Чистайдагы мәхшәр

Чистайдагы мәхшәр

ЯЗУЛЫ ЯВЫЗЛЫК

Кылган явызлыгын яшереп җәзадан котылып калу чарасын күрә мәкерле кеше. Ләкин тикшерү эшләрен ялгыш юлдан җибәрим дип тырыша торгач, артыгын да кыланып ташлый, ягъни фаҗига урынында үз куллары белән гаебен раслаучы дәлил дә эшләп калдыра.

…Чистай эчке эшләр бүлегенә район үзәгендәге Җиңү урамында урнашкан шәхси йорт гаражында асылынып үлгән хатын-кыз табылу турында хәбәр кышкы кыска көн кичкә авышкач килеп ирешә. Кызганыч ки, мондый хәвефле хәлләр ешайды хәзер. Һәм аларның һәрберсе полиция, тикшерү органнары тарафыннан җентекләп өйрәнелә. Күбесенчә, составы булмау сәбәпле эш кузгатылмый. Ләкин кешене үз-үзенә кул салуга кадәр китереп җиткерү, яисә кеше үтерү очраклары буенча эшләре дә ачыла. Шуңа күрә РФ Тикшерү комитетының Чистай районара бүлегеннән Ренат Дәүләтшин килеп җитү белән эшкә керешә.

20 яшьлек әдәпле, тәртипле кызның мондый аяныч адымга баруы күрше-күләнне тетрәндерә, әлбәттә, аптырашта калдыра. Чөнки берәү дә элмәккә керердәй сәбәп таба алмый. Гомумән, мондый фаҗигане аклый алырдай сәбәп булмыйдыр да. Ләкин табалар аны һәм Ходай биргән гомерләрен кисәләр. Монда да шундый фикер өстенлек итә. Әмма тиздән башка төрле уйлар туа.

Мәетне фаҗига булган урында караганда ук шикләнердәй сәбәп күзгә ташлана. Бу, иң беренче чиратта, мәрхүмә муенындагы тикшерү материалларында «странгуляцион буразналар»дип аталучы бау уеп калдырган эзләрнең икәү булуы белән аңлатыла. Бер тапкыр асылынган кешедә ике җөй булырга тиеш түгел бит. Әлеге икеләнүләрнең хак булуын суд-медицина экспертизасы раслый, ягъни «буразна»ның кызны буу сәбәпле килеп чыгуын күрсәтә. Әмма әлеге тикшеренү нәтиҗәләре алынганчы ук үтерүче кулга алынган була инде. Үзе хәзерләп калдырган дәлил фаш итә аны.

Үз теләге белән дөньядан китүчеләрнең кайберләре соңгы хатларын язып калдыра һәм, кагыйдә буларак, бу адымга бару сәбәпләрен күрсәтәләр. Бу язулар тикшерүчеләрне кызыксындыра, чөнки үлемнең җинаятьчел гамәлләр белән бәйле булу-булмавын ачыклаучы дәлил булып хезмәт итәләр. Җиңү урамындагы йортта да табыла андый кәгазь. Оешыр-оешмас җөмләләр белән урыс телендә сырланган хатта кызның дөньядан туюы, бигрәк тә, әнисенең «ирләрне еш алыштыруына»хурлануы турында әйтелгән һәм «кызың»дигән имза куелган була. Шушы кәгазь кисәге үтерүчеләрнең якасыннан алырга ярдәм итә дә инде. Тикшерүче Ренат Дәүләтшин хатның кыз кеше кулы белән язылуына алдан ук ышанып бетмәсә, бердәнбер баласын югалтудан шашыныр дәрәҗәгә җиткән әни кеше исә аны кем «иҗат иткәнен»дә әйтеп бирә.

Эш шунда ки, ханым берникадәр вакыт 1952 елгы ир заты белән язылышмыйча гына торган икән. Ләкин эчәргә яратучы һәм көнләшеп тавыш чыгарырга хирыс ошбу юньсезне бер ел чамасы элек куып чыгарган. Ләкин тегесе әледән-әле килеп йөргән, яңадан кушылырга тәкъдим иткән, ләкин аны бусагадан уздырмаганнар. Ни хикмәт, Р. Дәүләтшин хәвефле вакыйга урынына килеп җитеп шаһитларны, ни дә булса күргән, белгән кешеләрне барлый башлагач та «таныша»аның белән. Ул чакта кыз үзе асылынган дип фаразлана әле, чөнки теге язу да табылмаган, хәтта шомлы хәбәрне күршедәге Алексеевское бистәсендә алган бәхетсез ханым да кайтып җитмәгән була. Ә кәгазьне күрү белән ул һич икеләнүсез «автор»ның Габбас Нуретдинов икәнен белдерә. Шул тирәдә буталып йөрүче сәрхүшне тотып богауларга гына кала.

Әлеге язуны да экспертиза тикшерүенә җибәрәләр. Ләкин аның нәтиҗәләрен алдан ук әйтергә мөмкин, чөнки Нуретдинов аны вәхшилеге эзләрен югалту өчен сырлап куюын таный. Айнышкач ошбу мәкерле хәйләсе белән үзенә зыян гына китерүен аңлый, әлбәттә. Һәм гаебен танымыйча боргалануның файдасыз икәнен дә чамалый.

Сөйләвенә караганда, ул көнне дә никахсыз хатыны янына килешергә, мөнәсәбәтләрне яңартырга дип килә. Ләкин аны өйдә туры китерә алмый. Ә җиткән кыз исә салмыш ир-атны колач җәеп каршы алмый, өйдән чыгып китмәсә полиция чакырту белән дә өркетә. Кыскасы, үзара әрләш-ызгыш чыга, чакырылмаган кунак йодрыкларын эшкә җигә, аннан соң, верандадагы бау кисәге белән кызның муенын уратып ала…

Калганы аңлашыла булыр. Җан әсәре калмаган гәүдәне гараж матчасына асып куйгач, йомгакны чуалтырга керешә. Шул тирәдә яртылаш буш аракы шешәсе куеп калдыра. Бусын кызны исерек итеп күрсәтү өчен кирәк дип санаган булса кирәк. Шунда буталып йөргәч, үзенә шик төшәсен уйлап качып та китмәгән.

Әлбәттә, иң сай эчтәлекле сериалларны хәтерләтүче әлеге гамәлләр хокук саклау органнары игътибарсызлыгына исәп тотып кылына. Ләкин кинодагыча килеп чыкмый. РФ Җинаять кодексының «Үтерү»дигән 105нче маддәсе буенча эш кузгатыла. Тикшерүче Ренат Дәүләтшин соравын канәгатьләндереп суд Габбас Нуретдиновны сак астында тотарга карар кыла. Үзенең 60 яшьлек юбилеен изоляторда каршылый ул. Җинаять эше тиздән Чистай шәһәр суды карамагына тапшырылачак. Хәзергә ул Республика психиатрия сырхауханәсендә тикшерү уза.

ВӘХШИ ОНЫК

Төн уртасында бөтен подъездга таралган ачы төтен исе, көек исен тиз сизеп алалар. Янгын сүндерүчеләр дә озак көттерми, беренче каттагы фатирда чыккан утка ерак үрмәләргә ирек куелмый. Өйдәге пар, төтен таралып беткәнче үк полициягә хәбәр итәргә туры килә. Чөнки идәндә, тикшерү материалларында әйтелгәнчә, «өлешчә янган»әби – фатир хуҗасы мәете табыла.

Чистай каласының Яшьлек урамында яшәгән 80 яшьлек Наталия Веринаның җинаять корбаны икәне оперативникларга гына түгел, гади кешегә дә аңлашылырлык була. Иң элек, йорт җиһазларына ут кабарга өлгермәгән бүлмәдәге мәеткә шактый зыян килүе күзгә ташлана. Бу янгын үзәге шул тирәдә булган, җинаятьче иң беренче чиратта гәүдәдәге вәхшилек эзләрен юк итәргә ниятләгән дигән сүз.

Ул гына да түгел, сиптерелгән су эзләрне юк итү буенча шактый эш майтарып өлгерсә дә, кан тапларын юып бетерә алмый. Моның өстенә, фаҗига булган урында ук полиция эксперты мәрхүмә башындагы җәрәхәтләрне һәм муенындагы бау эзләрен дә абайлый ала. Кыскасы, карчыкның үтерелүе шик уятмый. Җинаять коралы буларак хезмәт иткән дип фаразланган кирпеч кисәге, электр шнуры да табыла хәтта.

Соңрак мәхкәмә-медицина тикшеренүе беренчел фикерләрне тулысы белән раслый. Үлемгә китерелгән сәбәп итеп асфикация, ягъни буылу күрсәтелә, шулай ук Н. Веринаның башына кимендә биш тапкыр каты әйбер белән сугылуы да игътибардан читтә калмый. Соңгысы кайбер фикерләргә дә этәрә әле. Әйтик, һөҗүм итүче хатын-кыз дигән фараз туа. Чөнки экспертиза нәтиҗәләрендә баш сөяге сыну кебек җәрәхәтләр күренми. Гадәттә үтерәм дип сугучы ир кеше икән сөяк иңү, чәрдәкләнүләрдән генә башка булмый. Әлбәттә, ир-атлар бөтенләй тикшерелми дигән сүз түгел бу. Төрле хәлләр була чөнки.

