Йөгәнсез өметсезләр

Йөгәнсез өметсезләр

КАЗАН КАРТЫ «КАЗАНЫШЛАРЫ»

68 яшендәге Павел Наумовның тормышы-яшәеше, җинаятьче даирәләрендә дә, сирәк очрый торганнар рәтеннән. Үзе кебекләрнең күпчелеге кебек тайгак юлга яшүсмер чагында ук басмый ул үзе, ә бәлки, беренче явызлыгын 1979нчы елда – 28 яшендә эшләп, өч елга утыртыла. Ләкин шуннан соң картаймыш көненә чаклы, төгәлрәге 2016нчы елга кадәр төрмәдән чыкмый диярлек. Чөнки сигез тапкыр хөкем ителеп, барысын да бергә җыйсаң, 36 елга ирегеннән мәхрүм ителә, шуларның 32 елын колониядә уздыра. Совет чорында шартлы рәвештә азат ителеп, төзәтү эшләренә җибәрелгәч тә, Октябрь (Нурлат) районында кеше үтереп, 10 елга утыртыла. Барлык җинаятьләре үтерү, яралаулар белән бәйле аның. Соңгы бер-ике елда «чиста» йөргән карт узган елның май аенда бергә яшәгән хатынының эченә пычак белән кадап, тагын сак астына ябылды.

Бу җәһәттән, шул өметсез кешеләрдән курыкмыйча, бер түбә астында яшәүченең табылуы гаҗәп. Аның чираттагы корбаны булу куркынычы гаять зур ләбаса. Әлбәттә, алар җайлы-җитеш тормышлы хатыннарны түгел, үзләре кебек эчкечеләрне карата. 1959нчы елгы Ольга Ведерникова да бу яктан тотнаклы хатын түгел. Юкса, үзенең җинаятьчелек өлкәсендәге казанышлары белән горурланып сөйли торган холыксыз ир янына ояламас иде.

Исерек абзый белән низаг 27нче майда чыга. Аның гадәтен белгән хатын чыгып китү ягын карый. Әйтүенә караганда, Марина атлы шешәдәше янына бара да, төнге сәгать 2гә чаклы бергәләп салып утыра алар. Сәрхуш карт йоклар да, шыпырт кына кереп ятармын, дип исәп итә Ольга. Ләкин анадан тума ялангач Наумов аяк өстендә булып чыга. Әлбәттә, җәнҗал кубу өчен сәбәпләр табыла. Иң әүвәл, кайда йөрдең, дигән дәгъва белдерелә, аннан соң, паспортны һәм банк картасын кая куйдың, дип кычкыра башлый карт. Гәрчә, тыныч кына сөйләштем дип торса да, салмыш хатын да җавапсыз калмагандыр дип уйларга кирәк. Хәер, кычкырышу озакка сузылмый. Абзый кухнядан пычак алып чыгып, хатынның корсагына чәнчеп ала.

Әлбәттә, коты алынган хатын ишеккә томырыла һәм кызулык белән урамга кадәр чыгып җитә дә, эчен тотып сыгылып төшә. Ни хикмәт, төнге сәгать 2дә нәкъ шул урында полициянең патруль машинасы пәйда була. Динар Хисаметдинов ашыгыч ярдәм чакыра, 19нчы фатирда булган хәлне дә белешеп ала. Полиция хезмәткәрләренә ишекне ялангач карт ача. Аны «Сафиуллин» полиция бүлегенә илтеп тапшыралар.

Табиблар эчке әгъзаларга зыян китергән үтәли яраны О.Ведерникова сәламәтлегенә авыр зыян китерү дип таба. Ләкин тикшерү комитетының Идел буе районы бүлегеннән Рамил Мөбәрәкшин, 1950нче елгы Павел Наумов явызлыгын аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш дип табып, җинаять эшен кырысрак маддә буенча кузгата. Бу очракта Ольга фатирдан чыгып качарга өлгереп котылган дип исәпләнә. Әлбәттә, вакытында медицина ярдәме күрсәтелүнең әһәмияте зур. Яралы хатын бер-ике сәгать урамда яткан булса да, нәтиҗә башкача булырга мөмкин иде.

О.Ведерникова аякка тиз баса һәм, билгеле, ир затын фаш итеп күрсәтмәләр бирә, тикшерүче зарар күрүче белән гаепләнүчене кара-каршы бастырып сорау алу үткәрә. Ольга Наумов алдында хәвефле вакыйганы кабатлап сөйли. Ләкин тәҗрибәле төрмәче гаебен танып, бигрәк тә, «ниндидер бер хатын» алдында үкенүен белдереп торуны дәрәҗәсен төшерү дип саный, күрәсең, ягъни пычак тотмадым, кадамадым дип, РФ Конституциясе нигезендә күрсәтмә бирүдән баш тарта. Ләкин тикшерү барышында аның гаебен раслаучы дәлилләр җитәрлек җыела. Нәтиҗәдә, Идел буе район суды сәламәтлеге яхшыдан булмаган 68 яшьлек агайны алты елга тугызынчы хөкемен үтәргә җибәрергә дигән карар чыгара.

ЯВЫЗ ХАТЫН-КЫЗ

Хәзерге заманда мондый фаҗигале очраклар ирләр белән дә еш була. Кама Тамагы районында шулай килеп чыга. Идел аръягындагы Антоновка авылында яшәүчеләр Марина Әхмәдуллинага, аек чакта әйбәт кеше, дигән бәя бирә. Бу исә, 1965нче елгы хатын – эчкече, исерек чакта йөгәнсез дигәнне белдерә. Сәер, ләкин аның салган баштан кылган явызлыкларыннан язылышмыйча бергә яши торган ире Сергей Савосин интегә икән. Узган җәй гаилә низагларының берсе бик тә яман тәмамланган.

М.Әхмәдуллина 1992нче елда Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны бистәсенә Ташкент өлкәсеннән күченеп кайткан. Әйтүенә караганда, Үзбәкстан гражданлыгын югалткан, Русиянекен алалмаган, чөнки туу турындагы таныклыгы булмаган. Ләкин чынлыкта, әлеге документны 2002нче елда яңаны эшләткән ул. Күптән мәрхүм ире Илфар белән никахлашу турындагы таныклыгы да сакланган, ә паспорты хәзер дә юк. Бу яктан бомжны хәтерләтсә дә, даими тору урыны бар. 2004нче елдан бирле Антоновкада С.Савосин белән гомер итә.

1963нче елгы Сергей шушы авыл кешесе. Элек тракторчы булып эшләгән, колхоз таркалгач вакытлы эшләргә йөреп тамак туйдырган. Идел буенда урнашкан төбәкләрдә эш бар: берәүгә канау казып йорт нигезе салырга, икенчесенә бакчада булышырга кирәк һ.б. Димәк, ашарлык һәм, әлбәттә, эчәрлек акча табып була. Кыш көннәре кыенгарак туры килә үзе. Марина, кышын эш тә аз, хезмәт өчен шешә белән түләүчеләр дә кими, шуңа күрә азрак эчәбез, дип сөйли. Кыскасы, юклыктан башлары чыкмый ир белән хатынның. Мисал өчен, тәмәке алырга акчалары булмагач, төпчек тартуларын әйтеп үтәргә була. Күршеләре В.Фомагин махсус чиләккә җыеп бара да, Марина кереп алып чыгып китә аларны. Бусы да беренче урында аракы тору галәмәте, билгеле. Юкса, бөтенләй эшләмичә тормыйлар, икәүләп ялланган чаклары да бар. Авыл фельдшеры Розага йорт төзелешендә ярдәм итәләр. Ул да Марина турында аек чакта сөйләшеп була, эчкән икән – сүз әйтергә ярамый, котырынырга гына тора, ди.

Болар буш сүзләр генә түгел. Районның хокук саклау органнарында М.Әхмәдуллина явызлыкларының озын исемлеге бар. Аларның барысы да диярлек бичара ир затына карата кылынган. Мәсәлән, 2014нче ел кышында пычак белән сугып, аның сул яңагын кискән. Тән җәрәхәтләре ясаган өчен җинаять эше зарар күрүче соравы буенча гына кузгатылмаган. Шул ук елның сентябрь аенда котырган хатын иренең уң кулын пычак белән яралаган һәм тагын Сергей гаризасы буенча җәзасыз калган. Мондый мисаллар биниһая күп, аларның кораллы, башлыча пычаклы булуы да игътибарны җәлеп итә. 2018нче елның апрелендә дә өйләрендә шул хәтәр әйбер белән кадарга дип Сергейга ташлана ул, һөҗүмне кире каккан ирнең уң кулына өч мәртәбә кадап ала. Бу юлы эш судка кадәр барып җитә, Савосин каты тормагач, хөкемдар Әхмәдуллинаны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем итә. Башкаларга карата алай булмаса да, Сергей Савосин өчен хәтәр кешегә әверелә хатын. Моны ул үзе дә аңламаган түгелдер. Күрәсең, көннән-көн йөгәнсезләнә барса да, аны куып чыгарып, ялгыз каласы килмәгән. Һәм моның өчен гомере белән түләгән.

2018нче елның 10нчы августына каршы төндә исерек Марина авыл фельдшеры йортын дөбердәтеп ачтыра да, Роза Володягинага: «Бар, полиция чакыр, мин Савосинны дөмектердем», – дип кычкыра. Үзе юл уңаенда барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бара, табиб өйалды идәнендә яткан 55 яшьлек ирнең инде күптән суынган икәнен ачыклый.

М.Әхмәдуллина 9нчы август көнне телгә алынган хөкемне үтәү йөзеннән күрше Красновидовога мәҗбүри эшкә барып, төштән соң өенә кайта. С.Савосин салмыш була, чөнки авылдашына булышып бер ярты ала һәм бер-ике стаканны бушатып та куярга өлгерә. Хатын шешә төбендә калган хәмерне авыз иткәннән соң, үзе дә «шабашка»га китә, төгәлрәге, күршесенә суган алырга ярдәм итә. Димәк ки, ул өенә салмыш кайта. Өстәвенә, ире юнәткән настойканы да эчә.

Исерекләр арасында низаг чыгу өчен күп кирәкми. Марина үзе, Сергей куып чыгару белән куркыта башлады, ди. Ничек кенә булмасын, ирнең ботына пычак белән чәнчеп ала ул. Җан җирдә булмаган шушы бердәнбер яра үлемгә китерә дә инде. Чөнки ике төп кан тамыры киселә. Савосин аяктан егылгач, юри кылана дип уйлаган хатын йокларга ята, һәрхәлдә, үзе булган хәлне шулай аңлата. Ике-өч сәгатьтән чыгып карагач, җансыз гәүдәгә тап була.

Эксперт С.Савосинны кан югалтудан үлгән дип белдерә. Димәк, вакытында ярдәм күрсәтелсә, коткару мөмкинлеге була. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Андрей Россиев М.Әхмәдуллинада үтерү максаты булмаган дип, аңа Җинаять кодексындагы йомшаграк җәза каралган маддә буенча гаепләү белдерә. Әмма анда да 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Кама Тамагы район суды явыз хатынны 6 елга колониягә озатырга карар кылды.

Наил ВАХИТОВ

(Рәсемдә М.Әхмәдуллина тикшерү эшләре барышында)

Комментарии