Актаныш депутатына карата суд башланды

Актаныш депутатына карата суд башланды

Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе, экс-депутат Риназ Шәрипов агымдагы елның 17нче июнендә көпә-көндез 24 яшьлек егетне – Раил Харисовны вәхшиләрчә кыйнап ташлавы турында «Безнең гәҗит»нең 24нче санында (23нче июнь, 2021нче ел) язган идек инде. Әлеге вакыйганы һич кенә дә гадәти хәлләр рәтенә кертеп булмый. Гомумән, сугыш – кыйнаш очрагы үзе гадәти хәл түгел инде. Әлеге вакыйга исә, бигрәк тә. Чөнки җинаять кылучы фигурант – дәүләт хезмәткәре, депутат булган кеше. Аның кансызлыгы да шаккаттыра! Чөнки көндәшенә бер-ике тапкыр сугу белән генә тукталмаган ул, ә чын мәгънәсендә явызларча, Раил аңын югалтырлык хәлгә килгәнче кыйнаган. Егет егылгач, йөзенә типкәләгән дә әле...

Менә шундый вәхшилекне экс-депутат Риназ Шәрипов көпә-көндез, район хакимияте һәм суд бинасы янәшәсендә үк кылган. Әйтерсең, үзенең «ничек булдыра алганлыгын» барысына да күрсәтергә, беркемнән дә курыкмавын, аның өчен бернинди закон булмавын белдерергә теләгән. Юкса, көн саен халык белән эш итүче вазыйфаи затка, депутат кешегә бик түзем, сабыр булырга кирәклеген яхшы аңларга тиеш бит ул. Ә килеп чыккан низагның сәбәбе бөтенләй вак мәсьәлә, һич кенә дә кул күтәрерлек түгел.

Әлеге вакыйга, журналист һәм гражданин буларак, безне дә, күп санлы газета укучыларыбызны да аптырашта калдырды, нык гаҗәпләндерде. Бер яктан, кыйналу нәтиҗәсендә шактый тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алган Раил Харисовның сәламәтлеге борчу тудырса, икенче яктан, «диңгез тубыктан» дип йөрүче экс-депутат Риназ Шәрипов кылган вәхшилеге өчен гадел хөкемгә тартылырмы, дигән сорау тынгылык бирмәде. Һәм, редакциябезгә килгән хатларга, телефон элемтәсе аша булган мөрәҗәгатьләргә караганда, ул сораулар әле дә җәмәгатьчелекне борчый.

Раилнең сәламәтлегенә килгәндә, аның бит-яңак сөякләре 4-5 җирдән сынган була. Казан шәһәрендәге республика клиник хастаханәсендә егеткә шактый катлаулы операция ясала. Соңыннан аны Минзәлә районы үзәк хастаханәсенә күчерәләр. Неврологлар һәм офтальмологлар күзәтүе астында тагын биш көн ятканнан соң, ниһаять Раил өйгә кайта.

– Әле күз төпләрендә кара яну һәм шеш бөтенләй бетмәде. Сул як күзе дә начаррак күрә. Вакыт-вакыт башы авырта. Еш кына дарулар эчәргә мәҗбүр. Хәзер янәдән Чаллыга барып күзен махсус клиникада табибларга күрсәтергә җыенабыз, – дигән иде бер ай элек Раилнең хәле турында әнисе Ләйлә Харисова. Соңыннан табиблар раславынча, кыйналу нәтиҗәсендә алган имгәнүләрнең эзе, дөрестән дә, тулысынча бетмәгән. Раил бүген дә даими рәвештә күзен дәвалауны дәвам итә. Дарулар тамыза, махсус гимнастикалар ясата. Кабат операция кирәк булмагае, дип тә шөбһәләндергән булганнар алдан табиблар. Шөкер, соңыннан операциясез генә дәвалану юлын сайлаганнар. Шулай да, күзенең күрү сәләте инде элеккеге дәрәҗәдә булуы бик шикле, дип фаразлыйлар икән. Шуңа да Раилгә күзлек кия башларга кирәк булачак.

Инде кан коючы вазыйфаи затка, экс-депутатка килгәндә, мәгълүм вәхшилекне кылганнан соң ул Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе эшеннән китә. Ләкин, әлегә еракка түгел. Актаныш муниципаль районы хакимиятенең шундый «булдыклы» кадрны югалтасы килми, күрәмсең. Риназ Шәриповны районның коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына директор вазыйфаларын башкаручы итеп куялар. Ә нәрсә, бик яхшы! Коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсе халык белән гаять тыгыз бәйләнештә эшләргә тиешле оешма бит ул. Экс-депутатның исә, андый тәҗрибәсе бар инде. Күз алдына китерегез: су бетте, җылылык юк, дип берәр апай яки агай килсә, Риназ Шәриповка, йодрыгын төйнәп, ул мөрәҗәгать итүчене дөмбәсләп ташлавы берни тормас. Бу яктан караганда, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның кадрлар мәсьәләсендә «бик уйлап» эш йөртүе аңлашыла инде...

Риназ Шәриповның кылган «батырлыгы» буенча Актаныш районының җәмәгать судында 28нче сентябрь көнне беренче утырыш булды. Ләйлә Харисова сүзләренә караганда, алдан судны «ябык» режимда, шаһитларга сүз бирмичә генә үткәрергә ниятләгән булганнар. Янәсе, әллә-ни ис китәрлек вакыйга түгел, гаепләнүчегә штраф салырга да, вәссәлам! Ләкин прокурор таләбе белән, суд утырышын гадәти формага үзгәрткәннәр. Нәтиҗәдә, вакыйганың шаһитлары да үз сүзләрен әйтә алган.

– Әлеге җинаять өчен мөмкин булган җәза дип, прокурор 2 ел да 6 айга Риназ Шәриповның иреген чикләүне сорады, – ди Ләйлә Харисова. Хөкемдар нинди карар чыгарыр, анысы 16нчы октябрьгә билгеләнгән судның икенче утырышында мәгълүм булыр инде, дип көтәләр.

Без дә, күп санлы укучыларыбыз белән, көтәбез ул карарны. Беренче чиратта Риназ Шәриповка нинди җәза биреләсен белү өчен түгел. Гәрчә, анысы да мөһим хәзер. Ә иң элек, дөреслек булырмы, Актанышта гадел хөкем бармы, дигән сорауларга җавап табу өчен көтәбез суд карарын.

PS: Әлбәттә, мин хөкемдар түгел, журналист кына. Ләкин иң элек мин «демократик ил» дип аталган Русия дәүләте гражданины. Шулай булгач, гражданин һәм журналист буларак, үз фикеремне әйтергә хакым бар, дип саныйм. Район уртасында көпә-көндез аңсыз калырлык дәрәҗәдә кеше кыйнаучы, шундый вәхшилеккә бара ала торган экс-депутат, вазыйфаи зат бүтән җитәкче дә, депутат та булырга лаек түгелдер. Актаныш муниципаль районы хакимияте бу турыда тагын бер кат уйлансын иде. Әгәр, дөрестән дә, халык мәнфәгатен күздә тотып эшли икән.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии