Кеше кыйнауны Актаныш депутаты 30 мең сум белән бәяли

Депутат Риназ Шәриповның Актаныш район үзәгендә көпә-көндез вәхшиләрчә кеше кыйнавы турында «Безнең гәҗит»нең 24нче санында (23нче июнь, 2021нче ел) язган идек инде. Актаныш авылы Башкарма комитетының экс-җитәкчесе, депутат Риназ Шәрипов 17нче июньдә көндезге сәгать өченче яртылар тирәсендә 24 яшьлек егетне – Раил Харисовны кыйнап ташлый. Бер-ике тапкыр сугу гына да булмый ул, чын мәгънәсендә явызларча, көндәше аңын югалтырлык хәлгә килгәнче кыйнау. Егет егылгач, йөзенә типкәли дә әле...

Вәхшилеге ягыннан тетрәндергеч әлеге хәл безнең укучыларыбызны да шаккаттырды, аларда күп сораулар тудырды. Шунлыктан, ул хәл буенча вакыйгаларның соңгы вакыттагы агышын бәян итәбез.

Элеккеге депутат Риназ Шәрипов тарафыннан кылынган вәхшилекнең нәтиҗәсе Раил Харисов өчен аянычлы тәмамлана. Актаныш районы үзәк хастаханәсеннән аны авыр хәлдә Чаллы шәһәрендәге «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе»нә алып киләләр. Ә аннан, яңак һәм ияк сөякләре 4-5 җирдән сынган, нык дәрәҗәдә баш мие селкенгән Раилне Казан шәһәрендәге республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. Шунда егеткә шактый катлаулы операция ясала. Шөкер, ул уңышлы, Раилнең яшь организмы да көчле булып, ул тиз арада савыгуга таба бара. Егетнең әнисе Ләйлә ханым Харисова сүзләренчә, ул Казан шәһәрендәге республика клиник хастаханәсендә ун көн яткан. Соңыннан аны Минзәлә районы үзәк хастаханәсенә күчерәләр. Неврологлар һәм офтальмологлар күзәтүе астында тагын биш көн ятканнан соң, ниһаять Раил өйгә кайта.

– Әле күз төпләрендә кара яну һәм шеш бөтенләй бетмәде, – ди Ләйлә Харисова. – Сул як күзе дә начаррак күрә. Вакыт-вакыт башы авырта. Еш кына дарулар эчәргә мәҗбүр. Хәзер янәдән Чаллыга барып күзен табипларга күрсәтергә җыенабыз.

– Ә тикшерү эшләре ни хәлдә, кайчан нокта куелыр икән?

– И– и, тикшерделәр инде. Беренче вакытларда тикшерүчеләр бик дорфа кыланды. Әйтерсең минем улым үзе гаепле. Аптырагач, үзебез дә адвокат ялладык. Хәзер тикшерү эшләре ахырына якынлашты, дип беләм. Август азагында буласы суд утырышы 28нче сентябрьгә күчерелде. Соңгы нокта ничек куеласы менә шунда мәгълүм булыр инде.

– Кыйнаучы Риназ Шәрипов гаебен танып, сездән, Раилдән гафу үтендеме соң?

– Аның белән очраклы рәвештә генә урамда сирәк-мирәк туры киләбез. Ләкин бер вакытта да янга килеп, хәл дә белешкәне юк. Кая ул, чын күңелдән гафу үтенү?! Дөрес, судның беренче утырышы буласы көн алдыннан, почта аша Раилгә 30 мең сум акча күчергән. Имеш, китерелгән матди зыянны каплый. Акчасын почтадан алып та тормадык, кире үзенә җибәрдек. Адәм көлкесе бит! Әле суд ул кадәрле сумма да билгеләмәячәк, дип әйткән Раилгә. Ә эш бит матди зыянда гына түгел. Гәрчә анысын да 4-5 тапкыр күбрәк күләмдә сарыф иттек инде...

Фаҗига булганга инде өч айга якын вакыт үтте, ә кыйнаучы Риназ Шәриповның күңелендә һаман бер кыл да селкенеп карамаган күрәмсең. Киресенчә, әле дә «Берлинны алган кебек» йөри, ди Ләйлә ханым. Дөрес, ул хәзер депутат түгел икән инде. Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан да киткән. Аның каравы, озак та тормыйча, районның коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына директор вазыйфаларын башкаручы итеп куйганнар. Элеккеге депутатның янәдән җитәкче булып эшләвен Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимянова да раслады.

– Аның кеше кыйнавын акламыйбыз, әлбәттә. Ләкин ул үзен яхшы оештыручы буларак күрсәтте. Ә җитәкче кадрларга кытлык бит, – дип акланды ул. Менә бит ни дәрәҗәдә «кыйммәтле» кадр! Ә андый «кыйммәтле»ләрне район хакимияте ташламый икән. Шуңа элеккеге депутат, кансызлыгы белән дан казанса да, үзе җәзалаучы, үзе суд ролендә, күкрәк киереп йөри бирә. Вәхшилеге белән Харисовларга салган матди зыянны да «30 меңлек» дип бәяләгән бит инде. Ә чын суд, хаклык ягында булган гадел хөкем булырмы Актанышта? Вакыйгалар агышын күзәтеп баруны дәвам итәбез.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии