Акча түләп хөкем алу

Акча түләп хөкем алу

Ришвәтчелек тамыр җәйгән җәмгыятьтә акча төртеп теләсә нинди мәсьәләне хәл итеп була дигән фикер яши. Ләкин вак-төяк ришвәт биреп зур күңелсезлекләргә юлыгучылар да күп.

ТОТЫЛГАЧ КОТЫЛЫП БУЛМЫЙ

Урыссуда яшәүче Евгения Зайцева телефоны хәтерендә Ютазы полициясе хезмәткәре Ленар Хәмидуллинның номеры «Ленар Мент» дигән исем астында саклана. Бер-берсе белән яхшы таныш алар, чөнки капма-каршы һөнәр ияләре. Пенсионер апа шыпырт кына көмешкә куу һәм сату белән шөгыльләнергә хирыс, ә икътисади җинаятьләр буенча оперативник мондый законсыз кәсеп ияләрен фаш итү белән мәшгуль.

Ошбу керемле һәм күп санлы кулланучылар өчен кирәкле сәүдә, ничек кенә яшертен алып барылса да, күләгәдә кала алмый. «Сәүдә ноктасы»на килеп-китеп йөрүчеләр күзгә ташлана, исерек клиентлардан «төнлә туган» эчемлекнең сыйфаты, ягъни куәте һәм бәһасе турындагы сүз дә чыкмый калмый, иртәме-соңмы бу хакта полициягә дә барып җитә. Кагыйдә буларак, сатып алучылар арта, димәк, эшчәнлекнең нәтиҗәсе үсә барган саен саклану чараларына игътибар кими төшә, ахыр чиктә, хәмер оперативниклар җибәргән кешегә сатыла. Ул исә, гадәттә, видеоязма җайланмасы белән җиһазландырылган була һәм тамгалы акча белән исәп-хисап ясый. Димәк, кире кагып торуның мәгънәсе дә калмый.

Женя түти белән дә шулай килеп чыга. «Ленар Мент» шул ысул белән каптыра аны. Ә суд, административ җаваплылыкка тартып, 30 мең тәңкә штраф сала. Өлкән кеше өчен матди зыян зур була, әлбәттә. Чыгымны кайтару өчен эшне яңадан җайларга кирәк була һәм тагын шул ук хәл кабатлана. Бу юлы инде җинаять эше кузгатыла, штраф та 50000 сумга җитә. Болары бер ел элек булган хәлләр.

Ленар Хәмидуллин Поташин дигән берәүдән Е. Зайцеваның 1982нче елгы кызы Верадан 300 тәңкәгә литр ярым көмешкә алып чыктыра. Бусы да пенсиядә килеш балалар бакчасында эшләп йөргән әни кеше җилкәсенә төшәргә тиеш була. Чөнки үзе кебек үк сәрхуш ир белән яшәүче кече Зайцева ул кадәр штрафны түли алмаячак. Аның ире – үзләре яши торган фатир өчен дә түләрлек акча таба алмаучы хөрәсән. Аннан соң Евгения Ивановна шактый вакыт эш таба алмый йөргән кызын бер оешмага урнаштырган була. Әгәр административ җаваплылык, штрафлар турында сүз барып җитсә, аны эшеннән чыгарырга да мөмкиннәр бит.

Е.И. Зайцева эшне акча төртү ысулы белән йомарга була, ягъни күптәнге танышы Л. Хәмидуллиннан беркетмәләрне юк иттерергә ниятли. Телефоннан бу хакта өлкән лейтенантка сиздереп куя. Икенче көнне хезмәт машинасына утырган опер Урыссудагы билгеләнгән урынга килеп җитә. Машинадагы аңлашу шартларында узган әңгәмә бик озакка сузыла. Кыскача гына әйткәндә, мескен ана эчкече кияү белән кызының булдыксызлыгы турында сөйли, кәгазьләрне юк итәргә үгетли «күпме әйтсә, шул хәтле» (15-20 мең) акча тәкъдим итә, ә полиция хезмәткәре ошбу кыңгыр эшнең икесе дә җинаять икәнен искәртә, чынлыкта, акчаны алырга әзер булып та акланып һәм кыстатып утыручы кеше ролен башкара. Машинадагы видеотеркәгеч язмасын карагач һәм тыңлагач, шундый фикер туа. Кыскасы, ришвәтчелек турында чынын да, ялганын да күп ишеткән ханым беркатлылыгы аркасында тозакка эләгә дияргә мөмкин.

Ләкин җинаять кылуы хакында әйтелә аңа. Шуңа карамастан, уртак тел табылуга ышанган Е. Зайцева 20 мең тәңкәне калдыра машинада. «Лада Приора»ның ишекләре бикләнә, шунда ук тагын бер оперативник хезмәткәр пәйда була, Ютазы эчке эшләр бүлегеннән тикшерү төркеме килеп җитә, шаһитлар катнашында акча, видеоязмалар алына. Шулай итеп Е. Зайцева вазифаи затка ришвәт бирү дигән җинаять өстендә тотыла һәм гаебен танып тәүбә итүдән башка чара калмый аңа. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Рөстәм Яруллин эшне район судына тапшыра.

Әлбәттә, әни кеше кызына салынган штрафны да түли, суд каршында да җавап тота. Гаебен тануын исәпкә алып, ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем шартлы рәвештә бирелә аңа. Ә ошбу җинаятьне ачкан полиция хезмәткәрләре аз булса да эш күрсәткечләрен яхшырталар һәм, әлбәттә, ришвәттән баш тартып абруй-дәрәҗәләрен күтәрүгә ирешәләр. Полиция хезмәткәре алдында акча кыштырдата башлаганчы бу хакта да уйларга кирәк.

РИШВӘТ АЛМАУЧЫ «ГАИШНИК»ЛАР

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, дигән әйтем искә килә, чөнки ЮХИДИ инспекторларының юлда акча эшләве турында сөйләүчеләр күп, ләкин аларга ришвәт төртәм дип хөкемгә тартылучылар да җитәрлек. Соңгы вакытта Буа районында булган очраклар раслый моны.

Күрше Чуашстанның Яльчик районында яшәүче Алексей Немцев Буа районының Исаково авылында туктатыла. Полиция капитаны С. Власов «Лада Приора» шоферының документларын караган арада аннан спиртлы эчемлек исе килүен сизеп ала, димәк, аны исереклеккә тикшерергә кирәк була. Каракның бүреге яна дигәндәй, мәгълүм приборга өрергә, ягъни тикшерү узарга теләми Немцев. Моның өчен законда 1,5-3 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү өстенә 30 мең сум штраф салу каралган. Машинаны махсус урынга илткән һәм саклаган өчен дә хәйран гына акча чыгарырга кирәк. Өстәвенә, тракторчы булып эшләүче авыл кешесе эшеннән дә чыгарылачак. Шулай итеп дүрт балалы гаилә башлыгы өчен зур күңелсезлекләр туа ул иртәдә. Үзе, дустымны армиягә озатканда кичтән 400 г чамасы аракы эчкән идем, ди ул.

Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, мәсьәләне акча ярдәмендә хәл итәргә тотына егет. Алдан Власовның банк картасына күчерергә тәкъдим итә, анысы каршы килгәч, хатынын узгынчы машина белән Яльчикка озата. Хатын-кыз анда барып банкоматтан 10000 сум акча алып килгәндә инде машина эвакуаторга куелган, беркетмәләр төзелгән була. Шуңа карамастан, Немцев полиция капитаны каршында кәгазь акчаларны селкеткәләп утыра, моның ришвәт бирү икәнен әйтеп кисәтүне дә тыңламыйча, икешәр меңлек биш кәгазьне шофер утыргычында калдырып чыга. Ахыр чиктә инспектор ишекләрне бикләп куя да, Буадан тикшерү төркеме чакыра.

Тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән А.Ф. Мөхәммәдуллин вак күләмдә ришвәт бирү очрагы буенча җинаять эшен шул ук көнне кузгата. А. Немцев гаебен танымыйча булдыра алмый. Төп дәлил – акча гына түгел, патруль машинасындагы һәм Власов киеменә беркетелгән ике видеотеркәгеч язмалары киресен сөйләрлек мөмкинлек калдырмыйлар шул.

36 яшьлек ир-ат медицина тикшеренүеннән баш тарткан өчен югарыда санап үтелгән административ җәзаларны тулысы белән ала. «Права»сыз да кала, 30 меңне дә чыгарып сала. Ә менә зурдан кубып кузгатылган җинаять эше буенча штраф биш мәртәбә кимрәк була.

Ростов өлкәсендә яшәүче Александр Поздняков MAN автоцистернасында Русия калалары буйлап йөри. Август аенда Саранск шәһәрендә төялгән битумны Пермьгә илтергә чыга ул. Ульяновск өлкәсеннән Татарстан чиген узгач та Буа инспекторлары туктата машинаны. Чөнки «дальнобойщик» хәвефсезлек каешын эләктермәгән була. Полиция капитаны Н. Мостяков 1 мең сум күләмендә штраф каралган кагыйдә бозу очрагын документлаштырырга уйлый, ә шофер моның яртысын төртеп котылмакчы була. Шул максаттан, патруль машинасына утыру белән инспектор янына 500 тәңкә акча куя, кисәтүләргә игътибар итми. Акылына килгәндә соң була инде – биш йөзлек бикле машинада ята, видеоязмалар аны кем куйганын фаш итеп тора…

Шул рәвешле, вак ришвәт зур мәшәкатьләр китереп чыгара. Ерак җирләрдән Буа каласына кадәр килеп йөрүе генә ни тора! Тиздән 1968нче елгы тәҗрибәле шоферны әлеге шәһәр судына чакырачаклар, җәза артык кырыс булмаячак, әлбәттә, ләкин Поздняковның тәрҗемәи хәлендә «җинаять җаваплылыгына тартылган» дигән мөһер пәйда булачак.

Казахстан гражданины Морадҗан Анаркулов та шул ук Н. Мостяковка юлыгып хур була. Июнь аенда «Вольво» «фура»сына төяп үз иленнән Уфага помидор китерә ул, аннан соң Казанда үсемлек мае алып, кайтыр юлга чыга. Казан-Ульяновск юлында туктата аны инспектор, чөнки зур машинаның алгы номеры күренми. Гадәттә, видеокамерага эләгеп тә җәзасыз калу өчен эшләнә торган бу кагыйдә бозу очрагы өчен 30 мең сум штраф, хәтта өч айга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган бездә.

М. Анаркулов номерны каплап торган җайланманы машинаның ал тәрәзәләрен сөрткәндә кирәкле басма дип аңлата, аны югарырак күтәреп куярга онытканмын дип аклана һәм ошбу хилафлыгын 500 тәңкәгә бәяли. Калганы безгә мәгълүм тәртиптә бара. Җинаять эше кузгатылгач, биш балалы гаилә башлыгы Татарстан юлын таптый башлый.

Ыгы-зыгы зур, мәшәкате күп булса да, вак ришвәтле эшләр вак штраф салу белән төгәлләнә. Буа шәһәр суды да, М. Анаркулов – 5; А. Поздняков 6 мең сум түләргә тиеш, дип белдерә. Мондый эшләр хокук саклау органнарында ришвәтчелек кимүне күрсәтми, шулай да аларның әһәмиятен билгеләп үтми ярамый.

Наил ВАХИТОВ,

Ютазы, Буа районнары

Комментарии