Сөзгәк үгезләр дә бар

Сөзгәк үгезләр дә бар

Ошбу малкайның холык-фигыленнән чыгып яңа елның нинди булачагы хакында фараз һәм юрамалар күп хәзер. Без исә Күсе, Маймыллардан аермалы буларак, үзебезнеке саналучы Үгез галиҗанәпләренә бәя бирердәй берничә мисалга тукталып, мөгезбайлар арасында сөзгәкләре дә очравын һәм алар янында саклык кирәклеген искәртеп үтәргә булдык.

Авырлык белән очын очка ялгап баручы авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр аз. Шуңа күрә иң беренче чиратта терлекчелектә чит төбәкләрдән килүчеләр күп эшли. Чуашстанның Батыр районыннан 1965нче елгы Юрий Соболев, мәсәлән, соңгы елларда Буа якларындагы «Заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үз кешегә әйләнгән. Даими эшли дип булмый, чөнки килеп-китеп йөри, ләкин майдан октябрьгә чаклы тоташтан диярлек мөгезле эре терлекләр көтә, ферма йортында яшәгәнгә күрә төнге каравылчы да булып тора.

Үзе берничә мәртәбә хөкемгә тартылган ул. Соңгы тапкыр кеше талаган өчен бер ел утырып, 2014нче елда иреккә чыккан, аннан соң да административ күзәтүдә торган. Ләкин Иске Суыксуда хилафлыклары сизелми аның. Җәмгыятьнең «Студенец» бүлекчәсе управляющие Р.Измайлов әйтүенә караганда, Ю.Соболевның җәйге чордагы айлык хезмәт хакы 20 мең сумнан артып китә, әмма акча аңа бирелми, бер өлешенә Юрий азык-төлек, тәмәке белән тәэмин ителеп тора, көз көне терлекләр фермага кертелгәч, җәй буе җыелган 100 мең сум тирәсе акчаны тапшырып, хөрмәтле хезмәткәрне авылына илтеп куялар икән. Бу үзара килешү буенча шулай эшләнә, чөнки кулына акча керсә, хуҗалыктагы мөһим һөнәр иясенең эшкә чыкмыйча эчеп ятачагын ул үзе дә, җитәкчеләр дә белә бит.

Юрий туган якларында озак тоткарланмыйча, Иске Суыксуда кыш көннәрендә пәйда була һәм азмы-күпме акча тама торган эшкә урнаша. 2020нче елның гыйнварында килеп фермада маллар карый, каравыл йортында тора. Әлеге кечкенә корылманың юка стеналары тыштан ак кирпеч белән калынайтылган, электр, су белән эшли торган җылыту җайланмасы куелган, электр плитәсе бар, кыскасы, уңайлыклар булмаса да, урыны җылыда һәм корыда.

2020нче ел башында андагы ике бүлмәнең берсендә – Юрий, икенчесендә сыер савучы Фәнис тора. 1973нче елгы бу ир-ат монда язылышмаган хатыны белән бозылышканнан бирле яши һәм әҗәлен дә шунда таба, 3нче мартка каршы төндә әлеге өйдә янгын чыгып фаҗигале һәлак була ул.

Хәвефле вакыйганың төп шаһиты Ю.Соболев сөйләгәннәр хак булса, ул кичтә ирләр икесенә бер литр ярым көмешкә эчәләр дә йокларга яталар, төннең икенче яртысында янгын чыккач, Фәнис уята аны. «Чиләк тотып фермага суга йөгердем, Фәнис, әйберләрне чыгарырга, документларны алырга кирәк, дип урамда калды, мин әйләнеп килгәндә юк иде, ялкын чорнап алган өйгә керә алмадым», – ди ул. Әгәр шулай икән, Фәнис йортка кергән дә, төтенгә буылып егылган булып чыга. Чынлыкта, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк янып беткән «щитовой» бина эчендә идәндә табыла аның гәүдәсе.

Суд-медицина экспертына көл-күмер астыннан алынган коточкыч хәлдәге мәетне тикшерергә туры килә, бәндә баласының кул-аякларын ут бөтенләй юк иткән була хәтта. Мондый хәлдәге гәүдәдә янган-пешкән урыннардан тыш тән җәрәхәтләре күренми, мәрхүм төтен, искә агуланып җан биргән дигән нәтиҗә ясала. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе А.Ф.Мөхәммәдуллин хуҗалык җитәкчеләре, гади эшчеләрдән сорау ала. Бар да мәрхүмгә һәм Соболевка уңай бәя бирәләр, аларның дустанә мөнәсәбәттә булуын, ул кич һәм төндә бу тирәдә чит кешеләр күренмәвен әйтәләр. Кыскасы, тикшерү барышында үлемгә һәм янгынга башка затларның катнашы юк, ут электр җиһазларыннан файдаланганда саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә чыккан дигән фикергә киленә, димәк, әлеге бәхетсезлек очрагы буенча җинаять эше кузгатырга нигез юк, дип табыла. Әлеге карар, ягъни кеше үлемендә гаепле кешеләр булмау мәрхүмнең кайбер якыннары арасында ризасызлык тудырмый калмый.

Янгында кирәк-ярак әйберләре, документларыннан колак каккан Ю.Соболев сыер савучылар йорты дип йөртелүче икенче торакка күченә. Ферма мөдире И.Хәмдиев аның 2020нче елда еш юкка чыгуын, яңа документлар алырга дип китеп, ай буе күзгә күренмәвен әйтә. Ләкин җәй уртасында кайта ул Иске Суыксуга, Буадан 1961нче елгы Ильяс Хисаметдинов һәм шул ук Батыр районыннан килгән яшьтәше Юрий Нестеров белән сыерлар көтә. Сыер көтүе дип әйтү хаклыкка туры килеп бетми, чөнки зур хуҗалыкның әлеге бүлекчәсе исәп-хисап язуларында «Бык-производитель» дип йөртелүче ике баһадир терлек бар. Гадәттә, ошбу дәһшәтле үгезләр дә сөтбикәләр белән бергә көтелә.

Борынына корыч боҗра тагылган 725 кило авырлыктагы бер үгез 9нчы сентябрьдә дә чыга көтүгә. Ильяс фермалар тирәсендә тоткарланганга күрә, 170 баш хайванны болынлыкта ике чуаш агае гына көтә. Гади эш көне була бу алар өчен. Күрше республикадагы Шәйморза авылыннан килгән Ю.Нестеров монда гына түгел, шәхси умарталыкта да эшли, шундагы йортта яши, Ю.Соболев белән мөнәсәбәтләре яхшы, еш кына бергәләп салалар. Икесе дә узган кичтә нык кына эчүләрен, иртән үзләреннән хәмер исе аңкуын, махмырдан булуларын яшермиләр. Ләкин ошбу килмешәкләрнең көтүгә чыкканда ук исерек булуларын әйтеп торучылар да бар. Ошбу хилафлыкның әллә ни зыяны юк кебек үзе, терлекләр күз уңаеннан ычкындырылмый бит.

Ләкин соңрак умартачы Нестеровка хәмер сасысын бал кортлары гына түгел, үгезләр дә яратмавын искә алырга туры килә. Ләкин эш узгач, бу хакта ул гына түгел, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм Соболев та әйтә. Юрий Соболев бер мәлне хезмәттәше артыннан теге тимер боҗралы малкай ияреп килүен күрә һәм аны тынычландырырга, берочтан Нестеровка үзенең куркусызлыгын күрсәтергә уйлый, ягъни әвен хәтле үгезнең янына килеп, аны муеныннан сыйпап иркәләргә, сөйләнеп салпы ягына салам кыстырырга керешә. Ошбу ялагайлануның нәтиҗәсе көтүче китә башлагач күренә, мөгезбай аның аркасына дөңгелдәтеп, өч-дүрт метр алга очырта һәм үләнгә егылган абзыйны маңгае, мөгезләре белән әүмәкләп тәгәрәтә башлый.

Коты алынган Нестеров исә ашыгыч рәвештә электр баганасы артына посып, көтелмәгән галәмәтне хәвефсез урыннан тамаша кыла. Бичара Соболевның бәхетенә, хәлиткеч мизгелдә пәйда булган Ильяс Хисаметдинов ярдәмгә ташлана, ягъни Юрийның аунап яткан чыбыркысын алып һөҗүм итүчене камчыларга тотына, димәк ки, абзый үз тормышын куркыныч астына куя, ләкин котырынкы җан иясе чигенүне кулай күрә.

Ферма мөдире И.Хәмдиев килеп, җирдә аунап пычранып беткән агайны ферма йортына алып кайта. Соболев үзенең хәле мөшкел икәнен аңлап бетерми булса кирәк, ашыгыч ярдәм чакыртмаска куша. Ләкин кичкә таба И.Хәмдиев аны Буа сырхауханәсенә илтеп тапшыра. Тикшереп карагач, Юрийның сигез кабыргасы сыну, талагы өзелү ачыклана, катлаулы операция ясарга туры килә. Эксперт аның сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдәге зыян килүен белдерә. Алданрак явыз үгез көтүчене аяк-тояклары белән дә изгән дигән хәбәрләр булды, ләкин, таптаса үтерә иде, дип, монысын Соболев үзе кире какты. Әлеге дуамаллыгы аркасында бик тә кыйммәт торучы нәселле хайван үз язмышын да хәл итеп куя, никадәр генә кызганыч булмасын, иткә озатырга туры килә аны.

