- 17.04.2022
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2022, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Саба районындагы Олы Кибәче җирлегенә керүче авыллар халкының «якындагы басу-кырларга дуңгыз нәҗесе түгелгәнлектән суларлык түгел, сасы ис буа», дип зарланулары турында «Безнең гәҗит»тә язган идек инде («Саба районы һавасын кем боза?» – 16 март, 2022 ел, №10). «Татмит Агро» җәмгыятенең 16 мең баш дуңгыз асрауга исәпләнгән комплексы сәбәпче булуы турында бәян ителә мәкаләдә. Әлеге комплекс Олы Кибәче авылына терәлеп үк диярлек урнашкан. Җирлеккә керүче Кече Кибәче, Төбәк авыллары да якында гына.
Начар ис ул хәтле чыкмас та иде, ләкин дуңгыз комплексында сыек тиресне озак вакыт саклау өчен махсус корылма – лагуналар юк икән. Ә кабул ителгән таләпләр буенча, дуңгыз тиресе ким дигәндә алты ай дәвамында шундый чокырда черергә тиеш. Комплекста саклау корылмасы булмагач, яңа җыелган сыек тиресне көн саен көпчәкле мичкәләргә суыртып алып, тракторлар белән якындагы басу-кырларга чыгарып сибәләр. Менә шул вакытта аның авыр исе нык тарала да инде. «Кышкы салкын көндә ул чаклы түгел әле, чөнки сыек тирес тиз ката. Ә җылы вакытта чыдарлык булмый», – дип зарлана Олы Кибәче җирлеге халкы. Аеруча авылларга якын урнашкан кырларга сипкәндә, химик һөҗүм ясаган сыман, противогазлар киеп яшәргә генә кала, ди алар.
Әлеге хәл нәтиҗәсендә һава бозылудан, аммиакка бай сыек тирес сибелүдән, аның язгы сулар белән елгаларга агып китүеннән кешеләргә, җиргә, әйләнә-тирә мохиткә зыян килү-килмәүне ачыклауны сорап, без Русия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау күзәтчелеге (Роспотребнадзор), табигать күзәтчелеге (Росприроднадзор) һәм авыл-хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) оешмаларына рәсми мөрәҗәгатьләр юлладык. Һәр ведомство үз тарафыннан тиешле тикшерүләрне үткәреп, нәтиҗәләр ясар, дип ышанып калабыз. Аларны җентекләп үткәрер өчен әле уңайлы вакыт җитә генә дип аңларга кирәктер. Чөнки кышын салкында туңган тирестә яки шакраеп каткан җирдә казынудан объектив нәтиҗә табылмаган булыр иде. Шунлыктан, тиешле органнарга мөрәҗәгатьләрне инде март ахырында юллаган булсак та, аларның көннәр җылынгачрак тикшерү белән чыгуларын көтәбез. Әйе, көтәбез, чөнки тикшерү вакытында безнең дә катнашу теләге барлыгын җиткердек үзләренә. Чынбарлыкта хәлнең торышын гадел итеп халыкка җиткерү өчен кирәк ул.
Аңлавыбызча, кайбер ведомстволар ул тикшерүләрне башкару өчен әзерләнәләр дә. Мисал өчен, Русия табигать күзәтчелеге (Росприроднадзор) безнең карамакта булган фото-видеоматериалларны да сорап алды. Аларда «Татмит Агро» җәмгыятенең дуңгыз комплексыннан сыек тиресне мичкә таккан тракторлар белән Олы Кибәче җирлеге кырларына чыгарып сибү күренешләре сурәтләнгән. Без ул фактларны агымдагы елның 10нчы мартында төшереп алган идек.
Хәер, инде искәрткәнебезчә, андый күренешне һәр көнне күзәтергә мөмкин. Аның нәтиҗәсендә табигатькә, кешеләргә зыян салынамы, анысын тикшерү бераз соңрак күрсәтер дип ышанабыз.
Ә менә Русия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) инде тикшерү үткәреп өлгергән дә икән. Берничә көн элек ул турыда электрон почтабызга җавап хаты килде. Дөрес, әлеге хәбәрне рәсми җавап дип кабул итү кыен. Чөнки анда бернинди рәсмилек таләпләре сакланмаган. Белүебезчә, рәсми җаваплар дәүләт оешмасында кабул ителгән махсус бланкка язылган булырга тиеш. Анда шулай ук җавап бирүченең исем-фамилиясе, вазифасы, телефон номерлары һәм хатның теркәлү даталары күрсәтелгән булу зарур. Ә безнең электрон почтага килгән җавапта боларның берсе дә юк. Авылга, бабайга, дип җибәргән сыман гына. Әле ярый электрон почта хат җибәрүчеләрнең кире адресын күрсәтә. Анысы да булмаса, ул хәбәрне тәгаен кем җибәргәнлеген белә алмас идек. Азмыни хәзер ялган мәгълүматлар, спам-вируслар таратып утыручы хакерлар? Җитмәсә, хатны дөрестән дә сез җибәрдегезме дип ачыклау өчен, Русия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат сәркәтибенең рәсми сайтларында күрсәтелгән эш телефонына берничә көн дәвамында шалтыратып та карадык (ә электрон почтада калган адреска караганда, хатны ул җибәргән). Тик телефонны алып җавап бирүче булмады.
Кыскасы, безгә ирештерелеше, формасы ягыннан ук бик сәер хат буларак кабул иттек аны. Чөнки рәсми мөрәҗәгатебезгә җавап итеп дәүләт оешмасыннан ни башы, ни ахыры булмаган шушындый хәбәр килер дип уйлый да алмадык бит. Бу инде «сездән башка да эшебез күп, аптыратып йөрмәгез әле», дигән мөнәсәбәтне аңлата сыман. Ә хатның эчтәлеген укыгач, безнең өчен сәерлеге тагын да арта төште.
«Саба районының Олы Кибәче авыл җирлегендәге «Татмит Агро» җәмгыяте дуңгыз комплексының әйләнә-тирәне пычратуы турында соравыгыз Идарәнең Саба территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан каралды...
Олы Кибәче авылы торак пунктлары чигендә алынган атмосфера һавасы пробасы лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә аммиак һәм дигидросульфид микъдарлары буенча гигиеник таләпләргә туры килә», – дип язылган җавап хатында.
Ул тикшерү кайчан үткәрелгән, кемнәр катнашында? Бу хакта бернинди акт-беркетмә күрсәтелмәгән. Сораган булсак та, безне чакырмаулары турында әйтеп торасы да юк. Гомумән, әллә булган ул тикшерү, әллә юк? Әлеге җаваптан чыгып, ирексездән, шундый сорау туа... Әгәр дөрестән дә тикшерергә барган булсалар, һичьюгы җирлек башлыгы белми калмас, ул бит анда барысы өчен дә җаваплы беренче власть дип, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгыннан да сорашып белештек. Тик ул да Роспотребнадзорның авылдагы һаваны тикшерүе турында ишетмәгән, күрмәгән, берни белми булып чыкты.
Ярый, шыпырт кына, беркемгә күренмичә барып һава «сулап» киткәннәр дә ди. Тик без рәсми мөрәҗәгатьтә дә, 16нчы мартта «Безнең гәҗит»тә чыккан мәкаләдә дә аңлаешлы итеп яздык бит: кышкы салкын вакытта ис нык чыкмый, көннәр җылыта башлагач арта, дип. Узган җәйләрдә ул турыда зарланып халык та кая гына мөрәҗәгать итмәгән инде? Әмма тикшерүчеләр тарафыннан тиешле чара күрү генә булмаган.
Аптыраганнан, танылган язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия ханым Бәйрәмова якташлары проблемасы турында Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенә ачык хат белән дә мөрәҗәгать иткән иде («Безнең гәҗит»нең 26 гыйнвар, 2022 ел, №3). Ә аңа җавап итеп әлеге дә баягы Роспотребнадзорның Саба территориаль бүлегеннән җитәкчесе Л.В. Хәбибуллина имзалаган хат бик тиз килеп төшә.
– Ул җавап хатында язылганнардан проблеманы хәл итү буенча чара күрергә җыену түгел, ә миңа яный башлаулары гына аңлашыла, – ди мәшһүр язучыбыз. – Татарстан Президентына язган хатымны урынга чыгып тикшерү өчен, минем Роспотребнадзор оешмасына барып, документ нигезендә кемлегемне исбатлавым яки Госуслуги хезмәте аша идентификация үтүем кирәк икән. Шушыларны эшләргә болар миңа ел ахырына кадәр вакыт бирәләр, шунсыз тикшерүне башламый торачаклар. Барып тикшергәннән соң, минем язганнарым расланмаса, болар судка мөрәҗәгать итеп, тикшерүгә киткән бөтен чыгымнарны миннән түләтергә мөмкиннәр икән...
Менә шулай, җәмәгать, шакшының шакшы икәнен әле исбатларга да кирәк икән, күзгә күренеп, борыннарга кереп, дөнья тутырып агып ятса да! Моның шулай икәнен болар үзләре дә бик яхшы белә, әмма, букка батып ятсалар да, дуңгыздан килгән зур табышны югалтасылары килми. Шуңа күрә урынга барып тикшерергә, чара күрергә ашыкмыйлар, киресенчә, бу хәлләрне фаш иткән өчен, миңа суд һәм штрафлар белән яныйлар.
Кемлегемне раслармын, иншаАллаһ! Миңа бу мәсьәлә буенча авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да, экология министрлыгыннан да җаваплар килгән иде бит инде, барысы да тикшерү вәгъдә иткәннәр иде! Ә тикшерү Сабага килеп терәлде, ягъни, үзләре буклый, үзләре чутлый, булып чыкты инде. Әйе, мондый хәл бары тик бездә генә булырга мөмкин...
Әлбәттә, сәер хәл! Гражданнар тарафыннан мөрәҗәгать булган икән, дәүләт органнары барып тикшерергә тиештер бит инде. Андагы хәлнең кабул ителгән нормалар, таләпләр кысасына туры килү-килмәве икенче мәсьәлә. Шуны ачыклау өчен мөрәҗәгать итеп чакыралар да бит тикшерү органнарын. Бу очракта Роспотребнадзорның Саба территориаль бүлегеннән алынган җавап хатының эчтәлеге бөтенләй аңлашылмый. Әле «хатта язганнар расланмаса, судка мөрәҗәгать итеп, тикшерүгә киткән бөтен чыгымнарны түләтәбез», – дигәннәр бит. Моны янау димичә, тагын ничек атарга мөмкин соң?..
Ә Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк авылларында начар ис таралу, кырларга дуңгыз тиресе түгү фактларын җирлек башлыгыннан алып, ул авылларда яшәүче һәркем раслый ала. Март аенда без дә үз күзләребез белән күреп, инанып кайттык.
Бу фактлар буенча мөрәҗәгатьләргә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе, аеруча Саба территориаль бүлеге мөнәсәбәте зур канәгатьсезлек тудыра. Монда хәтта Русия Федерациясе конституциясе нигезендә билгеләнгән гражданнарның хокуклары чикләнә, бозыла түгелме? Болай булса, исеменнән үк кычкырып торганча – кулланучылар хокукларын якларга һәм кеше иминлеген сакларга тиешле дәүләт оешмасыннан, аларның җавапсыз мөнәсәбәтеннән, киресенчә, үзебезгә сакланырга, бер-беребезне якларга туры килмәгәе. Рәсми җавап хатын да тиешенчә язып җибәрергә җөрьәт итмәгән ведомстводан тагын нәрсә көтәргә кала соң?..
PS: Әлеге мәкалә язылып, гәҗитне типографиягә тапшырыр алдыннан Русия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе рәсми сайтында күрсәтелгән номер буенча матбугат сәркәтибенең эш телефонына тагын шалтыратып карадык. Йә, Алла! Бу юлы каршы якта телефонга кемдер җавап бирде. Әмма безнең рәсми мөрәҗәгатебезгә «ата-анасыз» җавап җибәргән белгечне сорагач, ул юк һәм бүген булмый да, дип кырт кисте.
– Кайчан була? Безгә законда каралганча, тулы һәм рәсми җавап кирәк (канун буенча 2 атна эчендә җавап бирелергә тиеш. ред.иск.). Аның белән ничек телефон элемтәсенә чыгып була? – дип сорыйбыз.
– Берни әйтә алмыйбыз. Сез матбугат хезмәте бүлегенә шалтыратмадыгыз, ә башка бүлеккә эләктегез.
– Рәсми сайтыгызда шушы номер матбугат хезмәтенеке дип күрсәтелгән бит.
– Элек шулай иде, хәзер үзгәрде инде.
– Ә аны без каян белик соң? Ул очракта матбугат хезмәте бүлегенең яңа телефон номерын бирегез.
– Сез анда барыбер беркемне таба алмаячаксыз. Соравыгызны электрон почтага языгыз.
– Электрон почтагызга язган идек инде, хәтта махсус бланкка хат язып, рәсми рәвештә мөрәҗәгать иттек. Тик ул җавап безне һич кенә дә канәгатьләндерми. Шуңа күрә җавап бирүче белән телефон элемтәсе аша сөйләшеп алырга теләр идек.
– Андый мөмкинлек юк. Закон буенча барлык мөрәҗәгатьләрне язма рәвештә электрон почта аша кабул итәбез...
Менә сиңа мә!.. Дәүләт оешмалары, аеруча гражданнарга хезмәт күрсәтүчеләр халыкка якынрак булырга тиеш, дип җитәкчелек лаф орып йөргән заманда Русия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенә шалтыратып мөрәҗәгать итү дә мөмкин түгел икән. Кулланучылар хокукын яклау, кеше иминлеген саклау максатыннан оештырылган, иң ачык булырга тиешле ведомство хәтта журналистлар өчен дә «ябык»ка әйләнә бара.
Ә без сүзебездә торачакбыз. Җавап бирмәсәләр, кабат сораячакбыз. Закон сагында торучы оешманың законнарны санга сугуын, үтәвен, хәтта Масса-күләм мәгълүмат чаралары турындагы канунны да үтәвен таләп итәчәкбез.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии