- 09.04.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №14 (10 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
«Каһәр төшсен сиңа, Николай Русиясе», – дип әйткән заманында А.И.Герцен. Бераздан Н.Г.Чернышевский, патша хөкүмәтенең гаделсезлегенә түзә алмыйча Лондонга күчеп китеп «Колокол» журналын чыгара башлаган Герценга: «Русияне балтага чакырыгыз», – дип тәкъдим ясаган, күрәсең… Русиядә иҗтимагый хәлнең тыныч юл белән уңай якка үзгәрүенә, халыкның көнкүреше күтәрелүенә ышанычы калмагандыр инде. Төпле фикер йөртә белгән бу Русия патриотларының сүзләреннән берничә дистә еллар үткәч, Русия халкы чыннан да балта-сәнәк белән империянең астын-өскә әйләндереп ташлады.
Герцен сүзләреннән соң гасыр ярым вакыт узды, инде менә Искәндәр иптәш шул ук сүзләрне кабатлый. Үзгәрми Русия. Тупаслыкка, алдашуга, мәрхәмәтсезлеккә, халкына төкереп карауга нигезләнгән дәүләт үзгәрә алмыйдыр шул. Башта халык милкен таладылар, хәзер миллионлап, миллиардлап бюджет акчасын каералар. Оятсызлыкка, гаделсезлеккә, башбаштаклыкка баткан, гади халыкны рәнҗетеп череп баеган Русия түрәләре, олигархлары һәм миллиардерлары бераздан үзләренең дә башкайлары шул ук балта астында калу мөмкинлеген белмиләр шул. Аларның бүгенге көндәге баллы-майлы тормышы мәңгелек дип уйлыйлар.
Кешеләрчә нормаль рәвештә идарә итә алмый Русия хөкүмәте. 90нчы еллардагы социаль каршылыкларны Чечня сугышы белән хәл иттеләр, бүгенгеләрен чишү өчен «Русия хөкүмәтенең милли сәясәт стратегиясе» дип аталган бик тә яман, астыртын, рус булмаган милләтләрне әкренләп юк итеп, русияле ясарга юнәлтелгән фантастик алым уйлап таптылар. Югыйсә, бер генә республика да илне таркатабыз дип чаң сукмый, киресенчә, халыклар арасында дуслык, тугандашлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өстендә эшлиләр. Юк, ошамый Жириновский тарафдарларына мондый тыныч, позитив юл, алар башта халыкларны үзара талаштырырга, аннан сугыш ачып, рәхимсез көч куллану юлы белән үзләре теләгән «тәртип» ясарга планлаштыралар. Ә бу юнәлеш күпме югалтуларга, җимерекләргә, рәнҗешкә, йөрәк яраларына алып бара торган юл түгелме соң?
«Кешеләр, уяу булыгыз», – дип әйтте заманында Ю.Фучик. Уяу һәм акыллы булыйк туганнар. Ватаныбызны саклыйк. Татарстанны тарихи яки юридик яктан карасак та, әхлак нормаларын күздә тотсак та, ул аерым статуска лаек, бу бәхәссез кебек тоела. Президент атамасы бер кешегә дә комачауламый. Милли республикаларны ныгыту, аларга өстәмә сәяси, иҗтимагый хокуклар һәм икътисади бәйсезлек бирү, регионнар арасында уңай конкурентлык, яңа технологияләргә нигезләнгән сыйфатлы һәм күп күләмле җитештерү шартларын булдыру юлы күпкә мәртәбәлерәк түгелме соң? Мәскәү түрәләренең һәм аларның урыннардагы М.Щеглов (Казандагы «Рус мәдәни берлеге» җитәкчесе») кебек иярченнәренең чамасыз шовинистик рух белән томанланган күзләрен ачу өчен нинди дә булса ысуллар бардыр инде, табасы иде аларны.
Дусил БАРИЕВ.
Хезмәт ветераны. Чаллы шәһәре.
Комментарии