- 17.12.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №49 (15 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бу елда Башкортстан турында бүтән сүз кузгатмабыз дигән идек. Татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында быел күп сөйләнелде, язылды. Юк икән – булмый. Үзебез эзләмәсәк тә сәбәбе табылып тора. Җырчы Фирдүс Тямаевка концерт куярга янә рөхсәт бирмәгәннәр. Бу юлы сәбәп Куштауны яклауда да, җанисәптә дә түгел...
13-18нче декабрь көннәрендә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Уфа халкын концертлары белән сөендерергә тиеш иде. Тик күршеләр аны кочак җәеп көтеп тормый икән. Бу турыда ул үзенең Инстаграмында хәбәр итте.
«Уфада яшәүче кадерле тамашачым. Кызганычка каршы, 5 көн рәттән буласы концертларым өзелде. Сәбәпләре дә бик кызыклы. Бу инде – икенче очрак. Беренчесе апрель аенда Кыргыз-Миякә авылында өзелгән иде. Юк-барга моңаймыйк. Икенче елга җәй аенда Татарстан белән Башкортстан чигендә ачык һавада сезнең өчен бушлай концерт куярмын, Аллаһ теләсә. Үзегезне кунакчыл Татарстаныбызда көтеп калам», – дип язган җырчы.
Фирдүс Тямаев – Татарстанда гына түгел, күрше чит төбәкләрдә дә иң еш көтеп алына торган җырчыларның берсе. Башкортстан да искәрмә түгел. Кыргыз-Миякә мәдәният йортында килеп чыккан аңлашылмаучанлыктан соң, уфалылар аны тагын да хөрмәт итә башлады. Бу очрак та искәрмә түгел, чөнки аның социаль челтәренә меңләгән тамашачы: «Безне тагын су баскан ахры», «Нигә кыланалар?», «Гафу үтенмәгез. Халык теләге республика карары алдында көчсез шул», – дигән язулар калдырган. Аларны да аңларга була, чөнки билетлар сатыла торган «Кассир.ру» сайтында Фирдүс Тямаев концертына билет калмаган диярлек. 13нче декабрьдә дә билетлар ирекле сатудан алынмаган иде әле.
– Уфаның «Яшьләр сарае» минем белән үзе элемтәгә кереп, билетлар сатуны рөхсәт итте. Көз аенда ук алар сатуга чыкты. Килешү төзедек, әмма имзаланган документларны без кулга ала алмадык, – дип башлады сүзен җырчы. – Безгә маршрут кәгазе алу өчен кирәкле документлар исемлеген җибәрделәр. Төркемдәге җырчы һәм биюче кыз-егетләр белән хезмәт килешүенә кадәр сорадылар. Нәрсәгә ул аларга? Моннан тыш, концерт сценариен, нинди плакатлар булачагын, аларда нинди сүзләр язылачагын, җырның текстларын да таләп иттеләр. Аптырадык, әмма һәр пунктны үтәдек. Документларны тапшыргач, телефон трубкасын алудан туктадылар. Ниһаять, концертка бер атна кала «Яшьләр сарае»ннан документлар җитмәү сәбәпле, килешү төзү мөмкин түгел, дигән хат килде.
Элек татар артистларына Уфада концерт куярга рөхсәт бирмәүне җанисәп белән бәйләделәр. ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да яз көне «Бизнес Онлайн»га биргән шәрехләмәсендә Башкортстанны иң проблемалы төбәк дип атап, моны халык санын алу белән бәйләгән иде. Имештер, башкортларның башын әйләндерәләр. Җанисәп тәмамланды, тик вазгыять әле дә дәвам итә.
– Без инде бик күп еллар ике арада тугандаш мөнәсәбәтләрне сакларга тырыштык. Тик башкортлар безне «туганыбыз» дип атарга теләми, «күршеләр» дип сәламли. Хәзер без дә шуңа иярдек. Күбрәк дәшми торган саен, алар аза, – дигән фикердә Ркаил Зәйдулла. – Башкорт эшлеклеләре «татар» сүзен әйтмәскә тырыша, ә без бөтен җирдә «татар-башкорт» сүзен кулланабыз, үзебез бүләбез. Башкорт миссионерларының бүгенге чыгышларын тегермәнгә су агызу дип кабул итәм. Татарларны бетерергә телиләр, әмма алар бетсә, үзләренең бетәчәген дә аңламыйлар, күрәсең. Ике арада низаг чыгарырга теләүчеләрнең мондый адымын мин бүтәнчә аңлата алмыйм.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков исә бу проблеманың озак дәвам итәчәген фаразлый:
– Башкортстан элитасы башкортларны сан буенча икенче урынга чыгарырга теләде. Бу «без Башкортстанда хуҗалар» дигән тезисны ныгыту өчен кирәк. Сәясәт татарлар хисабына тормышка ашырылды һәм ашырылып килә. Кызганычка каршы, без демократик дәүләт дәрәҗәсенә җитмәдек. Ул очракта мондый сәясәт алып бару бик авыр булыр иде. Халык үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырта, күтәрелешләр ясый, үз урынын билгели алыр иде. Әмма бу сәясәт уңышлы түгел. Аерым алганда, болар барысы да татар-башкорт мөнәсәбәтләрен катлауландыру белән яный. Киләчәктә бернинди дә уңай нәтиҗә булмаячак. Татарстан Башкортстан белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырыша. Әмма бу саклау ике яктан да булырга тиеш. Башкортларга һәм Башкортстанга яхшы мөнәсәбәттә икәнбез, алардан да шуны ук көтәргә кирәк, тик әлегә кире процессны күзәтәбез.
Фирдүс Тямаев үзе хәзер сәбәпне тавыш чыгарып, Башкортстан Башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе Элвин Грейны судка бирүендә дә күрә. Хәтерегездә булса, татар җырчысы өзелгән концерт чыгымнарын каплауны таләп иткән иде. Беткә үч итеп тун якмыйлар иде үзе, тик бу очракта башка аңлатма табу мөмкин түгел.
– Башкортстанга кертмиләр икән, кул кушырып утырырга дигән сүз түгел. Концертларның үткәрелмәвеннән мин генә түгел, тамашачы зыян күрә. Мин кемгәдер ошамыйм, ә ул кеше меңләгән тамашачыны мәдәни чарадан мәхрүм итә. Эшнең нәрсәдә икәнен аңламыйм, – ди Фирдүс.
«Яшьләр сарае»ның касса хезмәткәрләре белән дә элемтәгә чыктык. Анда безгә: «Концертларның булмаячагы әле төгәл билгеле түгел, әмма билетларны инде сатмыйбыз. Әлегә рәсми хәбәр килеп ирешмәде», – дип аңлаттылар.
Мифик дуслык атына менеп атланганнарга күптән җиргә төшәргә вакыт. Башкорт белән татар «кочаклашып», милләтне таптый. Чын милләт буларак сакланып калырга телибез икән, союздаш булырга кирәк бит, югыйсә. Күрәсең, әлегә мондый вакыт җитмәгәндер. Әмма тиздән соң булырга мөмкин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии