баласы өчен барысына әзер булган әни кешегә мондый хат килгәч, ул нинди халәттә булачак. 300 сум гына түгел, баласын бәладән коткарыр өчен 3 млн сумын да кызганмаячак. Акчада гынамыни әле эш, сәламәтлек тә бар бит. Инфаркт, инсульт кебек чирләр ерак йөрми. Бигрәк тә борчылуларга тарыган кешеләрне сагалап кына торалар.
Дөресен генә әйткәндә, җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләр өчен башка кешенең сәламәтлеге дә, күңел тынычлыгы да мөһим түгел, бер нәрсә генә кирәк – акча. Ә бүген андый кешеләр, ни кызганыч, буа буарлык. Алдау юлларын да саный китсәң, кулдагы бармаклар җитәрлек түгел. Шуңа күрә һушыңны югалтып ышанырга, гел ышанмыйча, телефонны кире кесәгә салып куярга да ярамый. Кем белә бит, дөнья булгач, төрле хәлләр була…

Эльвира ГАЙНЕТДИНОВА

Комментарии