Хезмәт урынында авыр тән җәрәхәтләре алу очрагы тикшерү комитетына барып җитә, билгеле. Беренче карашка көтүче үз саксызлыгы җәзасын алган, димәк, эшне зурга җибәрмәскә дә мөмкин кебек. Баштарак шундый фикер булмый түгел. Өстәвенә, документсыз Ю.Соболев әлеге оешма эшчесе булып саналмый да бит әле.

Терлекчелек, игенчелек кенә түгел, сәүдә белән дә шөгыльләнүче эре оешмада законлы тәртиптә урнашмаган, хәтта бернинди документы да булмаган затлар эшләве һәм «соры» хезмәт хакы алуы бер хәл, юстиция полковнигы Д.М.Әскаров тикшерә башлагач, хуҗалыкта эш урынындагы хәвефсезлек кагыйдәләре, хезмәтне саклау өлкәсендәге таләпләрнең дә бөтенләй диярлек үтәлмәве ачыклана. Без, әлбәттә, «Студенец» бүлекчәсендәге фермадагы хәлләр буенча фикер йөртәбез.

Эшче куллар җитмәгәндә аларны сайлап алу мөмкинлеге юк һәм тиешле таләпләрне дә үтәп бетереп булмый торгандыр. Ләкин бәхетсезлек очраклары килеп чыга калса, алар җаваплы кешеләр тарафыннан гамәлдәге кагыйдәләр үтәлмәү нәтиҗәсе дип табыла. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә көлке тоелыр, әмма Чуашстаннан килгән 55әр яшьлек агайлар мөстәкыйль рәвештә эшли башлаганчы хәвефсезлек буенча тиешле хәзерлек узарга һәм 10-14 эш көне буена көтүне югарыдан билгеләнгән җаваплы кеше белән бергә, аның күзәтүе астында көтәргә, ягъни стажировка узарга тиеш булганнар икән. РФ Хезмәт кодексы таләпләрен үтәмәү дип бәяләнгән мондый җитешсезлекләр Дамир Әскарев кына түгел, Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан да күрсәтелә.

Бу кадәресе мәсьәләнең формаль ягы. Авыл кешесен көтү көтәргә беркем дә өйрәтеп тормаячак чөнки. Соболевның үгез мөгезенә эләгүен дә укытмау нәтиҗәсе дип булмастыр. Ләкин әлеге очракта фаҗигага турыдан-туры этәргеч биргән сәбәп тә табыла. Бактың исә, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы раслаган кагыйдәләрдә хезмәткәрләр өчен генә түгел, авыл халкы өчен дә җитештерүче үгез дәрәҗәсен йөртүче куркыныч хайваннарны гомуми көтүгә чыгару, хәтта арканга кую да тыела икән. Гаҗәп, ләкин «Заря» җәмгыятендә эшләүче югары белемле җитәкчеләр һәм белгечләр Агробизнес хезмәткәрләре белемен күтәрү институтында укып кайтуларын, ләкин ошбу кагыйдә турында тикшерү барышында гына ишетүләрен әйтәләр.

Әлбәттә, җаваплылыктан коткармый бу. Кем гаепле дигән сорауга җавап тиз табыла. Гамәлдәге кагыйдәләр һәм җәмгыятьтәге боерыклар буенча барысы өчен дә әлеге ферма мөдире Илсур Хәмдиев кына җаваплы булып чыга. Ягъни хәзерлек узмаган көтүчене эшкә, явыз үгезне көтүгә ул чыгарган, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән дип табыла. Иң күбе бер елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган 143нче маддә буенча кузгатылган җинаять эше декабрь азагында Буа шәһәр суды карамагына тапшырылды. 1971нче елгы гаепләнүченең штраф яисә мәҗбүри эшләр кебек җиңелрәк җәза белән котылачагына шик юк.

Күпчелек очракта сөзгәк үгезләр үз хуҗаларына һөҗүм итә, җинаять эшләре кузгатуның кирәге булмый. Чистай якларындагы Кече Талкыш авылында өлкән яшьтәге Матвеевлар холыксыз малкайны көтүгә дә чыгармыйлар, берәр кешегә зыян китерер дип куркалар. Ә менә 69 яшьлек хуҗа исерек баштан аның аранына барып керә һәм киемнәре ертылып беткән җансыз абзыйны карчыгы күреп ала. Актаныш районының Әҗәкүл авылында да үгез үзенең 51 яшьлек хуҗасын һәлак итә.

Әлбәттә, ошбу хайваннарның барысы да явыз түгел. Шулай да көч-куәте ташып торган малкайлар белән сак эш итәргә кирәк.

Үгез елы хәвефсез булсын иде!

Наил ВАХИТОВ

Комментарии