Урынбасарны утырту

Урынбасарны утырту

Утыру, утырту дигән сүзләрнең мәгънәви эчтәлеге биниһая күп төрле булганга, әлеге вазыйфаи затлар, ягъни урындагы кешеләрне утыртуны төрлечә аңлап була икән. Әйтик, урынбасарны йомшак кәнәфигә утырту, начальнигы урынына утырту ише уңай фикерләр белән беррәттән, аны акылга утырту, төп башына утырту һәм, иң яманы – төрмәгә утырту кебек юньсез гамәлләрне дә төшендерә. Бәянебез соңгысы турында булганга, укып утырганда гаепкә алмагыз, әлеге сүз, мөгаен, бик еш кабатланыр.

…Чулман буенда утыручы Түбән Кама читендә утырган дәвалау-төзәтү, димәк, чирле тоткыннар утыра торган учреждениедә начальник урынбасары булып утыручы подполковник С.М.Лысановны пенсия яше җитеп торганда, акылга утырталар. Без бу хакта әлеге фигыльне болай ук еш кулланмыйча, «бирмәк, алмак һәм кәкре бармак» дигән язмада сөйләп утырган идек. Узган ел март бетеп утырганда, карлар утырып, көрт астына су төшкән чорларда 2001 елда куркыныч җинаять кылган өчен утыртылган Кириллов дигән берәүне колониядә утыртудан котылдыру, ягъни шартлы рәвештә срогыннан алда азат итәргә вәгъдә итә ул. Утырып сөйләшкәннән соң, ошбу ярдәмнең 40 мең сум торачагы әйтелә. Ләкин тегесе, акчасы булмау сәбәпле, урынбасарны урынына утыртырга карар кыла. Алыш-биреш ясаганнан соң, тәрбия эше һәм кадрлар буенча урынбасарны милиция оперативниклары машинага утыртып алып китәләр дә зинданга утырталар.

Язын утырткан бәрәңгеләр кызуга чыдый алмыйча, чәчәк ата алмый утырган мәлдә, ул суд эскәмиясенә утыртыла. Берьюлы ике коррупцион маддә белән гаепләнгән ришвәтчене бик ныклап утыртырлар, дип көтеп утырсак та, ул чагыштырмача җиңел котыла. Утырышта рәис булып утырган судья аны нибарысы 2,5 елга колония-поселениегә утыртырга карар кыла.

Аны утыртып куйгач, урынбасар урынына 52 яшьлек бүтән полковникны утырталар. Аңа кадәр тәрбия эше алып барган хезмәттәше бик җиңел утыртылгач, бусы да шуны кабатлый башлый. Быелгы салкын февраль бетеп утырганда, ул бер тоткынга колониядә утыруны төзәтү эшләре дигән җиңелрәк җәзага алмаштырырга вәгъдә итә һәм моның 50 мең сум торачагын әйтә. Колония җитәкчелеге әзерләп биргән ходатайствоны суд канәгатьләндергәннән соң, бәяне 160 мең сумга кадәр күтәреп, теге кешене төп башына утырта.

Утырып уйлар уйлаганнан соң, чынлыкта, иреккә чыккан тоткын «гражданин начальник»ның үзен утыртырга була. Шул максаттан, тегеңә оперативниклар тамгалап биргән меңлекләрне төртә. Тиздән ошбу урынбасарга да кабинетыннан изолятор камерасына күчеп утырырга туры килә.

Шулай итеп, ул утырган көймә җай гына пенсиягә таба йөзеп барганда, комсызлык комына утыра. Ә күпме утырырга икәнен суд әйтәчәк. Хәзер ул гаебен танып, күрсәтмәләр биреп утыра. Моңа карамастан, суд аны тикшерү барышында сак астында утырырга, дигән карар кабул иткән.

30 ел хезмәт итеп, шундый хурлык вә түбәнлекләр күреп, утыр инде менә хәзер…

Наил ВАХИТОВ.

Түбән Кама шәһәре.

 

Комментарии