Аннан кала, җинаятьче әбигә таныш кеше дигән уй да кала әле. Күршеләр әбинең бик сак булуын, ятларга ишек ачмавын, үзенекеләрне дә телефоннан шалтыратып белешкәч кенә кертүен әйтәләр. Шулай итеп, Н. П. Веринаның Чистай һәм шәһәр тирәсендәге авылларда яшәүче туган-тумача, таныш-белешләрен барлый башлыйлар. Әлбәттә ки, ул кичтә башка җирдә булуын аңлатучылар шикләнүчеләр исемлегеннән төшеп кала. Ләкин икенче көнне үк тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Ренат Дәүләтшин әңгәмә корган, сорау алынган кешеләр аңлатма-күрсәтмәләрен җентекләп тикшерә торгач, бер шәхесне «сайлап ала». Ул да булса, 23 яшьлек Юлия Калугина. Рәсми хәбәрләрдә Наталия Петровнаның оныгы дип аталса да, чынлыкта, аның бертуганының оныгы, урысча әйткәндә, «внучатая племянница»тиешле ошбу кыз узган кичтә Чистайда кәеф-сафа корып йөргәнен әйтә, әмма күрсәтмәләрендә бутала, әби, төгәлрәге, әбисе фатирында булуын кире кага. Шул ук вакытта аның таксидан Яшьлек урамындагы нәкъ шул йорт янында төшеп калуы мәгълүм. Моны ул үзе дә кире какмый: «Восток»стадионы янында дус кызларым белән очрашырга килдем», – дип белдерә. Ләкин аларның кем икәнлеген яшерә. Кызның стадионнан 400-500 метрчамасы читтән йорт янында таксидан төшүе дә шик уятмый калмый.

Кыскасы, Ю.Д. Калугина белән яңадан сөйләшергә кирәк дигән фикердән чыгып, ул яши торган Михайловка авылына тоткарлау төркеме җибәрелә һәм полициянең бик вакытлы килеп җитүе ачыклана. Чөнки кыз каядыр чыгып китәргә җыенган чак туры килә. Тиздән оперативниклар һәм тикшерүчедә Юлиянең Яшьлек урамындагы вәхшәткә катнашы булуы бөтенләй икеләндерми башлый. Чөнки аның күршедәге Каргалы авылында яшәүче дус кызында калдырылган канга буялган киемнәре табылып экспертизага җибәрәләр. Хәвефле кичтә салмыш «клиент»ка хезмәт күрсәткән такси шоферы да ачыкланып, шаһит буларак чыгыш ясый башлый. Шул рәвешле дөресен сөйләүдән башка чара калмый.

«Внучатая племянница»Чистайда Һөнәр училищесында укыганда Н. П. Верина фатирында торган икән. Ни хикмәт, ул әлеге ерткычлыгын нәкъ шул студент еллар «кайтавазы»дип аңлата. Имеш, «вакчыл, саран карчык»аңа кешечә яшәргә ирек бирмәгән, гел әрләп торган, рөхсәтсез кыл кыймылдатырга да ирек бирмәгән һ.б. Исерек килеш менә шул «кимсетелүләр»өчен үч алу теләге уянган икән анда…

Укып бетергәненә дә күп вакыт узган үзе. Ул елга корабында пешекче булып эшли. Яздан көзгә чаклы Идел-Кама буйлап сәяхәт кыла һәм Чистай якларында бик сирәк була. Үзенә генә мәгълүм ир затыннан тапкан кечкенә баласын да Михайловкада яшәүче әти-әнисе тәрбияли. Гомумән, аны юньле хатын-кызлар рәтенә кертеп булмастыр. Үз тормышы, баласы киләчәген кайгыртудан бигрәк, бүгенге күңелле яшәү рәвеше хаҗәт аңа. Аеруча елгада йөзү сезоны ябылгач рәхәткә чыга. Ул вакытта да эчә-эчә кешечә уйлау-фикерләү сәләтен җуйган булган, күрәсең.

Ике елдан артык сыеныр урын биргән әбисе янына урамнан ук таш кыстырып керә ул. Мәгънәсез, мәнсез икәнен белсә дә, шулкадәр явызлыкка барыр дип уйламаган карчык түрдән уздыра аны. Һәм, күп тә үтми, башына кирпеч белән сугудан өне китеп сыгылып төшә. Ярсыган онык дөмбәсли торып та үлмәгән әбисенең муенына кул астына эләккән электр чыбыгын урый. Һәм, тикшерү материалларында әйтелгәнчә, «Н.П. Верина яшәү билгеләре бирүдән туктаганчы»элмәкне кысып тора.

Әйтүенә караганда, талау нияте булмаган анда. Өйдәге әйберләрне әбине угрылар үтергән дә, акча эзләгәннәр ди уйласыннар өчен генә туздырып ташлаган, янәсе. Өстәл җәймәсе астындагы 2,5 мең акчаны да бары тик шул максат белән генә чәлдергән, имеш. Аның күпме урлавын тәгаен генә әйтеп тә булмый. Гомумән, ул талау максаты белән үтергән өчен җәзаның кырысрак икәнен аңлаганга охшый. Шуңа күрә, явыз гамәлләрен, юристларча әйткәндә, кинәт килеп чыккан күралмаучылык мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе итеп күрсәтә хәзер. Ә ул вакытта исә ут ярдәме белән судан коры чыгарга хыяллана. Шул уй белән җансыз гәүдә өстенә чүпрәк-чапрак ташлап ут төртә.

Тикшерү комитетының Чистай районара бүлеге җинаять эшен «Урлау»һәм «Үтерү»дигән ике маддә нигезендә кузгата. Димәк ки, вәхшилек җәзасыз калмаячак. Шушы көннәрдә әлеге шәһәр суды Юлия Калугина эшен карый башлаячак.

Наил ВАХИТОВ,

Казан-Чистай-Казан.

Комментарии