Боз кузгала: җырчы Фирдүс Тямаев Радик Юлъякшинны мәхкәмәгә биргән

Боз кузгала: җырчы Фирдүс Тямаев Радик Юлъякшинны мәхкәмәгә биргән

Әлеге танылган җырчылар арасындагы көрәш бу елның мартыннан бирле дәвам итә. Хәтерегездә булса, Фирдүс Тямаевка Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында концерт куярга рөхсәт бирмәгән иделәр. Моның сәбәбе – идән астын су басу һәм шул рәвешле электр утын сүндерергә туры килү, дип аңлатканнар иде мәдәният йорты хезмәткәрләре. Тик Фирдүс аның төп асылын җанисәп мәсьәләсе белән бәйләп аңлатты.

Күңелсез хәл турында җырчы социаль челтәрләрдә сөйләде, өзелгән чыгыш аркасында судлашачагын да белдерде. Бу сүзләрнең уйдырма түгел икәнлеген җырчы әле һаман да исбатлап килә, чөнки җырчының юристлары Казанның Вахитов районы һәм Башкортстанның Арбитраж мәхкәмәләренә Тямаевка килгән матди һәм рухи зыяннарны каплату таләбе белән гариза язганнар.

Аның берсе намусны, дәрәҗәне һәм эшлекле абруйга тап төшерү маддәсен чагылдыра. Бу җырчы Радик Юльякшинның (тәхәллүсе – Элвин Грей. – Авт.) Инстаграмда Тямаев турында язган сүзләренә кагыла. Ул Фирдүс Тямаевны милләтләр арасында ызгыш тудыруда гаепләде.

«Мин менә шундый нәтиҗәгә килдем: билгеле төркем тарафыннан (тиешле оешмаларга фамилияләп атый алам) котыртылган әлеге шәхес, Татарстанда хәлләрне болгатып, анда этносларны бер-берсенә каршы оештырып, безнең халыкны болгату өчен, татарларны башкортларга каршы һәм киресенчә котыртып Башкортстанга күчте», – дип язып чыкты Элвин Грей. Аннан бигрәк, «Мәдәният йорты белән килешү төзелмәгән. Килешүсез нәрсә раслый ала соң ул? Район мәдәният йорты директорына яки Мәдәният бүлеге җитәкчесенең «кулына бирде»... тегеләре, әлбәттә, бик теләп алды, барысы да кассадан читтә эшләнелгән...», дигән сүзләре яла ягу турында җинаять эше кузгату өчен төп сәбәп булып тора да инде.

– Радик Юльякшинның кайбер җөмләләрендә Фирдүс Тямаевка каршы яла ягуы һәм аны мыскыл итүе күренеп тора. «Татарлар белән башкортлар арасында милләтара ызгыш чыгаруы», «мәдәният йорты белән килешү төземичә, аның җитәкчеләренең «кулына бирде», ди. Бу сүзне бөтен кеше дә ришвәт бирү, сатып алу дип аңлый, – дип белдерде Фирдүс Тямаевның ихтыярын яклаучы адвокатлар.

Радик Юльякшин җырчы һәм Башкортстан башлыгы киңәшчесе буларак мондый әдәпсез гамәлләрдән тыелырга тиеш иде. Шуңа да Фирдүс Тямаевның намус һәм абруен яклау өчен, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә гариза язылган.

– Таләпләр гади: Радик бу сүзләрен рәсми рәвештә, шул исәптән социаль челтәрләр аша кире каксын, язган сүзләренең чынбарлыкка туры килмәвен танысын, рухи зыян салган өчен 500 мең сум түләсен. 500 мең сум – шартлы сумма. Мәхкәмә ни кадәр түләргә дигән карар чыгарыр – белмибез, – дип искәртә Фирдүс Тямаевның адвокаты, Yalilov&Partners юридик оешмасының идарәче партнеры Айнур Ялилов.

Юристлар Казанның Вахитов районы полициясенә шикаять язса да, полиция бүлекчәсе җинаять эше кузгатудан баш тарткан. Моны дәлилләрнең җитәрлек булмавы белән аңлаталар. Ә 31нче августта Вахитов районы прокуратурасы полиция бүлегенең җинаять эше ачудан баш тарту карарын канунсыз дип тапкан. Тикшерү эше тулы дәрәҗәдә башкарылмаган дип, кабат тикшерү өчен полиция бүлекчәсенә җибәрелгән.

Элвин Грей Русия Дәүләт думасы Җинаять кодексының 128.1нче мәддасенең («яла ягу») 2нче өлеше буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Аның нигезендә интернеттан файдаланып, халыкка, берничә кешегә, шул исәптән шәхси затларга карата ялган хәбәр тараткан өчен җаваплылык каралган. Закон нигезендә гаепләнүчегә 1 миллион сумга кадәр штраф, 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, ике айга кадәр кулга алу яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

– Мин Радикны җырчы буларак хөрмәт итәм. Тырыш егет ул. Аның акчасы да кирәкми. Аннан акча түләттерү минем максатыма керми. Тик аның сүзләре күңелемә тиде – шул гына. Безнең якка уңыш елмайса, бу акчаларны ятимнәр йортына күчерәчәкмен. Радик гафу үтенә икән, гаризаны алырга да әзермен. Бу – принцип. Ул үзен чын ир-ат кебек күрсәтергә тиеш дип саныйм, – дип аңлатты бу хәлне Фирдүс Тямаев. – Күп журналистлар һәм татар, башкорт халкы да бу талашны пиар адым дип уйларга мөмкин. Уйласыннар, ләкин бу алай түгел. Мин дөреслек яклы.

Шул ук вакытта Кыргыз-Миякә авылы мәдәният йортыннан Тямаевка килгән зарарны каплату өчен дә Башкортстан Арбитраж мәхкәмәсенә гариза язылган. Баксаң, ике көнлек концерт өчен 350 мең чиста керем килергә тиеш булган, тик Тямаев һәм аның группасы бу акчадан колак каккан. Менә бу зыянны каплату өчен дә акча соралган. Бу уңайдан Кыргыз-Миякә мәдәният йорты белән дә хәбәргә керергә тырыштык, тик ни кызганыч, анда эшләүчеләрнең берсе дә телефонны алырга ашыкмады. Әллә бу арада шалтыратулар күп булып, барысын бер генә сорау борчыгангамы, әллә эшләүчеләр юкмы – билгесез. Дүрт көн буе бертуктаусыз шалтыраган телефонга җавап бирүче табылмады.

Элвин Грейның администраторы белән дә элемтәгә кердек. Тик ул шалтыратуларның барысын да шул тема гына кызыксындыра дип, күрәсең, кырт кисеп: «Ул бернинди шәрехләмә дә бирмәячәк», – дип белдерде. Моңа да карамастан, Элвинның «Инстаграм» социаль челтәрендә Фирдүс Тямаев исеме белән бәйле хәбәрләр һәрдаим чыгып тора. Әйтик, Татарстанда 2021нче елда беренче соло-концерты турындагы мәгълүмат ахырында: «Махсус кунак Фирдүс Тямаев булачак, тик бу әле төгәл мәгълүмат түгел», – дип язган ул көлеп.

26нчы август көнне Радик Биектауның «Казан арты» паркында концерт уздырган иде. Монда җырчы Фирдүс Тямаевны да чакыруын, ләкин аның килмәвен белдерде. «Бүген монда Фирдүс Тямаев та булырга тиеш иде. Кайда ул, ник килмәгән? Җыр – сәясәт түгел. Халык сәясәт турында аңлашылмаган әйберләр сөйләшергә түгел, ә җыр тыңларга килә. Мин халык өчен эшлим, алар тыңласын өчен җырлар язам», – дигән иде Элвин Грей.

– Бу эштә җиңеп чыгарбыз дигән теләк бар. Монда төп өч әйбергә игътибар итәргә кирәк. Беренчесе – яла ягу. Бу хокук саклау органнарына йөкләнгән. Безгә килгән хатта Радик Юльякшин үз күрсәтмәләрен бирде, диелгән. Монда экспертиза үткәреп, бу пунктны тикшерү мөһим. Икенчесе – кешенең намус һәм абруен яклау. Монда исә артык тикшерү кирәкми. Радик Юльякшинның социаль челтәрендәге язмасын анализлау кирәк. Бу очракта Радик «кулына бирде», «халыкны агулыйсың» кебек сүзтезмәләр кулланып, нәрсә әйтергә теләгәнен дәлилләргә тиеш. Өченчесе – Кыргыз-Миякә авылы мәдәният йорты белән бәйле булган вакыйга. Монысы катлаулырак, чөнки мәдәният йорты хезмәткәрләре биргән күрсәтмәләрдә каршылыклар күп. Башта маршрут кәгазе кирәк, диделәр. Аннары ул кәгазьдән башка да үткәреп була дигән нәтиҗә ясалды. Билет сату буенча да сораулар күп. Март аенда идән астын су басты, шуңа концерт куярга рөхсәт бирелмәде, дисәләр, хәзер исә электр энергиясе белән төгәлсезлекләр килеп чыккан дип аңлаталар. Әлегә бу эш тикшерелә, көтәчәкбез, – дип белдерде Айнур Ялилов.

– Ә каршы як белән хәбәрләшмәдегезме, алар ни дип аңлата? Әйтик, Радик Юльякшин журналистлар белән сөйләшүдән баш тарта.

– Юк, без алар артыннан йөрергә тиеш түгел. Әйткәнемчә, безнең төп максатыбыз – акча алу түгел. Элвин Грейга, шул исәптән, бөтен җәмәгатьчелеккә хаклыгыбызны дәлиллисе килә. Әгәр Радик Юльякшин үз гаебен таный, халык һәм Фирдүс Тямаев алдында чын ир-атларча гафу үтенә икән, гаризалар мәхкәмәдән алыначак. Закон буенча эш итәбез, чөнки җинаять факты бар – Элвин Грейның социаль челтәрендәге мәгълүмат әле дә алынмаган. Әгәр дә эш судка барып җитсә, суд нинди җәза биреләчәген хәл итәчәк. Юрист буларак, мондый законга каршы гамәлләр өчен җаваплылык та булырга тиеш дип уйлыйм.

Әлегә эш тикшерүдә. Аның ахыры ничек булачагын һәм кем өчен уңай хәл ителәчәген берәү дә төгәл әйтә алмый. Без бу теманы күзәтеп, сезгә хәбәр итеп барачакбыз. Боз кузгала гына әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии